«Самодельный» һәйкәл уйландырды…

«Самодельный» һәйкәл уйландырды…

Күптән түгел Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга туры килде. Йөрим шулай утрау-шәһәрчек урамнары буйлап: бөтен җир чиста, матур, биналар яңа гына төзелгән яки реконструкцияләнгән. Кыскасы, тып-тыныч һәм төзек урын икән (икән дим, чөнки беренче мәртәбә күрәм бу утрауны). Кеше кү-ү-үп. Хәтта чит илдән килүчеләр дә күренде: бер ханым кайсыдыр бинаның музей икәнен белгәненә инглизчә сөенеп тора иде. Ләкин миңа биредә бер дә күңелле булмады. 5 гасыр элек шушы ныгытма ярдәмендә Явыз Иванның Казанны алып, без хәзер атлап йөри торган җирләрдә бабаларыбызның каннарыннан елгалар агызганын онытмасаң, рәхәтләнеп йөреп булмый инде бу шәһәрдә.

Ярый, мин әзрәк эчкәрәк кереп китәмдер инде. Бәлки, бу шәһәрчеккә дә тарихи әһәмияткә ия бер урын дип кенә карарга кирәктер. Алай дисәң, тагын бер мисал. Һаман да шул Зөядән кайтып барам: Казан үзәгендәге Ленин дамбасыннан чыкканда, Казансу уртасындагы чиркәү-һәйкәлгә игътибар иттем. Менә тагын (тагын, чөнки Зөя дә һәйкәлгә тиң шәһәрчек) Казанны басып алуда үлеп калган рус сугышчылары истәлегенә торгызылган һәйкәл. Үзен әле атлаган саен ремонтлап та торалар…

Изображение удалено.

Шушыннан берничә адымда гына – Казан Кремле. Бу урында да бер «һәйкәл» бар. Ниндирәк «һәйкәл» икәнен язып китәргә кирәк булыр. Кремль капкасыннан кереп барганда (цирк ягыннан) бер ташка игътибар иткәнегез бардырмы-юктырмы, әмма минем хәтергә ул таш гомер онытылмаслык булып уелды. Менә нигә. Быел апрель азагында башкалада татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада узды. Анда 13 чит илдән һәм Русиянең бөтен төбәкләреннән милләте буенча татар булган яки татар телен камил белгән яшьләр (студентлар, укучылар) килгән иде. Мин дә алар арасында булдым. Һәм безне көннәрнең берендә Казаныбызның тарих чормасы – Кремльгә алып киттеләр. Автобуслардан төштек. Нәкъ менә шул өстә телгә алган цирк бинасы ягындагы капкадан кереп барабыз (төгәлрәк әйтсәк, «Тайницкие ворота»дан инде). Ни күрим: шул Кремльгә керә торган юл кырыендагы ташта чиста татарча «Бу урында 1552нче елгы сугышта Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл булырга тиеш!» дип язылган (бәлки, кайбер сүзләрнең урыннарын алыштырганмындыр, ләкин шушыңа бик якын җөмлә) иде. Буяу белән! Моны күргәч, башта бер минут ушымны җыя алмый тордым. Соңрак «ии, хурлык чабатасы» дип уйлаганым истә. Һәм иң кызыгы: шул ук секундта чит илдән килгән бер студент сорап куйды: «Ә нигә тиеш, кая китте соң ул һәйкәл?». Экскурсовод ханым: «Ну-у-у… аны әле куймадылар», – дип җаваптан котылды да: «Әйдәгез, әйдә», – дип, безне Кремльгә алып кереп китте. Мин аны аңладым. Ни дип җавап бирсен инде бу сорауга? Ул һәйкәлнең 90нчы елларда ук куелырга тиеш булып та, әле һаман юк икәнлеген ничекләр итеп аңлатсын балаларга? Нүжәли безнең хөкүмәтебезгә, башкала үзәгендә, Кремль капкасы төбендә шушы буяу белән язылган (ә язып китүчеләрен берничек тә гаепләргә тел бармый) «һәйкәл»не тотып, бөтен дөнья яшьләре алдында оятка калып утырганчы, «1552нче елда Казан ханлыгын саклап һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә» дип язылган берәр мәрмәр кисәге китертеп куярга ярамый инде? Куркалармы? Алай дисәң, кемнән? Бу бит җинаять түгел! Бу – үткәнебезне хәтерләү! Хәер, хәзер азчылыкны тәшкил итүче милләтләргә үткәннәрен оныту тиеш бугай шул…

Казан ханлыгын басып алырга килгән рус солдатларына һәйкәл дә бар, заманында шуларның ук ныгытмасы булган Зөя шәһәрчеген төзекләндерү өчен халыктан «хәйрия фонды»на дип «с миру по нитке», ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, акча да җыйдылар. Ярый инде беррәттән Болгарны яңартуга да китә ул акчалар (дөресрәге, Болгар җиренә ниндидер аңлаешсыз сыннар куюга). Ә шәһит киткән татар сугышчыларына Казанда кош теле хәтле такта да юк.

Моны укып мине «сепаратист, милләтче, яшел башыңнан ни язып утырасың» дип гаепләргә кирәкми. Дәүләт хәзер яшьләрдән патриотлар тәрбияләмәкче була. Ләкин һәрнәрсәнең дә ваклыклардан җыелганын онытмыйк әле. Ник әле ике милләт вәкилләре дә бертигез санда диярлек яшәгән Татарстанда соңгы тамчы канга кадәр ирек өчен көрәшкән татар сугышчысын оныталар да, җир җитмәүдән, нәфесен тыя алмаганнан сугышкан урысныкын олылыйлар? Толерантлык дигән төшенчә дә бар бит. Ә инде ике милләт тә тигез күрелмәгәнен сизгәндә, үзеннән-үзе ачу килә (бер бу һәйкәлләр генәмени моңа мисал!). Алай патриотлар үстерәсегез, яшьләрдә илгә карата олы мәхәббәт тәрбиялисегез килгәч, хакимияттәге ханым һәм әфәнделәр, сез ул илне без яратырлык итегез. Шул илдә бөтенебез бертигез хокуклы, бердәй зурлауга хаклы булып яшик!

Илүзә ЗАҺИДУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

«Самодельный» һәйкәл уйландырды..., 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии