Сан алу ул – санлаумы?

Беркөнне Төркиядә яшәүче танышым интернеттан хат язып, инде онытылып барган мәсьәләне хәтер почмагында тагын яңартты.

– И-и кызый, сездә дә дөньяны шау-гөр китереп, үткән икән. Бөтен илдә бер үк балык башы алайса. Төркиядә кызык үтә ул: монда кеше саны күбрәк булу әйбәт санала. Кем күбрәк кешене яздыра – шуны соңыннан зурлыйлар. Әлбәттә, хәйләсез – дөнья файдасыз. Безнең районда үткәрүче ир берничә егетне зиратка куып җибәргән. Тегеләре кабер ташларындагы исем-фамилияләрне язып, Гогольчә әйтсәк, “үлгән җаннарны” терелткән. Мондый юлга баручы районнар бер без генә түгел дип беләм. Шуңа күрә Русиядә генә хаксызлык, без ахмаклар илендә яшибез, дип баш катырмагыз. Сәясәт кайда да пычрак инде ул… – дигән Фатих.

ҖАНИСӘПКӘ ТӨКЕРҮЧЕЛӘР

Русиядә исә җанисәп турында төрле фикер ишетергә туры килде. Битарафлык та, хуплау да, кирәксез гамәл дип тиргәү дә… Халыкның нибары 2%ы гына җанисәптә катнашырга теләми, дип хәбәр иттеләр телевизордан. Күршеләремне дә шул исемлеккә керттем.

Элиталы саналган йортта көн күрәм, ишегалдындагы чит ил машинасының исәбе-чуты юк. Өч подъездлы йортның берсендә – өч бүлмәле, калганнарында биш бүлмәле фатирлар. Байлар “тимер ат”лары өчен аерым парковка булдырды, махсус каравылчы ялладылар. Ләкин дөресен генә әйткәндә, бу күрше байлардан безгә зыяннан башка нәрсә тамганы юк. Йә алар йорт тирәли койма тотканда акча түләми, йә салымнары яки бурычлары җыела, йә акча белән бәйле тагын берәр нәрсә килеп чыга. Җанисәп алучы хатын да боларга шаккаткан. Безнең фатирга чираты җиткәндә күзе маңгаена менгән иде.

– Аллага шөкер, бу йортта нормаль подъезд да бар икән, – диде ул ишектән кертүемә сөенүен яшермичә. – Өченче подъездда яшәүчеләр баштан ачмыйча йөдәтте, аннары таныклыгымны тикшереп, әллә кайларга шалтыратып бетерделәр. Ахыр чиктә сорауларыма җавап бирмичә, “Үзегезгә булсын җанисәбегез!” – дип борын төбемдә ишекләрен яптылар. Кирәк бит шулкадәр мыскыл итәргә! Бу законны мин уйлап тапкан диярсең… – диде Эльвира.

– Өенә кертмәүчеләр күп булдымы соң?

– Иң гаҗәбе шунда да инде – күрше подъездыгызда берсе дә кертмәде! Куркырлык сәбәпләре бар, димәк. Ике йорт бирделәр, 400ләп фатир дигән сүз бу. Ничек йөреп бетерергә моны дип аптырап калдым әле… Мәҗбүр итмәгән булсалар, 4-5 мең сум акчага кызыгып, мәңге ризалашмас идем.

Мондый мәшәкать, һәрвакыттагыча, күбесенчә укытучы җилкәсенә төште. Берсе шәһәр байларының ишеген ачтыра алмый интексә, икенчесе авыл урамнарыннан саз ерып йөрде, өченчесе берничә гаиләне туры китерә алмыйча кат-кат бер сукмакны таптады.

“БЕРЛӘШМИБЕЗ!”

Интегүләренең нәтиҗәсе генә икеле-микеле. Сайлау кебек алдау-юлдауга корылып, акчаны суга салу түгелме икән бу? Кайсы халыкны нинди процентларда чыгарасы алдан ук хәл ителмәгән микән? Әйтик, 2002 елгы җанисәп. “ буенча керәшеннәр саны – 24668, шуның 18 меңе Татарстанда яшәп ята”, – диделәр ул чакта. Кара акыл белән исәпләгәндә дә алар күбрәк кебек. авыллары, районнары гөрләп яши. Үзләре: “Керәшеннәр – 300 мең!” – дип шартлап тора. “ дип язылганнардыр”, – дияр кайберәүләр. Рус диючеләре дә бардыр. Үземнең әбием әнә: “И-и, безгә һаман кермиләр, керәшен дип кенә яза күрсеннәр иде”, – дип борчылды әле. Шушы язманы әзерләп ятканда машинада бер “ата керәшен” – Илья Федорович белән бергә килдек.

– Җанисәптә кем дип язылдыгыз? – дидем башымны юләргә салып.

– Әлбәттә, керәшен, – дип куйды ул горур кыяфәт белән. – Әтием, әнием керәшен булган, нишләп мин татарга әйләнергә тиеш әле?! Кызык кешеләр инде сез, татарлар! Әйдә, бергәләшеп фикер йөртик… ТНВ каналыннан Питрау бәйрәмен күрсәттеләр. Шуннан соң елның 365 көнендә керәшеннәр турында бер сюжет, бер тапшыру юк! Керәшеннәр җир йөзендә бөтенләй юк, монда яшәмиләр дип уйларсың. Газетага материаллар җибәрдем – бастырмадылар. Түрәләр, район хакимияте башлыклары арасыннан керәшеннәрне санап кара, йә?! Юк бит! Без татарның 20%ын тәшкил итсәк, югары урыннарның да якынча биштән берен керәшеннәр алырга тиештер бит? Әллә мин хаксызмы? Татарстанда күтәрелү, танылу өчен, исем алыштырган керәшеннәрне беләбез. Сәбәбе аңлашыла – татар булмасаң, сәләтеңне күрмиләр. Татар әбиләре авызыннан “тәре” сүзе төшми, безне кимсеткәнне беләләр ләбаса. “Бабаларыгыз сатлык җан булган, хак дингә кайчан кайтасыз?” – дип җен ачуларымны чыгаралар, юри котырталар. Ә җанисәп җиткәч, исегезгә келт итеп төшәбез! Безнең тарих бер, имеш. Килешмим, “татар” койрыгы такмагыз безгә. Керәшеннәрне күрмәмешкә салышканга, сүзебез үтмәгәнгә татарларга үпкәбез бар. Инде 1920 елдан бирле безне юк итәргә тырышалар…

– Бүленгәнне бүре ашар. Берләшү – исән калу өчен кирәк. Татарлар бетсә, керәшеннәр генә яшәп калыр дип уйлыйсызмы әллә?

– Кирәк түгел безгә татар белән берләшү! Дөньякүләм танылган, “ах” итәрлек галимегез дә юк бит сезнең. Суворов, Жуков, Арбузов, Бутлеров һәм тагын әллә никадәр бөек – бөтенесе керәшен. Татар булу дигәннән, менә оныгым Диманы гына кара. Исем-фамилиясе – русныкы, дине – русныкы, русча гына сөйләшә. Ничек шушы бала “татар” дип язылсын инде, ә? Каян килсен аңарда татарлык? Кирәк тә түгел, хәзер кемгә хаҗәт? Үзем дә русчага күчеп китә алмыйча, шул татар телле булуым аркасында байтак интектем. Көчемнән килсә, хәзер татар-башкорт-мари-чуаш-удмуртны укмаштырып, бер губерна ясап куяр идем дә вәссәлам…

“Укмаштыру” сүзен ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте. Күңелдәге милләтчелек хисе шундук баш калкытты. Керәшеннәр үпкәсендә хаклык, бездә гаеп бар анысы. Тик монысы инде башка, зуррак тема…

ТАТАРСТАНДА – БОЛГАР, ИНК ҺӘМ ПАПУАС

Шушы җанисәп алдыннан Марат исемле танышым электрон почтама берөзлексез хат яудырды. Әллә нинди фәнни китаплар, рус матбугаты язмалары, тарихи документлар, татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр җибәргән. Бөтенесен җыеп анализласак, безнең бөек болгар халкы икәнебезне расларга тырышты Марат. Татарның кушамат кына булуын, ялган исем белән йөреп, үз-үзебезне бәхетсезлеккә дучар итүебезне кат-кат тәмләп сөйләде. Очрашкач, теләсә кайсы теманы “болгарларга” өстерәп кереп китә башлады, тәмам гарык булдым. Үзләрен болгар дип йөрүчеләрне моңарчы да белә идем, ләкин Марат бөтен чикләрне узып киткән кебек тоелды миңа. Дөньясын онытып, болгарчылык белән җенләнде. Ахыр чиктә исемен, документларын алыштырды. Хәзер Маратыбыз паспорт буенча – Лачын Болгари. “Татар теле”, “татарча” дигәнне ишетсә, ярты җөмләдә бүлеп: “Болгар теле дип сөйләш әле, зинһар. Без болгарча сөйләшәбез, татар теле дигән нәрсә юк, ул – уйдырма”, – дип нервымны ашый.

– Җиттеме сиңа, юкмы?! Беркайчан да болгар булмаячакмын, мин – татар! Җанисәптә дә шулай язылдым һәм язылачакмын, – дидем берсендә кызып китеп.

– Бүген начар аңлаттым, андый нәтиҗә ясарга ашыкма, – диде Марат-Лачын тынычландырырга тырышып. – Тормышыбыз имин, бөтен булсын өчен, беренче чиратта, “татар” дигән юньсез сүздән котылырга кирәк. Бездә болгар каны ага, исеңдә калдыр. Милләт исемен алыштыручы халыклар тарихта бар, безгә алар эзеннән барырга кирәк.

Маратка нинди генә дәлилләр китерсәм дә аз, үз туксаны туксан булды. “Татар” сүзен ишетергә дә теләми, шырпы сызгандай дөрләп кабына. Җанисәптә ике җирдә язылып, икесендә дә “болгар” дип теркәлгән. Төшендә дә болгар милләтенә әйләнүебезне күреп ятадыр бу, мин әйтәм.

Болгарлар кебек “яңа” милләтләр башка төбәкләрдә дә тулып ята икән. Мәсәлән, Пермь якларында “хоббит” һәм “эльф”, Архангельскида “чудь” дигән “ырулар” барлыгы ачыкланган. Ә Ростов-на-Донудагы 30 кеше үзен “скиф” дип атаган. Татарстанда исә могикан телендә сөйләшүче инк, папуас һәм чит планета кунагы яшәвен белгәннәр. Шулай итеп, җанисәп милләттәшләребезнең юмор хисе тәртиптә булуын да күрсәтте.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ НИЧЕК?

Русьтагы беренче җанисәпне 1245 елда татар-монголлар үткәргән. Шуннан соң 14 ел саен халык санын ала башлаганнар. Ләкин ул вакытта яшәргә өе булган кешеләр, салым түләп торучылар гына исәпкә алынган. Ә хәзер урамдагы йортсыз-җирсезләр дә, вокзалда бет үрчетүче сукбайлар да калмады.

Җанисәпнең башка ысуллары да тулып ята. Америкада җанисәп үткәрүче кеше халыкка берничә генә сорау бирә. Ә зуррак анкета һәркайсының почта тартмасына салына. Әлбәттә, тутыргач, кире җибәрү хакын дәүләт түләп куйган була. Мондый виртуаль җанисәпкә әле нык алга киткән илләр генә алына икән. Германиядә исә, җанисәп ел ярымга бер тапкыр уза һәм төп мәгълүматны федераль һәм җир банклары бирә. Бездәге кебек бөтен йорт ишеген шакымыйлар, һәр унынчы гаиләне генә борчыйлар. Ә һәр өченче кеше анкета тутырып, почта аша җибәрә. Җанисәпнең шундый ук төре Франциядә дә үтә. Анда ел саен халыкның биштән берен тикшерәләр. Финляндия, Дания, Норвегия, Швециядә инде 20 ел махсус регистрлар ярдәмендә мәгълүмат туплыйлар. Ягъни кайдадыр теркәлгән белешмәне дәүләт органнары җыеп кына ала, халыкны сораулар белән йөдәтүче юк. Иң мөһимнәрдән булып, халык, төзелеш, яшәү урыны һәм оешма регистрлары санала. Мәгълүмат туплау белән Статистик ведомство шөгыльләнә, бездәге кебек укытучыларны халык санын алырга куып чыгармыйлар. Скандинавия илләрендәге бу үрнәк иң камиле, җайлысы санала. Ләкин Русия өчен әлеге яңа ысуллар актуаль түгел. Беренчедән, бездә милли регистрлар юк һәм кайчан пәйда буласы билгесез. Халкыбыз да ул илләрдәгедән шактый күбрәк һәм төрлерәк. Шулай да, Росстат киләчәктә берничә яңалык кертмәкче. “Яңа технологияләр ярдәмендә халык санын алу (интернет-сораштыру, электрон анкеталар) зур чыгымнар гына түгел, законнарда беркадәр үзгәреш тә таләп итә”, – дип хәбәр итә Александр Суринов. – Аңа да карамастан, Росстат яңа технологияләр куллану тәҗрибәсен 2020 елдагы җанисәптә үткәреп карарга планлаштыра”.

Чит илләр үрнәген өйрәнеп, яңа технологияләр кулланып, берәр заман безнең илдә дә “Менә, ичмасам!” – дип әйтерлек төгәл, дөрес, җайлы җанисәп үтәчәгенә өметләнәсе генә кала…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Татар барда хәтер бар

Татар барда хәтәр бар дип,

Кемнәр хәбәр тараткан?

Ирек сөйгән горур халкым

Батыр дигән дан тапкан.

Кол булмаган, баш имәгән,

Көрәшләрдә чыныккан.

Сәүдә иткән, кала салган,

Ташларга кадак каккан.

Җитмеш төрле дә аз,

Хезмәт сөйгән, тир түккән.

Сәҗдә кылып туган җирдә

Иманлы гомер үткән.

Биегәндә ут чыгарган,

Моңайганда сузган.

Акмуллалар арбасында

Меңәр чакрымнар узган.

Энҗе булып сибелгән дә,

Мәгърифәт нуры чәчкән.

Кайгыларга бирешмәгән,

Сират күперен кичкән.

Хәтерле булган халыкның

Киләчәккә хакы бар.

Татар барда хәтәр түгел,

Татар барда хәтер бар.

Дилә ФӘИСХАНОВА.

.

Комментарии