- 26.11.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Мин «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә кергәндә анда җаваплы секретарь булып Заһидулла абый Шәфигуллин эшли иде. Ул салмак, тыныч, акыллы кеше. Әкрен генә йөри, сүзләрен уйлап кына әйтә. Журналист Люция Фаршатова редакциядә икенче бүлеккә эшкә күчү сәбәпле, ул мине аның урынына җаваплы секретарь урынбасары итеп эшкә чакырды. Мине әле редакциядә берара «Шәфигуллин кешесе» дип тә атап йөрттеләр. «Шагыйрь Нури Арсланов та безнең редакциядә рәссам булып эшләп, шуннан күтәрелеп китте, китаплар чыгарды, зур шагыйрь булды, син дә шулай әкренләп кенә, ашыкмыйча эшләп кара әле!» – диде ул, елмайган күзләре белән тутырып карап.
Редакциядә әзрәк эшләгәч, Заһидулла абый «Мәдәни җомга» газетасына эшкә күчте. Ул анда да миңа ярдәм итте, гел киңәшләрен бирә, компьютерда да өйрән, дип әйтә иде. Заһидулла абый Шәфигуллин тумышы белән Чистай районы Мөслим авылыннан иде. Аны анда искә алучы кеше бар микән хәзерге заманда, бөтен илгә танылган бик сәләтле журналист, язучы, коеп куйган иҗат әһеле иде бит ул.
Заһидулла абый эштән киткәч, аның урынына җаваплы секретарь, һәм минем турыдан-туры җитәкчем булып Нургали абый Булатов калды. Нургали абый мине туганы, баласы кебек якын күрде, яклады, саклады. Үзе дә мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр күп яза иде. Коеп куйган артист, бик матур иттереп җырлый иде. Кайбер кешеләргә пародияләр дә күрсәтә, мин аңа сокланып туймый идем. Чын дус, ышанычлы иптәш булды. Теләче, Саба районнарында, туган авылы Аланда аны бик яраталар, хөрмәт итәләр.
Аллага шөкер, күптән түгел генә өйләренә барып, Нургали абыйның хәлен белдем. 85 яшен тутырса да, әле үзен яхшы хис итә ул. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, хезмәттәшләрне искә алдык.
Нургали абыйдан соң «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары һәм җаваплы секретарь булып озак еллар Габделбәр абый Ризванов эшләде.
Габделбәр абый иҗат кешеләрен бик ярата һәм алар белән гел дусларча мөнәсәбәттә яшәде. Нинди кыю Фатих Сибагатуллин да Габделбәр абый янында юашланып кала, иҗат дөньясына кереп китә иде. Алар икәүләп татар тарихына багышланган нинди яхшы китаплар чыгардылар, аларның эшләре республикада да бик югары бәяләнде.
Бер тапкыр редакциядә эшләп утыра идем, берәү: «Егетләрнең асылларына сәлам!» – дип, арттан тавыш бирде. Борылып карасам, Габделбәр абый белән Фатыйх абый Сибагатуллин басып тора. Тирә-якка карыйм: беркем дә юк, бүлмәдә үзем генә. Мин әйтәм, Фатыйх абый кемгә әйтте икән бу сүзне? Аннары исемә төште: мин бит аңар дусларча шарж ясап, газет-журналларда бастырган идем. Әле кемнәрдер минем рәсемне алып, Фатих абый янына подписка ясарга да йөргәннәр иде.
Ул да түгел, редакциягә шау-гөр килеп халкыбызның бөек улы, иганәче, балалар йортларына ярдәм итүче Әсхәт абый Галимҗанов килеп керә. Аның юлы туп-туры Габделбәр абый бүлмәсенә илтә. Тиз генә Мәскәүгә барып кайтырга кирәк икән аңа. Үзенә иптәшкә бер кеше кирәк, ди. Уйлаштык та, Мәскәүгә Әсхәт абый белән мин барырга булдым. Шулай итеп һич уйламаганда миңа бәхет елмайды, Әсхәт абый белән сөйләшә-көлешә поездда Мәскәүгә барып кайттык. Берара: «Минтимер Шәрипович миңа һәйкәл куйдырды, мин дә аңар һәйкәл куйдырам, акчам җитә, зур рәхмәт аңар!» – дип, Әсхәт абый зур хыяллар белән йөрде. Шушы хыяллары белән «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә килә иде. Габделбәр абый кулыннан килгәнчә аңа гел ярдәм итә, аны тынычландыра да.
Рәхмәт яугыры, Минтимер Шәрипович Әсхәт абый турында зур, затлы, матур китап чыгарды. Анда Габделбәр абыйның да көче керде.
Танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдинов белән дә алар күптәнге дуслар. Бергәләп китаплар, газеталар да чыгардылар. Салаватның җырлавын, аның концертларын Габделбәр абый бигрәк тә ярата. Кайсы елда нинди җыр җырлаганын сорасаң, шул минутта ук әйтә дә бирә. Ике зур талант бер-берсенә сокланып, хәзер дә дуслыкларын дәвам итәләр.
Габделбәр абый вакыты булуга озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи абый Галиев авылына бара, аннан кайтышлый Казанда яшәүче матбугат ветераннары Касыйм абый Тәхау белән Мидхәт абый Шакирҗановларның хәлен белеп чыга иде. Берәр төрле иҗат планнары кора башласалар, композитор, гармунчы Марс абый Макаров белән җырчы Мирсәет абый Сөнгатуллин да редакциягә килеп, Габделбәр абыйны көтеп утыралар иде. Төрле дәрәҗәдәге министрлар, җитәкчеләр дә Габделбәр абый белән эшләргә тырышты. Чөнки ул эшләгән эш әллә кайдан ялт итеп күренеп тора иде шул.
Берәр җиргә очрашуга, концертларга, телевидениегә барырга туры килсә дә Габделбәр абый шунда ук җибәрә иде. «Бар, үзем эшлим, андый чакырган җиргә бармый калырга ярамый, ул гел булмый!» – дип әйтә иде.
Редакторлар да әйбәт, кешене аңлый торган кешеләр булып чыктылар. Мөнир абый Әһлиуллин беренче эшкә алган көнне үк: «Зөлфәтнең әйберләрен бастырыгыз, аңа эшкә кереп китәргә булышыгыз!» – дип әйтте. Бик авыр вакытларда да акыл белән эш итте, кадрларга бик хөрмәт белән карый, аларны саклый иде.
Габделхак абый Шәмсетдинов белән дуслар идек дисәң дә була. Ул бит үзе дә шагыйрь, җырлар авторы. Мин үзем хәзер дә Габделхак абый җырларын җырларга яратам.
Миңназыйм Сәфәров та кешелекле кеше булып чыкты. Газетада хата киткән булса да, планеркаларда әйтәсе сүзен кешене түбәнсетеп түгел, ә дәрәҗәсен күтәрерлек итеп әйтә иде. Мөмкинлекләр бирде, без аның белән озак эшләдек. Редакторларыбызга зур рәхмәт!
Габделбәр абый «Идел-Пресс» нәшриятының генераль директоры Ислам абый Әхмәтҗанов белән дус. Алар бергә укыганнар, бергә «Ватаным Татарстан»да эшли башлаганнар. Ислам абый искиткеч акыллы, зыялы кеше. Кая гына барса да, эше никадәр күп булса да, ул безнең белән туктап, зурлап исәнләшә иде.
Мин редакциягә килгәндә анда Гаҗилә апа Кәримуллина белән Равил Гатауллин инде җаваплы секретарь урынбасары булып эшлиләр иде. Алар да ярдәмчел, яхшы хезмәттәшләр булып чыктылар.
Габделбәр абый редакциядәге эшен дә бик яхшы белә иде. Законнар, указлар килсә, без аптырап калабыз, аны ничек урнаштыру турында баш ватабыз. Габделбәр абый яңа килгән материалларга бер карап кына ала иде, шунда ук тыныч кына ничек урнаштырырга икәнен аңлата. Ул әйткән әйберләр һәрвакыт дөрес, хатасыз чыгалар иде. Ул бик ярдәмчел дә, минем ясаган рәсемнәремне, язган мәкаләләремне төрле каршылыкларга карамастан, барыбер газета битләрендә чыгарта иде. Мин берәр җирдә, концертта чыгыш ясасам да, ул иренмичә барып карый, киңәшләрен бирә, шатлыкны да бергә уртаклаша иде.
Габделбәр абыйның хәләл җефете Асия апа белән бергә яши башлауларына да 50 елдан артык вакыт узган. Инде оныклар үстереп, озакламый турун да сөяргә җыеналар. Бәхетнең иң зурысы шушыдыр инде. Үзе дә шулай ди. Алар Асия апа белән икесе дә бер авылдан – Кукмара районының Купка дигән авылында туганнар.
«Асия апаң миннән бер генә яшькә кечерәк. Ул башлангычны укыгач, урта сыйныфларда Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә күченеп китте. Әмма каникулларга авылга кайта иде. Язмыштыр, без бер-беребезне ошатып, гаилә кордык. Асия миңа гомер буена зур терәк булды!» – дип сөйли Габделбәр абый.
Бердәнбер кызлары Ләйсәнгә дә 50 яшь тула икән инде. Дизайнер Ләйсән Хаҗиеваны Татарстанда гына түгел, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез дә белә. Ул татар эстрадасы җырчыларына милли күлмәкләр тегеп кидергән кеше. Бу осталык әнисе Асия ападан килә. Асия апаның әбисе Бибигафифә дә кул эшенә оста булган.
Габделбәр абыйның күп вакыты юлда үтә. Машинасына утырып әллә кайларга барып кайта ул. Аның Татарстанда булмаган җире, бармаган районы калдымы икән?
Атна саен диярлек Кукмара районындагы туган авылы Купкага кайта. Шуннан үзенә яшәргә дәрт, дәрман алып килә.
Мин үзем Габделбәр абыйны татар матбугатының генералы дип атар идем. Чөнки ул инде илле елдан артык талантын, сәләтен матбугатны үстерүгә багышлый. Ул бу эшне яратып, күңелен биреп башкара, татар матбугатында эшләве белән хәзер дә горурланып яши.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре
Комментарии