Чит җирдә мин үз кеше!

Чит җирдә мин үз кеше!

(«Халыкара яшьләр берлеге»нең XV корылтаенда туган фикерләр)

Бу мәкаләмне Төркиянең Истанбул шәһәреннән язам. Кунакханәнең тәрәзәсе артында ишеп-ишеп кар ява, пальмаларга ап-ак кар яткан. Алай да урамда суык түгел, –1 градус чамасы гына. Шәһәр юлларындагы тоткарлыкларны Казанныкы белән чагыштырып булмый – монда мәхшәр, кешеләр төнлә генә өйләренә кайтып җитә. Якынча 15 млн кеше яшәүче һәм җир йөзендәге иң зур шәһәрләрнең берсе булган Истанбулда метробус, трамвайларга чират торып утыралар, җәмәгать транспорты тәүлек дәвамында туктамыйча йөри. Һәркем каядыр ашыга, чаба… Ә мин менә бик моңсу төстә мәкаләмне язарга утырдым. Газетаны басарга тапшырыр алдыннан гына Казанга кайтып җитәчәкмен, шуңа күрә язманы тизрәк әзерләп куярга кирәк. Ә бит кайтасы килми! Бөтенләй чит-ят җир, бөтенләй башка мохит булса да шушында каласы килә.

Казанга укырга килгәч һәр атна ашкынып авылга кайтуларым, әле дә форсат туган саен шул якка каеруым онытылды. Нигә шулай соң? Бу хакта берничә көн уйлангач нәтиҗә ясыйм: мин монда үземне чит кеше итеп түгел, ә үз кеше итеп хис итәм. Кая гына барсаң да, кешеләр бер-берсенә туган кебек – һәркем бары тик бер телдә генә сөйләшә. (Төрекчә татарчага бик якын булгач, авылымда иркенләп сөйләшкән кебек.) Юкса арада урысы да, үзбәге дә, тадҗигы да, әрмәне дә, башкалары да бихисап. Бөтенләй чит-ят кешеләр урамнан елмаеп атлавыңны күреп, хәерле иртә тели, килеп таныша яки берәр комплимент әйтеп уза… Кәеф тагын да күтәрелә. Олылар белән күрешкәндә, яшьләр аягүрә басып, аларның кулларына маңгайларын тиереп, алар алдында баш ия… Монда кешеләрнең бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирам белән каравы – табигый хәл. Ә Казанда… Иртә баштан елмаеп исәнләшү түгел, автобуста барганда акырып-бакырып таламасалар, аягыңны изеп бетермәсәләр дә рәхмәт әйтерсең. Казанда кибеткә керсәм дә сатучы белән нинди телдә сөйләшәсе икәнен чамалау өчен, күкрәк турысына тагылган бэйджигыннан исем-фамилиясен карарга бурычлымын. Әнә, бервакыт почтада урыс апасына ялгыш татарча эндәшкәнмен. «А теперь переведи все, что сказала, вся очередь тебя ждет», – дип бер генә акаеп акырды. «Бездә ике дәүләт теле», – диюем өчен, чираттагы урыслар да «шовинистка» дип бакырырга кереште. Әйе, Казанда мин чит кеше! Яулык ябып мәчеткә керсәң, шул арада ваһһабчыга әвереләсең (җәй көне массалы төстә төрмәгә утыртулардан соң күпме кеше мәчеткә йөрми башлады бит), автобуста кычкырып татарча сөйләшеп барсаң, йә син «чаплашка», йә «колхозница». Хәтта урысларның хатынын шулай мыскыл итүен берәү видеога да төшереп интернетка салган иде. Шул ук вакытта Рәис Сөләйманов ише адәмнәр татарлар урысларны рәнҗетә дип мәкаләләр язып ике милләт арасына коткы тарата. И, Аллам, болай дәвам итсә кая барып чыгарбыз?!

САЙЛАНГАННАР

Истанбулдагы кардан башлап, милләткә кереп китте бу дип гаҗәпләнәсездер. Бирегә килүемнең бер сәбәбе дә нәкъ менә милли проблемаларга бәйле иде. Истанбулда «Халыкара төрки яшьләр берлеге»нең XV корылтае узды. Менә шушы Корылтайда җир шарының төрле почмагыннан килгән төрки халыклар үз җирендәге проблемалары белән уртаклаша, аларны чишү юлларын эзли, башкаларга үзләрендәге чынбарлыкны күрсәтергә тели. Матбугат чараларында (бигрәк тә дәүләтнекендә) бөтен җир гөлчәчәккә генә уралып яшәсә, шушындый бәйсез чараларда иллюзияләр таралып, дөреслек калкып чыга. Ә без, журналистлар, шунда күргәннәрне сезгә түкми-чәчми җиткерергә тиеш булабыз. Әлбәттә инде, анда ишеткән-күргәннәрне җитәкчелек цензурасы тоткарлап калмаса… Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә журналистларны бирегә җентекләп сайлап чакырганнардыр да.

Изображение удалено.

Истанбулда узачак шушы чарага Татарстаннан «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары һәм бары тик «Безнең гәҗит» газетасы журналисты гына чакырулы иде. Күреп торасыз, безнең делегациядә бары тик бәйсез кешеләр тупланган. «Азатлык» татар яшьләре берлеге даими рәвештә милли, сәяси темага пикет-митинглар уздыруы, төрле чараларда актив чыгыш ясаулары, үз фикерләрен кычкырып әйтергә курыкмаулары белән аерылып тора. «Безнең гәҗит» тә, соңгы вакытта, торган саен ешрак халыкара мәйданга чыга башлады. Әлегә безне чыгаралар…

ТАТАРЛАР – КУРКЫНЫЧ МИЛЛӘТМЕ?

Русия җиреннән чит илгә чыгу да зур проблема икән, ләбаса. Әйтик, Истанбулга Татарстанны тәкъдим итәрдәй 5 чакырулы делегат барырга тиеш идек. Казандагы «Азатлык» татар иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Наил Нәбиуллинны чик аша үткәрмәделәр. Аның кием-салымы, бөтен сумкалары самолетка озатылган иде инде юкса. (Ул сумкалар Төркияне безнең белән бергә күреп кайтты, Наил үзе генә күпме җыенып та бара алмый калды.) Инде анда баргач, ярты ел элек Төркиягә эшкә киткән җырчы Исмаил да безгә килеп кушылды. Кыскасы, шулай итеп без җәмгысе дүрт кеше булдык.

Икенче көнге самолет белән Корылтайга тагын ике кунак: Татар яшьләре форумы рәисе һәм аның урынбасары килергә тиешләр иде. Рәис Тәбриз Яруллинны да чик аша уздырмаганнар. Бары бер сәбәп: «Сезгә ил чиген үтү тыела!» Юкса, алар делегат та түгел, ә нибары кунак кына. Аларның бу Корылтайда чыгыш ясау мөмкинлеге дә юк, бары карап кына утыра алалар, тик ни кызганыч…

Чик буендагы мондый чикләүләрнең сирәк очрый торган күренеш булуын һәм аның форс-мажор вакыйга булып саналуын исәпкә алсаң, бу хәлнең тиктомалдан гына килеп чыкмавын аңлыйсың. Мәскәү Татарстанга аерым игътибар биреп, безнең авызларны ачтырмый гына яшәмәкче. Ә артык сүз сөйләргә мөмкин булган кешеләр чик аша чыгарылмый кала.

Изображение удалено.

Корылтайга җир шарының һәр почмагыннан 40тан артык делегация – барысы 120дән артык төрки халык вәкилләре җыелган, ләкин бары тик Татарстанда гына менә шулай ике кешене чик тоткарлаган икән (башка делегатлар үзләрендә андый проблема булмавы хакында сөйләде), димәк, без бик җитди һәм куркыныч милләт булып торабыз дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

ДИСКРИМИНАЦИЯНЕ КҮРМИБЕЗМЕ?!

Хәер, Корылтайда булган чыгышларга караганда, татарлар, чыннан да, барысыннан да алда бара. Сан ягыннан да без Русиядәге калган төрки халыклардан артык, иң кызыгы – безнең милләтне изү дә башкаларга караганда күбрәк. Безнең милләтне башкалардагы кебек телебезне тыеп кына түгел, дин ягыннан эзәрлекләп тә кысалар.

Татарстан делегациясе җитәкчесе Булат Гатин үз чыгышында әлеге Халыкара төрки яшьләр корылтаена 1992 елда Казанда нигез салынуын искә төшерде. (Аның башлангычында торган Тәлгать Әхмәдишинны биредә бик яхшы беләләр икән. – Авт.) Шушы бер факт кына да безне башкалардан аерып, бер башка югары итеп тора иде.

Шулай ук Булат Гатин үз чыгышында Төрки халыклар союзын булдыруны көн кадагына күтәрде. «Безгә моның өчен велосипед уйлап чыгарасы түгел, ә бары тик Ауропа союзы рухында оешып эшләргә кирәк. Төрки халыкларның уртак яклары Ауропа илләренекенә караганда күбрәк тә әле, шуңа күрә безгә моны оештыру авыр булмаячак», – диде ул. Төрки дәүләтләр арасында визасыз хәрәкәт итү, бердәм милли банк һәм аерым валюта, үз хәрби көчләребезне булдыру, шушы союз эчендә белем бирү системасын көйләү һәм балалар арасында төрле бәйгеләр, чаралар оештыру, төрки дәүләтләр арасында студентларны алыштырып укыту һәм башка бик күп мәсьәләләрне күтәрде Булат Гали улы. Ә аның: «Үз тарихыбызны без үзебез язарга тиеш, нишләп әле безнең тарихны башка милләт вәкилләре, башка кешеләр яза», – дигән сүзләре күпләрнең күңеленә хуш килде.

Татарстан делегациясе биредә чыгышы белән генә түгел, Русия Президентына, Берләшкән милләтләр оешмасына, Ауропа Советы парламенты ассамблеясына, төрки халыклар яшәүче башка илләрнең башлыкларына әзерләгән мөрәҗәгате белән дә аерылып торды. Ул мөрәҗәгатьтә Берләшкән милләтләр оешмасында кабул ителгән конвенция, декларацияләр турында сүз бара. Мисал өчен, 2007 елда БМО Төп җирле халыкларның хокуклары турындагы декларацияне кабул итте. Аның нигезендә, төп җирле халыклар дискриминациясе расалы дискриминациягә керә. Ә Русия территориясендә бу дискриминациягә эләкмәүче халык – руслар гына. Башка халыклар үз телендә белем алудан, бердәм дәүләт имтиханын туган телендә тапшырудан мәхрүм, география, тарих, әдәбият, биология, зоология һәм башка шуның ише фәннәрдән региональ компонент бетерелеп, алар бөтен Русиядә яшәүче урыслар белән бертигез хәлгә куелган. Шулай итеп безне, мәҗбүри үтәлергә тиешле законнар чыгарып, руслаштыру бара. Русиядән килгән делегатларда барысында да диярлек бер проблема – барыбызда уртак кайгы – шул ук тел, мәдәният югалу, урыслашу…

Татарстан делегатлары тәкъдим иткән әлеге мөрәҗәгатьтә «Русия федерациясенең мәгариф турындагы» законыннан җирле төп халыкларны дискриминацияләүче маддәләрне алып атуны, мәктәп укучыларына Бердәм дәүләт имтиханын үз телләрендә тапшыру мөмкинлеген кире кайтаруны, милли республика һәм өлкәләрнең статусын саклап калуны, Дәүләтнең милли сәясәте стратегиясендә халыкларны һәм аларның мәдәниятен саклау өчен чаралар күрүне һәм башкаларны сорап язылган иде. Бу мөрәҗәгать астына Корылтайга килгән делегация җитәкчеләре имзалар салды.

КҮЗ КҮРМӘГӘН ХАЛЫКЛАР БАР

Форсаттан файдаланып, берничә милләтнең бүгенге хәленә тукталмый кала алмыйм. Мәсәлән, Чуаш күршеләребезнең хәле безнекенә караганда күпкә аяныч.

– Соңгы халык санын алуда Русия буенча 1 млн 300 мең чуаш кешесе барлыгы ачыкланды. Соңгы 10-15 ел эчендә без 1 млнга кимегәнбез. Бу бит халык чума авыруыннан яки СПИДтан кырыла, башкаларга караганда балаларны азрак таба дигән сүз түгел, чуашлар урыслаша, кими, үз балаларын да урыс итеп яздыра дигән сүз. Һәм бу процесс Русия җитәкчеләре тарафыннан хуплана. Алар илдәге мәдәниятләр төрлелеген, шушы милли калоритны саклап калырга омтылмый, аны юкка чыгаруга таба бара. Урыс интеллигенциясе ниндидер күбәләк төре югала башласа тавыш чыгара, ә тулы бер халык үлеп барганда ул дәшми. Дәүләт бит ул урысныкы гына түгел, алар безнең хакта да уйларга, үз халкын саклап калырга, аларга мәнфәгате хакында кайгыртырга тиеш. Тик моны эшләү урынына мәктәпләрдән чуаш телен кыскарталар, балалар бакчаларында инде чуаш төркемнәре калмады дисәм дә була, концертлар, төрле аралар булса да арада 1-2 милли номер булса, рәхмәт әйтерсең. Чабаксарда Балалар иҗат үзәге бар. Алар ел буе шөгыльләнеп, ел ахырында нәтиҗә ясап, бер концерт куя. Менә шунда аларның ел буе нишләгәне күренә дә инде. Чуашча номерлар 1-2 була микән, – дип сөйләде Чуашстан делегациясе җитәкчесе Олег Цыпленков.

Бу Корылтайда шәхсән үзем бөтенләй күз күрмәгән, колак ишетмәгән милләтләр турында белдем. Әйтик, Русиянең Кемеров өлкәсендә төрки халык вәкилләре булган шорлар яши икән. Аларның саны елдан-ел кими һәм бүген инде шорлар 5000 кеше генә калган. Аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышу гаҗәп кызык булды.

– Безнең авылларда шаманнар яши, – дип сөйли Кемеров өлкәсеннән делегат булып килгән Ольга. – Мөселман авылларында имамнар булган кебек, бездә дә шаманнар шул ук вазифаны башкара. Тик соңгы елларда андый шаманнар бик аз калды. Кеше авырса, гаиләдә берәр зур вакыйга булса, милли бәйрәмнәрдә алар алыштыргысыз. Ә телгә килгәндә, авылыма кайтсам гына үз телемдә сөйләшә алам, чөнки шор телен белүчеләр шулкадәр аз ки, кайчакта бөтен шорларны бер көн эчендә йөреп, санап чыгарып буладыр кебек тоела, – ди ул.

Хакаслар да үзләрендәге шаманнар турында сөйләп, балачакта укыган, тыңлаган әкиятләрне искә төшерде.

Алеутлар турында ишеткәнегез бармы? Камчатка крае, Аляскада яшәүче бу халык инде бөтенләй бетү алдында. Алар XVIII гасырда әле 15 меңләп исәпләнсә, бүген 400 кешедән аз гына артык. Уйлап карасаң, бу бит нибары бер-ике кечкенә авыл дигән сүз!!!

Кырымнан килгән татарлар милли рухы белән чын-чынлап сокландырды.

– Безгә бернинди басым юк. Гомумән, милли мәсьәлә һәркемнең үзеннән тора. Менә мин үз ягымда милли баш киеме киеп йөрим, махсус милли бизәкле киемнәр тектерәм, аларны заманга яраклаштырам. Башта кешеләр бераз сәерсенеп карасалар, хәзер яшьләрнең күбесе миннән үрнәк алып, шундый ук баш киеме кия башлады, милли бизәкле камзуллар тектерә, – ди Афизә. Шулай ук ул русларның Кырымда үз территорияләрен ничек итеп бүлүен сөйләп шаккаттырды.

– Безнең рус авыллары чигендә бик-бик зур итеп ясалган тәреләр тора. Шулай итеп алар җир бүлә, татарның һәм русның территориясе кайда икәнен күрсәтергә тели.

Халыкара дәрәҗәдәге бу чарада милли мәсьәләләр генә түгел, башкалары да күтәрелде. Әйтик, наркомания афәте, СПИД темасына сөйләшүләр дә булды. Русия сәясәтенең яшерен якларын ачтык.

Мәсәлән, Тува республикасыннан килгән Аида Дарҗай үз җирләре өчен йөрәге януы турында сөйләде.

– Безнең республиканың Тожу дип аталган иң матур җирен, таулы, урманлы, яшел зонасын Русия 25 елга Кытайга арендага бирде. Ул тауларда кыйммәтле металл ятмалары бик күп. Әле менә өч-дүрт ел чамасы гына узды, инде ул табигатьтән берни дә калмады дияргә мөмкин. Агачларны кисеп, тауларны шартлаталар, металларны табып, шунда ук эшкәртәләр. Тау урыннарында сугыштан соң калган кебек коп-коры җир ятып кала. Металл эшкәртү вакытында булган зыянлы калдыклар беркая да күмелми, аяк астында ята. Соңгы вакытта тирә-яктагы хайваннар да мутацияләнә башлады. Табигатьтәге шушы җимерүләр аркасындамы, бездә җир тетрәүләр артты. Гомумән, безнең хәзер берниебез дә юк. Хәтта җир сатып аласы булсак та, без җирле җитәкчелеккә түгел, ә Путинга хат язарга мәҗбүр, – ди Аида әрнеп.

Сирия делегатлары, сәяси хәлләр аркасында, үз ватандашларының туган җирләренә кайта алмый азаплануы хакында сүз алды. Сүзе генә нәрсә, шәһәр буйлап бераз йөреп кайтырга дип чыгып киткәч, Истанбулның үзәк мәйданында Сирия халкы һәм төрекләр уздырган митингта булдык. Андагы төп шигарьләр сугышны бетереп Сирия ватандашларының үз иленә кайту мөмкинлеген булдыруны сорап яңгырады. Монда гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә бар: полиция хезмәткәрләре митингны тимер рәшәткәләр артында гына күзәтте. Ә бездә, киресенчә, митингка килгән халыкны шул рәшәткәләр артына куып кертеп «кычкырталар».

Якутлар алмазлар турында сөйләде. Русия җитәкчелеге һәркайсыбызны акыртып талый, тик без генә һәркайсыбыз үз почмагында рәнҗеп, әрнеп утырабыз икән бит.

МИЛЛӘТЛӘР ДУСЛЫГЫ

Корылтай өч көн дәвам итте һәм без һәр кичне төн уртасына кадәр концерт карадык. Төрки халыкларның һәркайсы милли киемнәреннән үз фольклорын күрсәтте. Анда күргәннәрне тел белән аңлатып, бирегә язу өчен сүзләр табып бетерә алмыйм. Аны күрергә кирәк. Алтайдан килгән кызлар үзләрендәге чәй эчү йоласын күрсәткәндә гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Алар баш киеме озынлыгы белән бер шаккаттырса, тамак белән җырлаган кызлар икенче тапкыр сокландырды. Шифалы үләннәрдән ясаган мондый чәйне әлегә кадәр авыз иткәнем юк иде.

Милли уен кораллары, берсеннән-берсе матур җыр-биюләр, гаҗәеп костюмнар – болар барысы да безнең – төрки халыкларның – милли байлыгыбыз бит. Русия үзенең мәгънәсез сәясәте белән шуларны юкка чыгарса, төрле төсле келәмдәге һәр төс уңып юылган кебек, бөтен ил соры бертөрле массага әвереләчәк. Шул да булдымы эш?!

ДӨНЬЯ ХАТЫН-КЫЗ КУЛЫНДА

Шушы Корылтай кысаларында Төрки хатын-кызлар берләшмәсенә нигез салынды. Делегат булып килгән хатын-кызлар берләшеп, милли мәдәниятне, кул эшләребезне, милли кухнябызны саклап калу өчен үз тәкъдимнәрен кертте. Кемдер төрки яшьләрдән торган ансамбль булдырып, дөнья буйлап гастрольләргә чыгып китәргә, кемдер төрки халыкларның милли ризыклары тупланган китап чыгарырга, кемдер кул эшләре тупланган күргәзмәләр уздырырга киңәш итте. Тәкъдимнәр моның белән генә чикләнмәде, билгеле. «Хатын-кыз бер кулы белән бишек тирбәтсә, икенче кулы белән дөньяны тирбәтә», – диде бер делегат һәм, әлбәттә, бу сүзләрне һәркайсы күтәреп алды. Корылтайның рәисе Әкрам Абдуллаев та шушы сүзләрдән соң елмаеп, хатын-кызларның җәмгыятьтә әйдәп баручылар булуын танырга мәҗбүр булды. «Шушы хатын-кызлар оешмасын булдыру максатыннан, делегация җитәкчеләренә мәҗбүри рәвештә бер хатын-кыз алып килергә дигән шарт куйган идек. Корылтайга моның кадәр гүзәл зат җыелганы юк иде әле, юкса, ир-атларның тормышта әмер генә биреп йөрүен, күп очракта бөтен эшне хатын-кыз башкаруын да беләбез», – диде ул.

Шушы ук Корылтай нигезендә Халыкара Төрки журналистлар ассоциациясе оешты. Хәзер ул ассоциациядә Татарстаннан да бер вәкил – «Безнең гәҗит» газетасы журналисты бар. Бәлки, бу вакыйга кемгәдер чүп кенә бер эш булып күренәдер, ләкин чынлыкта, бу газетаның халыкара дәрәҗәгә ирешүен күрсәтә торган бер фал да. Бер тамчы су океанга килеп төшкәч, ул да шул океанның бер өлеше булган кебек без дә хәзер шул океанга килеп кердек. Дөрес, газетабызны чит илләрдә болай да укыйлар иде. Төркиягә илчелек аша тапшырылганын беләм. Кәгазь газета таралу мөмкинлеге булмаганда, интернет сәхифәгә керәләр. Сүз уңаенда әйтим: Төркиядән анда кереп укучылар бихисап. Ул чит илләр арасында беренче урында. Аннан соң АКШ тора.

Корылтай ахырында аның рәисе сайланды һәм резолюция кабул ителде, башкарма комитет әгъзалары билгеләнде. Нәтиҗәдә, рәис кеше алышынмады – бертавыштан диярлек элеккеге рәис Әкрам Абдуллаев үз урынында калды. Ә менә башкарма комитетка ул үзенә яшьләрне җыйды.

Корылтай беткәч тә, «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары белән белән берлектә бер-ике көн Истанбулда йөрдек. Татар халкы өчен бик мөһим истәлекле урыннарда булдык. Шунда күргәннәрем һәм Русия хөкүмәтенең төрек яшьләре белән ни өчен судлашып йөрүе, Төркиягә кияүгә киткән хатын-кызларның нинди тормышта яшәүләре һәм башкалар хакында киләсе саннарда язармын.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Истанбул-Казан.

Чит җирдә мин үз кеше!, 4.7 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии