- 28.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №24 (23 июнь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Соңгы арада төрле даирәләрдә болгарчылар дигән төркемнең бик активлашып, киң колачлы үгет-нәсыйхәт, ягъни ялкынлы пропаганда алып барулары күзгә ташлана. Бу гамәлләрдә яңалык юк: һәр җан исәбе уздыру алдыннан үзләренең ник татар булып туганнарына гарьләнеп, үкенеп яшәүче кайбер адәмнәр: “Без татар түгел, без болгар”, – дип, Мәскәүгә хәтле барып җитәләр, абруйлы оешмаларны тинтерәтә-тинтерәтә, болгар милләтен рәсмиләштерүне таләп итәләр. Гәрчә Русиядә паспортта күптән милләт күрсәтелмәсә дә.
Татардан болгарга күчү кайгысы белән янмый көн күргән гади халыкны бу кысыр кайгы бик дулкынландырмый кебек. Ничәмә еллар тыз-быз килеп чапсалар да, болгар милләтен шаккатырырлык үстерә алмаган лидерлар төрле ысулларны, шул исәптән татар шигъриятен эшкә җигеп, кайбер абруйлы даирәләргә үтеп керә. Метрикә алуның мәшәкатьле гамәл икәнен аңлап, мондый агитаторлар, мәсәлән, Татарстанның бер вәкилчелегенә барып җитеп, аның җитәкчесенә болай дип мөрәҗәгать иткәннәр: “Кадерле Фәлән Фәләнеч, сезне туган көнегез белән ихластан котлыйбыз. Киләсе җанисәптә актив катнашырсыз һәм үзегезне “болгар”, “болгарка” дип чынбарлыкка туры килгән дөрес милләт итеп күрсәтерсез…” Вәкилне туган көне белән котлап кына калмаганнар, балаларының да исемен атап, борынгы Бөек Болгар тарихына лаеклы булуларына ышаныч белдергәннәр. Ул гына да түгел, үзләре үз итмәгән татар телендә “ Болгар” дигән шигырь урнаштырганнар. Әдәби яктан бу агитпроп әсәрен шигырь дип бәяләргә тел әйләнми.
Болгарлар берләшегез!
Иптәшләрне яшегез!
Туганнар блән куршебез,
Во!-дияр-яшләребез.(орфография сакланган)
Мондый чатаклы тел белән иҗат ителгән ялкынлы әсәрне укыгач, нишләптер, болгар милләтенә бер дә языласы килми. Тагын шунысы да бар. “Болгар” дип языласыңмы, “татар” дип теркәләсеңме, аңа карап, бу илдә сиңа мөнәсәбәт үзгәрми. Чөнки мәмләкәттә бүген бер генә милләт “россиянлылар”ны булдыру сәясәте белән мәшгульләр.
Ә инде “болгарлар” дип саташып йөргәннәргә такмак белән әйтәсе килә:
Исә, исә күптән исә,
Җылы Болгар җилләре.
Ник соң шулхәтле беркатлы
Безнең татар ирләре?!
Татарин БУЛГАРСКИЙ
Яшьләрне укыр идем
26 апрельдә телевизордан Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулуны билгеләп үтүләрен игътибар белән азагына кадәр карадым. Бик әйбәт үтте. Рәхмәт оештыручыларга.
Миңа хәзер 79 яшь тула. Безне мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан Миңневафа апа Шаһиева укытты. Күптән вафат инде, урыны җәннәттә булсын. Тукай иҗатын да ул өйрәтте. Укытучыбыз Казанда кызында торды, үлгәч, шунда күмелде. Ул апа безгә язучылар иҗатын бик кызык итеп сөйли, ныклап аңлата иде.
Безне тагын Фатих Әмирханның апасының кызы – Наҗия апа укытты. Ул озак тормады, кире китте. Аның дәресендә чебен очкан тавыш та ишетелми. Наҗия апа Тукайны гына түгел, башка татар шагыйрьләрен, язучыларын да бик тәфсилләп сөйли иде.
Шундый укытучылар укыткангадырмы, Азнакайда татар телен онытмыйлар, яхшы беләләр.
Әйтәсе килгән сүзем шул: Тукайга багышланган кичәдә азактан яшь шагыйрьләргә сүз бирделәр. Аларның исемнәрен отып кала алмадым (ике кыз, бер егет), әмма шигырьләренә, аларны ничек матур укуларына чын күңелдән сокландым. Шушы яшь шагыйрь-шагыйрәләрнең шигырьләрен “Безнең гәҗит”тә дә бастырып чыгарсагыз, кат-кат укыр идем.
Тәгъзимә ШӘҢГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
Туган телем
Туган телем, Бөек Анам теле
Аллаһыдан безгә әманәт!
Кайда гына сине ишетсәм дә,
Күңелемә була бик рәхәт.
Йөрәгемә ята сары майдай,
Мин шатланам Анам телендә.
Уйныйм, җырлыйм, елыйм тагын
Мин сагышта анам телендә.
Анам теле, Бөек Тукай теле
Аллаһыдан безгә әманәт!
Әманәтне үти алмасак без,
Булмас җәннәт безгә, җәмәгать!
Әлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Чиләбе өлкәсе, Красногорск бистәсе.
Комментарии