- 29.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
«Алар әлеге бүләккә лаек» – Тукай премиясе кандидатлары тирәсендә быел күпме генә шау-шу булса да, ахыргы нәтиҗә белән күпләр килеште, азчылыкка исә күпчелек фикерен кабул итүдән башка чара калмады. Язучы Вахит Имамов белән рәссам Владимир Попов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты дигән мактаулы исемгә, шуңа өстәп, 500 мең сум акчалата бүләккә ия булды.
Елдагыча 26нчы апрель – Габдулла Тукай туган көндә Казан үзәгендә Шигъриять бәйрәме узды. Салкын булуга һәм кар явып торуга карамастан, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле янына шактый кеше җыелган иде. Күбесе – мәктәп укучылары һәм өлкән буын вәкилләре. Укучыларны белем бирү йортларыннан җибәрәләр инде. Үз теләге белән килгән абый-апалар өчен исә бу – милләт бәйрәме. Халык арасында бер генә яшь артистны да, җырчыны да очратмадым, яшь язучы-шагыйрьләребезнең дә бер-икесе генә күзгә чалынды. Мин генә күрми калган булсам инде… Аларны мәктәп балалары кебек мәҗбүриләп китереп булмыйдыр шул. 10-15 елдан соң Шигъриять бәйрәменә кемнәр йөриячәген йә бүгеннән үк кайгырта башларга, йә, гомумән, бу хакта уйлап, башны авырттырмаска кирәк.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланганчы, әлеге дә баягы өлкән буын сафыннан танылган шәхесләр белән аралашып алдык. Камал театры артисты, 1967нче елда ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган Ринат Таҗетдинов Шигъриять кичәсенә ел да килә икән. «Премиянең Вахит Имамовка бирелүенә бик шатмын. Владимир Поповны да беләм – ул да лаеклы кеше. Гомумән, быел бүләк бик кирәкле кешеләргә бирелде. Ике кешегә генә биреп, бик дөрес эшләгәннәр. Тукай бүләген пачкалап өләшергә ярамый. Югыйсә, Тукайның кадере бетә. Әлеге премияне болай да кирәгенә дә, кирәкмәгәненә дә өләшә башлаганнар иде инде», – дип сөйләде Татарстанның һәм Русиянең халык артисты.
Язучы Айдар Хәлим дә быелгы лауреатлар белән килешүен белдерде.
– Бу бүләкне тагын кемгә бирер идегез? – дим.
– Мәсьәләне алай куярга ярамыйдыр. Уйлап карасаң, татарның 400ләп язучысы бар, диләр. Мин, кулымнан килсә, бүген язучы исемен йөрткән һәркемгә бирер идем бу премияне. Зур сумма түгел бит ул. Ә гонорарсыз яшәүче язучылар күпме бүген?! Ниндидер хезмәте бар икән, һәркем андый зурлауга лаек. Тик шунысы да бар: Тукай ул – марка. Тукай премиясе бары тик җир йөзенә ачыш алып килгән кешеләргә генә бирелергә тиеш. Тукайның исемен вакларга тиеш түгел без. Кызганыч, без аны вакладык.
Исемлектәге башка кандидатларга килсәк, мин әлеге премияне Флёра Гыйззәтуллинага, Клара Булатовага да бирер идем. Бәлки, аларның әсәрләрендә әллә ни глобаль ачыш юктыр, ләкин хезмәт бар.
– Ә кемнең, Тукай бүләгенә лаек була торып, әле һаман кандидатлар исемлегенә кертелгәне юк?
– Мәсәлән, мин премияне Фәүзия Бәйрәмовага биргән булыр идем. Аның татар дөньясын сөреп чыгып язылган публицистик һәм әдәби әсәрләре, һичшиксез, бу бүләккә лаеклы. Фатих Кәримнәргә бирер идем, вафат булган хәлләрендә дә. Аларның нәселләре бар бит. Әлеге бүләк язучыда: «Минем әсәремне бәяләделәр, димәк, мин хәзер беркайда да эшләмичә, тыныч кына иҗат итеп ята алам», – дигән тойгы уятырга тиеш. Ә моның өчен 500 мең сум бик аз. Татар халкының абруе миллионнан да төшәргә тиеш түгел. Бер тапкыр миннән: «Айдар абый, Сез кайчан аласыз инде Тукай бүләген?» – дип сорагач, «Миллион доллар булгач», – дип җаваплаган идем. Без бай халык бит, миллион доллар булса да күп түгел.
– Сез атаган кешеләрнең киләчәктә Тукай премиясен алу мөмкинлеге бармы?
– Мин ышанам, Фәүзия алачак аны һәм алырга тиеш тә!
– Быел, Тукай бүләген әдәбият өлкәсендәгеләргә генә бирергә кирәк, дигән сүзләр йөрде…
– Моннан бер биш-алты ел элек мин ул сөйләшүне үзем башлап җибәргән идем. Тукай ул – әдип, бу премияне спекуляция юлы белән төрле жанрларга бирү дөрес түгел. Гомумән, бу премия әдәби әсәрләргә генә бирелергә тиеш дип саныйм.
