- 29.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Тукайның туган көнендә, Опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында узучы чарага бармый кала алмый идем. Тукай премиясе лауреатларын игълан иткәнне башка матбугат чараларыннан алда ишетәсе, үз кулың белән блокнотка теркәп куясы килә, гәрчә газетабыз бу чарадан бик соңга калып чыкса да.
Шулай итеп быел Тукай премиясенә:
– язучы Нәбирә апа Гыйматдинова – «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Синдә минем хакым бар» китаплары, «Хатыннар сагышы» әсәре өчен;
– актриса Алсу Гайнуллина – Осетин драматургы Геор Хугаевның «Кара чикмән» әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәре буенча Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында – Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрендә – Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен;
– композитор Шамил Тимербулатов – «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» исемле бишенче симфония өчен;
– рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральск белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен;
– рәссам Софья Кузьминых Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен лаек булды.
Шәхсән үзем урыс кешесенең бу бүләкне алуын бик авыр кабул иттем. Күн белән нәкышләүне кире кайтарып, милли традицияләрне яңартуына карамастан, Софья урынына Гөлзада апа Сафиуллина бу премияне алса, күпкә гадел булыр иде кебек тоелды. Гөлзада апаның балалар фестивале оештыруын, «Шәрык» клубында очрашуларда даими булуын белгәнгәме, аның белән күп тапкыр очрашып, сөйләшеп утырганга һәм аның халык өчен күпме эшләвен күреп торгангамы, ул лаеклырак иде кебек. Ә бу рәссам?!
Тагын бер нәрсә: биредә 5 кешегә лауреат исеме бирелү шатландырды. Ул бүләк бит өчәү булырга тиеш. Узган елны бер генә бүләк биреп, быелга ике запас премия калдырган булганнар икән, мин әйтәм.
***
Тукай һәйкәле янындагы чарадан соң Бауман урамына юл алдык. Быел анда сигезенче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырылды. Ул елдан-ел зуррак масштабларда үткәрелеп, 26 апрельдә Казан үзәгендә үтүче олы чарага да торган саен күбрәк халык җыела. Әйтик, быел Түбән Кама, Саба, Кукмара, Лениногорск һәм башка районнардан килгән мәктәп укучылары да бар иде. Сөендерә торган күренеш!
Быелгы акция берничә чарадан гыйбарәт булды. Беренчесе – республика мәктәпләрендә дә «Мин татарча сөйләшәм!» бәйгеләре уздырылды. Күзәтеп барган булсагыз, «Безнең гәҗит»тә дә кайбер мәктәпләрнең анда ничек катнашуы хакында язмалар басылды.
Акциянең икенче өлеше буларак, «Интернет татарча сөйләшә» һәм «Татар-дозор» квест-уены оештырыла.
Квест 21 апрельдә узды инде. Җиде кешедән торган алты команда, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерделәр. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшерелде.
Ә менә «Интернет татарча сөйләшә» чарасы 26 апрельдән башлап 31 майга кадәр узачак. Чара Интернетны кулланучы татар активистлары тарафыннан оештырыла. Аның максаты – «пәрәвез»дә утыручылар арасында татар телен популярлаштыру.
Өченче чара – 26нчы апрельдә Бауман урамында узучы гала-концерт.
Биредәге сәхнәдә Исмаил, Иттифак төркеме, Илгиз Шәйхрәзиев, Гөлназ Батталова, Рамил Закиров, Гүзәлем, Айда-Бэнд һәм башкалар чыгыш ясады. Шул ук вакытта бер төркем яшьләр, гадәттәгечә, урамдагы кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм «Мин татарча сөйләшәм!» логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар тараттылар.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында республиканың ике телен инкарь иткән оешма исемлекләре төзелә.
Мәсәлән, былтыр «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә Универсиада Дирекциясе лаек булган иде, быел исә, Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан электрон хөкүмәтеннән дә лаеклырак кандидатлар табылмаган. Татарстан башкаласы җитәкчелеге – чын адәм мәсхәрәсе!
Тукай бәйрәме быел да шау-гөр килеп узып китте. Күз буулар күп инде ул. Әллә ниткән акцияләр оештырган булалар, җырлыйлар, бииләр, ә татар теле упкын алдында! Татар мәктәпләре, бакчалары бетеп бара. БДИны русча бирәсе. Кибеткә керсәң, «я в России живу» дип татар телеңне белмәмешкә салышалар…
Фәридә ЗАРИПОВА.

Комментарии