- 27.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Газетаның соңгы язмаларында яулыклы туташ-ханымнарның, милләттәшләребезнең телебез, динебез турында язмаларын укыгач, фикерләремне язарга булдым. Бу мәсьәлә, әлбәттә, һәммәбезне дә борчый.
Быел, җәйнең бер кызу көнендә базардан кайтышлый автобуска кереп, бер кешелек буш урынга ипләп урнашуым булды, алдагы тукталышта яныма бер хатын килеп басты. Үзем белән бер яшьтәрәк, күп булса, 1-2 яшькә өлкәнрәктер. Яңа гына эчкән аракымы, сырамы исе килеп китте. Эчкән хатын-кыз затын бигрәк тә өнәмим. Арттагы утыргычларда, янда гына утырып баручы яшьләр күп. Ни өчендер бу хатын минем баш өстендә бөтерелә. Сумкасын җилкәгә дә куеп карады. Транспортта мин үземнән өлкән, авыру кешеләргә, бигрәк тә балаларга урын бирәм. Ул көнне нык арыган идем, андый чакта умыртка баганасындагы авыруым нык сиздерә, бер урында озак басып тора алмыйм. Бер кешелек утыргычка артын төртеп, өстемә дигәндәй утырырга маташкан бу хатынга, «Миңа өметләнмәгез, мин үзем дә пенсионерка», – дим. Башымда челтәрләп бәйләгән җәйге ак беретка иде. Шуннан бу миңа: «Өметләнмим, чаплашка», – ди. Мин Казанда 28 ел яшим. Туган телемне бик яратам, аннан беркайчан да кимсенмәдем. Кая барсам да, иң элек татарча мөрәҗәгать итәм. Беркайчан да йөземә бәреп «чаплашка» дигәнне ишеткәнем юк иде. Бу хатынга утырырга урыннан бигрәк, татар-мөселман хатынын җае чыкканга хурлап алу кирәк булгандыр. Бер мизгелдә югалып калдым. Нидер әйтергә, җавап кайтарырга кирәк. Кирәк!
Урамда авыз күтәреп ашап йөрүне өнәмәсәм дә, автобуска утырыр алдыннан туңдырма алган идем. Алла саклады, ярый әле автобуска кергәндә ашап бетергәнмен, кулымда булса, бу хатынның чыраена чәписе идем.
Телеңне, динеңне хурлап, шулай тик торганда йөзеңә әйтсәләр, ул физик кимчелектән, йә начар гадәтеңнән көлеп мыскыллаудан да авыр тәэсир итә икән. Җавап кайтарырга кирәк. Мин бит Әлифба туган җирдән, сөекле Тукаебыз Ватаныннан, мин дә телемне, динемне кимсеттереп, яклап сүз әйтмим, баш иеп, гаепле кешедәй кызарып дәшми калсам… Безне бит интернационал, толерант булырга кирәк дип тәрбияләргә тырыштылар. Юк, толерантлык түгел, газиз туган телем, тоткан динем белән горурлану өстенрәк булып чыкты. «Әлхәмдулилләһ, чаплашка әле ул исерек марҗа дигән сүз түгел. Шулай ук Иван Грозный да түгел. Аллага шөкер, мин үз телемне яхшы беләм, шулай ук синекен дә», – дим.
Динебез, татар телебезнең дәрәҗәсен үстерү турында хөкүмәт тарафыннан бер гамәл дә кылынмый. Киресенчә, әллә нинди сәбәпләр табып, яңа кануннар кабул итеп, кысу җаен гына эзләп торалар. Шуңа күрә безгә һичьюгы кирәк чакта бер-беребезне яклау зарур. Ни өчен әле без ничә гасырлар буе ата-бабаларыбыздан мирас булып килгән хак динебез, туган телебездә сөйләшкән өчен кемнәрдер алдында, туган җиребездә куркып, гаепле кешедәй баш иеп, оялып торырга тиеш? Закон кысаларыннан чыкмый гына, үз хокукларыбызны белеп, җайлап кына үзебезне дә, янәшәдә кимсетелүгә дучар булган милләттәшләребез, бигрәк тә яулыклы туташ-ханымнарны яклап сүз әйтергә, җавап кайтарырга кирәктер. Нинди сүзләр белән генә кимсетмиләр мөслимәләребезне. «Колорадо кортлары» дип хурлады берсе телевизордан. Без аларны кайда шапшак, шул шакшыларында үрчеп, кинәнеп яткан тараканнарга тиңләмибез бит!
Телебез әкренләп юкка чыгу чорына керде дибез. Тәмамлану чорында дисәк, бәлки, дөресрәктер. Аннан читләшү, кимсетү, узган гасырның соңгы яртысында ук ныклап башлангандыр. Ни кызганыч, үз татарларыбыз тарафыннан. Үзең яратмаган, хөрмәт итмәгән, кире каккан телеңне чит милләт ничек хөрмәт итсен. Өемдә яшьрәк чакта сатып алынган әдәби китаплар күп, укырга бик ярата идем. Шуларны әле дә кулга алганда күңелемнән авторлары белән сөйләшәм. «Киләчәктә сезне укучы татар калыр микән соң, күбебезнең хәтта үз балалары да татарча белми бит», – дим.
Газиз туган ягымның торналар төшкән басу-күлләрен, төлке уйный торган уйсу җирләрен тарихка керткән яраткан язучым Мөхәммәт ага Мәһдиевның әсәрләрен укып туймыйм. Шөкер, хөрмәтле якташыбызның балалары татар җанлы, милләтебезгә игелекле шәхесләр. Бу язучыбыз күп илләр-җирләр күреп, төрле катлам кешеләре белән аралашып яшәгән. Кайда булып, нинди дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзенең татар икәнен, газиз туган-туфрагын онытмаган. Бик күзәтүчән һәм шул күзәтү-кызыксынулардан яхшысыннан үрнәк, яманыннан гыйбрәт алып, дөрес нәтиҗә ясап, халкыбыз яратып укырлык күп әсәрләр иҗат итте.
Бүген мине бик борчыган сорау: ни өчен татарлар, җитәкче, интеллигенция халкы балаларын татарча өйрәтми, укытмый? Хәтта үз халкына, үз татарларына каршы гамәлләр кыла?
Авылдан килеп, шәһәрдә югары уку йорты тәмамлап, доцент дәрәҗәсенә ирешкән, кичәге авыл малае, әнисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән Хәбиб мисалында язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, татар иҗат әһелләре, интеллигенция вәкилләренең татарлыкларыннан хурланып, оялып, «өлкән брат», ягъни шәһәр, урыс мохитенә күчүен тасвирлый. Үз ирегең белән милләтең, динеңнән качу тулы бер программа белән бара. Программадагы дистәләгән мөһим шартларның эчтәлеге болайрак:
1. Үзең чыккан җиреңне, авылдан икәнеңне онытасы. Мәҗлесләрдә моның турында телгә аласы түгел.
2. Кунак чакырганда дус-иш белән нәсел-нәсепне аралаштырасы түгел.
3. Яшь вакыттагы фотоальбомнарны юк итәсе, авыл рәсемнәре, яшь чактагы фотолар калырга тиеш түгел.
Янә бер «иң мөһим» шартларның берсе: үз хатының турында «минем хатын» дип мокытланып сөйләнәсе түгел. «Фәлән хатыным» дип әйтәсе. Хатын татарча начар белсә, тагын да яхшырак.
Хәбиб акрынлап шул программаны бик яхшылап тормышка ашыра, әлбәттә. Каенана Казанга кунакка килгәч, Хәбибнең урыс телле хатыны эшкә киткәндә йоклап калган Гаҗилә апага «записка» калдыра: «Әни, колбаса эч, чәй аша».
Хәер, аптырыйсы да түгел, ул елларда партия һәм республикабызда татарлар иң күп яшәгән төбәк җитәкчесе, татар кешесе Табеевүзе: «Татар теле сыер савучы белән тракторчылар теле ул», – дип кимсетте. Ул чорларда партия җитәкчеләрен Алла урынына (Әстәгъфируллаһ!), партбилетларын изге Коръәннән дә артык изгеләштергән еллар. Телебездән, татарлыгыбыздан качу, беренче маңкортлар, татардан туган Валера, Иван, Екатериналар – шул чорларда тамыр җәйгән маңкортлык агачының өлгергән җимешләре.
Ә бүген хөкүмәт башлыклары, Аллага шөкер, матур итеп татарча сөйләшә, авыл балалары булуларын да яшерми, динебезгә дә уңай мөнәсәбәттә. Тулы бер армия: ярты меңгә якын каләм иясе, хөрмәтле язучыларыбыз, ничә йөз Тукай бүләге иясе бар?! Русия Думасында үзләрен татар дип санаган күпме депутатыбыз, мәдәният өлкәсендә күпме милләттәшләребез… Ни өчен туган телебезне кисеп алгандай иткән 309нчы канунга киртә булучы табылмады? Гел телгә, дингә каршы яңа канун, гамәлләр туып тора. Ни өчен сөекле Тукаебыз яшәгән бинаны ишеп ташладылар, беркем берни «күрмәде»? Ни өчен югары уку йортларында татар факультетлары ябылып тора? Айдар ага Хәлим, Фәндәс ага, Фәүзия ханым, Альмира ханымнар гына өзгәләнеп, янып-көеп йөри.
Әлбәттә, бу сораулар гел күтәрелә һәм җавапсыз кала бирә. Кемнеңдер әле зур исем аласы, кемнеңдер премиягә ия буласы бар. Ә боларга ия булганнарның тел дип, динебез дип «дәү абзый»лар алдында ямьсез буласылары килми.
Күңелләребездә әле динебез, туган телебезгә хөрмәт бар икән, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк, тел һәм динебезне, үзебезне яклый белсәк иде.
Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.
Казан.
Телебезне яклый белик! ,
Комментарии