Татар этнонимы кемгә комачаулый?

Татар этнонимы кемгә комачаулый?

Милләтебезнең «» дип аталуына каршы Баһаветдин ишан Вәисев мөридләренең оныклары тарафыннан 1980нче елларда ук башланган кампания бүген дә дәвам итә. этнонимын болгарга алыштырырга йөрүчеләр дәүләт пропаганда органнары ярдәмендә хыялларын тормышка ашырмакчылар. Бу аз санлы бер төркем сектантларның чыгышлары активлашу – аның Русия хөкүмәте органнары инициативасы һәм теләктәшлеге белән баруының асыл билгесе. Чөнки соңгы 10-15 елда инде Русия Федерациясендә милли азчылыкларга каршы империянең шәфкатьсез опричниклары сүзе закон төсенә керә бара. Паспортлардагы милләт графасы бетерелде, милли телләрне бетерү дәрәҗәсенә җиткерделәр. Милли дәүләтчелекләргә каршы бөек урыс шовинизмы «Россия для русских» дигән лозунгны көннән-көн күбрәк күтәрә бара.

Әлеге планнарны, карашларны тормышка ашыруда Русиядәге азчылык халыкларның мәдәниятләрен юкка чыгару, һич югында аны булмаган уйдырмалар белән алыштыру юлында эш башладылар. Менә шушы юлда Баһави ишан мөридләренең балалары кулына соңгы дәвердәге фәнни ачышлар хисабына баетып эшләнгән ассианистик әдәбият кәлҗемәләре тоттырылды. Бу әсәрләр «Җәгъфәр тарихы», «Бараҗ дастаны», «Шан кызы дастаны» исемнәрендә урыс телендә язылып, татар телен ипи-тозлык та белмәгән Фәрхәт Нуретдинов шикелле бер шөбһәле адәмгә тапшырылдылар. Ул аларны үз чиратында матбугатта бастырып, Төркиядә, Украинада да тарату артыннан йөрде. Аларның бу эшләрендә уйдырмалар остасы – Әхмәт Гадел дигән рифма куучы да тырышып йөреп мәрхүм булып китте.

Татар әдәбиятының байлыгын күрә белмәгән кайбер матбугат ветераннары һәм кичәге КПСС тарихы белгечләре дә бу уйдырмаларда «гүзәллек» күреп, аларны мактап, өйрәнергә чакырып, фәнни басмаларда да чыгыш ясадылар. Уяу булыгыз җәмәгать, бу икейөзле адәмнәрдән!

Академик, әдәбиятчы Н.Г.Юзиев һәм безнең тарафтан бу уйдырмалар узган гасырның 90нчы елларында ук матбугатта фаш ителә торды. 1990нчы елларда, татар иҗтимагый үзәге меңләгән кешеләр фикерен чагылдырып, аларны юка, арзанлы кәгазьләрдә 999 данәдә генә бастырып таратканда, татар этнонимына каршы агитаторлар, 40 меңлек тираж белән, күп битле итеп ясалган «Болгар иле» газеталарын Русия дәүләт органнары ярдәмендә генә нәшер иттеләр.

Бу болгарчылык идеяләрен, ягъни татар халкының этнонимы, тарихы хакындагы фальсифакацияләрне, шул вакытларда ук, академик Әбрар Кәримуллин, Мирфатих Зәкиевләр бердәм сигнал алып күтәреп йөрделәр. Аларның – пычраклыгы белән тиңе булмаган «Татары: этнос и этноним» (авторы – Ә.Кәримуллин), тарихны үз хыялынча язган филолог Мирфатыйх Зәкиевнең бастырган дистәгә якын тарихи әкият басмаларын чыгарып торуга юллар ачык булды (менә сезгә демократия, сүз иреге имеш. – М. Ә.).

Бу исәпкә шулай ук багажлы тарихчылар булган Петр Старостин, Сергей Кляшторный кебек хөрәсән археологларның фәнгә хыянәт итеп язган боламыкларын (История татар. I том, с. 210-217) һәм башкаларны кушсаң, татар тарихын пычрату өчен дәүләт сәясәте алып барылганын аңлау кыен түгел. Әле моннан тыш татар матбугатында укытучы-тарихчы Мидхәт Ижбулатов («магистр» имеш), каллиграфист Рәшид Кадыйров кебек фальцификаторларның әйберләрен бастыручы редакцияләр һәм аларның хезмәткәрләре дә бу агуны татарга каршы куллануны дәвам итәләр.

Шушы җәһәттән мин, татар дәүләтчелеге булган Татарстанда, «болгарчылыкның» идеология органнарында да хуплануын аклый алмыйм. Чөнки татар телевидениесе аркылы «Болгар» радиосы – һәр татарның йөрәгендә» дигән фикернең фәнни нигезсез һәм әхлакый зыянлы рәвештә пропагандалануының мантыйгы юк. Мондый принциптан чыгып караганда, Мәскәүдән «Норман радиосы һәр урысның йөрәгендә» яки булмаса Уфадан «Угор радиосы һәр башкортның йөрәгендә» дигән пропаганда трюклары тапшырылса, ул халыкларның мондый бозыклыкларга мөнәсәбәте ничек булуы мөмкинлеген уйлап караганыгыз бармы сезнең – кичәге кызыл билетлы партия әгъзалары? Халык атамасын алыштырырга – аның белән идарә итәргә менеп утырган бер «акча капчыгының» да вәкаләте юк, аны алыштырырга бернинди академикка да вәкаләт бирелмәгән. Сез проблеманың тарихын да белмисез ахыры, әфәнделәр. Казанда 1911 елларда милләт этнонимына багышланган дискуссиядә «без – татарлар» – дигән фикер җиңеп чыкты. Югыйсә анда да төрле фикерләр бар иде. Ләкин галимнәребезнең төрек (госманлы), болгар (чуаш) буласылары килмәде.

Сезнең ысул белән барганда, Казанда «Сармат радиосы – һәр татарның йөрәгендә», «Скиф радиосы – һәр татарның йөрәгендә», «Чирмеш радиосы – һәр татарның йөрәгендә», «Кырым радиосы – һәр татарның йөрәгендә» кебек тапшырулар оештырырга мөмкин, ләкин бу халыклар яшәгән чакта скифның да, сарматның да, чирмешнең дә, болгарның да радиосы булмаган. Шунлыктан бары «Татар радиосы – һәр татарның йөрәгендә», дигән сүз дөрес булыр. Күптән юкка чыккан, үз этносларын саклап кала алмаган мәетләрнең исемен пропагандалаудан кичекмичә туктасагыз иде, дигән теләктә калабыз. Югыйсә, борынгы чорда гына түгел, соңгы 750 елда гына да тарихында үзен татар санаган халыкның, Русия федерацияcендә паспортлардагы милләт графасын һәм телен юкка чыгарган шикелле, аның дөньяда бар хәлендә үк этнонимын юк итәргә маташкан компанияләрнең эшчәнлекләрен «татарның иң явыз дошманнары» дип атарга бу цивилизацияле заманда безнең тулы хокукыбыз бар.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ.

филология фәннәре докторы.

Комментарии