Кем ул оныкчык?

Соңгы вакытта газеталарда, телевидениедә оныкчык дигән сүзне оныкның баласы дигән мәгънәдә еш куллана башладылар. Кызганычка, бу һич дөрес түгел. Оныкчык сүзендә оныкның баласы дигән мәгънә бөтенләй юк. Билгеле булганча, онык сүзе татар теленнән внукбулып рус теленә кергән. Анда оныкның баласы правнук дип йөртелә. Төп сүз шул ук татар теле тамырыннан. Рус телендә нәсел җебенең буыннары праэлементыбеләнбелдерелә

Татар телендә әллә нәселнең буыннарын билгеләүдә сүзләр булмаганмы? Булган, әлбәттә. Бу безнең телебез тарихында бик ачык чагыла. Телебездә нәселнең һәр буынын билгеләү, атау өчен төп-төгәл сүзләр кулланылган. Ни өчендер без аны файдаланмыйбыз гына. Нәселнең беренче буыны ата, икенче буыны бала (атаның улы, кызы), өченче буыны өчен онык, дүртенче буыны өчен чулык, бишенче буыны өчен юлык һ.б. сүзләр кулланыла. Тагын да дәвам итсәк, киләсе буын өчентурачи, турундигәне дә бар. Бу сүзләр татар теленең тарихында җанлы телдә ачык күренә. Алар академик аңлатмалы сүзлекләрдә дә урын алган. Мәсәлән, татар теленең өчтомлык академик аңлатмалы сүзлегендә (Казан, 1978-1981) онык улының яки кызының баласы дип бирелгән. Бертомлык академик аңлатмалы сүзлектә дә (Казан, 2005) шул мәгънәдә аңлатылган һәм мисал белән ныгытылган: ул – сөт, кыз – сөт өсте, онык – каймак. Мәкаль.

Чулык сүзе татар теленең өчтомлык академик аңлатмалы сүзлегендә баланың баласының баласы дип күрсәтелгән. Бертомлык академик аңлатмалы сүзлектә шулай ук баланың баласының баласы дип аңлатылган, онык баласы дип тә өстәлгән.

Юлык татар теленең өчтомлык академик аңлатмалы сүзлегендә оныкның оныгы дип бирелгән. «Чулыклары [тырыша] белмәгән икән, без юлыкларга тырышырга кирәк иде» дигән мисал белән мәгънә ныгытылган. Игътибар: мисал Риза Фәхретдиновтан алынган. Риза Фәхретдинов (1859-1936нчы еллар) бик борынгы заман кешесе дә түгел, аның иҗат гомере ХХ йөзнең беренче яртысына туры килә.

Күренгәнчә, татар телендә нәсел буыннарын билгеләү өчен аерым сүзләр булган һәм бар, алар академик сүзлекләргә кертелгән, бик төгәл аңлатылган, файдаланасы гына кала.

Икенчедән, оныкчык сүзендәге -чык кушымчасы, фәнни принциплардан чыгып тикшереп караганда, чак сүзе белән бәйләнеше булуы бик ачык күренә, ягъни бәләкәй, кечкенә дигән мәгънәгә барып тоташа.

Татар теленең академик грамматикасында -чык кушымчасы турында түбәндәге мәгълүмат бирелә: -чык/-чек кушымчасы чынбарлыкта стилистик кушымча (кызчык, китапчык, кошчык), шуның белән бергә аның сүзьясагыч функциясе дә бар. Бу ике функциядә дә чак сүзенең семантикасы сакланып калган. Тәрҗемәле сүзлекләрдә чак сүзе еле, едва, крайне мало дип тәрҗемә ителә, аңлатмалы сүзлекләрдә бераз, беркадәр дип аңлатыла. Оныкчык сүзендә чык кушымчасында затны, кешене белдерү семантикасы юк. Фәнни принципка таянып, ягъни татар теленең закончалыкларын бозмыйча, чык кушымчасын тикшереп караганда, аның мәгънәсе шул ук бәләкәй, кечкенә дигән төшенчәгә кайтып кала, ягъни ясалма оныкчык сүзе яшь ягыннан кече йә булмаса физик ягыннан кечкенә дигән мәгънә аңлата булып чыга. Шулай итеп, татар телендәге газеталарда, телевидениедә ясалма оныкчык сүзен правнук мәгънәсендә куллану урынсыз икәне көн кебек ачык. Сорау туа: ни өчен әле без үз телебезнең гасырлар буе тупланган байлыгыннан дөрес итеп файдаланмыйча, һич тә төгәл мәгънә бирми торган ясалма сүзләр ясап, аларны кулланылышка кертеп, газиз телебезне гарипләндерәбез икән?

