- 25.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №29 (25 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
ЛДПР партиясе лидеры, ни сөйләгәнен үзе дә белештермәүче, ярты урыс, ярты яхүд В.Жириновскийның чыгышында һәрдаим: «Русия урыслар өчен», – дип әйтүенә нәфрәтләнәм, каным кыза, тәнемне көзән җыера, аяк-кулларым тартыша башлый, күз алларым караңгылана…
Кайда соң башка милләтләр? Гитлер Мәскәү астына кадәр җиңеп килгәч, башкалабызны фашистлар коллыгыннан азат итеп, Берлинга кадәр барып җитүчеләр урыслар гынамы, дигән сорау туа. Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү әләмен кадауда да безнең татар егетләре катнашты, космоска очуга әзерлектә беренчеләрдән безнең милләтебез булды. Саный китсәң, бихисап: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, татар генералы Мәхмүт Гәрәев, академиклар Роальд Сәгъдиев, Вил Мирзаянов, медицина өлкәсендә Ринат Акчурин, балетта Рудольф Нуриев, язучылар Равил Бохараев, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов. Спортта Алинә Шәрәпова, Марат Сафин, Алинә Кабаева, Галимҗан Хөсәенов, Данияр Билалетдинов, Зиннәтулла Билалетдинов, Данис Зарипов. Җырчылар: Альберт Әсәдуллин, Ринат Ибраһимов, Алсу, Мәликә – аларны саный китсәң, бик күпкә җыелачак.
Бүгенге болгавыр заманда, эчкечелек, алдашу, коррупция баткаклыгында җинаятьчеләрне тоткарлауда безнең татарыбыз Рәшит Нургалив һәм илебезнең икътисадын барлау, үсешен ныгытуда милләтебез горурлыгы Эльвира Нәбиуллина җитәкче урыннарны били.
Бөек Җиңүгә Татарстаныбыз күпме очкычлар җитештерде, аларда Мәгубә Сыртланова очты, шартлатты, дошманны юк итте.
Солдатларга җылы киез-итекләр җитештерергә, алны-ялны белмичә,800 гикмәккә 12шәр сәгать, фабрикада эшләп, чирләп, вакытсыз бакыйлыкка күчкән әнием Җиһан Кәримуллина «Катюша»ларга дары әзерләүдә, гомере буе 40нчы дары заводында «бронь»да калып эшләгән. Әниемнең өлкән абыйсы Хәлиулла Кәримуллин да бу исемлеккә керә.
Без татар булуыбыз белән горурланыйк! Жириновский кебек шовинистларны, националистларны булдыруга юл куймыйк! Татардан һәм башка милләт вәкилләреннән көлгән адәмгә безнең арада урын юк.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Комментарии