Тукай арбасында...

Тукай арбасында...

Дәүләт премиясенең элекке еллардагы лауреатлары нәрсә уйлый?

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары да билгеле булды. Дәгъва кылучылар бик күп – 19 кеше һәм коллектив иде. Президент указы нигезендә өч премия бирелсә, быел, бәлки, дүртәү үк тапшырылыр әле, дип көтелде. Ләкин комиссия ике кешене генә лаек дип тапкан булып чыкты. Алар – шагыйрь Ләбиб Лерон һәм рәссам Анатолий Егоров. «Бизнес Онлайн» үз чыганакларына сылтама ясап язуынча, өченче бүләк танылган археолог Фаяз Хуҗинга дип фаразланган, ләкин аның кандидатурасы кирәк кадәр тавыш җыймаган.

Элекке елларда дәүләт бүләге ияләренең исемнәре берничә көн алдан билгеле булса, бу юлы 26нчы апрельгә кадәр сер итеп сакланды. Быелгыларны көткән арада, без элекке еллардагы лауреатларның әлеге премия һәм, гомумән, Тукай шәхесе, аның хәзерге иҗат әһелләренә йогынтысы турында нәрсә уйлауларын сораштык.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 1967нче елгы ике лауреаты исән-сау. Ул елны премияне «Гүзәлем Әсәл» спектакле өчен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы – артистлар Шәүкәт Биктимеров, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, рәссам Эрнст Гельмс, режиссер Ташхуҗа Хуҗаев ала. Наилә Гәрәева белән Ринат Таҗетдинов – бүген дә сәхнәдә.

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наилә ГӘРӘЕВА:

– 1966нчы елда безнең театрда Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» дигән әсәре нигезендә куелган спектакль сәхнәгә менде. Төп рольләрдә Ринат һәм мин идек. Ул вакытта Айтматовны бик укыйлар, күп әсәрләре чыкты. Үзебезнең татар кешесе дә бит әле ул! Һәм аның әсәрен без, артистлар, шул хәтле яратып уйнадык, тамашачы да бик әйбәт кабул итте. Ринат белән икебез өчен, әлбәттә, Тукай премиясенә лаек булу бик көтелмәгән һәм зур бүләк иде. Гомумән, Тукай премиясен аерым бер артистка түгел, спектакль өчен бирергә кирәк дип уйлыйм. Ә спектакль чыгару ул – күмәк эш. Анда бер артист кына берни дә эшли алмый. Язучыларга Тукай премиясен бирү аңлашыла. Әмма театрга, артистларга спектакль өчен бирү – чыннан да, бик зур әйбер. Чөнки Тукай әйтмешли: «Театр – яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә...»

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат ТАҖЕТДИНОВ:

– Габдулла Тукай – бөтен татар халкының данлыклы улы, беркайчан онытылмый торган шәхес. Ул гади генә яшәгән, 27 яшендә бихисап әйберләр язып калдырган. Менә мондый шәхес белән ничек горурланмыйсың?! Аның язганнарын укый башласам, мин, ничек шулай язды икән, дип шаккатам. Болар яшь егет авызыннан чыккан сүзләр түгел, күп яшәгән, дөньяны күргән, гаҗәеп ачык фикерле кеше сүзләре дисең. Кая гына барсам да, «син кайдан?» дип сорасалар, мин үзем: «Тукай иленнән, Казаннан», – дим. Тукайны бөтен дөньяда, бөтен халыкның әзрәк укыган, кызыксынган вәкилләре беләләр. Тукай премиясе лауреаты булуым белән бик горурланам. Миңа аны алганда үземә дә 27 генә яшь иде бит. Шуннан соң иҗатым башланды, бик күп уйнарга тотындым. Болар барысы да Тукай премиясе лауреаты булуым сәбәпле генә түгел, шул исемне акларга тырышып эшләвем нәтиҗәсе дә булгандыр. Театрның бик күп артистлары лауреат исемен йөртә. Менә узган ел Дания Нуруллина алды. Мин аны да чын күңелемнән котлыйм. Чөнки олыгайгач алсаң да, яшь вакытта алсаң да, барыбер Тукай бүләге инде ул!

Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр ШАКИРОВ Тукай премиясен 1998нче елда «Хушыгыз!» спектаклен чыгарган коллектив белән берлектә алды:

– Шагыйрьләрнең язмышы фаҗигале булган саен, аларны укучылар шул хәтле яратып, бирелеп укый. Тукайның язмышы гаҗәп катлаулы булганга әллә, минәйтәм, безнең халыкның күңеленә шул хәтле нык үтеп кердеме икән?! Икенчедән, Тукай халыкның мәхәббәтен чын татарча язуы белән яулаган. Ул заманда шигырьләрне татарча язучылар бик сирәк булган, бөтен алымнарны төрекләрдән һәм фарсылардан алганнар бит. Ә халык аларның мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңламаган. Мин үзем дә Тукайның яшь чагында язган шигырьләрен укыганда шундый хәлдә калдым: алар бик аңлашылып бетми һәм шунлыктан көчле тәэсир итми. Тукай халыкка якын телдә язарга кирәклеген аңлап алган.

Тукай – театр сәнгатенең бөеклеген ачкан шагыйрь. Кешеләр татар театрында беренче адымны ясаган вакытта әти-әниләренә, туганнарына, муллаларга каршы барып, сәнгать юлыннан киткәннәр. Бу ул заманда үзеңне корбан итү дип аталган. Менә хәзер чыксыннар безнең балалар, әйтсеннәр: «Нигә без үзебезнең телебезне югалтабыз, нигә без бүтән халыкларга иярәбез, юкка чыгабыз?» – дисеннәр, язмышларын шундый бөеклектә көрәш белән бәйләсеннәр, менә ул вакытта мин күрер идем нәрсә ул татарның бөеклеге һәм яшьлекнең мәгънәсе!

Кайвакыт: «Бу кешегә ни өчен Тукай премиясен бирделәр икән?» – дип уйлап куясың. Шул ук вакытта премияне ала алмый киткән нинди сәләтле шәхесләребез бар! Мәрхүм Габдулла абый Шамуков. Укымышлы, күп телләр белгән, Тукайны уйнаган, ләкин Тукай бүләген алмады. Фатыйма Ильская – татар театрын тудырган кешеләрнең берсе, әмма ул да премияне алмыйча китте. Ә бит алар алырга тиешләр иде!

Мине беренче мәртәбә Тукай премиясенә үземне генә тәкъдим иткәннәр иде, ул вакытта уздырмадылар. Шуннан соң бүтән тәкъдим итәргә дә кирәкми, дигән идем, спектакль өчен коллектив белән бергә бирделәр. Беренчесендә алмагач, ничектер кирәк санамадым мин аны. Шуңа күрә миндә «Тукай бүләге алдым!» дигән зур тойгы булмады.

Рөстәм Миңнеханов лауреат Ләбиб Леронны бүләкли (tatarstan.ru фотосы)

Сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина ШАҺИЕВА «Мәңгелек гөлләре» китабы өчен 2017нче елда Тукай бүләгенә лаек булды:

– Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның күләмлелеген, аның шигъриятенең назын, тәмен, сәяси вә галәми әһәмиятен соңгы елларда гына күрә башладым. Чөнки мин 90нчы елларда авангард мәдәниятенең стихиясенә бирелеп киттем, Дәрдмәндкә гашыйк идем, аны яратып тәрҗемә иттем, урыс шигъриятенә табындым. Ә Тукайның менә шул күләмлелеге, эпик куәте мине куркыткандыр, бәлкем. Хәзер мин аны укыйм да исем китә. Аның гыйбарәләре, аның масштаблылыгы, аның акылы... Мистик дәрәҗәдәге шагыйрь ул! Аның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ын мин дөньядагы бер генә әсәр белән дә чагыштыра алмыйм, Гёте, Данте, шәрык дөньясының бөек шагыйрьләре дәрәҗәсендә язылган ул. Тукай бер шигырендә «Мин кояш булмак телим» ди. Менә шундый зур максат, зур идеал аны, бәлки, шушы дәрәҗәдә үстергәндер дә. Хәзер карыйм: ул кояшның нурлары, җылылыгы бөтен буыннарга килеп җитә, дәвалый, тәрбияли. Шәһәребезнең уртасында – Тукай мәйданы, анда аның сыны. Шагыйрьнең 100 еллыгына туган әдәби музей. Кушлавычта – «Тукай чишмәсе». Өчиледә – аның шәкелен тудыручы каен агачы. Кая карама – Тукай. Аның күрәзәчелеге чынга ашкан. Тикмәгә генә ул «Пәйгамбәр» дигән шигырен язмаган. Шагыйрьләр һәрвакыт пәйгамбәр, ә 27 яшендә шундый мирас калдырган Тукай, әлбәттә инде, – пәйгамбәр.

Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил КӘРИМОВ 2018нче елда «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр», «Игезәкләр йолдызлыгы» китаплары өчен Тукай премиясенә лаек булды:

– Тукай белән әз генә уртаклыгым – мин дә ятим үстем. Мин туган елны әти үлеп китә һәм без, өч бала, әнигә калабыз. Ятим баланың дөньяда ничектер үзен күрсәтәсе килә, әтиле балалардан ким булмам, әле мин артыграк та булырмын, дип, ниндидер тормышка ашмастай хыяллар кора башлый. Язу хыялы нәкъ менә бала чактан башланган инде ул.

Мин кечкенәдән кәгазь яратам. 4нче класста язган шигырьләремнең әле дә дәфтәрләре исән. 2017нче елда «Татмедиа»да күчеш башланды, ремонт дип, безне, редакцияләрне, төрле җирләргә тараттылар. Күчкән вакытта бик күп макулатура чыгып, аларны КАМАЗга төйи башладылар. Ә мин кәгазь яратам. Игътибар итсәм, бер төргәкле кәгазь ята тегендә. Тукта, минәйтәм, бу кәгазьне алыйм әле, нәрсәгә дә булса файдаланырмын, дим. Төргәкне ачып җибәрсәм – Габдулла Тукай портреты. Моны Мәскәүдә яшәүче рәссам Фәйзрахман Әминов ясаган. Мин сискәнеп киттем. Тукай бит, оригиналы, копия дә түгел! 1976нчы елда ук ясалган инде ул. Бер зур газетаның юбилеена бүләк ителгән булган. Мин моны тапкач, сөендем, Аллаһы Тәгаләнең ничектер алдан сиздереп торуы бу, дидем. 2018нче елны Тукай премиясенә тәкъдим ителдем. Беренче тапкыр гына түгел, шулай да барыбер чыгып карадым. Һәм шул елны миңа Тукай премиясен бирделәр!

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ татар фольклор мирасын дөньяга танытканы, «Олы юл» авторлык кичәләре циклы, «Онытырга мөмкин түгел» нота белән эшкәртелгән 2 томлык фольклор әсәрләр, җырлар һәм романслар җыентыклары төзегән өчен, 2019нчы елда Тукай премиясе лауреаты булды:

– Габдулла Тукай дигәндә, иң беренче күз алдыбызга татар кешесе килеп баса, мөгаен, Җир шарында Тукайны белмәгән татар юктыр. Әгәр дә ул Тукайны да белми икән, мин аның күзенә карап, «син татар түгелсең!» дип әйтәм. Тукай – ул безнең күңелебезнең яшәү кыйбласы. Бу аның фәлсәфәсендә дә, шигъриятендә дә, милләткә карата әйтелгән төзәтү сүзләрендә дә, милләтне алга таба яшәргә әйдәвендә дә чагыла. Бер генә иҗат кешесе дә, әгәр дә аның күңеле шушы иҗатка тулысынча бирелгән икән, Тукай бүләген алам, дип эшләми торгандыр. Бу бары тик аның иҗатына бирелгән бер югары бәя генә. Һәм ул безнең дәүләтебез тарафыннан гына түгел, татар халкы тарафыннан бирелә. Син шушы бүләкне алуың белән, Тукайның рухына, аның иҗатына, аның кыйбласына бөтен күңелең белән, үзеңнең бөтен иҗатың белән, дөньяга карашың белән, татар халкын әйдәвең белән туры килергә тиешсең. Мин гомерем буена менә шушы юнәлештә эшләдем, гомерем буена Тукайның арбасында булдым. Соңгы елларны татарның җыр иҗатына, фольклорына килеп кердем. Нәкъ менә шушы юнәлештә эшчәнлегем өчен миңа Тукай бүләген бирделәр дә инде. Халкыбызның югалып барган 200гә якын җырын мин җитәкләгән ансамбль, аның артистлары һәм шәхсән үзем янәдән кулланылышка кайтардык. Бу җырлар бик күп ансамбльләр, төркемнәр һәм аерым башкаручылар тарафыннан янәдән тамашачыга барып иреште. Бөтен иҗат кешеләренә әйтәсем килә: без бөтенебез дә җиң сызганып шушы юнәлештә – үзебезнең халкыбызны дөньякүләм таныту, аны уңган-булган милләт итеп күрсәтү юнәлешендә эшләргә тиешбез.

 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958нче елда гамәлгә куелган. Баштарак ул ел саен 25нче июньдә – республика атамасы ТАССР дип үзгәртелгән, яңа Конституция кабул ителгән көндә бирелә торган булган. 1961-1965нче елларда премияне бирү туктатылып торган. 1966нчы елдан башлап, дәүләт бүләге ел саен шагыйрьнең туган көнендә – 26нчы апрельдә бирелә башлаган. 1975нче елда тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан берәүгә дә премия бирелмәгән. 2014нче елдан башлап, лауреатларга бирелә торган акчалата премиянең күләме – 500 мең сум.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Язманы әзерләүдә ярдәме өчен Габдулла Тукай әдәби музеена рәхмәтебезне белдерәбез

Комментарии