Онытылмас Тукай

2011 ел Татарстанда Габдулла елы дип игълан ителгән иде. Җөмһүриятебездә, башлыча, Арча ягында Тукайны искә алып төрле чаралар узды, аның яңа басылган китаплары дөнья күрде. Татарстаныбызда да, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, хәтта чит илләрдә дә аңа хөрмәт йөзеннән һәйкәлләр куелды. Быел менә апрель – ае дип игълан ителде.

Миңа күп вакыт Татарстаныбызның милли архивында «казынырга» туры килә. Әле соңгы вакытта революциягә кадәр һәм 1920-1930 елларда дөнья күргән газеталар белән таныштым. Үзем Арчадан булганга, мине шушы район тормышы кызыксындыра, үзебезнең як турында язылган мәкалә-хәбәрләр эзлим. Кайчак кызыклы һәм кыйммәтле мәгълүматларга да тап булам. Мәсәлән, 1923 елда (72нче сан, 6 апрель) басылган «Татарстан» газетасы. Монда сөекле шагыйребез Г.Тукайның вафатына 10 ел тулу уңаеннан Әхмәд Гомәров исемле хәбәрче язган мәкалә урын алган. Мин аны кирәкле һәм кыйммәтле чыганакка санап, газета укучыларга да тәкъдим итәргә булдым.

«Ярлы татар гаиләсеннән чыккан, Русиядә реакция хөкем сөргән кара көннәрдә патша һәм аның җәлладлары тарафыннан җәберләнгән, надан халкын яктылыкка, азатлыкка өндәгән бу бөек халык шагыйрен үлгән көнендә искә төшерү, татар дөньясының иҗтимагый һәм мәдәни күтәрелешләрендә аның уйнаган зур ролен яңадан бер мәртәбә көндәлек дәфтәребезгә язып беркетеп кую – һәрберебезнең мәдәни бурычы.

Тукай – халык шагыйре. Ул татар халкының рәссамы, педагог һәм балаларның дусты иде. Тукай – татарның әдәби телен үстерүчеләрнең берсе. Аны һәркем белә иде. Мәктәптә укучы баладан алып, тормышның иң кыен мәсьәләләре хакында фикер йөртергә сәләтле зыялы да Тукайның үлемсез әсәрләрен рәхәтләнеп укый һәм аның әдәби зурлыгы каршында тез чүгә. Ул җәберләнгән халкы өчен армый-талмый бик күп эшләде. Бөек максатларына ирешү юлында тырышты. Каршында очраган авырлыкларны җиңде. Әйтергә теләгән сүзләрен оста гына әйтте, халкының моң-зарларын аңлата белде. Халкына ак юл күрсәтте. Тукайны онытмыйбыз, аны хөрмәт итәбез, үз кешебез дибез».

Тукай фани дөньяда кыска гына гомер кичерсә дә, халкыбызның сөекле һәм кадерле улы буларак, дан һәм хөрмәткә күмелеп тарихта калды. Киләчәк буын да аны шулай зурлап, халкыбызның горур һәм курку белмәс, ил-көн өчен борчылган улларын йөрәкләрендә саклар дип ышанасы килә.

Фәрит САЛИХОВ.

Арча районы.

Комментарии