- 31.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Узган елның декабрь аенда Русия Дәүләт Думасы депутатлары РФдә «Мәгариф турында» яңа канун кабул иттеләр. Ул 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә керергә тиеш. Бу законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Иң беренче чиратта, ул «Мәгариф турында» гы (1992) һәм «Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында» гы (1996) Законнарны берләштерә, 309нчы закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә ала. Анда шундый бүлек бар: «милли республикаларның телләре, рус теленә зыян килмәгән очракта укытылырга мөмкин», диелә.
Татар җәмәгатьчелеге әлегә «кышкы йокыда», бу милләтне буган канун хакында уйлап та карамый. Без шушы «РФдә Мәгариф турында» гы канунга карата булган фикерләрен белергә теләп, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар дәүләт институты галиме, филология фәннәре докторы Әнвәр Мәгъдәнур углы Шәриповка мөрәҗәгать иттек.
–Әнвәр Мәгъдәнурович, үзем бу законны туган телебезгә чираттагы һөҗүм, дип кабул иттем. Ә сез ничек уйлыйсыз?
– Мин дә шундый фикердә. Туган телеңне ата-аналар теләге белән укытуга гына калдыру дөрес түгел, җәмгыятьнең яртысы балаларын татар телендә укытмаячак. Бу проблеманың нигезендә БДИны (бердәм дәүләт имтиханы) рус телендә генә бирергә кирәк дигән закон ята. Менә шул милли республикалардагы милли мәгарифкә китереп сукты. Әйтик, авыл мәктәбендә балалар белемне татарча ала икән, ул ничек итеп БДИны русча бирә алсын? Шуңа күрә укучы, телиме-теләмиме, русча укырга мәҗбүр була.
– Болай булгач, авыл мәктәпләрендә дә русча укыта башларлар микәнни…
– Мин моны хәзер анык кына әйтә алмыйм, шулай да татарча укып, русча имтихан бирә алган балалар бик аз булырга мөмкин. Авылларда да ата-аналар русча укытыйк, дип чыксалар гаҗәп түгел, бу мантыйкка туры килә. Икенче яктан караганда, бу милләтебезгә хыянәт итү була.
– Яңа канунда милли төбәк компонентын укыту да төшереп калдырылган…
– Бу шул ук милли телләрне, милли мәдәниятне укытмаска кирәк дигән фикернең чагылышы. Бала үз төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар турында мәгълүмат алмый икән, анда үз авылы яки шәһәре, үз республикасы, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләнми дигән сүз. Димәк космополитизм килеп чыга, ә ул милли тәрбияләүгә каршы юнәлдерелгән көч. Безнең халыкны бик авыр шартларга китереп куйган закон булды бу. Аннан чыгу юлын һәрбер татар гаиләсе үзе табарга тиеш, чөнки безне, сайлау иреген чикләп, менә шундый язмыш алдына куйдылар. Суга ташладылар да, ничек телисең шулай йөз, диделәр.
– Йөзә белмәсәң, батып кал, анда эшебез юк, кебек килеп чыга бит.
– Әйе, болай дөрес түгел, дәүләт тарафыннан үз телеңне, үз компонентыңны өйрәнү өчен киресенчә шартлар тудырылырга тиеш иде.
– «Рус телен укыту Дәүләт стандартлары нигезендә алып барылырга тиеш», дип яңа канунга акка кара белән язып куйганнар. Милли телдә укыту өчен бернинди стандартлар да каралмаган, закон язучыларга булды ни, булмады ни, барыбер, кебек уйлар килә.
– Гомумән Мәскәү тарафыннан милли телне, әдәбиятны укыту буенча стандарт юк.
– Татарстан Республикасы хөкүмәте бу яңа мәгариф канунына, милли телдә белем бирү, татар телен укыту буенча үз конституциясе нигезендә үзгәрешләр кертә алмый, шунысы да бик аяныч.
– Шулай шул, республикабыз мәгариф системасы Русия мәгариф законына буйсынырга тиеш. Аның аерым концепциясе була алмый.
– Ә шулай да, милли мәгарифне ничек итеп саклап калып була, бөтенләй өметләр өзелеп бетмәгәндер…
– Татар милләте авыр шартларга куелды, монда мин бер генә юлны күрәм. Анысы да батып калганда саламга тотыну гына, безнең милли җанлы эшмәкәрләребез, бай, хәлле кешеләребез әгәр үз исәпләренә махсус мәктәпләр ачып, анда шуларда татарча укыта башласалар, билгеле дәрәҗәдә балаларыбыз татар җанлы булып үсәрләр иде. Элек Октябрь инкыйлабына кадәр Акчуриннар, Рәмиевлар һәм башкалар булганнар, мәдрәсә-мәктәпләр ачып укытканнар. Хәзер дә шул юл кирәк, дип исәплим мин. Ләкин аны булдыру бик кыен, аңа каршы торган кара көчләр: фактлар, вакыйгалар, кануннар җитәрлек. Эшмәкәрләрнең үзләрендә милли җанлылык юк дәрәҗәсендә, алар берәү-икәү генә. Русия кануннарына каршы килми торган итеп мәктәп ачып укыту җиңел булмас.
– Соңыннан, мондый мәктәпне тәмамлагач бирелгән өлгергәнлек аттестаты да дәүләт үрнәгендә булырга тиеш, аны Русия мәгариф министрлыгы безнең таләпләргә туры килми, дип әйтүе бар.
– Әйе, бу да зур каршылык.
– Татар телен һәм әдәбиятын укыту мәҗбүри булмагач (имеш рус теле дәресләренә зыян килә) мәктәп директорлары дәресләрне чикләп, татар теле укытучыларын эштән китәргә мәҗбүр итүләр дә булачагын хәзер үк фаразларга була.
– Әлбәттә шулай, татар милләтеннән булмаган мәктәп директоры чит милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырта алмый. Безнең хәлне аңлаучы җитәкчеләр бик сирәк кенә булырга мөмкин.
– Димәк эшсез татар теле укытучылары «армия»се барлыкка киләчәк.
– Нәкъ шулай булачак. Мәктәпләрдә татар теле булмагач, югары уку йортларының татар филологиясе, журналистикасы бүлекләренә дә абитуриентлар килүе тукталачак. Анда да укытучы-галимнәребез эшсез калачак. Гомумән, Русиядә дәүләт тарафыннан гуманитар фәннәргә тискәре мөнәсәбәт, бу үз чиратында милли әдәбият, мәдәнияткә игътибар юк, дигән фикер тудыра. Кеше бит техника яки акча белән генә яшәми, аңа рухи азык та кирәк.
– Әнвәр Мәгъдәнурович, болай булгач, бер чылбырга тезелгән кебек милли мәгариф беткәч, институтларда тел белгечләре әзерләнми, татар филологлары, журналистлары кирәкми, милли газета-журналларыбыз ябыла. Татар теле белән бәйле һәр өлкәне «паралич суга». Шулай итеп татарның тамырына балта чабыла түгелме?
– Бу чынлап та чылбыр бәйләнешен китереп чыгара, киләчәктә өмет булмагач, ата-аналар туган телне укытырга теләмәсләр.
– «РФ дә Мәгариф турында»гы канун безне генә түгел ул чеченны да, башкортны да, чуашны да, марины да бер үк хәлгә куйды, алдагы укы елы тау артында түгел, нигә аларның бер реакциясе дә күренми, беленми?
– Бу башка халыкларның үзләрен ни дәрәҗәдә милләт итеп хис итүләреннән тора. Мәсәлән, чеченнар бу канунга буйсынмый икән, каршылык булырга мөмкин. Калган халыклар Русия Федерациясе законнарына буйсынып яшәргә өйрәнгәннәр, билгеле бер дәрәҗәдә. Алдан фараз итеп әйтә алмыйм, бу канунга карата милли республикаларда нинди караш булыр, әмма халыкның бер өлеше ризасызлыгын күрсәтми калмас.
Татар милләтен бу канун белән генә бетерә алмаслар, бер яктан караганда Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре уңай йогынты гына түгел, тискәре уйлар да тудырган: халыкка алдан ук, менә сез бетәсез, дип әйтеп куелган. Чаллыда саф татарча сөйләшүче ир-егетләрне еш очратам, аларның балалары илле елдан соң да үзләре кебек татар телендә сөйләшеп нәселне дәвам итәрләр, дип ышанам. Безнең буынның балалары татарча сөйләшә, димәк бу гасырның ахырына кадәр туган телебез яшәр.
– Татар зыялыларына шушы телебезне кискән канунга каршы, берләшү кирәк, дип уйлыйсызмы?
– Мин монда бер юлны гына күрәм: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мөрәҗәгать белән Русия Дәүләт Думасына чыгып, билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясый алалар, дип беләм. Ә менә язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, галимнәрнең җыелып каршы тору чарасы үткәрүләренең мәгънәсе юк.
– Ә бит безнең халыкта еламаган балага имезлек каптырмыйлар, дип әйтәләр. Монда баш кашып, аптырап торып булмыйдыр.
– Бер яктан бу да дөрес, икенче яктан «чебен дулап, тәрәзәне вата алмый», дигән фикердә торам. Бу әйтемнәрнең хәзерге вакытка кайсы туры килер, киләчәк күрсәтер… Әлбәттә, язарга кирәк, бигрәк тә чит илләрдә яшәүче татарлар активлык күрсәтсеннәр иде. Монда бөтен дөнья кубарга тиеш, шул вакытта моның нәтиҗәсе булыр.
– Ирексездән Габдулла Тукайның, Русиядә милләтебезнең иреген кыса башлагач язылган «Китмибез!» исемле шигыре искә килеп төште. «…сезгә монда юк ирек, Солтан җиренә кит, диләр»…
– Әйе, аның тагы бер әсәрен укысак анда мондый сүзләр бар: «татар түгел димә, татармын, башыңны ватармын». Шуңа күрә бүген болгар, дип язулары, сөйләүләре милләткә кире тәэсир ясый торгандыр. Милләт эчендә үзара бүлгәләнү бердәмлеккә илтми.
– «РФ дә Мәгариф турында» гы шушы канун хакында әле җәмәгатьчелек фикерен ишетербез, дип уйлыйм. Әгәр Русиядә татар теле укытылмаса, татар мәктәпләре бетсә, язучыларыбыз, сәнгать хезмәткәрләребез кайдан барлыкка килер икән? Без сайлаган ТР Дәүләт Советы депутатлары, беренче чиратта, «Мәгариф турында» гы законда кимендә тулы урта белемне туган телдә алуны кайгыртырга тиешләр. Ә иң мөһиме бу мәсьәләдә битараф булмасак иде, милләтебез язмышын үзебез хәл итәргә тиеш…
Әңгәмәдәш – Мирһади РАЗОВ.
Комментарии