Суверенитет көне алдыннан уйланулар…

Суверенитет көне алдыннан уйланулар…

Бу атнада Татарстанда – көне! Хакимият аны шәһәр көне генә итеп күрсәтеп, мөһимлеген оныттыру өстендә эш башкарса да, чынлыкта ул зур бәйрәм. Моннан 23 ел элек, 1990 елда, Югары Шурасы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте, дәүләтчелеген торгызу юлында беренче адым ясалды. Бу катлаулы юлда дәүләт телләре мәсьәләсенең мөһимлеге Декларациядә чагылган иде. 3нче маддәдә: «Татарстанда һәм рус телләре дәүләт телләре буларак тигез хокуклы эшләргә тиеш…» дип язылган. Декларациягә таянып, 1992нче елда Конституциясе, «Телләр турында Закон» кабул ителде. Конституциянең 8нче маддәсе: «Татарстанда дәүләт телләре – татар hәм рус телләре» дигән өлеше татар телен үстерүнең, аның дәрәҗәсен дәүләт теле итеп күтәрүнең ышанычлы нигезе иде. Иң мөһиме, 1992нче елда җәмәгатьчелеге бу адымнарга әзер иде. Нигә соң без, татарлар, 1990нчы елларда тарих биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, татар телен дәүләт теле итә алмадык?

1992нче елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе – хокукый демократик дәүләт Конституциясе. Ләкин аны кем гамәлгә ашырырга тиеш иде? Югарыдан инструкция көтеп утыручы совет чиновниклары. Мәскәүдән: «Нигә Татарстан Конституциясен гамәлгә ашырмыйсыз?» – дигән кырыс карар килмәде шул мәгариф министрлыгына. Ә татар халкының ихтыяҗларын тормышка ашыру турында уйлый торган түрәләр бар идеме? Алар Конституциянең матур сүзләр язылган купшы кәгазь түгел, турыдан-туры көчкә ия булган Закон икәнен каян белсеннәр? 1977нче елгы СССР Конституциясендә барлык демократик хокуклар, хәтта сүз иреклеге турында язылган иде бит, әмма аңа кем игътибар итә иде? Дөресен әйтергә кирәк, 1989нчы елдан башлап халыкка депутатларны сайларга мөмкинлек бирелде. Мәсәлән, 1990нчы елда Казан шәhәр Шурасына Шамил абый Каюмов сайланды. Шамил абый татар теле өчен ялкынлы көрәшче, фидакарь кеше иде. Ул шәһәр Шурасында татарча чыгышлар ясый башлаган беренче депутат. Ун ел депутат булды, Казандагы татар мәктәпләренең күбесе аның ярдәме белән ачылды.

Ә менә Конституцияне кабул итүгә берничә ел үтте, ә татар теленең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә адымнар күренмәде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең исендәдер, борчылган халык татар газеталарына күп яза иде ул елларда. Татар теле – дәүләт теле булуга карамастан, дәүләт hәм шәhәр хакимиятенә татарча мөрәҗәгать итеп булмый, нигә Югары Совет, шәhәр Советы эшен ике телдә алып бармый, нигә дәүләт хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәтү оештырылмый, нигә кибетләрдә, ашханәләрдә ике телдә хезмәт күрсәтү юк hәм башкалар… Халык 1989-1990нчы елларда биргән вәгъдәләргә ышанган иде бит, шуңа күрә яза иде. «Заманалар үзгәрде, үзегез сайлап куйган депутатлардан таләп итегез», дип аларны беркем дә өйрәтмәде бит. Сайлаучылар депутатлардан таләп итәргә тиеш! Ә депутатлар Конституцияне, «Телләр турында»гы Законны гамәлгә ашыруны хакимияттән таләп итсен! Татарстан хакимияте (Министрлар Кабинеты, Казан мэриясе) Конституцияне, «Телләр турында» Законны тормышка ашыра алмый икән, алар китәргә тиеш. Урыннарына оппозиция килсен һәм үзен күрсәтсен – халыкның ихтыяҗларын, Конституцияне тормышка ашырсын. Бөтен Европа демократик илләрендә халык хакимияте шулай корылган! Татарстан Конституциясендә дә бик ачык язылган: «Татарстан республикасы – демократик хокукый дәүләт…» Татар халкы зур ул, сәләтле ул, аның эшлекле, укымышлы уллары-кызлары бик күп. Бер урында егерме ел утырып, Татарстан башкаласы автовокзалында ике дәүләт телендә игълан әйтүне оештыра алмаган түрәләр кирәкме соң аңа? Конституцияне кабул иткәнгә егерме елдан артты бит инде, үзе – бер гомер. «Татарстан мәктәпләрен бетерүчеләр ике дәүләт телен белергә тиеш», – дигән гади таләпне үти алмаган мәгариф министры кирәкме соң Татарстан халкына? Тел турында язам, ә бу мәсьәләләр сәясәткә килеп тоташа. ХХI гасырда яшибез бит, хөрмәтле туганнар. Демократия, ирекле сайлаулар, сүз иреге, көчле оппозиция, бәйсез суд булмаса тел мәсьәләләрен чишә алмыйбыз. Безнең түрәләр законнарны гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар бит, алар Путинга, Шәймиевкә ярау турында гына уйлыйлар. Ә демократик илләрдә түрәләр иң беренче сайлаучыларга, халыкка ярарга тырыша. Шуннан соң чагыштырып карагыз, без ничек яшибез дә, демократик Европа илләрендә ничек яшиләр. Анда зур булмаган халыкларның телләрен саклап калу буенча махсус закон кабул ителде. «Региональ телләрнең Европа Хартиясе». Бу закон буенча барлык халыкларның үз телендә урта һәм югары белем алырга хокукы бар һәм хакимият аны тәэмин итәргә тиеш. Европа берлеге бу законны гамәлгә ашыруны бик таләпчән күзәтә. Ә без 1990нчы еллар башында Татар Милли Университеты турында бик күп шауладык, шул шаулаудан эшкә күчмәдек. Милли Университет – милләтне, телне саклап калуның иң әһәмиятле шарты. Шуны аңламаган кешеләр ничек хакимияттә була ала? Кызганычка каршы, халыкның укымышлы, яңача уйлый торган кешеләрне хакимияткә сайларга мөмкинлеге булмады. Бүгенге көндә Милли Университет – шулай ук кискен мәсьәлә. Аны чишү юллары бар иде. Милли Университетны Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогия Университеты нигезендә оештырырга. Әмма ләкин ТДГПУны яңа Федераль Университетка кушып куйдылар. Аңлашылмый торган, татар халкына каршы булган карар булды бу.

Хакимиятнең җаваплылыгы турында сорауны без нигә бик сирәк күтәрәбез соң? 2008нче елның сентябрендә татар милләтенең изге тарихи һәйкәлен – «Болгар номерларын» җимереп ташладылар. Оят бит, хурлык, бу җинаятьне кылган кешеләр татар халкы белән теләсәң нәрсә эшләргә була, дип уйлыйлар. Тукай рухын саклаган, ХХ гасыр башындагы татар милли яңарышын гәүдәләндергән бинаны җимерү шәһәр хакимиятенең татар теленә, татар тарихына мөнәсәбәтен күрсәтә бит. Петербургта Пушкин соңгы сәгатьләрен үткәргән музей-фатир бар. Шул бинаны бульдозерлар белән җимерсәләр, нәрсә булыр иде? Губернатор Матвиенко үз урыныннан ничә көннән очып төшәр иде? Ә без газета битләрендә еладык-зарландык, берничә пикет үткәрдек, шуның белән тынычландык. Шәһәр хакимияте, шәһәр Дума депутатлары Казан халкы алдында җаваплылык сизсә, бу җинаять эшләнер идеме? Татар телен шәһәр тормышына кертүдә, татар мохитен булдыруда иң гади адымнар ясый алмыйлар бит. Шул ук автобусларда, сәүдә оешмаларында ике дәүләт телендә игълан әйтү оештырылмаган, кафе-рестораннарда ике телдә хезмәт күрсәтү юк һәм башкалар, һәм башкалар… Дәүләт, муниципаль оешмаларында эшне ике дәүләт телендә оештыру егерме ел инде хыял булып кала. Ничек оят түгел шәһәр Думасы җитәкчеләренә, депутатларга – бер татар сүзе ишетелми бит Шәһәр Думасы җыелышларында! Хәтта синхрон тәрҗемә юк Ратуша залында. Казаныбыз – бар татарларның мәркәзе. Русиядә, чит илләрдә яшәүче татарлар Казанга – Татарстан башкаласына, татар иленә кайтабыз, дип уйлыйлар бит. Оят, туганнар – Финляндия татары Үзәк универмагта сатучыга татарча мөрәҗәгать итә һәм «Я не понимаю» дигән сүзләр ишетә. Менә миңа оят бу хәлләр өчен, ә нигә татар фамилияле Казан җитәкчеләренә, депутатларга оят түгел? Бу сорауларга җаваплар – хокукый дәүләт, демократия, сәяси көндәшлек, ирекле сайлаулар, сүз иреге. Хакимиятне, депутатларны халык үзе сайларга тиеш. Һичшиксез, халык Татарстан Конституциясен хөрмәт итә торган, татар телен, Казанның мең еллык тарихын хөрмәт итә торган җитәкчеләрне сайлар.

Яман даны чыккан 309нчы Федераль Закон дәүләт укыту стандартларыннан милли республикаларның өлешен юкка чыгара, татар теленең дәүләт теле икәнлеге исәпкә алынмый. Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ) татар телендә бирүне тыю татар мәгарифен юк итүгә өстәмә сәбәп булды. Татарстаннан сайланган депутатлар нигә бу Законга каршы чыкмаганнар соң? Аларны бит халык турыдан-туры сайламаган, шуңа күрә депутатлар җаваплылык сизмиләр. Мәсәлән, 2007нче елда билгеләнгән депутатлар арасында кызы Алинә Кабаева бар. Бик чибәр, бик сөйкемле кыз. Әмма ләкин татар теленең катлаулы мәсьәләләреннән бик ерак бит ул.

Конституциянең 8нче маддәсен, «Телләр турында законны» гамәлгә ашырып булмады, 2 дистә ел вакыт үтеп китте. Бу аяныч хәлнең тагы бер бик әһәмиятле сәбәбе бар. Безнең татар түрәләре һәм халыкның күп өлеше татарларның бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятле, тулы хокуклы Европа милләте икәнен аңламыйлар. Болгар шәһәре Биләрнең IX гасырда Европаның иң зур шәһәре булганын күп татарлар белми бит. Александр Невскийның татарча бик әйбәт сөйләшкәнен күп татарлар беләме? Алтын Урдада татар теле дәүләт теле булган бит. «Деньги» сүзенең тәңкәдән чыкканын, «уезд» – өяздән, «волость» – улыстан, «товар» – тауардан икәнен беләләрме? Казанлылар ХVIII гасырда 1нче гимназиядә татар теле укытылганын белмиләр бит (мөгаллим – Сәгыйт Хәлфин). Тукайны, Дәрдемәндне, Хәсән Туфанны, Такташны һәм башка бөек әдипләребезне тәрҗемә итүче булса, Европа бөек лириклар белән танышыр иде. Безнең замандашлар Т. Миңнуллин, М. Мәһдиев, Р. Мөхәммәдиев, Ф. Бәйрәмова Европа дәрәҗәсендәге язучылар түгелмени? Аларны тәрҗемә итүче юк шул. Ә безнең галимнәр, композиторлар, рәссамнар безне бөтен Европага тулы кыйммәтле милләт итеп күрсәтмимени? Уйлагыз, милләттәшләр, мәгариф министрлыгы җитәкчеләре: татарлар «икенче сортлы» «нацмен» булгач, аларга милли мәктәп, университет кирәк булмагач, ничек алар Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен алучы милләтләр арасында дүртенче урында торалар? СССР өчен бергәләшеп көрәшкән күп халыклар телләрен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрделәр инде, әмма татарлар зарлана һәм чигенә, зарлана һәм чигенә…

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрүдә телевидение, радионың әһәмияте бик зур бит. Тик Дәүләт телерадиокомпаниясен юк иттеләр. Ә «Татарстан-Яңа Гасыр»да татар теле үги бала хәлендә. Мәсәлән, телеканал җитәкчесе атналык күзәтү тапшыруын нигәдер рус телендә алып бара. Нигә «Татарстан-Яңа Гасырны» татар каналы итмәскә? 7 миллионлы татар халкының телевизион каналы юк – оят бит, гарьлек! Кабатлап әйтәм, туганнар: татарлар бөек тарихлы, бөек мәдәниятле, әдәбиятле, бай һәм матур телле, тулы хокуклы Европа милләте. Татарларның күпчелеге бу хакыйкатьне аңласа, татарлар горурланып: «Мин татар», – дип әйтсәләр, халык ихтыяҗлары өчен көрәшүче җитәкчеләр сайласалар, Татарстан Конституциясе гамәлгә ашырылыр, туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелер, Милли Университетны ачарбыз.

Фәрит ЗӘКИЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии