- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Хөрмәтле редакция! Бу язмамны телебезнең дә, милләтебезнең дә аяныч хәлдә булуына борчылып язам. Без боларның барысының да юкка чыгу чорын кичерәбез. Әлбәттә, бу турыда миннән башка да борчылып язучылар күп, ләкин язып, сөйләп торуга карамастан, бер дә алга китеш юк. Әлеге темага язучыларның күбесе яшь буынны туган телгә гаиләдә тәрбияләү кирәклеген яза, бу дөрес фикер. Ләкин урысча сөйләшүне зур байлыкка санаган татар гаиләсендә баланы татар мохитендә тәрбияләү мөмкин түгел. Ә менә балалар бакчаларында яки мәктәпләрдә канун нигезендә бала аерым төркемнәрдә туган телдә тәрбияләнсә, бәлки, нәтиҗәсе дә булыр иде. Дөрес, балалар бакчаларында аерым татар төркемнәре күптәннән бар, ләкин аларда барлык сабыйлар да урысча сөйләшеп йөри һәм моңа беркемнең дә эче пошмый.
Әгәр телебезнең дә, милләтебезнең дә аяныч хәленә нинди дә булса кискен карар кабул ителмәсә, хөкүмәтебезнең бу мәкерле сәясәте барыбер бер ахырына якынлашыр. Халкыбызда да гамьсезлек, ваемсызлык көчле, ахры, беркем дә чаң сукмый. Депутатларда да өмет юк, аларны сайлыйсы да юк. Байларыбызның да күбесен тел, милләт кайгысы борчымый, ахры, корсак кайгысыдыр. Шулай булгач, нишләргә соң? Мин берничә вариант тәкъдим итәм.
Беренчесе: Татарстанны җан тырмашып булса да, союздаш республика итәргә иде. Ләкин моның өчен халыкның бердәмлеге, түрәләрнең тырышлыгы кирәк. Әгәр бу тормышка ашса, эчке проблемаларны да, милли проблемаларны да акрынлап хәл итеп булыр, ләкин моны яклаучыларга караганда, каршы килүчеләр күбрәктер.
Икенче вариант: Татарстанны бөтен дөньяга колониаль республика итеп танытырга яки игълан итәргә кирәк. Моны таләп итәргә хакыбыз бар, чөнки без дәүләтебез басып алынган, үзебез кол ителгән халык. Төп ватаныбыз булган Казан ханлыгының урыс дәүләтенә ни рәвешле кушылуы ни өчен сәяси вәзгыятьтә исәпкә алынмый? Ә бит моны көн саен язып, сөйләп торырга кирәк, бу турыда күптән инде бер кәлимә сүз дә юк. Әнә шуның өчен Татарстанда үткәрелгән бер генә сайлауда да катнашмаска кирәк. Сайлауга барып, аяк киеме туздырып йөрү ул аерым бер кешеләрне баету гына бит. Нигә халык шуны аңламый? Гомумән, сайлау алды кампанияләре башлангач, аяк киеме туздырып йөрү дигән сүзне ешрак кулланырга кирәк, бәлки, нәтиҗәсе дә булыр.
9 Май Җиңү көнен дә Татарстанда үткәрү дөрес микән? Бу җиңү татар халкына бернинди азатлык китермәде, без шул немец итеге астында изелүдән котылдык та урыс чабатасына ятып олтырак булдык. Аллаһы Раббыбыз безгә изелеп яшәргә язган икән, безгә кем итеге астында изелсәк тә барыбер түгелмени? Үземнең урыс итеге астында түгел, немец итеге астында изеләсем килә. Икенче Бөтендөнья сугышында җиңү яулап, әнә шул бәхет тә кулдан ычкынды. Русиядәге иң аз эш хакы, иң аз пенсия, иң начар торак йортлар, иң начар юллар, шуның өстенә коточкыч хәерчелек белән рәхимсез рәвештә талау Татарстанда булды. Сүземне раслап, бер генә мисал китерер идем. Өч миллиард тонна нефть чыгарган Татарстан халкы тездән пычрак урамнарда, черегән салам түбәле өйләрдә утырып калды. Татарстанда гади халыкның тормышын чит илләрнеке белән чагыштырып карау түгел, хәтта янәшә куярга да оят. Моңа ышанмаган яки риза булмаган кешеләргә бергәләп барып карарга яки барып күргән кешеләрдән сорап белергә киңәш итәм. Әнә шулай итеп, безнең сөекле ватаныбыз татар халкын таркату бәхетенә иреште. Моны урыс матбугаты, бигрәк тә коммунистик ялыктыргыч пропаганда күкләргә чөеп мактап торды. Бу исә урыс хөкүмәтенең Татарстанга карата булган гасырлар буена дәвам иткән игълан ителмәгән колониаль мөнәсәбәт нәтиҗәсе иде. Игълан ителмәгән колония игълан ителгән колониядән көчлерәк тә, мәкерлерәк тә.
Телебезнең дә, милләтебезнең дә аяныч хәлен бер мәкаләдә язып бетерү мөмкин түгел, чөнки татар халкының үткәне бик үкенечле булса, бүгенгесе дә бик аяныч, киләчәге дә өметсез. Аллаһы Раббыбыз безне татар итеп яраткан икән, үзе каршына да татар булып барырга насыйп әйләсә иде. Сүземне без нинди халык дип башлаган идем, без колониаль халык дип төгәллим.
Давыт ЗӘЙНУЛЛИН.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии