- 25.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Татарстан Җөмһүрияте Президенты
Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка
АЧЫК ХАТ
Хөрмәтле Президент әфәнде!
«Мин – татар. Ә нигә минем телне беркем дә хөрмәт итми?» Бу Сезнең «Эхо Москвы» радиосына биргән интервьюдан. Шушы борчулы фикерегезне уртаклашабыз: безнең тәкъдимнәр Сезгә ярдәм итсен иде!
Сезгә, Татарстан Конституциясенең үтәлүне тәэмин итүчегә, безнең Конституция биргән хокукларыбызны яклауны таләп итеп мөрәҗәгать итәбез. Билгеле булганча, Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә «Татарстан Республикасындадәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» дип язылган. 1992 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында» канунда укыйбыз: «Татарстан Республикасы карамагына түбәндәгеләр керә: татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, тигез хокуклы эшләвентәэмин итү». Әмма бу кануннар тупас рәвештә бозыла. Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты үзләренең вазифаларын үтәми, асылда, Татарстанда рус теле генә дәүләт теле булып тора. Татар теле дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә, иҗтимагый тормышта, көнкүрештә кулланылмый. Мәсәлән, Казан Ратушасында, шәһәр Думасы утырышлар залында, синхрон тәрҗемә дә юк. Башкалабыз Казанда шәһәр Думасы, башкарма комитет Татарстан Конституциясен танымыйлар, бар эшне рус телендә генә алып баралар.
2004 елның 11 октябрендә Президент Шәймиев «2004–2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын раслау турында» Канунга (№52-ЗРТ) кул куйган иде. Бу канунның максаты бик матур язылган: «Татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү». Бу программа үтәлмәде, бик күп акча «үзләштерсәләр дә». Шуңа карамастан, бу программаны оныттылар, аны «күмгән» чиновниклар җавапка тартылмады.
Мәскәү халыкларның мәгарифен, телләрен, республикаларын (дәүләтләрен) юкка чыгару сәясәтен алып бара. 2007 елда Дәүләт Думасы Русия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли мәнфәгатьләрен, аларның Конституция биргән хокукларын боза торган 309нчы Федераль Канун кабул итте. 2011 елның февралендә Дәүләт Думасына республикаларда төп милләтнең ана телен мәҗбүри укытуны тыя торган №497835-5 канун проекты кертелде. Бу республикаларны (дәүләтләрне) бетерүгә тагын бер адым. Дәүләт Думасы Русия Конституциясен боза торган кануннар кабул итә.
Кызганычка каршы, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары татар мәгарифен, телен якларга уйламыйлар да. Алар Татарстан халкына каршы тавышларын бирәләр.
Бердәм Дәүләт Имтиханын (БДИ) татар телендә бирүне тыю татар мәгарифен упкын алдына китерде. Русия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362нче боерыгы нигезендә, укучыларның белемен тикшерү бары тик рус телендә генә үткәрелә.
Русия Мәгариф министрлыгы авыл мәктәбен бетерә торган нормалар кертте (авыл классларында 14 укучыдан ким булырга тиеш түгел). Бу акылсыз кануннар аркасында, 2008–2010 елларда 175 татар мәктәбе ябылды. 2011 елда 200 татар мәктәбе ябылачак.
2010 елда кабул ителгән «Киләчәк» программасында татар мәгарифе турында бер сүз дә юк. Шулай итеп, Татарстан хакимияте, Мәгариф министрлыгы (министр Гыйльметдинов) татар мәгарифен бетерү сәясәтен алып бара.
Татар милли оешмаларының татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуы турында, татар теленең абруен күтәрү турында хакимияткә бик күп санлы мөрәҗәгатьләрен, хатларын, тәкъдимнәрен Татарстан һәм Казан хакимияте ишетергә дә теләми. Мәсәлән, 2005 елда Казан Уставы кабул ителгәндә, бөтенхалык тыңлаулары булган иде. Милли оешмалар Татарстан башкаласының мэры һәм башкарма комитеты рәисе ике дәүләт телен белергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма ләкин бу татар теленең абруен күтәрә торган тәкъдимгә Казан хакимияте игътибар итмәде. Халык ихтыярына төкерүнең нәтиҗәсе билгеле: урыс телен белмәсәң, Татарстан башкаласы Казанның башкарма комитеты рәисе була алмыйсың, ә татар телен белмәсәң – рәхим итегез, юл ачык!
Хөрмәтле Президент әфәнде, Конституция буенча Сез «Татарстан республикасында кеше хокукларын һәм иреген яклауны, Татарстан Конституциясе һәм кануннарның үтәлүен тәэмин итүче». Шуңа күрә, безнең Конституциягә нигезләнгән тәкъдимнәрне үтәүне таләп итәбез:
– «2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын» үтәлү турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга. Министрлар Кабинеты 11.10. 2004 елда кабул ителгән Татарстан Кануны (№52-ЗРТ) үтәлү турында җавап тотарга тиеш;
– Татарстан Президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы Русия мәгариф министрлыгы керткән татар мәктәбен бетерүче нормативларга («нормативно-душевое финансирование») каршылык белдерергә тиеш;
– Русия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362нче боерыкны гамәлдән чыгарырга. Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирергә рөхсәт итәргә һәм аның нәтиҗәләрен югары уку йортларында кабул итәргә;
– Татарстан Президенты Татарстан Дәүләт Шурасыннан, Министрлар Кабинетыннан, Казан шәһәр Думасыннан Татарстан Конституциясен, «ТатарстанРеспубликасы дәүләт телләре турында» канунын үтәүне таләп итәргә тиеш;
– Кичекмәстән, Татар Милли Университеты оештыру эшләрен башларга. Университетны оештыру буенча ярдәм сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә;
– «Бәләкәч» программасы буенча, кимендә 50%ын, аерым татар бакчалары булдыруны тәэмин итәргә;
– Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-инглиз гимназияләре ачуны таләп итәбез;
– Татар федераль телевидение каналы оештыру буенча эшләрне башларга;
– Татар мәгарифен юкка чыгару сәясәтен алып баручы министр Гыйльметдиновның эшеннән китүен таләп итәргә;
– 309нчы Федераль Канунга, №430281-5 Федераль Канунга тавыш биргән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына ышанычсызлык белдерергә;
– Татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуына җаваплы Татарстан Дәүләт Шурасына, Министрлар Кабинетына ышанычсызлык белдерергә;
– Татарстан Конституциясен (8нче маддә), «Дәүләт телләре турындагы закон»ны үтәми торган Казан Шәһәр Думасына ышанычсызлык белдерергә;
– Кичекмичә латиницаны кертү;
– Русия Федерациясендә татар телен дәүләт теле итү өчен көрәш башларга.
М. Мөлеков ис. Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге җыенында кабул ителде.
Казан ш. 18 август, 2011 ел.
Конституция бозылмасын! ,

Комментарии