«Тукай сагындырган»: «Тере» Шигъриять бәйрәме ничек истә калды?

Күренекле шагыйрь Габдулла Тукай быел 135нче язын каршылый. «Татарны татар итүгә зур өлеш керткән шәхес турында үткән заманда сөйләп булмас, ул әле дә милләт арасында яши». 26нчы апрель көнне Шигъриять бәйрәмендә милли җанлы каләм әһелләре шул фикерне алга сөрде, без дә аларга ияреп, хәзерге заман фигылен кулланып язабыз. Узган ел пандемия аркасында бу көнне компьютер алдында үткәрде татар халкы. Шигъриять бәйрәме икәнлеген искә төшереп торган онлайн чаралар дөньяның төрле почмакларында уздырылса да, традициягә әйләнгән бәйрәм – Тукай һәйкәле янында җыелышып шигырь уку җитмәде. Бер ел ял иткәннән соң, яңа көч туплап, быел юбилейга шәп чара әзерләгәннәрдер дигән уй 26сына кадәр яшәде әле…

Төп яңалык – Шигъриять бәйрәменең беренче тапкыр бер көндә ике мәйданда узуы. Башта бәйрәм Арчаның Кырлай авылында гына була икән, дигән сүз таралган иде. Татар зыялыларының бер өлеше: «Тукайны, татар шигъриятен, татар телен Казаннан куасыз», – дип тавыш куптарырга да өлгерде. Әллә шул тавышлану нәтиҗәсе, әллә башта ук планда булган: соңыннан бәйрәм Казанда да була, диделәр. Бер кеше икегә ярыла алмый, шуңа күрә ике мәйданга ике журналист барып кайттык.

ТУКАЙ – АРЧАДА

Бәйрәм Арчада була, дигән хәбәрне уңай кабул иттек. Яңа Кырлай авылында шагыйрьнең музее бар, иң матур һәйкәлләренең берсе дә шунда. Музей инде күп еллар матур гына эшләп килә. Тик татарлар арасында бу музейга бер тапкыр барып карамаучылар да бар. Кайтырлар – күрерләр, дип, уңай ягын эзләдек.

Арчага бушлай автобус була, дигәч, икеләтә шатландык. Тукай ягына кайтырга теләге булган һәркем 24нче апрельгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтына кереп, анкета тутырырга тиеш иде. Без дә 21енә кадәр үк анкета тутырдык. Тик элемтәгә чыгучы гына булмады: автобусның кайдан һәм кайчан китәчәге билгесез иде. Инде аптырагач, якшәмбе кич Мәдәният министрлыгы белән үзебез элемтәгә кереп, автобус турында мәгълүмат алуга ирештек. Акланулары кыска булды: «Кызык икән, сезнең белән элемтәгә чыгарга тиешләр иде».

Автобус Камал театры яныннан китәсе булып чыкты. Халык озак көтте. Сәгать тугызда китәргә тиешле транспорт килгәндә, күпләр туңарга өлгергән иде инде. Ә Казаннан кузгалып киткәнче, сәгать телләре 10га якынайды.

Казаннан Кырлайга кайтучылар әллә ни күп түгел иде. Шагыйрьләрне, оештыручыларны санамаганда, 35-40 кеше булгандыр. Шуларның якынча 10сы Тукай музеена беренче тапкыр бара. 56 яшьлек Вәсилә апа Гөзәерова шундыйлардан иде.

– Тукайның татар милләте өчен керткән өлеше зур. Аның иҗаты әле һаман да тулаем өйрәнелеп беткәндер дип санамыйм. Моңа кадәр Кырлайга барганым булмады, Тукай музеен күрү бәхетенә дә ирешмәдем. Шигырь бәйрәмен анда да үткәреп дөрес эшләгәннәр. Моңарчы Казандагы бәйрәмгә дә бара идем. Анда нәрсә: ел да шул бер үк сүзләр. Һава алыштырырга кирәк бит, – дип көлде ул.

Бәйрәмнең Яңа Кырлайда узуының тагын бер сәбәбе бар: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биредә татар зыялылары белән күреште һәм музей комплексының инфраструктурасын яхшырту турында сүз кузгатты. Кырлай белән Кушлавычны онытырга ярамый, чөнки бу – шагыйрьнең туган ягы. Анда туристик маршрутлар оештыру идеясе дә бар. Президентның зыялылар белән очрашуында шул мәсьәләләр күтәрелде дә. Тик безнең автобус Кырлайга кергәндә, очрашу беткән иде инде. Музей алдында башланган шигырь бәйрәменә килеп җитештек.

Җыелганнарны санар өчен кулдагы бармаклар гына җитмәс – 150дән күбрәк иде. Авыл өчен шактый зур сан. Әле ул халыкның күбесен укучылар тәшкил итә. Арча педагогия көллияте студентлары кеше саны өчен килгәннәр. Араларыннан үзен Илгиз дип таныштырганы шулай дип белдерде. «Укырга килгән җиремнән алып киттеләр», – диде ул, көлеп.

Бәйрәмнең эчтәлегенә килгәндә, яңалык юк: өлкән, урта һәм яшь буын шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыды. Ара-тирә гармунга җырлар башкарылды. Ә Казаннан килүчеләр музейда кунак булдылар. Хәер, күбесенең бирегә килү сәбәбе дә шуңа барып тоташа. Шигырьне Казанда да тыңлый ала алар.

– Мин бәхетле башкортмын, чөнки Тукайның туган көнендә катнашам. Бу көннең кунагы булу үзе зур шатлык. Тукайның «Туган тел» шигыре күптән татар халкының гимнына әйләнде. Ул теленә генә түгел, халкына дәшә. Балачактан ук аны укыдым, иҗаты белән кызыксындым. Әйтәсе килгәнем шул: башкорт татарсыз алга бара алмый. Аларны якынайтырга кирәк, – дип чыгыш ясады Башкортстан шагыйре Хисмәтулла Юлдашев.

Шигырь бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгеле – Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен игълан итү дә Кырлайда булды.

Кырлайда узган бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Бер сәгать дигәндә, тиз генә шигырь бәйрәмен төгәлләп тә куйдылар. Халык арасында ике төрле фикер йөрде. Беренчеләре: «Моның өчен генә Казаннан кайтырга кирәк идеме?» – дисә, икенчеләре: «Тагын кайчан кайтып, музей күрер идем әле», – дип юанды. Кем нәрсәгә кайткан – шунысын алган. Иң мөһиме – Кырлай музее ремонтлы булыр, дип ышаныйк.

ТУКАЙ – КАЗАНДА

Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында Шигъриять бәйрәме сәгать 14:00дә башланырга тиеш иде. Вакыты килеп җиткәндә дә башларга ашыкмадылар. Халык җыелмаган иде чөнки. Бөтен кеше Арчададыр, диештеләр. «Татар Тукаен искә алырга килмәгән» дигәнгә караганда, шулай дип юану һәм юату яхшырак иде шул.

Киләсе кеше килде, әлбәттә. Тантана да башланды. Элекке еллар белән чагыштырганда, халык әзрәк кебек тоелды. Моңа, бәлки, «бәйрәм Кырлайда гына була икән» дигән сүзнең буталчыклык китереп чыгаруы да сәбәп булгандыр. Зөлфирә исемле ханым, мәсәлән, монда очраклы гына килеп чыктым дип сөйләде. Юкса, милли җанлы, шигырь сөючән кеше, Шигъриять бәйрәменә дә ел да килә торган булган. Быелгысы турында соң белгән, юлы төшеп кенә килеп чыккан менә. «Тукай сагындырган», – диде ул. Кечкенә баласы белән булса да, көннең бик салкын, җилле булуына карамастан, ахырга кадәр калды.

Һәйкәл яны – татар зыялыларының җыелу урыны. Бу көнне монда татар әдипләрен, журналистларын, артистларын, галимнәрен, милли активистларны очратырга була. Дөрес, беренчеләренең сафы сирәгрәк тоелды, чөнки язучыларның күбесе Арчадан кайтып җитешмәгән иде. Бәйрәм башланып берәр сәгать үткәч кенә кайтып төштеләр. Артистлар да бармак белән генә санарлык иде: Равил Шәрәфиев, Рөстәм Маликов, Асаф Вәлиев. Калганнары Тукайны Арчада искә алгандыр, дип уйларга микән инде тагын?..

Кырлайдан кайтып җитешкән яшь шагыйрь Булат Ибраһим белән сөйләшеп алдык. Әле күптән түгел генә «Тукай Казанны ташлап Кырлайга китә» дигән шигырь язган иде ул. Бик туры килеп торса да, Мәдәният министрлыгының Шигъриять бәйрәмен Кырлайга күчерү нияте турында язылмаган икән шигырь. «Миллилекнең, телнең Казаннан китүе турында ул», – дип аңлатты. «Бәйрәм сагындырган, тансык булды. Шагыйрьләрнең сәхнәгә чыгып, әсәрләрен халыкка ирештерү мәйданы бит бу. Кешеләр дә шигырьгә сусаган. Мин үзем Шигъриять бәйрәменең Кырлайда да узуына яхшы карыйм. Ләкин аны алданрак хәбәр итсеннәр иде. Һәр кешенең эше бар, алдан планларга кирәк. Бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарыннан киләләр. Төгәл эшләп бетермәү сәбәпле, буталчыклык килеп чыкты», – дип сөйләде ул. Инде берничә елдан бирле «лаек-лаек» дип әйтеп киленсә дә, Булат әле быел гына Муса Җәлил исемендәге премиягә ия булды. Тукай премиясе хыялы да күңелдә юк түгел, ди. «Тик әлегә кадәр алмаган лаеклы кешеләр бар. Аларны узып аласы килми», – диде яшь шагыйрь. Андый законы булмаса да, аны яшьләргә бирмиләр дә шул…

Бәйрәмне башыннан ахырына хәтле караучылар арасында мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде. Бу чарада чиновниклар – сирәк күренеш, шуңа күрә күзгә ташланды. Җитмәсә, килеп сүз әйтеп кенә киткән башка түрәләр кебек трибунада түгел, халык арасында булды. Дөрес, «Үзегез теләп Тукайны искә алырга килдегезме?» – дигәч: «Юк, мин монда эш буенча булырга мәҗбүр. Мәдәният министрлыгы оештыручы бит», – дип үзен «сатты» сатуын. Аның әйтүенчә, бәйрәмгә кеше аз җыелмаган. «Быел берьюлы ике мәйданда уздырабыз бит. Мин министрлыкта 15 ел эшлим һәм минем тәҗрибәмдә беренче тапкыр шулай эшлибез. Юбилей елында шулай булуы начар түгелдер», – диде ул. Аңа халыкның «белми калдык» дигән зарын, рекламаның бөтенләй диярлек булмавын җиткердек. «Эшләп бетерергә кирәкле урыннар бардыр. Яхшы, мин сезне ишеттем», – дип килеште урынбасар. Шигъриять бәйрәменә тиешенчә реклама булмау турында бер быел гына әйтелми. Бу хакта күптән «ишетергә» кирәк иде инде, югыйсә…

Башкалар турында әйткән дә юк, татарның иң күп өйрәнелгән шәхесе Габдулла Тукайга да игътибар апрельдә, туган көнендә генә бирелә. Шуңа күрә бу көнне Кырлай белән Казанда гына түгел, республиканың һәр районында, татар яшәгән һәр җирдә бәйрәм чарасы узса да бер дә артык булмас. Ләкин аны «галочка» өчен түгел, халык өчен оештыруны җайга салып бетерергә кирәк әле…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021нче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе өч кешегә бирелде:

  1. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина (сәхнәдә хатын-кыз образларын гәүдәләндергәне өчен: «Гөргөри кияүләре» – Гөрпинә, «Миркәй белән Айсылу» – Айсылу, «Зәңгәр шәл» – Мәрфуга, «Кол Гали» – Чәчәк, «Казан сөлгесе» – Саҗидә, «Кичер мине, әнкәй» – Диләфрүз, «Баскетболист» – Люция, «Мин төш күрдем» – Мөршидә һ.б.);
  2. Язучы Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен);
  3. Рәссам Григорий Эйдинов («Нефть и время», «Казанский альбом», «Мир татарской сказки», «Тайны казанские» график серияләре һәм «Татар дөньясы» китабының сәнгати төзелеше өчен).

Тукай Казаннан китә!

(була язып калган хәл)

Шар ярып Печән базарын

Гәҗит сатучы малай,

Гөжләтте бүген иртәдән,

Әйтерсең лә сипте май.

«Тукаев китә Казаннан» –

«Әл-ислах»тан укыгыз.

Казанны ташлап, Кырлайга

Китә шагыйрь улыбыз.

Казанны ташлап, Кырлайга?

Ялгандыр бу, сафсата.

Кеше Казан диеп шаша,

Бу Казаннан баш тарта?

Сәгъди абзый янынадыр,

Кунакка кайтуыдыр.

Туйгандыр инде Казаннан,

Ял итеп алуыдыр.

Шулай вакыт-вакыт кайчак

Газиз туган көннәрен

Читкә чыгып уздырырга

Беләм гадәт кергәнен.

Үз теләге белән түгел,

Кушканнар ди түрәләр.

Тукаев артыгын язган,

Шуңа аны сөрәләр.

Юк ла, үзе теләп китә,

Тарайды Казан дигән.

Эттән күбәйде дошманым,

Акылдан язам дигән.

Барып кына кайта икән,

Күрешәсе кешегә.

Төштән соң пар атлар җигеп,

Кайтам дигән кире дә.

Монда безнең бабайларның

Түре, почмагы, дигән,

Монда дәртле күңелемнең

Хуры, оҗмахы, дигән…

Сату көне сүнеп бара,

Кояш сүрелә күктә.

Колакта һаман шул тавыш:

«Казаннан Тукай китә».

Булат ИБРАҺИМ

Комментарии