- 27.04.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Танылган шагыйрә, язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафинага 75 яшь. Шул уңайдан ул «Тәртип радиосы»нда кунакта булды.
– Нәҗибә апа, туган көннәрне яратасызмы?
– Нишләптер, туган көннәргә әткәй белән әнкәй игътибарлы булдылар. Тәрбия итәргә форсат булган күрәсең. Туган көннәрне һәрчак үткәрә, сәкедән сәхнә ясап концерт куя идек. Мәктәпкәчә үк сәнгатьне таныдык. 5 бала идек. 5 баланың бишесе дә музыкаль инструментларда уйный. Әмма әтием мине туктатты. Уң кул белән язарга өйрәндем үзе, сулагай идем. Шул да булгандыр инде сәбәбе. Оныкларым да сулагай.
– Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында тугансыз. Әти-әниегез тормышка фәлсәфи караштагы кешеләр булган. Әтиегезнең менә мондый сүзләрен дә еш искә аласыз әле: «Карагыз, тирә-ягыгызда сезнең мохитмы? Тыңла – тирә-ягыңда синең телдә сөйләшәләрме? Аяк астыңа кара – үз туфрагыңда басып торасыңмы? Күккә күтәрелеп кара – кояш сиңа нурларын башкалар белән тигез сибәме? Шул вакытта гына син үзеңне кеше итеп тоя аласың».
– Әткәй дөньяның 40 кат газабын татыган. Әтисен үтергәннәр. Сафа карт баерак булган чөнки. Сукыр эчәгесе шартлап үлде, диделәр. Үләр алдыннан әби әйтте, ул сукыр эчәгесеннән үлмәде, аңа пычак кададылар, диде. Ләкин бабай аны авыл өстенә куярга теләмәгән. Гаять егәрле кеше булган ул. Сабантуйларда ат күтәрә торган булган. Әби аннан башкага кияүгә чыккан. 20нче елгы әткәй ике сеңлесе белән ярым сукыр әбиләрендә кала. Ачлык. Шушы хәлдән чыгар өчен читкә китәргә кирәк. Әмма өскә кием юк, тишек күлмәк тә чабата. Хәтта ыштыр да табып булмый. Әткәй үзенең сөйләве буенча, шундый җинаятькә бардым, ди. Безгә мәчет якын гына. Мәчеттә берничә ел хөтбә (чапан) эленеп торган. Кирәкми инде ул, берегеп беткән. Көннәрдән бер көнне әткәй шуны алып чыга. Сорамыйча алган урлау дип атала бит инде. Ул, кеше әйберенә кагыла күрмәгез, дип көн саен бисмилла урынына кабатлый иде. Сукыр әбисе белән төн буе күлмәк белән ыштан тегәләр, таң атканчы кеше күргәнче ул авылдан чыгып кача. Тимер юл ерак түгел, күмер астына күмелеп Пермьгә барып җиткәч кенә чыга.
Аннан бөтенесен читкә куеп беренче хезмәт хакына яңа чапан ала. Кайтса, җеназа. Иң алдан барган 90 яшьлек Әндерҗән бабайны алыштыра да, кем дип сорый. Малик мулла, диләр. Малик бабай мунча чыкканнан соң бездә үлгән.
Шунда әтием мәет өстеннән чыптаны алып үзенекен яба.
Халык йоласын истә тотмый: зираттан кайтканда артка борылып карарга ярамый, диләр. Ләкин ул борылып карый, Һәм анда теге яшел чапанны кигән мулла, мин түгел, сине Алла ярлыкасын, дип тора. «Каенда кар таплары» дигән китабымда бу бар.
Ул китапта авылымның рухи халәтен бирәсем килде: бер генә кешенең дә исемен алыштырмадым.
Аны спонсорлар ярдәмендә, үзем түләп чыгардым. Бушлай таратып булмый, дидем. Әмма безнең авыл халкы җир кануннарын шул кадәрле аңлый: китапханәгә һәммәсе һәр китапка меңәр сум акча күтәреп килгәннәр. Уңайсызланып та калдым хәтта, бүләк итәрмен дип тә уйлап куйган идем.
– Әти-әтиегез кемнәр иде?
– Әткәй соңгы көннәренә кадәр токарь булып эшләде. Сугышка кадәр һөнәр училищесында фрезировщик була. Бронь бирелә. Ләкин ипи карточкасы белән бронен урлыйлар. Сугышның бөтен юлын үтеп, яралар да алып исән кайта. Аның кулыннан килмәгән һөнәре юк. Ә мине гел үзе янында йөртә иде. Читән тотарга да, җир, бәрәңге казырга да, кабык салып мунчала ясарга да янында мин. Мәктәпкә кергәнче үк, атладың – чаптың дип, ул мине печән чабарга өйрәтте. Мин әле дә авылга кайтам, рәхәтләнеп печән чабам абыем белән бергә.
– Әтиегез турында сөйләдегез. Әле менә монда әниегезнең дә искиткеч сүзләрен язып куйгансыз:
Барасым бар,
Җирнең минем белән
Ямар ярасы бар.
Әниегез үзе дә шигырьләр яза идеме әллә?
– Безнең авылда шигырь язмаган, җырламаган кеше сирәктер. Авылыбызда Камил атлы бер сәер кеше бар иде, тулы акыллы түгел, диләр иде аны. Әмма моңлы җырлый иде. Иртә таңнан урам буйлап җырлап фермага эшкә китә.
Ә әнкәйнең сүзенә килгәндә, минем моннан да тирәнрәк, мәгънәлерәк шигырь язганым юк, дим мин.
Беркайчан да үләм дигән сүзне әйтмәде. Уфада больницада чагы. Соңгы минутларында күлмәк тә кия алмый иде инде. Шикәр чире, тире белән ит арасына су җыела. Тукта кызым, барасым бар, ди бу. Кая барасың бар, дип аптырап калдым. Үләм дип әйтмәде.
Барасым бар
Җирнең минем белән
Ямар ярасы бар, – диде.
Менә шуннан, кара, яшәү шундый була икән, дип куйдым. Моннан да мәгънәлерәк, зуррак гыйбрәт алып булмый.
– Бүген Халык шагыйре Мөдәрис абыйны искә алмый кала алмыйбыз. Яшьлектә кавыша алмаганыгызны да беләбез. Аның белән 17 ел яшәп калдыгыз. Нинди кеше иде ул? Бер гаиләдә ике шәхес ничек сыешты?
– Чын бәхетне татыдым дип әйтә алам мин аның янында. Бер-береңне тулысы белән аңлау – чынлап тулы бәхет икән. Мөдәрис белән аңлашмаган проблема булмады. Без бер ярда, бер агымда булдык. Бернинди сыю-сыймау турында сүз булмады, бер-беребезнең уена катышмадык. Ул шул кадәр көчле демократ иде. Кырыйдан карап, ничек инде Мөдәрис белән яшәп була, диләр иде. Ә Мөдәрис Мөдәрис иде ул.
Без өйләнешергә җыенгач та, бар шартын китереп мине 40 яшемдә әткәйдән сорап алды ул.
Минем яшәү сыймый канунга,
Мин тезләндем аның алдында, диде.
Әткәй беренче күрүгә, бу синең кеше, диде. Аның халык гореф-гадәтләренә гаҗәеп хөрмәтен күреп, ошатып, үз улы кебек аралаштылар. Дус булдылар.
Минем әти-әнкәйләр укытучылар да, психологлар да булганнар. Әткәй көчле. Үз гомерендә бер генә тапкыр кешегә суккан, училищеда укыганда бер егет «Татарская рожа» дигән өчен. Шуннан беркемгә дә кагылмадым, диде.
Чарасыз калганда мин җырга мөрәҗәгать итәм. Һәм 16 ел инде Мөдәрис белән «сөйләшәм». Бу нисбәттән китабым да бар. «Мөдәрис белән сөйләшү» дип атала ул. Шул мине авырлыклардан күпмедер аралап тора.
– Татар халкы иртә югалтты Мөдәрисне. Юк, югалтмады аның белән яши ул. Исән булса нинди бәя бирер иде иҗатыгызга?
– Без аның белән шигырьләребезне «бу синеке, бу минеке» дип буташтыра идек. Оныклар белән калыштырабыз. Шигырьләр яздым, мә, илтеп кайт «Татарстан яшьләре»нә, дидем. Шигырьләр чыкты... Тик минеке түгел. Кара, синеке булып чыккан ич бу, дим. Шәп шигырь бит, ди Мөдәрис көлеп.
Астына язып куюны белми идек шул. Чөнки безнең фикерләр шул кадәр тәңгәл килә, бер-берсен дәвам итә иде ул. Бу бер ярда агып барган дулкыннарның бер-берсен ярга этәрүе кебек иде.
Мөдәрис, «ашау эчү, урын җир – кых-тфү» дия иде. Дөнья малына битараф булды.
– Сүзләребез дога булсын. Нәсел-нәсәпне барлыйк әле. Иҗат дигәннән, сезнең нәселдә барысы да матур җырлый икән. Арабызда иң начар җырлаучы – әтием иде, дисез. Сез үзегез дә табиб йә җырчы булырга хыяллангансыз. Табиб дигәне өлешчә чынга ашкан дисәк тә була, сез бүген шагыйрә буларак җаннарны дәвалыйсыз. Ә җырчы булмавыгызда Хәмдүнә апа Тимергалиева «гаепле» икән. Шул тарихны без дә ишетик әле.
– 8нче сыйныф дип хәтеремдә. Дружиналар советы председателе, бик актив идем. Ләкин 9нчыга баргач, дөньяны аңлый башлагач, бу функциядән читләштем. Шул чакта, матур җырлыйсың, дип зональ смотрга җибәрделәр. Башкортстанның 4 районы катнаша. Яңавыл районы мәгариф бүлегенең бик кечкенә бүлмәсе. Шул районнан булгангамы, мине беренче чакырдылар. Кысанлыктан буылдым, җырлап булмый. «Матур булсын» дип җырлап чыктым. Беркемнең дә исе китмәде.
«Борай» дип кычкырдылар. Озын буйлы, җиз чәчле, бизәкле итәкләр кигән кыз керде. Мари кызымы икән инде, бу да җырласа, дип карап куйдым...
Кыз ялындырып тормады. «Таң» җырын җырлап җибәрде. Уяна дигән чакта бөтен һаваны дерелдәтте, түшәм күтәрелде, стеналар чигенде, сәхнәдә берүзе басып калды. Моны күргәннән соң үземә сүз бирдем: җырламаска. Шуннан җырламадым.
Һәмдүнә туктады. Барысы да таң калды. Сорадылар:
– Сеңлем, сине тыңлап караганнары бармы?
– Кем тыңласын мине, – ди бу.
Соңрак очрашкач: «Мин дә синең белән җырладым», дигән идем, мин тыңламадым сине, ди. Мин әйтәм, аның каравы, мин тыңладым сине...
Тик быел абыем Илһамның алтын туйлары булды. Бар туганнар 50 кеше җыелган. Шунда шайтан котыртты. Мин дә җырлыйм, дидем. Яраткан җырым «Хафизәлләм иркәм»не баянчы белми. Акапелла җырладым.
Аннан баянчы «Су буйлап»ны тәкъдим итте. Җырладым.
– Күңелендә моң, ярату булган кеше генә шундый тирән мәгънәле шигырьләр яза ала торгандыр...
– Карагыз, олы шагыйрьләрнең барысы да җырчы. Күптән түгел генә берничә кичәдә катнаштым. 80не узган Айдар Хәлим дә чыгып җырлады.
– Сез, сүзнең кадерен белә торган гаиләдә үскәнсез. «Сүз көче ул атом көченнән зуррак» дигәнегез бар. Шулай да үзегез сүз көченең зурлыгын кайчан аңладыгыз? Тормыш кайчан төшендерде сезгә?
– Әнием бик зирәк сүзле иде. Афоризмнар белән генә сөйләшә. Гамәл кылганчы, сүзне әйт тә туктап тор, дия иде. Җылы сүз җан азыгы, начар сүз баш казыгы, дип искәртте гел...
Сүз көче кул көченнән күпкә көчлерәк. Шуңа күрә 90нчы елларда безне кысып куйдылар, без язучылар, сүз әһелләре бушлай эшли башладык. Язучы кирәк булмаячак, ясалма интеллект, дип сөйләүләрдән дә пүчтәк нәрсә юк. Без җылы сүзгә гел мохтаҗ. Мин җылы сүз ишетәсем килеп Мөдәрискә эндәшәм...
– Сүзнең тәме дисез. Үзегез дә татар сүзенең тәмен белеп сөйлисез. Оныкларыгыз тел тәмен беләме?
– 70 яшемне Тукай клубында үткәрдем. Гаҗәеп зур бүләк булды анда. Кызым оныгым белән чыгып минем шигырьләремне яттан сөйләде. Берсе медик, берсе психолог. «Бүген 25нче март иртәдән юеш кар яуды. Кышның соңгы кары ява. Әнинең «Каз өмәсе» дигән шигырен яратам, шуны сөйлим», – ди. Шул чак оныгым чыкты. «Еракта йөрәктә» дигән шигыремне сөйли.
«Киткәнеңә 20 ел тула бит инде,
Син киткән елны алмагач
Тәрәзәгә авып төште
Чара калмагач, – дип сөйләп бирде.
Болар каян шулай татар телен белә, дип сорыйлар. Бу сәер сорау. Миңа, урысча каян беләсең, дип сорасалар урынлыдыр. Хәер, мин немецча да беләм үзе. Татар язучыларының баласы-оныгы, әлбәттә, татарча сөйләшергә тиеш.
– Язучыларның гына балалары түгел, һәр татарның баласы татар булырга тиеш. Мөдәрис Әгъләм, Нәҗибә Сафина янында татар булмый мөмкин түгел. Олуг шагыйрь Мөдәрис Әгъләмнең сезнең иҗатка биргән бәясе дә зур. Бер язмадан өзек: «Ярый әле тагын да соңгарак калмагансың, бернинди чыгармасыз боларның барысын да китап итеп бастырырга кирәк. Син, Нәҗибә, без кырык елда эшләп өлгермәгәнне сигез елда башкаргансың!» – дигән.
«Нәҗибә дә кошлар нәселеннән» дигән мәкаләсен күргәч, нигә миңа әйтмичә язып ятасың, дип әйткәнегезгә: «Синең ни эшең бар анда? Мин шагыйрә турында яздым!» – дип кенә җаваплаган.
– Мөдәрис белән без бер-беребезне студент елларыннан белештек. Юкса, тулай торак кухнясында төннәр буе шигырьләр укый идек бер-беребезгә. Нурия Измаилова әйткәндәй, «Ашыгулар ялгышуга илтә...» Мөдәрис ашыккан булып чыкты. Аның улы туарга тора икән. Мин киттем.
Шулай инде, дөнья булгач төрлесе була. Биеклекнең күге юк, түбәнлекнең төбе юк...
– Тукай, Зөлфәт, Мөдәрис, Атнабаев... Нәҗибә Сафина да гасырларга кала торган шул шагыйрьләр исемлегендә дип әйтә алабыз. Милләтпәрвәр шагыйрәне юбилее белән тәбриклибез. Тирән мәгънәле иҗаты белән милләтебезне бик күп еллар сөендерсен! Исән-имин генә була күрсен татарның Нәҗибәсе!!!
Әңгәмәдәшләр Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
«Тәртипле иртә» тапшыруы
Комментарии