Ф.ГАНИЕВ,

Русия Гуманитар Фәннәр

академиясе академигы,

профессор.

Хаталы гәҗитне укыйсым килми

Соңгы вакытларда үземне гел хаталы гәҗит укыган төсле хис итәм. Ул былтыр«Г.» гәҗитеннән («БГ» редакциясе башка газеталарны тәнкыйтьләми, дигән этик кагыйдәне үзенә алганлыктан, авторның газета исемнәрен кыскарта, автор моның өчен үпкәләмәс, дип өметләнәбез. Ред.иск.) башланды. Алар кинәт кенә гәҗитләренә һич аңлашылмый торган сүзләр язарга тотынды. Мин үзем 10 сыйныф буе татарча белем алдым, сыйныфтан тыш китапларны да бик күп укыдым, ләкин алар язган сүзләрне беркайчан да очратканым булмады. Мәсәлән, җәдвәл, вәзарәт, мөштәриләр, сәпит, корыч ат, мөһаҗир, шәбәлдерек. Аңламаган сүзләр күбесе онытылган да инде. Шулай да бер-икесен аңладым. Мәсәлән, корыч ат дигәнен. Ул трактор дигән сүз бугай. Ләкин ат белән трактор арасында нинди уртаклык бар соң? Беренчедән, трактор да, ат та корычтан түгел: трактор – тимердән, ә ат – тере җан иясе. Тагын бер сүзләре аңлашыла – ул да булса сәпит. Без бәләкәй чакта велосипедлар яңа гына чыга башлаган иде, авыр сүз булгач, без аның велосын әйтеп тормыйча, сәпит кенә ди идек, теге урысларның исеме кебек: бәләкәй чакта Маша, ә үскәч, Мария бит. Велосипед та бәләкәй чакта – сәпит, ә үскәч, велосипед буладыр инде. Сәпит дигәннән, ул үзе якын да әле, чөнки гәҗиттә укыган саен, балачакны искә төшереп тора. Велосипедта йөрергә мине абый өйрәткән иде. Без таулы юл буенда яши идек. Башлангыч сыйныфта укыганда, абый белән юлның тау башына мендек тә, утыргычына буй җитмәгәч, аратасыннан аягымны тыктым да, педальгә басуга, абый этте дә җибәрде. Зиг-заг ясый-ясый тау астына төшеп җитүгә мәтәлеп тә киттем. Исән калуын калдым, әмма тәндәге җәрәхәтләр генә бик озакка сузылды.

Чак кына читкәрәк киттем – сүзем хаталар турында иде бит.

Аңламаган гәҗитне укып утырмыйм әле дип, быел аңа түгел, күп еллар алдырган икенчесенә язылдык. Бу да бәйсез басма. Монысын ала башлагач, гаҗәпләнүем тагын да артты. Чөнки анда хаталы сүзләр күбрәк тә очрый. Дөрес, элек бер сүз бар иде – урысларда «штаны», ә безнеңчә «ыштан». Шушы нигездә бик күп урыс сүзләре татарчага әйләндерелгән, мәсәлән, кәнияк, буджит, транспырт, ыстадиун, фермы, рингин, мидәл һәм башкалар, һәм башкалар.

Кушылучы саннарның урынын алыштырудан сумма үзгәрми дигән принцип белән хөрмәтле мөхәррир урысча-татарча сүзлек төзегәндер. Мине берүк гафу итсен инде бу гәҗитнең баш мөхәррире. Уйлыйм-уйлыйм да, һич аңлый алмыйм: нигә кирәк булды икән урыс сүзендәге «е» хәрефен «и»гә үзгәртеп, татар сүзе ясарга (телефон – тилифун)?!