Күп еллар Чиләбедә яшәп иҗат иткән шагыйрә Салисә Гәрәева да милли бәйрәмнән читтә кала алмаган. Дөрес, ул кичәне шул ук Айдар Хәлим һәм башка язучы-шагыйрьләр кебек сәхнәдән түгел, халык арасыннан тамаша кылды.
– Премияне Вахит Имамовның алуы белән килешәм. Клара Булатовага да бирмәүләре кызганыч. Ул күптәннән татар әдәбиятына хезмәт итә инде. Икенче лауреат татар булмаган икән…
– Сезнеңчә, бу бүләк татарларга гына бирелергә тиешме?
– Мин шулай уйлыйм. Тукай татарныкы бит. Пушкин премиясен татарларга бирмиләр. Ә без юмарт, без урыска да бирәбез.
– Татар милләте өчен төрле эшләр башкаручы урыслар да бар бит…
– Бик сирәк күрәм мин андый кешеләрне. Күбрәк булса, әйбәтрәк булыр иде.
Менә журналист Мәгъсүм Гәрәевне премиянең кемгә бирелүенә кадәр бәйрәмнең ничек оештырылуы борчый икән. «Тукай бәйрәменә йөрим, тик үткәрү тәртибен яратмыйм. Урамның ике башына да хәрби оркестр куярга кирәк, менә шул чакта европача була. Шулай эшләгәндә бәйрәмнең дәрәҗәсе дә арта, халык та җыела», – дип, фикере белән уртаклашты ул. Үзе әйтүенчә, бу тәкъдимен тантананы оештыручыларга да әйтеп караган – колак кына салмаганнар.
Сәхнәдә утыру дәрәҗәсенә ия булган шагыйрьләр кичәне дәвам итә торган арада, премия ияләре Владимир Попов белән Вахит Имамов та фикерләре белән уртаклашты. «Ходай ризалыгы белән, соңгы 20 елда гарәпчә тугралар ясау белән шөгыльләнәм. Җитәкчелек беренче тапкыр минем хезмәтләремне шулай бәһаләде. Күрәсең, мин бу җиргә шушы хезмәтләрне башкару өчен җибәрелгәнмендер», – дип сөйләде 90 яшен тутырып килүче рәссам В. Попов.
Вахит Имамов тантанага бер көн алдан, Тукай премиясен алуы турында шалтыратып әйткәч, гаҗәпләнмәвен белдергән иде. Кулына чәчәк бәйләме тоткан язучы белән кыска гына әңгәмәбезне шул турыда сөйләшүдән башладык.
– Бүген инде шатлану хисе бар. Тик мин аны горурлану дип әйтә алмыйм. Кеше бит бүләк алгач түгел, язып бетергәч, әсәре басылып чыккач горурлана. Мин югалган тарихны кайтарырга тырышам, бармактан суырып язмыйм. 12 ел архивта эшләдем һәм татар халкы инде онытып бетергән каһарманнарны кире кайтардым. Менә моның белән горурланырга да була! Шуңа күрә бүгенге бүләк Вахит Имамовныкы гына түгел, ул – милләтнеке.
– Моннан элек тә ишетергә туры килгәне булды, бүген дә андый фикерләр яңгырады: «Миңа Тукай бүләге кирәкми, чөнки ул хәзер бик вакланды, теләсә кемгә бирелә», – диюче каләм ияләре бар…
– Алар белән килешмим. Бу сүзләрне Тукай премиясен ала алмаган кеше сөйли. Әгәр син иҗатыңны әлеге бүләккә лаек дип саныйсың икән, син бервакытта да алай дип сөйләнмәячәксең. Лаек түгел кешеләргә бирелгән очраклар да бар, билгеле. Идарә атына да ашарга күбрәк салалар бит, авыр эштә йөргәненә ризыкны аннан-моннан гына бирәләр, ул мескен азыкны үзе таба. Ә идарә аты үзен-үзе туйдыра белми, аңа әзерләп салырга кирәк. Шуның кебек Тукай бүләгенең дә дөрес бирелмәгән очраклары бар. Тик, әй, вакланды бит инде бу исем, дип сөйлибез икән, без Тукайны ваклыйбыз. Сөйләшергә була сәхнә артында, ә инде сәхнәгә чыккач, үз милләтеңне үзең үк төшереп йөрмә инде син…
26нчы апрель узды, бүләк ияләрен тапты, дип кенә Тукай премиясе тирәсендә шау-шу тынмаячак, сүз икенче елгы Шигъриять бәйрәменә кадәр сөйләргә җитәчәк әле.
Габдулла Тукай – татарлар өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен үз кеше. Быелгы бәйрәмдә Кырым, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Балкар вәкилләренең дә катнашуы, аларның Тукай турында әйткән җылы сүзләре, үз телләрендә ясаган чыгышлары шуны дәлилли. Чит илләрдән дә кунаклар катнашуын Мәгъсүм Гәрәев күрергә теләгән Европача тантанага йөз тотуның бер үрнәге дип карарга мөмкин инде. Тик, Шигъриять бәйрәме чын мәгънәсендә дөньякүләм тамашага әйләнсен, дисәк тә, милли компонентлы кичә хәлендә калсын өчен дә шактый көч куярга кирәк әле. Тукай премиясе: бәйрәм тәмам, бәхәс дәвам итә,

Комментарии