- 29.12.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Мин Саба якларын бик сагынып искә алам. Әтинең сеңлесе Кәримә апай Байлар Сабасында универмагта сатучы иде. Йосыф Алан егете булган Хәйдәр җизни бик ачык, шаян, җырчы кеше, мәҗлесләрнең күрке булды. Мәктәптә укыганда җәйге каникулларда мин аларга гел кунакка бара идем. Күп тә үтми: «Чапшарыңа кайт, анда сине уфалла көтә!» – дип, әти алырга килә иде. Балтачтан Сабага барганда Шәмәрдән станциясе аркылы үтәбез. Аның телевизион каланчасы хәзер дә исләремнән чыкмый.
Шәмәрдәндә туып үскән, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис абый Минһаҗев белән танышкач, яңадан Саба якларына кайтып килгәндәй булдым. Мин аның татарча шигырьләр сөйләвенә, җырлап җибәрүенә гел сокланып карап торам. Бар бит ул шундый талантлы кешеләр. Саба-Шәмәрдән юлында ялгыз нарат үсә иде. Шул нарат исән вакытта Мөдәрис абый «Саба районына таба юл» дигән картина иҗат иткән икән. Ул картинаны күргәч, яшьлегем белән очрашкан кебек булдым, күзләремнән яшьләр килде, Мөдәрис абыйга рәхмәтләремне укыдым.
Аның бала-чагы аяныч булган икән бит:
«Әнием Саҗидәне хәтерләмим, әни миңа өч яшьтә үлеп киткән, мин үзем хыялланыпмы, әллә берәрсе сөйләпме, капка астыннан йөгереп чыгып, әни артыннан йөгергәнне хәтерлим. Капка астына, казлар кермәскә дип, озын такта куялар иде. Шул такта ауган булдымы, әллә инде аударганмынмы, шуннан чыгып йөгергәндә кемдер күтәреп алып, мине юатып, алдап-йолдап, игътибарны җәлеп итеп, туктаткан. Әле ул вакытта әнине кая алып киткәннәрен аңламаганмындыр. Әни артыннан ялан тәпи йөгергәнне хәтерлим. Йөгереп барганда егылып, кулны ватык пыялага кискәнмен, әле аның эзе хәзер дә бар кебек. Әни артыннан сыер да егылып үлгән. Ә булачак үги әниебез Факиһә шул көнне Шәмәрдәнгә килгән булган. Караса, бер ир-ат сыерын үләт базына алып бара. Күзләре кызарган. Сыерын жәлләп елый, дип уйлаган Факиһә әни. Хатыны үлеп, дүрт бала белән калган ялгыз ир-ат дип башына да китермәгән. Берничә көннән караса, шушы атны бәйләп куйган килеш үзенең капка төбендә күргән. Ул көнне ул төшке ашка кайтмаган, бу бит теге ир-атныкы, дип атны танып калган. Безнең әби, әнинең әнисе, Олы яз авылыннан. Шушы тол калган авылдашы Факиһәне безнең әтигә димләгән. Менә шулай итеп, минем ике әни дә бер авылдан булып чыга. Сабантуена барса, әтине җизни дип кенә йөртәләр, якты йөз белән каршы алып, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар иде.
Әтием Мөхетдин Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Ул 1912нче елгы, аның энесе Фәрхетдин 1914нче елгы иде. Әтинең сеңлесе Рауза апай гомере буена Донбасста яшәде. Түбән Кенә, аның сулары – бар да минем канга сеңгән. Анда су коенып үскән малай мин, Балтач ул миңа Тукайга Кырлай кебек. Әти атны киендерә, дугаларын, камытларын, ат арбасы, агачка шиннар кидереп аның тәгәрмәчләрен дә ясый иде. Ул ясаган чана, тарантаслар хәзерге иномаркаларга тиң. Әти сугышта машина белән алгы сызыкка снарядлар ташыган. Ялгыш кына пуля, снаряд ярчыгы тисә дә машинасы шартларга мөмкин. Әти бик йөрәкле, батыр кеше була. Аннан кире кайтканда үлеләрне төяп кайта. Канга баткан яралыларны күтәреп салырга да күпме көч кирәк булган. Әти сугыштан соң Шәмәрдән станциясенә, урманчылыкка, Леспромхозга шофер булып урнаша, машинасында зур-зур наратлар ташый. Ул вакытта шоферлар алтын бәясенә торганнар. Әти эшләгән оешма «Автобат» дип атала. Олыгая башлагач, шушы хезмәт хакын саклап, аны чаналар, арбалар ясарга урманда эшкә калдыралар. Чөнки әтинең кулы алтын була. Ул гомеренең ахырына кадәр бу хезмәтен дәвам итте, – ди Мөдәрис абый үзенең бала вакытларын искә алып. – Үги әни әйбәт булды, безне карап үстерде. Ә рәссамлык сәләтем әтием Мөхетдиннән», – дип тә өстәп куя.
Ул рәсемнәрне кечкенәдән ясый, ат сурәтен кәгазьгә күчерә, әмма тоягындагы сакал кебек йоны гына килеп чыкмый. Ә әтисе шуны ясап бирә. Аның өчен беренче өлге шул була, әтисе аны хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Шәмәрдәндә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Удмурт дәүләт университетының сынлы сәнгать-графика факультетында укый. Аннары хәрби хезмәттә була. Арчада, Түбән Камада яши, иҗат итә. Шуннан 20 ел гомере Лениногорскида уза. Зур күргәзмәләр оештыра, мәктәпләр, уку йортларын бизи. Аның иҗаты бөтен җирдә балкып, әллә каян күренеп тора. Милли хәрәкәттә актив катнаша. Аны бөтен җирдә зурлыйлар, беләләр. Соңрак Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев аны үзенә урынбасар итеп Казанга чакырып кайтара. Хәзер дә Мөдәрис абый, Русия рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы буларак, зур эшләр башкара. Мөдәрис абыйның иҗат энергиясенә, оештыру эшләренә сокланмый мөмкин түгел. Аның остаханәсендә гел иҗат рухы хөкем сөрә. Ул бик шигъри һәм лирик җанлы кыл-каләм остасы. Тарихыбызда кешеләрнең язмышларын һәм характерларын сизә белә торган оста, аларны сурәтләүче шәхес. Милли колоритны, рухи мәдәниятне, культураны үзенең рәсемнәрендә чагылдыра. Ул тирә-ягына иҗат кешеләрен җыя, аларны иҗатка рухландыра белә.



Музыкадагы моң, милизмнар кебек, татар орнаментында һәм бизәкләрендә татарныкына гына хас алымнарны кулланып, ул татарның милли кодын тапкан. Мөдәрис абый кечкенәдән бик күзәтүчән булып үсә. Өй эчендәге сугылган, чигелгән, тегелгән тәрәзә пәрдәләреннән, сөлгеләрдән, мендәр тышларыннан үзенә бер сихри матурлыклар таба. Әбисенең, әнисенең, башка хатын-кызларның чиккәнен карап торырга ярата. Агачтан юнып ясалган кашагалар, кәрнизләр, капка коймалары, сандыклар... әтисе ясаган шул әйберләргә карап аның исләре китә. Аның һәр картинасыннан үзгә, авыл баласына гына хас җылылык бөркелә. Табигать күренешендәге кабатланмас гүзәллек, анда сурәтләнгән тереклек күңелне сихерли. Табигать хозурлыгы, туган як болыннары, күлләре күз явын алырлык. Шуларга карыйсың да, үзең дә сизмәстән, ялан-тәпи уйнап үскән балачагыңа әйләнеп кайтасың...
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстан рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы

Комментарии