Монда хаталы сүзләр укыйм дип мин генә интекмим бит. Татар теле дәресендә укучылар телефон дип язса, ул укучы хата белән язган буламы?

Бик күп кешеләр гәҗитләргә мәкаләләр, хикәяләр яза. Аларны бит тикшерми генә бастырмыйлар, болай да төзәтәсе җирләре күп була. Корректорларга эш өстәлгән инде – урысча-татарча сүзлекне алып, һәрбер урыс сүзен тикшереп утырырга кирәктер хәзер.

Бүгенге көндә үзебезнең «Маяк» гәҗите һәм «Безнең гәҗит» бик матур итеп, хаталарсыз яза. Шулай да, күңелдә бер курку бар – алар да хаталы гәҗит чыгара башламаслар микән?

Чәчкә ГӘРӘЕВА.

Азнакай шәһәре.

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыларыбыз Фоат ага Ганиев та, Чәчкә апа Гәрәева да бик мөһим тема күтәрә. Мин үзем бүген радио-ТВдан сөйләүчеләрне тыңлый алмыйм. Андагы хаталы сөйләм, басымнарның ни икәнен белмәү, әдәби тел нормаларын санга сукмау гына түгел, аны белмәү, диалектларны әдәби сөйләмгә чыгару, интонацияне, тексттагы сүз-җөмлә мәгънәсен аңламау сәбәп моңа. Бүген мин ФМ радиоларда да, ТВда да, берничә бөртек кешедән кала, сөйләм культурасының ни икәнен аңлаучы юк, дигән нәтиҗәдә. Эфирга чыккан «йолдыз»ларның сөйләме, кемнең ничектер, минем колагымны «ерта».

Газеталар да борчылырлык. Җөмлә төзелешләре хаталы. Монда стилистика аксый. Аннан соң, Чәчкә апа әйткәнчә, моңарчы кулланылыштагы интернациональ сүзләрне нигә тәрҗемә итәргә?! Заманында татар карчыкларын мыскыл итеп, юморны башкача җиткерергә сәләте җитмәгәнгә, председательне персидәтел, аптеканы әптик дигән ише сүзләр белән сәхнәгә генә чыгалар иде. Гомумән, артык татарчаланып китәбез бугай. Әйтик, бүген кем генә хастаханәгә барам, дип сөйләшә. Больницага бара бар да. Шулай ук аптеканы да даруханә диючеләрне очратканым юк… Мондый тәрҗемәләрдә интернационал сүзләр, күп очракта, гарәп-фарсы хисабына «татарчалаша». Мондый татарлык кирәкме безгә? Без шушы рәвешле татар теле үсешенә тискәре йогынты ясамыйбызмы? Татарчасыз калып баручы яшь буынны тагын да аңгырайтмыйбызмы?

Хәтерлим әле мин. Бала чагымда бик аз вакыт кына татарча сөйләгән Казанны йотлыгып тыңлый идем. Камал Саттарова, Мәрьям Арсланова, Эльс Гадел, Фоат Галимуллиннарны, хәтта бала өчен кызык булмаган тапшырулар алып барганнарын да, яңалыклар укыганнарын да радиога колагымны куеп тыңлый, һәркайсын белә идем. Аннан озын антенналар көйләп радиоалгычтан Башкортстанны табам. Начар тота, әмма җаен табып көйлим. Андагы дикторларның йомшак сөйләме аша башкорт теленә гашыйк булдым. Әле беркөнне Башкортстаннан килгән берәү белән танышып, саф башкортча сөйләшә башлап, аны да шаккаттырдым. Юк бүген матур, аһәңле, йөрәккә сары май булып ягыла торган сөйләм, тел. Телебез ямьсезләнде, моңын җуеп бара. Сәхнә теле турында әйтеп тә тормыйм. Җырчылар, конферансье дияргә лаек артистлар аз. Монысы башка зур тема.

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Әйдәгез, бергәләшеп телебезнең матурлыгы сафлыгы турында фикерләшик. Тел бозылу авыруы татарга гына кагылмый, матур сөйләм урыс дикторларында да юк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Кем ул оныкчык?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии