Стратегиянең максаты – милләтләрне бетерү

Стратегиянең максаты – милләтләрне бетерү

19 декабрь көнне Президенты Владимир Путин гаять мөһим документны имзалады, ул « дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе» дип атала. Бер караганда, бу шактый шома язылган хезмәт, Сталин конституциясендәге кебек, монда да милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге игълан ителә, әмма аны җентекләбрәк укысаң, сүзнең бары тик рус милләтен һәм Русиянең бөтенлеген саклап калу турында гына барганлыгын аңлыйсың. Документтан күренгәнчә, дәүләтенең милли сәясәт өлкәсендә төп максаты – гомумрусия ватандашлык бердәмлеген ныгыту (укрепление гражданского единства многонационального народа Российской Федерации (российской нации); ягъни, «русиян милләте, русияле » булып берләшү.

Бер караганда, моның әллә ни куркынычы юк та кебек, «российская нация» дигән ясалма исем беркайчан да башка милләтләргә ябышмаячак, аны да «совет халкы» дигән буш атама кебек, юкка чыгу көтә. Дәүләт стратегиясен әзерләүчеләр моны үзләре дә яхшы белә, «российская нация» – ул күз буяу өчен генә язылган термин-атама, ә аның асылында рус милләте ята. «Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нәтиҗәсе буларак оешты. Ә аның асыл нигезе булып тирән тарихтан бирле урыс халкы торды. Русиядәге хәзерге дәүләтне урыс мәдәниятенә нигезләнгән бердәм мәдәни код (аң) берләштерә», – дип яза алар. Инде аңлашылганча, Русиянең урыс булмаган халыклары ниндидер ясалма «русияле милләт» тирәсендә түгел, ә урыс милләте, урыс мәдәнияте, урыс аңы (коды), урыс теле тирәсендә укмашырга һәм нәтиҗәдә бердәм бер милләт – урыс милләтен тәшкил итәргә тиеш булалар.

Менә монысы бик куркыныч нәрсә инде, менә монысы Русиянең урыс булмаган барлык халыкларын алга таба юк итүе, дигәнне аңлата! «Тигез хокуклар» турында матур сүзләр сөйли-сөйли, төрле ялтыравык терминнар һәм тормышка ашмас вәгъдәләр белән «нацмен»нарны алдый-алдый, бары тик бер милләтне – урыс милләтен алга чыгару һәм аның алга таба яшәве хакына башка милләтләрне корбан итәргә чакыру бара! Тигез хокук икән, нигә милләте яки башка милләт тирәсендә укмашып, бердәм, бер халык булырга өндәми соң стратегия авторлары? Нигә мин, кешесе, мең еллык мәдәниятемне, әдәбиятымны, тарихи аңымны, динемне ташлап, минем милләтне юк итү өчен гасырлар буе канлы көрәш алып барган урыс халкы тирәсендә берләшергә, аның белән бер милләт булырга тиеш ди әле?! Бу хәл беркайчан да булмаячак, чөнки минем кебекләр меңнәр генә түгел, ә миллионнар, һәм алар беркайчан да урыс булу белән килешмәячәк! Урыс булу – ул христиан булу, муеныңа тәре асу, дигән сүз, үз асыл динеңнән баш тартып, мөртәт булу, җәһәннәм кисәве булу, дигән сүз! Безнең әби-бабаларыбыз урыс булмас, чукынмас өчен, тереләй утларда янды, бозлы суларда һәлак булды, Себерләргә китте, төрмәләрдә газап чикте, әмма барыбер мөселман- булып калды, без дә динебезгә, телебезгә, милләтебезгә тугры булып калырбыз, иншаллаһ!

«Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе»ндә алга таба милләтләргә генә түгел, милли республикаларга да урын калдырылмаган. «Продолжить практику формирования крупных территориально-промышленных районов в Российской Федерации, апробируя в них новые формы территориального управления, и оптимизации административно-территориального устройства России», дип игълан итеп, дәүләт Русияне яңача бүлгәләргә әзер икәнлеген хәбәр итә. Ягъни, башта «Эре икътисади-территориаль төбәкләр төзеп, аларда яңача идарә итү алымнарын кертү һәм … РУСИЯНЕҢ АДМИНИСТРАТИВ-ТЕРРИТОРИАЛЬ ТӨЗЕЛЕШЕН (БҮЛЕНЕШЕН) ЭРЕЛӘНДЕРҮ». Әйе, оптимизация ул – бергә кушып, эреләндерү, дигән сүз, ягъни, субъектларны бергә кушып, эреләндерәчәкләр һәм, иң беренче чиратта, бу оптимизациягә милли республикалар эләгәчәк. Мәктәпләрне оптимизацияләү сәбәпле, без соңгы елларда Татарстанда – 300, Башкортстанда – 300, Себердә 300 татар мәктәбен югалттык, ә хәзер Татарстан Республикасын югалту куркынычы алдында торабыз!

Кайберәүләр безне: «Бу эреләндерүне үзебезнең файдага борырга, форсаттан файдаланып, татар җирләрен күбрәк эләктереп калырга кирәк», – дип юатмакчы була, әмма бу үз-үзеңне алдау, әфәнделәр! Бу программалар татарга җир бирү өчен эшләнмәгән, ә булганын да тартып алу өчен язылган! Без кем белән генә кушылсак та, анда азчылык булачакбыз, менә анда инде чын мәгънәсендә урыс теле, урыс дине, урыс коды идарә итәчәк! Без статусыбызны үзгәртү белән, ягъни, Татарстан Республикасы юкка чыгу белән, безнең бәйсезлек турында Декларациябез дә, референдум нәтиҗәләре дә, Конституциябез дә юкка чыгачак, чөнки яңа субъектта иске хокукый актлар гамәлдә була алмый. Тагы да зур югалту – ул яңа субъектта татар теле инде дәүләт теле булмаячак, мәктәпләрдә татар теле укытылмаячак, радио-телевидение элеккечә татарча сөйләп тора алмаячак, чөнки күпчелекне тәшкил иткән урыслар моңа беркайчан да риза булмаячак!

Әйткәнебезчә, бу стратегиянең төп максаты – урыс милләтен һәм Русия дәүләтен саклап калу, ул бары тик шуның өчен язылган. «Русиянең дәүләт бөтенлеген, милли иминлеген саклау – милли сәясәт стратегиясенең төп принцибы булып тора», – дип игълан итә хезмәт авторлары, – «Основными принципами государственной национальной политики в Российской Федерации являются:

– Государственная целостность и национальная безопасность Российской Федерации».

«Милли иминлекне саклау»ның нәрсә икәнен без инде яхшы беләбез, ул – «антитеррор» битлеге астында, Русиядә ислам динен, мөселманнарны юк итү, дигән сүз. Димәк, дәүләт бөтенлеген һәм милли иминлекне саклыйбыз, дигән сылтау белән, мөселманнарга каршы дәүләт терроры алга таба да дәвам итәчәк, дигән сүз. Хәер, мөселманнарга гына түгел, үз телен, мәдәниятен, тарихи дәүләтчелеген яклаучыларга да каршы юнәлдерелгән бу стратегия. «Учитывая, что этнический сепаратизм, этнополитический и религиозно-политический экстремизм и национализм представляют реальную угрозу государственной и общественной безопасности страны и взяты на вооружение международными террористическими организациями и отдельными специальными службами за рубежом, помимо специальных мер обеспечения национальной безопасности необходимы…», дип язып, алар милләтчелекне, милләтләрнең үз дәүләтчелекләрен торгызырга омтылуын, диннең сәясәткә катнашуын халыкара терроризм белән бәйлиләр һәм моның өчен каты җәза булачагын кисәтәләр:

«Запрещение деятельности, направленной на подрыв национальной безопасности государства, прав и свобод граждан, возбуждение этнонациональной и расовой ненависти и вражды», дип язалар. Әйе, бу стратегияне тормышка ашыру өчен һәр төбәктә мониторинг үзәкләре ачылачак, алар интернетта, матбугатта, дәреслекләрдә, китапларда экстремизм эзләячәкләр (шулай язылган), шул ук вакытта «милли бердәмлек» (урыс белән берлек) идеяләрен пропагандалаячаклар. Бу эшкә фәнни, иҗтимагый оешмалар белән бергә, хокук саклау (правоохранительные), ягъни, җәза органнары да тартылачак. Урыс булырга теләмәгәннәрне, урыс коды тирәсендә берләшмәгәннәрне, татар булып калырга чакыручыларны, бу турыда сөйләүчеләрне һәм язучыларны экстремизмда гаепләп, хөкем итәчәкләр.

«Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе»н тормышка ашыру берничә этапка бүленгән һәм 2025 елда төгәлләнергә тиеш. Ягъни, шушы 12 ел эчендә безне урыска әйләндерү тәмамланасы. Моның өчен дәүләт казнасыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Стратегия сүзе – хәрби термин, ул иң соңгы максат-бурыч, дигәнне аңлата. Ә Русия дәүләтенең иң соңгы максат-бурычы: Русиядә бер милләт – бары тик урыс милләтен генә, һәм аны башкалар хисабына саклап калу, – хәзер моңа дәүләт үзе алынды. Шулай итеп, Русия Президенты Владимир Путин Русиянең урыс булмаган халыкларына, шул исәптән, татарларга каршы да сугыш игълан итте. Бу стратегик максатка ул милләтләрне бетерү буенча тактик алымнар белән алга бара – мәктәпләрдә милли телләр укытуга каршы кабул ителгән 309нчы закон, бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү, «экстремизмга каршы көрәшәбез», дип, милли рухлы татарларны, тәкъва мөселманнарны эзәрлекләү һәм җәзалау шуны күрсәтә. Алга таба әле мондый кансыз законнар күп булачак һәм алар барысы да дәүләт стратегиясен тормышка ашыру битлеге астында эшләнәчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның хәзер астына су керә, ул илдә бер генә социаль, икътисадый, сәяси проблеманы да хәл итә алмады, шуңа күрә ул, ач урысның баш күтәрүеннән куркып, аның авызын менә шушындый «стратегия»ләр белән томаламакчы була. Урысның күңелен күрер өчен, аңа татарны, чуашны, чеченны, башкортны корбан итеп бирә. Әмма бу вакытлы гына «авыз томалау» булачак. Үзен югары күтәреп, башкаларны юк итү урысны бераз тынычландырса да, бу аның тамагын туйдырмаячак, ил тормышындагы бер генә проблеманы да хәл итмәячәк. Мондый очракта башка милләтләрнең хокукларын яклап урыс интеллигенциясе чыгыш ясарга тиеш иде, әмма алар да дәшми, Короленколар, Худяковлар, Гумилевлар заманы үткән икән шул.

Бу «стратегия»не «Милли мөнәсәбәтләр буенча Президент Советы» дип аталган төркем әзерләгән, аның составында 50 кеше, татарлардан бары тик федераль татар милли-мәдәни автономияләр советы рәисе Илдар Гыйльметдинов кына кертелгән. Калганнары көрд, грек, поляк, азери, латыш – тагы әллә нинди милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчеләре. Безнең язмышны алар һәм Тишковлар хәл иткән. Бу стратегия җәй буе әзерләнде, нигә безнең галимнәр, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан җитәкчеләре үз сүзләрен әйтмәде икән? Хәзер дә дәшмиләр. Татар конгрессы да дәшми. Мондый шартларда безгә нәрсә эшләргә кала? Татар милли хәрәкәтенә, соңгы көчен җыеп, «Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе»н халыкара тикшерүгә һәм мәхкәмәләргә бирергә, милли тормышның бер генә өлкәсендә дә бу документка буйсынмаска, Татарстанны һәм татар милләтен саклап калуның үз сәяси стратегиясен булдырырга.

Татар зыялыларының, милләт һәм дәүләт җитәкчеләренең төп максаты – «Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе»нең Татарстанга һәм татар халкына каршы юнәлдерелгән булуын халыкка аңлату булырга тиеш. Путин кул куйса да, стратегия – ул әле закон түгел, аны үтәмәскә халыкның тулы хакы бар. Әйе, без рус түгел, без – татарлар, без христиан түгел, без – мөселманнар, һәм шулай булып калачакбыз да, иншаллаһ! Безнең үз бәйсез дәүләтләребез булган, без моны беркайчан да онытмыйбыз һәм ахыргача үз милли дәүләтебезне торгызу өчен көрәшәчәкбез!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

тарихчы галим, язучы.

Комментарии