Туфанны сагынудан туктап булмастыр…

«Туфан ага, гомеренең күп өлешен шәһәрдә яшәсә дә, авылдан китә алмады. Яз җитсә, ул үзенең Мәрәтхуҗасына ашыга иде. Туфан абый, кая ашыгасың, дисәң: «Минем анда бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак утыртасым бар», – дип җавап бирә. Сиңа нәрсәгә инде ул кишер-чөгендер, кирәк икән, аны сиңа вагоны белән китереп аударалар, базарда да тулып ята бит ул, дисәм: «Мин бит аны үземә мал булсын дип түгел, җирнең рәнҗүеннән куркып утыртам», – дия иде».

Разил Вәлиев сүзләрендә – без белгән Туфан Миңнуллин. Бакыйлыкка күчкәненә ике ел булган көннәрдә (Т. Миңнуллин 2нче майда вафат булган иде. – Авт.) күренекле драматург яңадан безнең янга кайтты. Нәкъ шундый ук – без белгәнчә. Һәм бөтенләй белмәгән дә төсле. 26 минутка гына кайтып килсә дә, әллә никадәр җылы хисләр уятты ул. Көлдерде дә, күздән яшь тә чыгарды. Нәҗибә Ихсанова белән килешми мөмкин түгел: «Туфанны сагынудан туктап булмас, ахры»…

Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Матуровның уртак иҗат җимеше – «Туфан – Туфан инде ул» фильмына, кеше килерме икән, дип, борчылып барган идем. Туфан Миңнуллинның көчен бәһаләп бетермәгәнмен – залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Оештыручылар, керә алмый калучылар өчен, картинаны тагын бер тапкыр күрсәтергә мәҗбүр булды.

Фильмны ике ел элек эшли башлаганнар. Ике ел эчендә 26 минутлык кына картина төшергәннәрме, дип аптырарга кирәкми. Аның бөтен кыенлыгы да шунда булган: без барыбыз да яхшы белгән Туфан абый турында кыска һәм оста итеп әйтеп бирүдә. Драматург, вафатына берничә ай кала, 7 сәгать буе камера алдында үзенең тормышын, уй-фикерләрен сөйләгән. Анда ул моңарчы беркемгә дә әйтмәгән серләрен ачкан. Әйтик, Туфан абыйның үз авызыннан: «Мәскәүдә укытучыларның яратып сөйли торган студенты идем, ә монда кайткач беркемгә дә кирәк булмавым башка күсәк белән суккандай булды. Театрга үпкәм юк. Ләкин мин җырымны җырламыйча киттем. Мине театрдан куып чыгардылар», – дигән сүзләр халык алдында беренче тапкыр яңгырады.

Кем белә бит, бәлки, Туфан Миңнуллин атлы язучы, драматургыбыз гына түгел, артистыбыз да булган булыр иде. Тик якын кешеләре – хатыны Нәҗибә Ихсанова, бергә укыган иптәшләре Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров сүзләре белән әйтсәк, «Туфан бик әйбәт артист булмас иде. Уртакул артист булыр, арткы планда йөрер, ләкин ул аңа комачаулар гына иде. Туфан бит ул!»

Фильмда Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиевнең истәлекләре дә бар. Шунысы кызык: җитәкчеләр дә, иптәшләре дә: «Туфан җайлы кеше түгел иде», – диләр. Ләкин бу сүзләр ачу, үпкә белән түгел, ярату, хөрмәт, хәтта соклану белән әйтелә.

Күп кенә шәхесләребез, бакыйлыкка киткәннән соң, хәтернең арттагы караңгы бер почмагына күчә. Туфан абый ул яктан бик бәхетле. Аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә шактый эш башкарылды инде: Луковский урамы Туфан Миңнуллин урамы итеп үзгәртелде, Түбән Кама татар драма театрына драматургның исеме бирелде, фильм төшерелде, менә хәзер ике китап әзерләп яталар. Разил Вәлиев урам исемен үзгәртү белән бәйле бер вакыйганы да телгә алды. Шундый тәкъдим белән кергәч, Минтимер Шәрип улы: «Бу шулхәтле символик мәгънәгә ия булачак. Ул Луковский урамы Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешә бит», – дип әйтеп куйган. Шулай итеп, бакыйлыкка күчкәннән соң, Сәлимҗанов белән Миңнуллинны берләштереп куйганнар. Бу дөньяда да бергә булган ике шәхес теге дөньяда да бергә булачак.

Тик бу эшләр белән генә канәгать булмаучылар да юк түгел икән. Фильм карарга килгән бер апа: «Туфан – татар халкының каймагы иде. Аның вафатыннан соң матәм көне уздырдылармы? Татар театрлары кара флаг элдеме?» – дигән сорау белән ябырылды. Югыйсә, татарда кара әләм белән искә алу гадәте юк бит. Андыйларга Разил Вәлиевнең дә, Нәҗибә Ихсанованың да җавабы әзер: «Фильм чыгару, китаплар әзерләү, урамга, театрга исем бирү – болар азмы? Моннан да зуррак итеп искә алуның булуы мөмкин дә түгел!»

Бу фильм – Туфан дөньясына бер күз салу гына. Илдар Матуров белән Разил Вәлиевнең сүзләренә караганда, тагын кимендә 30 серияле фильм төшерерлек материал бар әле. Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, озак еллар депутат булып хезмәт иткән дәүләт эшлеклесен өр-яңа яктан ачасылар алда әле.

Сөмбел СӘЙФИ.

Туфанны сагынудан туктап булмастыр..., 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии