Патша империясе дә татардан курыккан

Оренбург турында күп язылды, китаплар да чыгып тора, үзем дә биредә берничә тапкыр булып, саллы-саллы мәкаләләр язып бастырдым. Әмма килгән саен, бу якларны үзем өчен яңадан ачам, тарихның төпсез коесыннан татарлар турында өр-яңа хәбәрләр чумырып алам. Бүген дә биредә яшәп яткан милләттәшләремә карап, сөенәм дә, көенәм дә. Бу юлы да шулай булды: күз алдымнан татарның меңьеллык дала тарихы үтеп китте, бүгенге тормышы исә телсезлеге, илсезлеге, хокуксызлыгы белән үзәгемне өзде…

Җәйнең иң челләсендә, Оренбург далаларында 35 градус эсселек торган көннәрдә, Чаллыдан автобуста 12 сәгать юл үтеп, бу якларга тарихын өйрәнергә килеп төштем. Беркем дә мәҗбүр итмәде, Оренбург дәүләт архивында татарлар тарихына кагылышлы материаллар барлыгын белеп, крайны өйрәнү музеенда сармат курганнарыннан табылган хәзинәне күрсәткәннәрен телевизордан ишетеп, үзем бу ерак юлга кузгалдым…

Габдрәшит Ибраһимовның милли һәм сәяси эшчәнлеген өйрәнгәндә, Оренбург дәүләт архивында бу хакта яңа мәгълүмат барлыгын ишеттем. Бу “эш”не эзләп таптым, ул Оренбург губернасы жандармерия идарәсе начальнигы, полковник Бабичның губернаторга язган әләк-доносы булып чыкты. “Совершенно секретно. Лично” дип мөһерләнгән, ике яклап шыплап язып тутырылган 13 битлек (26) бу белешмә “О движении “панисламизма” дип атала. Документ 1911 елның 6 февралендә, кара реакциянең иң котырган елларында, татар милләтчеләрен берәм-берәм төрмәгә аткан елларда язылган. Дөрес, бүгенге татар галимнәре арасында бу чыганакны файдаланучылар булгандыр, әмма аны кулыма алып укыганда, рус империясенең татарларга карата бөтен нәфрәтен үземдә тойган кебек булдым. Әйе, әгәр 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917 елда февраль күтәрелеше булмаса, империясе татарларны күптән аяк астына салып таптаган булыр иде. Шушы дөнья күләмендәге глобаль вакыйгалар сәбәпле, татарлар турында онытып торырга мәҗбүр булды, бугазындагы корыч кулларын бераз йомшартты. Әмма нәкъ йөз елдан соң шушы темага яңадан әйләнеп кайтты…

Полковник Бабич дөньяда төрки халыкларның һәм мөселманнарның берләшә башлау куркынычы турында губернаторга хәбәр итә, Русиядә бу хәрәкәтнең башында укымышлы татарлар торганын яза. Күренеп тора: ул бу теманы җентекләп өйрәнгән, татарларның милли һәм дини лидерларын да, матбугат органнарын да яхшы белә. Ул 1905 елгы революциядән соң татарларның аеруча активлашып китүен ассызыклый. Шунысын да әйтергә кирәк: бу еллар – милли мәгарифкә каршы берсеннән-берсе куркыныч кануннар һәм кагыйдәләр чыгарылган вакыт. Әлбәттә, татар зыялылары моңа каршы чыга һәм шул сәбәпле, империя өчен ышанычсыз һәм куркыныч кешеләр исемлегенә эләгә. 1906 елның 31 мартында Русия Мәгариф министрлыгы милли мәктәпләрдә русча укытуга күчү турында яңа кагыйдә чыгара, ә татарлар моңа буйсынмый. Һади Атласи бу хакта Оренбургта хәтта китап та язып бастыра. Шул сәбәпле 1909 елда төрмәдә дә утырып чыга. Җирле татар матбугатында да темасына язмалар булгандыр һәм полковник Бабич шулар турында губернаторга җиткерә:

“В одном из №№ в статье “О начальных школах” говорится: “Приближается черные дни нашего народа, с одной стороны правила 31го марта входят в жизнь постепенно, захватывая наши школы (Уральск и Тургайск.обл.), а с другой – представители ведомства Мин.Нар.Пр. требуют введения в медресе программу о преподавании на русском языке, в противном случае закрывают (Крым), с третьей стороны – имамы и ишаны, фанатичные и недостойные к своему призванию, доносят властям на учителей, как на бунтовщиков и стараются закрывать медресе; вдобавок 3-я Г. Д. , находящаяся в руках русских националистов, готовит законопроект, по которому наших детей будут воспитывать в таких школах, где отсутствуют наша религия, родной язык и нацональный дух. Такая школа не даст нам ни настоящих татар, ни мусульман. Если законопроект не будет изменен в нашу пользу, то исчезновение нашей нации неизбежно. Мусульмане всей России должны восстать на защиту своих интересов, настала пора говорить громко – нужны ли нации ее родной язык, религия и национальная школа.” (ГАОО, ф.10, оп.4, ед.хр.412, стр.2-3.)

БУ – ЙӨЗ ЕЛ ЭЛЕК ӘЙТЕЛГӘН СҮЗЛӘР, күтәрелгән проблемалар: милли мәктәп, һәм ислам дине. Империя йөз ел элек тә татарлардан шуларны тартып алырга теләгән, бүген дә шулай. Элек тә шушыларны әйткән өчен, татар милләтчеләрен хөкем иткәннәр, бүген дә шулай… Полковник Бабич язуынча, татарлары бөтен төрки-ислам дөньясын империягә каршы эшкәртә икән. Ул аеруча куркыныч шәхесләрне һәм матбугатны да санап чыккан, алар – Габдрәшит Ибраһимов, Муса Бигиев, Ризаддин Фәхретдинов, Шакир һәм Закир Рәмиевлар, Фатыйх Кәрими, Мөхәммәдъяр Солтанов, Хәсән-Гата Мөхәммәтов, бертуган Бубыйлар, Латыйф Яушев, Тимерша Соловьев, Тупчибашев, Оренбургтан, Орскидан, Троицкидан, Чиләбедән, Актүбәдән дистәләгән имамнар, журналистлар, татар байлары – исемлек шактый озын. (Шунда ук, 5-7 битләр.) Ышанычсыз газета-журналлар исемлегенә исә Оренбургта – “Вакыт”, “Шура”, “Дин вә мәгыйшәт”, Казанда – “Бәянел-хак”, “ мөхбире”, “Йолдыз”, “Ялт-Йолт”, Бакуда – “Иттифак”, “Тәррәкый”, Әстерханда – “Идел”, Тифлистә – “Молла Насретдин”, Петербургта – “Нур”, Бахчасрайда – “Тәрҗемән”, Уфада – “Мәгълүмат”, Самарада – “Ихтисал” матбугатларын кертә. (Шунда ук, 4 бит.)

Полковник Бабич татарларның хәйриячелек белән шөгыльләнүенә дә шик белдерә. Аларны Төркия кул астында Хәлифәт төзергә җыенуда гаепли. Бүген дә татарларны шуның өчен гаеплиләр бит, йөз ел эчендә берни үзгәрмәгән! Бу белешмәдән күренгәнчә, 1910 елның 1 октябрендә Оренбург театрында татарларның мең кешелек җыелышы була, анда Дәүләт Думасы депутатлары, шул исәптән Садри Максуди дә катнаша. Татарлар бу җыенда төп мәсьәлә итеп милли мәктәп проблемасын куя һәм бөтен мөселман мәктәпләрендә укулар ана телендә алып барылырга тиешлеген таләп итә. Дәүләт Думасына түбәндәге таләпләр белән телеграмма җибәрелә:

“1. – Действие новых правил о частных низших учебных заведениях не должны распространяться на конфессинальные мектебе;

2. – Религия и родной язык должны обязательно преподаваться во всех училищах;

3. – Преподавание всех предметов, за исключением русского языка, должно вестись на родном языке;

4. – Вопросы, относящиеся к преподаванию вероучения, родного языка, нравственно-религиозного воспитания учащихся мусульман, как то: назначение учителей мусульман, способ вероучения и родного языка, приглашение членов мусульман в училищные советы, выборы и одобрение мусульманских учебников – должны разрешаться по соглашению с мусульманским правлением.” (Шунда ук, 6 бит.)

Әләк-доностан күренгәнчә, Оренбургта чыга торган “Вакыт” газетасы бу таләпләр белән генә чикләнеп калмый, сәяси мәсьәләләрне дә күтәрә. Әйтик, “Вакыт” газетасы битләрендә “Иттифак” партиясен рәсмиләштерү, Дәүләт Думасында мөселман депутатларын халык саны буенча сайлау, Диния Нәзарәтендә реформалар үткәрү һәм аның хокукларын арттыру, төрле типтагы милли мәктәпләр ачтыру, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә судларда куллану, мөселманнарның ирекле үсеше, Петербургта рус-төрек телендә газета чыгару таләпләре дә куела. Әлбәттә, бу хәл патша чиновникларын куркуга сала, төрки-мөселманнарның хак таләпләрен үтисе урында, алар татарларны эзәрлекләү юлына баса. Губернаторны татарлар белән тагын да ныграк куркыту өчен, әләкче Бабич Төркиядә басылып чыккан “Сиратель-Мустакыйм” журналы битләреннән бер язманы мисалга китерә, анда мөселманнарны берләшергә чакыру бар. (Аның авторы Габдрәшит Ибраһимов булырга тиеш.)

Белешмәгә өстәмә итеп, мөселман партиясенең программасы да теркәлгән. Ул “Программа мусульманской конституционно-демократической партии” дип бирелгән. Безнең уебызча, бу – Габдрәшит Ибраһимов тарафыннан язылган “Иттифак” партиясенең икенче съездында кабул ителгән программа булырга тиеш. Ул, чын мәгънәсендә, демократик принципларга нигезләнгән, һәм милләт хокуклары алгы планга чыгарылган. Программада партиянең бурычлары, гражданнар хокуклары, дәүләт төзелеше, дин иреге, җирле үзидарә, хөкем эшләре, мәгариф, финанс һәм икътисад, игенчелек, эшчеләр мәсьәләсе, гаскәр, мөселманнар белән идарә эшләре бүлекләре аерым параграф итеп бирелгән. Татар зыялыларының ул елларда ук шушындый демократик программа эшли алуы аларның сәяси яктан югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Әлбәттә, архивка кергәч, күчермә алулар шактый кыйммәт торса да, күбрәк эш белән танышырга тырышасың. Оренбургта тамырларыбызны күзалларлык мәгълүматлар да таптым. Бу хакта сөйләшүне “БГ” битендә дәвам итәрбез.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Комментарии