Түрәләр татарча аңламый

Бөтентатар иҗтимагый үзәге тарафыннан 21нче февральдә Бауман урамында халык җыены үткәрү турында Татарстанның дәүләт телендә – татарча белдерү язып, Казан башкарма комитетына киттем. Әмма кабул итүче чибәр кыз: «Мин татарча белмим. Әнә икенче өстәлдә кабул итәрләр», – диде. Мин түзмәдем: «Ә сез дәүләт телен белмәгәч, ничек муниципаль оешмада эшлисез? Татарстан Конституциясен, «Дәүләт телләре турында канунны» башкарма комитетта танымыйлармыни?» – дидем. Кыз бик сәер җавап бирде: «Татарстанда ике дәүләт теле. Мин русча беләм бит».

Кызганычка каршы, бу яшь хезмәткәр генә түгел, татар түрәләренең, Дәүләт Шурасы депутатларының күбесе Татарстан Конституциясен, «ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында»гы Татарстан канунын белмиләр һәм аңламыйлар.

Татарстан Конституциясенең 8 маддәсе:

«1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.»

Бик ачык язылган. Конституциядә (Төп канунда) сүз ике тел арасында ирекле рәвештә сайлап алу турында бармый. 8нче маддә нигезендә татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларга мәҗбүри рәвештә кертелергә тиеш.

Конституцияне кабул итүгә 22 ел узды. Үзе бер гомер. Бу вакыт эчендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен өйрәтергә, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин иде, әлбәттә. «ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында»гы Татарстан канунының 4 маддәсендә ике телне белгән хезмәткәрләрнең эш хакына 15% өстәмә билгеләнү дә каралган. Әмма бу маддә дә эшләми.

Шулай итеп, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмадык, киресенчә, татар теле упкын алдында тора. Татарлар надан, караңгы, булдыксыз халык булгангамы? Юк, телебез бай, матур, көчле, халкыбыз укымышлы, сәләтле. Сәбәп Татарстан хакимиятенең татар телен дәүләт теле итәргә теләмәвендә, татар түрәләренең, Дәүләт Шурасы депутатларының Конституцияне танымауларында. Оят бу, хурлык – 22 ел үтте, Татарстан Дәүләт Шурасында утырышларны татарча алып баруны һаман оештыра алмыйлар! Яңа сайланган Дәүләт Шурасында татар телен (дәүләт телен!) белүчеләр бик аз. Татарстан хөкүмәтен әйтмим дә инде. Хөкүмәт башлыгы (премьер-министр) дәүләт телен белми! Татарларны мыскыл итү түгелме бу! Казан хакимиятенә татарча мөрәҗәгать итеп карагыз! Анда хезмәткәрләр татар теленең дәүләт теле икәнен белмиләр дә!

22 ел эчендә татар мәгарифе дә артка чигенде. Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2008нче елдан башлап Русия мәгариф министрлыгына мөрәҗәгатьләр яза. Бу мөрәҗәгатьләрдә Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүне һәм аның нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул итүне таләп итә. Бу таләпләр Русия Конституциясенә нигезләнгән. Әмма Мәскәүдә бу хатларга игътибар итмиләр. Нәтиҗәдә татар урта мәктәбе юкка чыгарылды, укыту рус теленә күчә. 1992нче елда Бөтендөнья татар конгрессы Татар Милли Университетын ачу турында карар кабул иткән иде. 1997нче елда шундый ук карар кабул ителде. Кайда соң ул Университет? Татарстан дәүләтендә Татар Милли Университеты булырга тиеш. Бу һичшиксез хакыйкать, ләкин татар түрәләре һәм Дәүләт Шурасы депутатлары моны аңламыйлар.

Нишләргә соң, милләттәшләр? Телебезне, милләтебезне ничек коткарырга? Безгә Каталония үрнәгенә игътибар итәргә кирәк. Каталония – Испаниянең автономияле өлкәсе. Дәүләт телләре – каталан һәм испан телләре. Татарстан кебек дәүләт дәрәҗәсе юк, әмма урта мәктәп, университетлар тулысынча каталан телендә белем бирә, дәүләт оешмаларында эш каталан телендә алып барыла. Бу уңышларның сере – Испания демократик, хокукый дәүләт. Анда сүз иреге, бәйсез мәхкамә, ирекле гадел сайлаулар бар. Халык парламентка үз депутатларын сайлый ала. Конституция үтәлсә, ирекле гадел сайлаулар булса, дәүләт телен белмәүче, Конституцияне танымаучы депутатлар Татарстан Дәүләт Шурасына килеп тулырлар идеме? Юк, әлбәттә.

Татарстан халкына чын халык депутатларын Дәүләт Шурасына сайларга мөмкинлек бирергә кирәк. 1990нчы елда халык парламентка чын татар милләтпәрвәрләрен сайлады (Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков, Раиф Галиев һ.б.) Менә шушы парламент 1990нчы елда суверенитет турында Декларация кабул итте, 1992нче елда бәйсезлек турында референдум үткәрде, 1992нче елда Татарстан Конституциясен кабул итте, дәүләтебезгә нигез салды. Булдыра алабыз, һичшиксез! Ирекле, гадел сайлаулар, халык ихтыярын үтәүче Дәүләт Шурасы кирәк! Без латышлардан, әрмәннәрдән, үзбәкләрдән ким түгел, үз телебезне, мәгарифне, дәүләтебезне төзерлек көчебез бар, иншалла!

Фәрит ЗӘКИЕВ.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгерәисе.

Комментарии