- 30.07.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, публицист Рүзәл Юсуповның иҗтимагый фикерне үстерүгә лаеклы өлеш кертерлек җитди хезмәте басылып чыкты («Туган телебез сагында. На страже родного языка». Казан: «Астор и Я» нәшрияты, 2024. – 440 бит).
Академик Р.А. Юсуповның бу китабында рухи тормышыбызның иң әһәмиятле мәсьәләләре: туган телебезне куллану, өйрәтү-укыту, аның дөреслеген, сафлыгын саклау, яшь буынны тәрбияләү, милли мәдәният, социаль-сәясәт тормыш, әдәп-әхлак проблемалары бәян ителгән, шулай ук галимнең хезмәтләренә бәяләмәләр, күп санлы китапларының, мәкаләләренең исемлеге һәм башка төрле мөһим мәгълүматлар урнаштырылган.
Бүген китапның кыскача эчтәлеге белән таныштырып китү мәгъкуль булыр дигән ният белән, аның кайбер бүлекләрен күздән кичерик әле.
«Кешелекнең төп максаты – тормышны яхшыртып, алга бару» дигән бүлектә автор, бүгенге көндә социаль тормышыбыздагы проблемаларны күрсәтеп, матди яктан җитешле, күңел күтәренкелеге белән, шат яшәү өчен ниләр эшләргә, нинди игелекле, мөһим гамәлләр кылырга кирәклек турында фикер йөртә, эшлекле тәкъдимнәр ясый.
Китапның бүгенге рухи тормышыбыз өчен иң әһәмиятле, хәлиткеч гамәлләр турындагы төп өлеше – «Туган тел һәм мәгариф. Родной язык и образование» дигән бүлеге. Мондагы «Нет гуманитарной катастрофе», «Туган телебез – рухи хәзинәбез», «Международный день родного языка», «Афәрин, туган телебез!», «Мәгълүмат чаралары теле дөрес булсын», «Еще раз о родном языке» исемле кечерәк бүлекләрнең гомуми эчтәлеге менә шушы төп фикерләргә нигезләнгән.
Без хәзер, азрак көч түгеп, мәсьәләләрне мөмкин булганча җиңелрәк, формаль хәл итәргә тырышып, эшнең сыйфаты, нәтиҗәсе тиешле дәрәҗәдә булсын дип борчылмыйчарак эшләү тенденциясе хөкем сөргән чорда яшибез. Мондый мөнәсәбәт тормышның төрле тармакларында – җитештерү, интеллектуаль һәм иҗат өлкәләрендә дә чагылыш таба.
Соңгы елларда милли мәгариф учреждениеләре эшенең, бигрәк тә туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның һәм тәрбия кылуның сыйфаты түбәнәя бара. Мөһим социаль мәсьәләләр, халыкның матди һәм рухи тормышындагы проблемалар бәян ителгән әдәби әсәрләрнең саны нык кими, киресенчә, идеясез, арзан эчтәлекле әсәрләрнеке арта бара. Татар эстрадасының бозылуы, сәхнәләрне, телевидение экраннарын, радио дулкыннарын татар халкының табигый моңнарыннан мәхрүм такмак җырлары баса бара. Татар театрында да кирәкмәс новаторлык – сәер шартлылык алымнарына корылган, фәкыйрь декорацияле спектакльләр өстенлек итә.
Кайбер журналистларның үз эшләренә җиңел караулары аркасында, татар телендәге радио һәм телевидение тапшыруларының сыйфаты түбәнәя: эчтәлекләре фәкыйрьләнә, телләре бозыла.
Туган телебезнең абруе түбәнәюенә республикабыздагы татарларның яртысыннан да азрагы гына үз телендә аралашуына, татар мәктәпләре санының кимүенә, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телләрен тиешенчә өйрәтмәүләренә, татарча газета-журналларны, китапларны укучыларның бик аз булуына йөрәк әрни.
Рүзәл Юсупов, гомерен туган телен, мәгарифен саклап үстерүгә багышлаган, милләтенең иминлеге өчен җан атып йөргән галим буларак, үзенең бу китабында рухи тормышыбыздагы җитди проблемаларга галим күзлегеннән карап анализ ясый, ана телебез, милли мәгарифебез һәм мәдәниятебез мәсьәләләрендәге җитешсезлекләрдән арыну юлларын күрсәтә, республикабызның тиешле органнарының җитәкчеләренә, җаваплы хезмәткәрләренә милли рухыбызны саклап ныгытуга юнәлдерелгән эшлекле тәкъдимнәрен юллый.
Академик Р.А. Юсупов, күп еллар укытучылар әзерләүче төп югары уку йорты – Казан педагогика университеты ректоры, профессоры, татар теле кафедрасы мөдире булып эшләгән кеше буларак, үзенең гыйльми-публицистик хезмәтләрендә тел һәм әдәбият укыту мәсьәләләре турында язмый кала алмый, әлбәттә. «Туган телебез сагында» исемле китабының да «Конверсия һәм сүзләрнең кушып язылуы мәсьәләсенә яңача караш» дигән бүлегендә ул тел укытучылары һәм журналистлар өчен кыйммәтле мәгълүмат биргән. «Педагогика уку йортында татар теле» исемле язмасында исә Казан дәүләт педагогика университетында барлык предметларны да татар телендә дә, рус телендә дә уңышлы укытырлык педагоглар әзерләү тәҗрибәсен уртаклаша. «Новые подходы к преподаванию литературы» дигән бүлектә педагог-галим әдәбият укытуның төп максаты укучыларда нәфис әдәбият әсәрләре ярдәмендә игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, аларны матурлыкны, яхшылыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү дигән фикерне нигезли.
«Ата-аналарга әйтер сүзем бар», «Родной язык – это святое», «Сабырлык югала, өмет саклана» дигән бүлекләрдә китап авторы туган телнең җәмгыятьтәге роле, аны өйрәнүнең, белүнең һәм саклауның зур әһәмияткә ия булуы турында төпле фикерләрен бәян итә.
Безнең матбугатта, кайбер аудиторияләрдә еш кына балаларны туган теленә кем өйрәтергә тиеш, моның өчен кем җаваплы – гаиләме, мәктәпме? дигән бәхәсләр булып тора. Китапның «Гаилә дә, мәктәп тә!» дигән бүлегендә Рүзәл Юсупов әлеге сорауга ачык итеп, дәлилләп җавап бирә: бу изге эш белән боларның икесе дә уңышлы итеп шөгыльләнгәндә генә балаларны туган телләрен яхшы белә, хөрмәт итә һәм актив куллана торган милләтпәрвәр кешеләр итеп тәрбияләргә була.
«Тәрбия мәсьәләләре», «Вопросы воспитания» табигый рәвештә китапның иң мөһим бүлекләренең берсен тәшкил итә. Мондагы «Главное – воспитание», «Воспитательная работа в учебном процессе», «Ата-аналарның төп вазыйфасы», «Родительский долг» темалары хәзерге шартларда балаларны, яшьләрне нәтиҗәле, дөрес итеп тәрбияләү бурычларын, бу эшнең уңай алымнарын, чараларын күрсәтү җирлегендә бәян ителгән.
«Милли мәдәният», «Национальная культура» бүлегендәге «Мәдәнияттәге сәер яңалыклар», «Заимствования для совершенствования», «Игелекле кешеләр» дигән язмаларда бүгенге көндә милли мәдәнияттәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында языла.
Академик Р.А.Юсупов китабының «Әхлак мәсьәләләре. Вопросы нравственности» бүлеге дә укучыларда кызыксыну уятыр, һәм алар монда үзләре өчен әһәмиятле фикер-киңәшләр алыр, дип уйлыйбыз. «Милли горурлык», «О национальной гордости» исемле язмаларда милләттәшләрнең бер өлешендә үз телләренә, мәдәниятләренә, күркәм гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә битарафлык хөкем сөргән бүгенге көндә халыкның милли аңын үстерү, милли горурлык сыйфатларын ныгытуның гаять әһәмиятле бурыч икәнлеге әйтелә һәм яшьләрдә бу сыйфатларны тәрбияләүнең алымнары һәм чаралары күрсәтелә.
«Ничек бәхетле булырга?» дигән язмада яшәүнең мәгънәсе һәм ничек бәхетле булу турында фәлсәфи фикер йөртелә һәм игътибарга лаеклы нәтиҗә ясала: «Бәхет зур мәгънәле төшенчә булып, аны һәркем үзенчә аңлап, үзе теләгәнчә тоеп яшәүгә карамастан, аның барлык сәламәт һәм тәрбияле кешеләр өчен дә гомуми төп билгеләре бер. Шуларның иң әһәмиятлесе, хәлиткече ул – җәмгыятькә файдаң тиеп, гаделлекне яклап кылган игелекле гамәлләреңнән канәгать булып, үзеңнән соң якты эз калдырырлык итеп яшәү».
«Что нужно для счастья?» исемле язмада исә автор, бәхетле булу өчен кирәкле сыйфатларны һәм гамәлләрне вакыйгаларга бай, гыйбрәтле тормышында үзе кичергән хәлләргә нигезләнеп, кызыклы, мавыктыргыч итеп аңлата.
Халыкара хатын-кызлар көне 8нче Март уңае белән язылган «Гүзәл затлар» мәкаләсе дә укучыларның игътибарын җәлеп итми калмас, дип фараз кылабыз. Бу язмада безнең хатын-кызларыбызның зур хөрмәткә лаеклы күркәм затлар булуы, гыйбрәтле мисаллар китереп, матур тел белән, образлы итеп тасвирланган.
Р.А.Юсупов китабының, «Социаль-сәяси вәзгыять», «Социально-политическое положение» дигән бүлеге дә укучыны битараф калдырмас. Бу бүлеккә кергән «Республиканың яңа дәрәҗәгә ирешүе», «Рождение республики в новом качестве» язмаларында 90нчы еллар башында Татарстан республикасының суверенлык декларациясе, яңа Конституциясе һәм башка хәлиткеч законнары кабул ителеп, татар халкының күптәнге хыялы тормышка ашуы тасвирлана. Бу вакыйгалар кызыклы һәм укучыны дулкынландырырлык итеп сурәтләнгән: автор, парламент депутаты буларак, ул вакыйгаларда үзе катнашкан, иң актив милләтпәрвәрләрнең берсе булган.
Бу бүлектәге «Федерализм һәм милли мәсьәлә», «Федерализм и национальный вопрос» темалары да игътибарга лаеклы: аларда федераль дәүләттә милләтләрнең иркен яшәве өчен җитәрлек шартлар булдырылырга тиеш дигән фикер белдерелә.
«Үз партияләребез булсын» дигән язмада республикабыз өчен бик әһәмиятле фикер белдерелә. Татарстанның, дәүләт статусына ия буларак, халкының муллыкта, иминлектә яшәве, икътисадын һәм мәдәниятен үстерү өчен тиешле шартларга ирешүдә дәүләткә ярдәм итә алырлык сәяси партияләрен булдырырга хокукы бар. Китапта безнең республикада бу хокукның гамәлгә ашырылган булуының күркәм үрнәге сурәтләнә.
90нчы елларның беренче яртысында Татарстанның республика партиясе (ТРП), шундый сәяси көчне тәшкил итеп, республикабызның социаль-сәяси тормышында әһәмиятле роль уйнады. Ул Көнбатышның алдынгы демократик дәүләтләрендәге сәяси берләшмәләр үрнәгендә төзелгән партия, һәм аның әгъзалары, нигездә, интеллектуаль затлар – алдынгы җәмгыять төзү нияте белән йөргән аек акыллы кешеләр иде. Бу партиянең җитәкчеләре Казан педагогика университеты ректоры, парламент депутаты, академик Р.А.Юсупов, «Шәһри Казан» газетасы редакторы, талантлы журналист Хәлим Гайнуллин һәм Татарстанның элекке премьер-министры М.Г.Сабиров булды.
Рецензия-мәкаләбезне йомгаклап куйыйк.
Академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның, республикабызда хөкем сөргән икетеллелек сәясәтенә туры килерлек итеп, татар һәм рус телләрендә язылган «Туган телебез сагында. На страже родного языка» дигән китабы, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап, алга җибәрүгә багышланган мөһим хезмәт буларак, укучылар тарафыннан хуплап кабул ителер дигән өмет баглыйбыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии