- 29.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Кем өчендер татар теле чып-чын михнәт шул. Әллә кайда да түгел, үзебезнең Татарстаныбызда, ике дәүләт теле булган республиканың башкаласы Казанда. Андыйларның бар икәнен болай да беләбез инде, тик ел саен «Мин татарча сөйләшәм!» концертында татар телен санга сукмаучылар исемлеге белән танышып, тагын бер гаҗәпкә калабыз. Быел да икетеллелек турындагы канунны колакларына элмәүчеләрне игълан иттеләр. Аларның исемнәрен телгә алып кына да калмыйлар, премия дә тапшыралар. Дөресрәге, антипремия. Тик моңарчы әлеге «бүләк»не сәхнәгә менеп алучының гына күренгәне юк.
«Мин татарча сөйләшәм!» проекты быел тугызынчы тапкыр оештырылды. Киләсе елга – юбилей. Аз да түгел, күп тә түгел – 10 яшь. Түгәрәк датага репетиция быелдан ук башланган инде. Беренче эш итеп, «Татар дозор» уенының географиясен киңәйткәннәр. Квест быел Казанда гына түгел, Түбән Кама, Чаллы Иваново шәһәрләрендә һәм хәтта Казахстанда да оештырылган.
Казанда үткән «Татар дозор» турында узган атнада газетабызда язган идек инде. 26нчы апрель көнне уенның җиңүчеләрен бүләкләделәр. IT-лицейның «Тәрәзә» һәм 20нче гимназиянең «Кәләпүш» командалары – II, ә Түбән Каманың 13нче гимназиясе командасы «Илһам килде» I урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә «Безнең гәҗит» белән «Ирек мәйданы» газеталары да махсус бүләкләр тапшырды.
Концерт барышында күп кенә конкурслар уздырылды. Яшьләрнең бәйгедә катнашырга чират торуы куандыра.
«Мин татарча сөйләшәм!»нең иң җаваплы мизгеле – татар телен авыр йөк буларак кабул итүчеләрне әйтүдер, мөгаен. Ник дигәндә, Казаныбызда татар телен белергә дә теләмәгән оешмалар, ни кызганыч, шактый. Менә шулар арасыннан «иң-иңнәр»ен, ягъни антипремиягә лаеклыларын сайлап алырга кирәк. Быел оештыручылар тискәре дәрәҗәле «бүләк»не «Казан Кремле музей-тыюлыгы», Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Дәүләт симфоник оркестры, «Әкият» курчак театрына тапшырды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин әйтүенчә, интернет сәхифәләрендә татар теленә игътибарсызлык күрсәткән оешмаларга активистлар хатлар юллаган. Хат язып та аңламаучы оешмалар менә шундый «дәрәҗәле» антипремиягә ия булган да инде. Хәер, премиянең чыны, рәхмәт сүзлесе дә юк түгел. Татар теленә хөрмәт күрсәткән оешмалар дип, быел «Метроэлектротранс» һәм «Майский» агрохолдингы табылды. Әлеге бүләкне алырга, беренчесеннән аермалы буларак, оешма вәкилләре дә килгән иде.
«Мин татарча сөйләшәм!» татар яшьләрен туплый торган чара булып саналса да, анда урыслар да, төрекләр дә, әрмәннәр дә, башка милләт вәкилләре дә җыела. «Сез шундый бердәм икән!» – дип тел шартлата барысы да. Димәк, «Мин татарча сөйләшәм!» брендыбызга әйләнеп бара.
Тукай бәйрәмендә Сөмбел СӘЙФИ булды.

Комментарии