- 28.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Хөрмәтле Галимҗан әфәнде, сезнең «УРЫС ӨЧЕН КАЙГЫРАБЫЗ» (№16, 24 апрель, 2013) дигән язмагызны укыдым да җавап язарга булдым. «Дус диеп, бер урысның да татарча сөйләшкәне юк әле, һаман безне урысча сөйләштерәләр», – дигән сүзегездән фикеремне башлыйм әле. Я үзегез уйлап карагыз, кем безнең авызга сугып: «Татарча сөйләшмәгез, балаларыгызны татарча сөйләшергә өйрәтмәгез», – дигәне бар. Без үзебез, фәкать үзебез генә башыбызны иеп, тары бөртегенә әйләнергә тырышабыз. Карт әбиләребез дә урыс телен ватып-җимереп, оныклары белән урысча сөйләшеп маташалар, яшьләрне әйтәсе дә юк. Халкыбыз әйтә бит: «Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми», – ди. Ярар, урыстатар телендә сөйләшмәсен дә, тик үз туган телебезне белү – ул үзе зур байлык. Татар телен белгән кешегә башка күпме милләт кешеләре белән аңлашырга була. Хәтта инглиз телен дә урысларга караганда җиңелрәк үзләштерә алабыз без. Барысы да үзебездән тора.
Мәсәлән, гасырлар буе чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез ничек итеп татарча сөйләшә. Гореф-гәдәтләребезне, динебезне саклап калганнар, буыннан-буынга мирас итеп калдыралар. Ә без, үзебез үз телебезгә битараф булуыбызга карамастан, кемне дә булса гаепләргә тырышабыз.
Безнең халык тары бөртеге түгел, Русиядә сан ягыннан ничәнче урында торганны үзегез дә беләсез. Менә «тары бөртеге» дип кимсенү ул инде дәүләтебезне югалткан вакыттан килә. «Иелгән башны кылыч кисми» дип, әби-бабаларыбыз безне түрәләргә буйсынып, Илсөя Бәдретдинова җырындагыдай, әкияткә ышанып, башыбызны иеп, торып басарга куркып яшәргә өйрәттеләр. Без хәзер урыс халкына гына түгел, милләтенә карамастан, түрә булган бөтен кешеләргә баш иябез. Аларны үзебез сайлап куябыз да, баш күтәреп сүз әйтергә куркып, сарык көтүе шикелле йөрибез.
Сайлауларда бит, «кирәкле» кешене кую өчен, 99% тавыш бирәбез. 100% та булыр иде, әгәр Мәптуха әби кышын шәһәргә торырга китмәсә. Кемгә үпкәлик? Тегеләр килеп көчләми, үз түрәләребез шулай куша. Совет чоры гөрләп чәчәк аткан вакытта, совхозларда урысларга фатирлар бирелде, йортлар салдылар, дисез. Совет чорында, белүемчә, совхозларда, урыс авылларында гына түгел, бар авылларда да йортлар салдылар. Күпме яшьләр, авыл хуҗалыгы белгечләре әле хәзер дә шул йортларда торалар. Совхозларга, урыс авылларына безнең татар яшьләре шул йортларга күчеп килмәсәләр (үз авылларында йортлар барысына да җитми иде) алар күптән таралып беткән булырлар иде, хәзер шул авылларда динен, телен югалтмаганнар мәчетләр салып куйдылар. Тик әле безнең чиста татар авылларында да мәчетләргә йөрүчеләребез сирәк.
Совет чорындагы сәясәт авылларны тарату өчен түгел, саклап калу һәм крестьянны җиргә беркетеп калдыру өчен эшләде. Авылларда өйләр генә түгел, балалар бакчасы, мәктәп, клублар салу, булганнарын төзекләндерү бара иде. Хәзерге шикелле «уптымизация» ясап, булганны тарату сәясәте булмады. Моны кем эшли? Путин үзе килеп: «Һәрбер авыл саен мәктәпне ябыгыз, клубларга йозак куегыз», – дип йөриме? Әлеге дә баягы үзебез сайлап куйган түрәләр бит. Акча юк, имеш. Акчаның кая киткәнен гәҗитләрдән укып торабыз, укымасак та ерактан күренеп тора.
Ул вакытта, Совет иле чорында да түрәләребезнең күбесе халык мәнфәгатен түгел, үз җайларын караганнар. Бер мисал гына китерим. Яз көнендә, Биектау районының Тимерче авылын станция белән бәйләп торучы бердәнбер юл – Казансу елгасы аша салынган асылмалы күпер. Авыл олылары әйтүенчә, инде бу авылга асфальт юл, таш күпер салынган, дип, Советлар чорында ук өскә хисап бирелгән булган. Тик, урыслар мәкален кулланып әйтсәк, «воз и по ныне там», селкенмәгән дә. Элек тә күз буяулар булган, димәк. Авыл халкы, үзләре сайлап куйган түрәләрдән (урыс крестьяныннан түгел бит) юл салуны аяк терәп сораган булса, йортлар салырга хөкүмәт карары бар, ник салмыйсыз дип таләп итсә, «ә»гә «җә» дип тормаса, күп нәрсә башкачарак булыр иде.
Инде татар авыллары кырыендагы дунгыз үрчетү комплекслары турында әйтсәк, ул халык күп булган зур авылларда гына булдырылды. Халыкка ит, сөт, кыскасы эш кирәк, ул вакытта «буш» ботлары, бозылган әллә нинди химикатлар ашатып үстерелгән итләр чит илдән кертелми иде. Ашханәләр халык өчен гөрләп эшләп торды, барысына да ит кирәк. Атна уртасында кертелгән балык көнендә, балыкка риза булмыйча, ит сорый идек. Дуңгыз итен ашамаган кеше, үзе үстерсә дә ашамады, ашамый да. Аны үстерү дә хәрәмме икәнен белмим, мин дин ягыннан (күп догаларны белсәм дә) ул хәтле көчле түгел.
Инде урыс халкын кайгырту-кайгыртмау мәсьәләсенә килгәндә, күсәк, балта күтәреп, аларны Татарстаннан куарга кирәк, дип әйтүчеләр белән бергә түгел мин. Татар илебездә күп милләтле халык булып яшәргә язган икән, тагын бер кабатлыйм: бер-береңә дошман булып түгел, тату, дус булып яшәргә кирәк. Балаларыбызга, оныкларыбызга нинди мирас калдыруыбызны уйлап, уз динеңне тотып, тыелганнан тыелып яшәү дөрес. Үз телеңдә язарга, укырга, сөйләшергә кирәк, 10 татар янында бер урыс тора дип, урысча сөйләшмәгез, синең белән аңлашасы килсә ул үзе өйрәнер. Без бит әле өч татар җыелсак та урысча сөйләшәбез, шуңа күрә башта үзебездән башлыйк. Галимҗан әфәде үз язганнарын тагын бер кат укып чыкса, бәлки аның карашы капма-каршы якка үзгәрер. Хөрмәтле Фәүзия Бәйрәмова, Нурлат егете Наил Нәбиуллин гына түгел, бөтен татар халкы үзенең теле, мәдәнияте өчен җан атып йөрсә, йоклап ятмаса, иң югарыда утырган түрәләр дә халык сүзенә колак салырлар. «Ил төкерсә, күл була», дигән мәкальне үзгәртебрәк әйтсәк: «Халык таләп итсә, хаклык өскә калкыр, җирдә ятмас».
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии