Үлеп терелдем

(ИСЕМДӘ КАЛГАННАР)

Тукай кебек зу-ур әсәр язарлык ук булмаса да, минем дә хәйран нәрсәләр истә. Шуңа да сезне «ысвижий» бер хатирәм белән таныштырып үтәсем килә. Әгәр дә басып торасыз икән, зинһар, утырыгыз! Чөнки сүзем… БДИ турында барачак.

Дөресен әйтергә кирәктер, быелгы имтихан башкаларыннан катлаулылыгы белән генә түгел, ә үзенең «аксессуарлары» белән дә аерылып торды. Металлэзләткечләр, камералар безне иитихан саен сәламләде.

УЛ ӘЛЕ БИК ЕРАКТА ИДЕ

«Май-июньдә үлеп тереләселәр бар икән әле…», «Берәр кара чәчем калырмы икән?» , «Ну «2»гә бирсәге-е-ез!», «Тагын «Вконтакте»да утыра!» Әти-әни яки укытучылар бу сүзнең башын әйтә башласа, ахырын без болай да беләбез. Белмәссең, көненә җиде йөз сиксән җиде тапкыр ишет тә!

Имтиханга әзерләнүне сентябрь айларында башлап җибәрдем. Баштагы чорда уттан алып салкын суга салган бу шомлы сүз декабрь айларында алай ук өркетми башлады. Һаман бер үк сүзне күрсәң, ишетсәң һәм сөйләсәң ияләшәсең бит аңа (менә хәзер уйлап утырам әле, берәр кайчан уйламыйча торган чак булды микән аны?)

АЙ БДИ, ВАЙ БДИ…

Хәзер бер сүз әйтәм, тиле генә димәгез, яме. Минем тагын бер генә булса да шул тимер-томыр эзләгеч аша узып, шул шомлы бүлмәгә кереп утырасым килә. Хәзер-хәзер аңлатам: кулга конвертны алып, аны сак кына ача башлауга адреналин бүленеп чыга. Эшләре белән бер кат танышып чыккач, эчкә җылы йөгерә. Ә инде имтиханнан чыккач йөрәк: «Бетте-бетте», – дип ламбада биергә тотына. Рәхәт бит!

Әйе, имтиханнар бетте. Тик әле һаман да башымда берәр нәрсә шалт итә дә: «Тукта, мин моны белмим ич!» – дип башка бер яктан, аннан: «Тиле! Имтихан бетте ич инде! Тынычлан!» – дип икенче яктан китереп суга.

БИИБЕЗ! БИИБЕЗ!

«Алтын каләм»ебездә дә сират күперен кичкән каләмчеләребез бар иде. Аларның да хис-кичерешләрен сораштым әле.

Алсу СӘЛАХОВА (Яңа Чишмә): «Башымны бәрә-бәрә әзерләндем димәс идем. Мөмкинлек булса, тагын бер бирер идем әле. Ә хәзер инде имтиханнардан соңгы җәемне онытылмаслык итеп уздырасым килә».

Алмаз НУРУЛЛИН (Арча): «Гомердә дә, үтерсәләр дә, хәтта акча бирсәләр дә бармыйм бүтән имтиханнарына (күзләрен күрсәгез сез!). Дөресен әйтәм: әзерлекне бер ай кала гына башлап җибәрдем. Иртәрәк тотынган булсам, бәлки, БДИга карата мондый ук тискәре караш калмаган да булыр иде».

АЛЫН АЛЫРСЫҢ МИКӘН, ГӨЛЕН АЛЫРСЫҢ МИКӘН?

Ә хәзер БДИның минус һәм плюсларын (әйе-әйе! Аның плюслары да бар икән бит!) санап китик әле:

«-»:

– кызыксынуларыңа вакыт аз кала (шулай да бик теләсәң, аларга вакыт табып була);

– җенлегә әйләнәсең (шулай да үзеңне кулда тотып була).

«+»:

– вакытны дөрес бүләргә өйрәнәсең;

– «БДИга әзерләнәсем бар» – монысы инде теләмәгән эшләрдән, кешеләрдән котылырга уйлаганда әйтелә торган тылсымлы сүзләр;

– башыңдагы белемең арта, күбрәк аңлый башлыйсың;

– авыр булса булсын, аның каравы, нәтиҗәләр үзеңнеке. Күкрәгеңне киереп, авыз тутырып: «Үзем бирдем!» – дия аласың.

САУ БУЛ ҺӘМ БӘХЕТЛЕ БУЛ!

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и газиз БДИым! Имтиханнан чыккач нинди рәхәт хисләр биләп алганны белсәгез сез! «Бетте бит! Бетте!» Өйгә кайтып, гельле ручкам белән паспортымны тотып бәрдем дә, әтиемнең колак төбенә килеп, шулай дип кычкырдым. Аздан гына чукрак калмады, җанашым.

Зилә САБИТОВА.

Арча районы, Шекә авылы.

Комментарии