«Безнең гәҗит»не Төркиядә укыйлар

Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең милли үзаңы көчлерәк. Алар өчен милләт, дин, тел иң мөһим кыйммәтләрдән санала. Чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез гомерендә бер тапкыр булса да тарихи Ватанын – Казанны күреп кайтырга хыяллана.

Узган елның җәй ахырында Татарстанга Төркиядә яшәүче милләттәшебез Абдулвахит ИРДЕН килеп киткән иде. Аның да максаты бер – туган җирен, газиз халкын күрү, рухи азык алу. Абдулвахит әфәнденең бабалары моннан 110 ел элек, 1893 елда Оренбургтан Төркиягә (ул вакытта Госман хәлифәте – А.Ш.) чыгып киткәннәр. Гомумән, XIX гасыр ахырында Идел-Урал төбәкләреннән күчеп китәргә мәҗбүр булган халкы әле XX гасырның 20-40нчы елларына кадәр кардәш илләрдә үзенә урын эзли. Каракөек (www.kuruhoyuk.com), Әфәнде Күпере, Гексу, Ат Дагы, Госмания кебек шәһәр-авыл җирлекләрендә татарлар тупланып яши. Әнкара, Истанбул, Конья, Иске-Шәһәр, Измир шәһәр-төбәкләрендә дә татарлар инде 100 ел чамасы гомер итә. Бар байлыгын, мал-туарын күрше-тирәгә калдырып, кардәш илдә урын эзләп китәргә мәҗбүр булганнар. Иске-Шәһәрдә төпләнгән милләттәшләребез бүген дә миллилеген саклап калырга, халкы өчен, дине өчен тырыша. Иске-Шәһәр Истанбулдан 300 чакрым ераклыкта урнашкан. Анда берничә авылы бар. Әлеге шәһәр-авылларда көн күрүче татарлар бүген дә Идел буе татарларының борынгы гореф-гадәт һәм традицияләрен саклап калган. Шулай да Төркиядә 25 мең тирәсе татарның төрекләр белән бергә яшәү нәтиҗәсендә, көннән-көн төрекләшә баруын да инкарь итеп булмый.

Биредә Иске-Шәһәр татарлары мәдәнияте җәмгыяте дә эшләп килә. Абдулвахит Ирден – шул җәмгыятьнең рәисе. Аның белән очрашкач, ул миннән һәм Татарстандагы татар мохите хакында сорашса, мине, киресенчә, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез кызыксындырды.

– Абдулвахит әфәнде, Иске-Шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез белән таныштырсагыз иде.

– Казан, Самара, Оренбург почмакларыннан күчеп килгән 20 татар гаиләсе Госмания авылын корган. Биредә татарлар ишәеп китү сәбәпле, әкренләп шәһәрләргә күчеп урнашкан. Кайсы белем алу, кайсы сәүдә белән шөгыльләнү өчен төрле калаларга юл тоткан. Хәтта Төркиядә яшәүче татарлар арасында зәркән бизәнү әйберләре ясаучылар да бар, алар шәһәрләрдә сәүдә иткән. Бүген дә оныклары бу эшне дәвам итә.

Сез җитәкчелек иткән Иске-Шәһәр Казан татарлары мәдәнияте җәмгыяте кайчан барлыкка килде?

– Кавказ халкының, Кырым татарларының һәм башка мөһаҗир саналган халыкларның мәдәни үзәкләре эшләп килә. Без дә мәдәниятебезне саклау һәм үстерү максатыннан, 1992 елда Казан культура җәмгыяте дигән оешмабызны кордык. Җәмгыятьтә Иске-Шәһәрдә яшәүче татарлар бергә җыела, аралаша. Ашау-эчү урыннары, кием сату һәм башка шартлар тудыра башлагач, бирегә яшьләр, студентлар тартыла башлады. Бу эшләр татар мәдәнияте яшәсен өчен эшләнә. Иске-Шәһәр төбәгендә 400 меңләп Кырым татары да бар. Ә без монда аз, бары 1000 тирәсе генә. Татарлар тагын Истанбул, Әнкара һәм башка шәһәрләрдә таралып көн күрә.

Халыкны берләштерү һәм милли традицияләребезне дәвам иттерү өчен, Казан һәм белән элемтәдә торабыз. Һәр ел сабан туе оештырабыз. 6 июльдә бу бәйрәм Истанбулда гөрләячәк, ә 7сендә авылларда уза. Без бер елны Иске-Шәһәр төбәгендәге татар авылында Сабантуй оештырсак, икенче елны Кютаһияр төбәгендәге Әфәнде Күпере авылында уздырабыз.

– Татарстан читтән ничек күренә?

– Бездәге татар диаспорасы Казан, Татарстанны күрү өчен янып тора. “Казанны, Татарстанны, бабаларым җирен, Ватанны үлгәнче күрсәм иде”, – дип яшиләр. Интернет, ТНВ каналы аша Татарстан белән танышып торабыз. Яңалыкларны, җырларны әлеге чыганаклардан карыйбыз, тыңлыйбыз. ТВдан татарлар тормышын карау өчен спутник антенна алып куйдык.

Аллаһыга шөкер, Казанда татар булып яшәү өчен бар шартлар да тудырылган. Мәчетләр сафта, мәдәни үзәкләре, аш-су йортлары, китапханәләре бар. Тик шул ук вакытта татарлар русча сөйләшә. Җитмәсә, Татарстанда башлангыч сыйныфлардан соң укытылмаячак, дигән хәбәрләр алдык. Төркиягә Мәскәүдән килгәч, башка җәмгыятьләр белән берләшеп, аңа хат юлладык. Татар телен үз канатыгыз астына алыгыз, дип мөрәҗәгать иттек.

Татарстанга аяк атлау белән, татарларның миллилектән читләшә башлавы күренә. Монда кешеләр белән исәнләшкәндә: “Исәнмесез!” – диләр дә, аннан хәлләрен сораша башласаң, русчага күчәләр. Ә авылларда, бигрәк тә, Балтач, якларында асылыбыз саклана, саф татарча сөйләшәләр. Татарстанда яшәүче халыкның яртысы татар, калганы рус һәм башка милләтләр икәнен яхшы беләбез. Тик Казанда татар мохите аз күренә.

– Хак, бездә руслашу көчле, шул ук вакытта Төркиядә яшәүче татарларга да төрекләшү яный бит.

– Казандагы татарлар ничек руслаша барса, Төркиядәге татарларга да төрекләшү шул дәрәҗәдә яный, дип уйлыйм. Балаларыбыз төрекләр белән бергә укыган, күршедә яши, алар да әкренләп татарчасын оныта бара. Шәһәрдә туып үскән татар баласы ана телендә сөйләшми. Инглиз телен өйрәнәләр, татар теленә вакыт тапмыйлар. Ә өлкән буын туган телен онытмаган әле. Мин бала вакытта безнең авылга мөһаҗир булып Кәбир абзый килгән иде. Ул Германиягә әсир булып төшкән. Тальянын сузып җибәрә иде дә, безне – авыл халкын урам буйлап җырлатып йөри иде. Татар җырларын өйрәтте ул безгә. Миңа хәзер 60 яшь, бу җырларны һаман онытмадым. Хәзер татар яшьләренә татар телен укытабыз. Интернет сәхифәбез бар, сайт аша да телне латинда өйрәтәбез. Ул балалар да татарчаны 60 ел буе истән чыгармасалар, мәдәниятебез 60 ел дәвам итәчәк дигән сүз.

– Төркиядәге вәзгыять татарларга ничек тәэсир итә?

– Татар да, кавказлы да төрекчә сөйләшсен, диләр иде. Хәзер каршы яклар күбәйгәч, вәзгыять үзгәрде. Һәркем үз телендә сөйләшсен, диделәр. Хәзер бездә татарча, кырым татарча, ногай татарча, гарәпчә яңалыклар сөйләнә.

Төркиянең сәясәте – дөньяны берләштерү. ТВдан, радиодан, башка мәгълүмат чараларыннан да шул хакта төрле телләрдә сөйләнә.

Без Төркиядә Кытайга протест белдердек. Уйгырларга каршы геноцид ясамагыз, дип мөрәҗәгать иттек. Төрки дөнья әле ныгымады, берләшә алмады.

–Төркиядәге татар белән Казан татары арасында нинди аермалар күрәсез?

– Кием-салымы, аш-ризыклары белән. Бездә аш-су төрекләшә башлады. Сездә әле, асылда, чын татар ашлары. Монда бишмәт, түбәтәй кияләр. Бездә түбәтәйне бик кимиләр. Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә генә милли татар киемнәре белән йөриләр. Татар теле бездәге кебек гаиләдә генә калмасын иде.

– Казанда студентлар белән очрашуда Надир Дәүләткә: “Татарстанга ник кайтмыйсыз?” – дип сорау биргәннәр иде. “Бәйсез дәүләт булса, иртәгә үк кайтам”, – диде.

– Татарстанның бәйсез булуын телибез. Ләкин безнең өчен, беренче чиратта, Татарстанда татар теле беренче тел булсын!

– “” укучыларына да, милләттәшләребезгә дә әйтәсе сүзегез бардыр.

– Диаспорада яшәүче Казан татарлары Татарстан белән, гомумән, татар дөньясы белән танышып барабыз. Газеталар укырга тырышабыз. Мәхәлләдә “Безнең гәҗит”не дә укыйбыз, алардан файдаланабыз. Татарстандагы татарларга бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Без сезне онытмыйбыз, сез дә безне онытмасагыз иде.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии