Наил Нәбиуллин: «Батый хан атының тояклары бөтен Европаны тетрәткән»

Наил Нәбиуллин: «Батый хан атының тояклары бөтен Европаны тетрәткән»

2013 елны «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Батый хан елы», дип игълан итте. 24 гыйнвар көнне бу уңайдан яшьләрнең беренче пикеты да узды. 12 кеше катнашында үткән беренче урам чарасын яшьләр 1238 елның гыйнвар аенда Батый хан тарафыннан Мәскәү авылы яндырылуга багышладылар. Шул уңайдан: «Мәскәүне карарга килдем. Ошамады. Яндырдым…» – дигән язу язылган кесә календарьлары таратылды. Узган-барганны кымыз белән сыйладылар. Плакатлар арасында «Это были лихие 1200е… Мы завоевывали, как могли…» кебек язулар да бар иде. Тик бу чараны яктыртырга килүче журналистлар гына күренмәде. «Киләбез», – дип вәгъдә биргән «Эфир» телеканалы да булмады. Бу вакыйга уңаеннан урам чаралары оештырылырга өлгергәнче үк, мәгълүмат кырында, бигрәк тә рус матбугатында, интернет форумнарда шау-шу башланган иде. Кыскасы, әлеге инициативага җәмәгатьчелек төрлечә бәя бирә: берәүләр – хуплый, икенчеләре хурлый, өченчеләре күрмәмешкә салыша. Бу һәм башка мәсьәләләргә карата «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе үзе нәрсә уйлый икән?

Наил, ничек уйлыйсың, Батый хан елы милли низаг тудырмасмы, бу гамәлдә радикальлек чаткылары юкмы?

Минемчә, татарның үз батырларын белергә һәм күтәрергә омтылуы берничек тә радикальлек була алмый. Әлбәттә, татарның мескен булуына күнгән шовинистларга бу ошап бетми. Чөнки соңгы 460 ел эчендә аларның мин-минлеге болай кимсетелгәне юк иде әле. Радикальлек һәм экстремистлык ул – былтыр правослау энциклопедиясе чыгарган «Орда» фильмы, ә Батый хан елы – моңа лаеклы җавап. Татар үз мәнфәгатьләрен кайгыртканда беркемнән дә рөхсәт сорарга тиеш түгел. Безнең Кол Шәрифләребез, Батыршаларыбыз, Олуг Мөхәммәдләребез, Чыңгызларыбыз, Батыйларыбыз, Атиллаларыбыз бар. Без алар белән горурланырга, аларны һәркемнең исенә төшереп торырга бурычлы. Шуңа күрә дә узган елны Батырша елы, дип игълан иткән идек. Батырша хәзрәткә багышланган 150 мең календарь, 2 мең китап әзерләп, татар тормышына бәйле төрле күмәк чараларда, җыеннарда тараттык. Кичәләр, конференцияләр оештырдык. Батыршаның туган авылына барып, мәчет ачылышы тантанасында катнашып кайттык. Алга таба тарихи шәхесләребезгә игътибар җәлеп итү матур гадәткә әверелер, дип ышанам. Бездән үрнәк алып, удмурт милли хәрәкәте дә үз республикаларында бу елны 1937 елда репрессияләнгән Удмурт Республикасы хакимияте җитәкчесе, шагыйрь Кузебай Герд елы, дип игълан итте. Сүз уңаеннан, удмурт милли хәрәкәтен тергезеп җибәрүдә безнең өлеш тә бар. 2009 елны Кырымда узган Төрки яшьләр корылтаена баргач, Ижау каласыннан Рөстәм Гәрәй белән танышкан идек. Ә былтыр яз башында үз делегациябез белән аңа кунакка барып, бәйсез Удмурт милли конгрессының оешу корылтаенда катнаштык.

– Төрки яшьләр корылтае дигәннән, күптән түгел аның чираттагысы узды. Анда син дә катнашырга тиеш идең…

– Тиеш идем. Ләкин юк сәбәп табып, чиктән уздырмадылар. Имеш, җәй көне мөселманнарны яклап «канунсыз» урам чаралары оештырган өчен штрафларым вакытында түләнмәгән. Барысын да түләп бетергән идем. 35 мең сум күләмендәге сумманы җыярга милләттәшләр, аеруча читтәге татарлар булышты.

Изображение удалено.

Төрки дөнья белән аралашуым Русия хөкүмәтенә ошап бетми, күрәсең. Мәсәлән, моңарчы Төркия консуллыгы каршында төрки халыкларның хокукларын яклап уздырган пикеттан соң да миңа карата репрессияләр булды… Бу юлы мин Төрки яшьләр берлеге җыенына барып, Русиядәге төрки халыкларның бүгенге хәле турында доклад сөйләрмен, анда яшәүче төрки һәм фин-угыр халыкларының бәйсез берләшмәсен төзү инициативасы белән чыгармын дигән идем. Үзем бара алмасам да, безнең берлекнең Чаллы бүлеге вәкилләре – Булат Гатин белән Илмир Салих Төрки яшьләр җыенында катнашып кайтты. Чараны яктыртыр өчен, Татарстаннан «Безнең гәҗит»тә эшләүче журналист Эльвира Фатыйхованы сайладык. Минем анда бара алмау зур шау-шу тудырган. Соңгы вакытларда социаль челтәрдә көн саен төрекләр дусларга өстәлә.

Ә Русиядәге төркиләрне һәм фин-угыр халыкларын берләштерү эше әкренләп алга бара. Бу уңайдан без әлегә кадәр башкорт милли хәрәкәтенең «Күк бүре» оешмасы һәм чуаш яшьләре белән эш алып бардык. Алар былтыр безнең «Хәтер көне» матәм чарасында да катнашты. Күптән түгел «Азатлык» уставындагы оешмага керү өчен яшь чикләүләрен бетереп, 90нчы елларда «Азатлык» рәисе, «Шәрык» клубын торгызучыларның берсе булган, хәзер Мари Республикасында яшәүче Рамай Юлдашевны берлегебезгә җирле бүлек рәисе итеп кабул иттек. Ул анда мари милли хәрәкәтенә дә тон биреп торачак. Русиядәге 21 милли республика арасында, ни дисәк тә, иң актив республика – Татарстан, иң актив милләт – татарлар. Чөнки без – гасырлар дәвамында дәүләтләр тоткан милләт. 90 еллар башында милли республикалар һәм федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турындагы килешү безнең республика инициативасы белән башланып киткән иде. Бүген дә барлык милли республикалар Татарстанга карап эш итә, фикер йөртә. Шуңа күрә, минемчә, Русиядә хокуклары кысылучы «Идел-Урал» халыкларын, һичшиксез, без, татарлар, үз канатыбыз астына алырга, рухландырып торырга тиеш.

Изображение удалено.

Наил, Батый хан елына әйләнеп кайтыйк әле. Ни өчен быел бу шәхескә тукталырга булдыгыз?

Татар халкына берләшү кирәк. Без тарихи шәхесләребез аша берләшү символларын, милли идеяне эзлибез. Батый хан татар тарихында иң бөек дәүләтләрнең берсе – Алтын Урданы төзеп, төрки кабиләләрне берләштергән. Алтын Урда чорында татарлар милләт буларак формалашып, иң зур үсеш кичергән. Батый хан почта һәм салым хезмәтләрен булдырган, хәрби эш, мәхкәмә системасын башлап җибәргән, халык саны алу шул вакыттан башланган. Ахыр чиктә, таркалып беткән рус кенәзлекләрен дә ул берләштергән бит. Алай гына да түгел, рус правослауларын Көнбатыш йогынтысыннан, католикларның «тәре походлары»ннан да ул саклап калган. Шуңа күрә дә руслар Батый ханга рәхмәтле булырга тиеш әле. Батый хан беренче федератив система булдыра, хакимлек итәргә кенәзлекләргә ярлыклар өләшә. Аның каравы, Алтын Урда кенәзлекләрдән нибары ун процент күләмендә генә салым түләткән, бүгенге Русия сыман, Федераль үзәккә җирле хакимият акчасының 86 процентын каермаган.

– Шулай да ул бит мәҗүси булган, Болгар дәүләтен җимергән…

– Минемчә, бу сорауда Ислам һәм мәҗүсилек арасында булган каршылыкларга игътибар бирергә кирәкми. Батый хан ул – безнең тарихыбызда иң зур борылыш ясаган шәхес. Чөнки аның яулап алулары нәтиҗәсендә төрле төрки кавемнәр берләшкән һәм татарлар дип аталучы суперэтнос барлыкка килгән. Аннан Батый хан яулары дингә нигезләнмәгән һәм ул Ислам диненә каршы чыкмаган. Үз вакытында Русия хөкүмәте бәйсез Чечняга гаскәрләр кертте һәм әлеге гамәлен «конституцион тәртип салу» дип атады. Батый ханның Русьне һәм бөтен Европаны яулап алуын да шулай бәяләргә була. Ә бүгенгәчә Болгарда сакланып калган архитектур биналар Болгар чорыныкы түгел, ә нәкъ менә Алтын Урда чорыныкы икәнен дә билгеләргә кирәк.

– Батый хан елы уңаеннан алга таба нинди чаралар уздырырга планлаштырасың?

– Үз вакытында татар яугирләренең ат тояклары тавышыннан һәм уклары сызгыруыннан куркып, бөтен Руcь һәм Европа тетрәнгән. Ул заманда Европа халкы Батый яуларын үзләренең кылган гөнаһлары өчен Аллаһ каргышы буларак кабул иткән, күпләр каршылыксыз җиңелгән. Шушы бөек чорлар барлыгын милләтебезнең исенә төшерәсе иде. Без быел Батый ханның бөек җиңүләре аша Алтын Урда дәүләтенең көчен һәм матурлыгын, бөтен дөньяга сибелгән татар халкының батырлыгын күрсәтергә, горурлыгын уятырга телибез. Моның өчен, Батырша елындагы кебек үк, күпләп календарьлар, түштамгалар, магнитлар һәм башка полиграфия продукциясе ясатып, татарлар күп җыелган төрле чараларда таратырга ниятлибез. Шулай ук кичәләр, урам җыеннары, флешмоблар уздырырга уйлыйбыз. Бәлки, Чиләбе өлкәсенә барып, Батыйның әтисе Җүчи төрбәсен дә зиярат кылып кайтырбыз әле.

– Планнарың зурдан, тик боларның барысына да кайдан акча табып бетерергә җыенасың, әллә иганәчеләрең бармы?

– Монысы – иң авырткан җиребез. Оешмабыз – бәйсез, күпчелек әгъзаларыбыз студент булганлыктан, күбрәк энтузиазм белән генә эшлибез. Аерым финанс чыганакларыбыз юк. Оешмабызны хакимият яптыра алмасын өчен, беркайда да теркәлмибез. Шуңа күрә, кешеләрдән ярдәм сорап йөрергә мәҗбүрмен. Бу уңайдан интернетта: «Сиңа оят түгелме?» – дип, мине еш кына тәнкыйтьлиләр дә. Әмма миңа оят түгел. Чөнки мин ул акчаны үз кесәмне калынайтырга түгел, милли эшләр өчен җыям. Минемчә, милли хәрәкәттә турыдан-туры катнашмаган, урам чараларына чыкмаган, әмма үзләрен «мин – чын татар» дип сөйләп, өйләрендә чәй эчеп кенә утыручы татарлар милли хәрәкәт өчен финанс яктан булса да ярдәм күрсәтергә тиеш. Быел да, ярдәм сорап, үз татарларыбызга мөрәҗәгать иттек һәм итәчәкбез.

– Синең милли хәрәкәттәге актив иҗтимагый эшчәнлегеңә әти-әниең ничек карый? Алар синең «кыланмышларыңа» ризамы?

– Алар минем өчен бик курка, кайгыра. Әтием элек үзе дә тәртип сакчысы булып эшләгән кеше. Шуңа күрә дә ул эчке эшләр идарәсендә мине нәрсә эшләтә алганнарын бик яхшы күз алдына китерә, куркуы нигезсез түгел. Аларның бу сәяси эшчәнлектә турыдан-туры теләктәшлек күрсәтмәвен, гамәлләремне хуплап бетермәүләрен аңларга була. Аның каравы, әтием мин оештыра торган кайбер уңай чараларны хуплый. Соңгы берничә елда, әтием белән киңәшеп, туган җирем Нурлат шәһәрендә «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, «Наркотикларга каршы» концерт кебек, мәктәп балалары өчен бәйгеләр, чаралар да оештыруга иреште. Мәктәптә укыган вакытта югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән мине әнием үзе укыта иде. Ул хәзер дә татар теле һәм тарих фәннәре укыта. Әнинең «татар теле – бөек тел», «безнең әдәбиятыбыз зур тарихлы» дигән сүзләре әле дә хәтердә. Милләтче буларак формалашуымда, аның дәресләре дә зур йогынты ясагандыр. Ә энем Илсур, әтием кебек, күбрәк спорт ягына тартыла. Ул авыр атлетика, милли көрәш белән шөгыльләнә.

– Синең элегрәк «минем капитальный проблемалар» дигән яраткан сүзең бар иде. Ә бүген ничек? Берәр эшкә урнаша алдыңмы?

– Әйе, мине соңгы берничә ел эчендә эштән куулар да булды, фатирдан да урамга этеп чыгаргаладылар. 5нче курста укып йөргән җиремнән, Хәтер көненә чыкканым һәм аны оештыруда катнашканым өчен, КАИдан кудылар. Юридик белемне дәүләтнеке булмаган югары уку йортында тәмамларга туры килде. Аллага шөкер, миңа һәрвакыт ярдәм итүчеләр дә табылып торды. Бүген бер шәхси юридик фирмада баш юрист ярдәмчесе булып эшлим. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «соискатель» булып торам.

– Урам чараларыннан тыш, «Азатлык» татар яшьләре берлеге атна дәвамында яшьләрне ял иттерү белән дә шөгыльләнә бит әле.

Әйе, Татар иҗтимагый үзәге бинасына җыелып, һәр сишәмбе «Фикер» клубында төрле шәхесләр белән иҗтимагый-сәяси темаларга аралашабыз. Пәнҗешәмбе көнне «Караоке клубы» проекты гөрләп эшли. Ул көнне халкыбызның моңлы җырларын башкарып, чәйләр эчеп, рәхәтләнеп ял итәбез. Җомга көн «Киноклуб» проекты халкыбыз тарихына багышланган фильмнар яки татарча кинолар карауга багышлана. Узган ел «Азатлык ТВ» тапшыруларын төшереп, интернетка чыга башлаган идек. Әлегә, видеокамерабыз булмау сәбәпле, бу проект тулы куәтенә эшли алмый. Инде яңа ел каникуллары узды, проектларны эшләтүгә яңа дәрт белән алыначакбыз. Теләгән һәркем безнең планнар турында социаль челтәрләрдәге төркемнәребез аша яңалыкларны күзәтеп бара ала.

Ирек АЗАТОВ.

Комментарии