- 29.12.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Саба районында мәдәният бүлеге тарафыннан берсеннән берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар еш оештырыла. Санап тормыйм, бүгенге язмам шуларның берсе –15нче ноябрьдә Шәмәрдән мәдәният йортында үтте: атаклы якташыбыз, шәмәрдәнле, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты Мөдәрис Мөхетдин улының иҗатына 50 ел тулу уңаеннан «Кайту» дип исемләнгән күргәзмә-концерт булды. Исеме җисеменә ябышып тора: Мөдәрис абый ул көннәрдә Шәмәрдәнгә чып-чынлап кайтты, 1 машинаны тутырып, төрле елларда иҗат ителгән картиналары белән кайтты, Шәмәрдән мәдәният йортының кече залына (спорт залы) урнаштырылган 60 сәнгать әсәре шушы күргәзмәне ачуда катнашкан берәүне дә битараф калдырмады, чөнки гап-гади Шәмәрдән малаеның иҗаты сокландыргыч иде. Күргәзмә ачылганда чыгыш ясаучылар – Татарстанның атказанган рәссамы якташыбыз Мәдияр Хаҗиев, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш, рәссамның җизнәсе Нурислам абый да Мөдәрис Мөхетдин улы иҗатының беренче чиратта гади һәм халыкчан булуын – һәр әсәрендә халкын, туган ягын ярату чагылганын ассызыкладылар. Рәссамга кызыксындырган сораулар да бирелде. Аның иҗатына соклануларын яшермәделәр залда. Шушы чараны оештыручы, алып баручы буларак мин дә читтә калмыйча Мөдәрис абыйдан «Туган як кырларында»дип аталган картинаның тарихын сорадым. Чөнки, мул уңыш сурәтләнгән басу шундый чиста – бер генә чәчәк тә, чүп үләне дә күренми. Ә мин, арыш-кукуруз басуларында качышлы уйнап үскән Татар Икшермәсе малае «ышту-то» мондый чисталыкны күрмәдем. Без, уйнаган арада, чүп үләне дип аталган төрле-төрле, берсеннән-берсе матур чәчәкләрне җыя идек. Минем шик урынлы булып чыкты. Кукмара басуларын чагылдырган бу картинаның башлангыч вариантында мин әйткән «василек», «ромашка» кебек чәчәкләр мулдан булган. Тик, авыл хуҗалыгы министрлыгы, бу картинаны күргәч хушы китеп рәссамнан картинаны үзгәртергә, «матур чәчәкләрне» алып атарга тәкъдим ясаган. Чөнки, имеш, бу картинада министрлыкның кимчелеге – чүп үләннәре күренә... Ә сәвит басуларында чүп үләннәренә урын булмаска тиеш. Нишләсен, чүп үләннәре дип аталган шушы матур чәчәкләргә, игеннәргә зыян китерми торган «гербицидлар сибәргә» була рәссамыбыз. Чәчәкләр басу кырыенда гына кала.
Ә инде бу кичәнең концерт өлешенә килгәндә, исем-титуллары горур яңгыраган артистлар, галимнәр, дәүләт әһелләре катнашындагы тамаша гаҗәеп җылы булды. Кичәне алып баручы буларак, катнашучыларны берәмләп сәхнәгә чакырганда авызым камашып бетте. Татарстанның атказанган юристы, Татарстан Республикасының закон һәм тәртип саклау комиссиясенең эксперт советы рәисе Валентин Паймухин, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Мөхәммәтшин, иганәче Камил Нигъмәти һәм тагын Татарстанның халык артистлары гына да әллә-ничә: Русиянең атказанган артисты Георгий Ибушев, профессор Миңгол Галиев, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, Камал театры артисты Олег Фазылҗанов, шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор остасы Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең иң оста 10 гармунчысы исемлегенә кергән Ринат Мөхетдинов, Татарстан телевидениесе журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәннүр Хәсәнов, 10 елдан артык мәшһүр Илһам абыйның баянчысы булган Рафинат Сәләхов кебек даһиларны бер көндә, бер сәхнәгә туплаган Мөдәрис абыйның бәйрәме бүтәнчә була да алмый иде. Зал сокланып якташын зурлады. Без дә, шушы концерт-кичәне алып баручылар – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәрәкова һәм мин, якташыбызны тагын бер кат яңа яктан да ачтык. Аны якташлары гына түгел, бар Татарстан хөрмәтли. Әнә бит сәхнә тутырып кайтканнар, зурлыйлар... Ничек горурланмыйсың, шундый якташың белән!!!
Хәниф ТИМЕРБАЕВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Саба районы

Комментарии