Тукай һаман янәшә...

Тукай һаман янәшә...

 

Апрель – Тукай ае, Туган тел ае. Шушы айда бердәм булып Тукай дип шаулашып алабыз. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә шагыйрьне искә алу кичәләре үтә, матбугатта да Тукай исеме ешрак телгә алына, ә 26нчы апрельдә – шагыйрьнең туган көнендә – Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр салына.

Татарның Тукаен чит илләрдә дә беләләр, башка милләт халыклары да искә ала, зурлый. Гомумән татар диюгә, күз алдына Тукай килеп баса. Татарны татар итүгә зур өлеш керткән шәхес турында үткән заманда сөйләп булмый, ул әле дә милләт арасында яши. Гомумән, татар һәм Тукай аерым була алмый.

Иң мәртәбәле премия – Тукай бүләге ияләре дә Тукай туган көндә игълан ителә. Быел кемнәр аңа лаек булыр? Чынлап та лаеклылармы? Бу нисбәттән бәхәс лауреат исемнәре аныклангач та озак дәвам итәчәк, киләсе ел лауреатларын билгеләгәндә дә яхшылап искә алыначак... Һәм лауреатлар исемлегенә кертелеп тарихка язылачак. Әлбәттә, лаек булу нисбәтеннән фикерләр төрле һәм каршылыклы. Хәтта шикләнерлек сәбәпләр дә юк түгел, болары инде татарның иҗат киңлекләрендәге иң бөек бүләгенең дәрәҗәсен, бәясен төшерә торган сәбәпләр, дип аңларга була. Бу бүләкне дә чиратка куйдылар, дигәнне еш ишетергә туры килә. Бу юкка түгел, әйтик, Тукай бүләге бирелгән соңгы еллар исемлеген барлаганда, бу шәхес, аның хезмәте башка кандидатларныкы белән чагыштырганда чынлап та мәртәбәлерәкме икән, дигән уй калка. Аннан соң лауреатлар арасында татарлык та юкка чыгып бара кебек.

Быелгы кандидатлар турында сөйләп тормыйбыз, бу хакта газетабызда да сүз булды. Быел – барлыгы 13 кандидат – аерым кешеләр һәм төркемнәр белән 20 кеше булуын гына искәртәм. Шушы 13 кандидат арасыннан 3 лаеклысын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия сайлап ала һәм Указга Рәис кул куя. Быел премия фонды Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы нигезендә 2 тапкыр артты: һәр лауреат берәр миллион сум премия алачак.

«БИЗНЕС Online» газетасы үз чыганакларына таянып җиңүчеләрне бүген үк игълан итә – менә алар: Себердән «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен шагыйрь Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт ГАДЕЛЬША), милли темага багышланган һәм күн мозаика техникасы белән эшләнгән декоратив паннолары сериясе өчен рәссам Наилә Кумысникова; архитектура һәм шәһәр төзелешендә татар милли мәдәниятен үстерү (Түбән Камада милли архитектура – үзәк мәчет һәм шәһәр парклары булдырган) өчен архитектор Фирдәвес Ханов.

Шул ук газета игълан иткәнчә, Тукай бүләге чираттагы тапкыр 91 яшьлек шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага бирелмәгән. Ул инде Язучылар берлеге тарафыннан икенче ел рәттән тәкъдим ителә иде. Аның премияле булачагына шикләр булмады... Тик... Барыбер өмет сүнмәгән: чөнки бу мәгълүмат рәсми түгел, аның үзгәрү ихтималы да бар, дип өметләнеп карыйк иртәгә кадәр...

Тукай көннәре иҗатчылар өчен үзенә күрә бер сынау да ул: иң-иңнәр барлана, иң яхшы хезмәтләр ачыклана. Дөрес, премия әдәбият-сәнгать жанрына гына түгел, башка төр эшчәнлек вәкилләренә дә бирелә, әйтик, архитекторларга... Һәм бүләк иясенә татар телендә иҗат итү мөһим түгел.

Башта төрле оешмалар тапшырган гаризаларның тулылыгын һәм таләпләргә туры килешен ТР Мәдәният министрлыгының җаваплы бүлеге һәм юристлары карап чыга. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемеңдәге Дәүләт бүләге буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия тагын бер кат карап, тиешле күләмдә тавыш җыйганнарны халык игътибарына тәкъдим итә.

Җәмәгатьчелек фикерләшүләреннән соң, шул ук комиссия катгый сүзен әйтә. Татарстан Республикасы Рәисе Указы чыга, һәм Рәис үзе 26нчы апрель көнне Опера театры сәхнәсеннән әлеге лаеклыларны тәбрикли, түшләренә Тукай премиясе билгесен тага. Тукай премиясе лауреатлары халык алдына Шигырь бәйрәме мәйданына чыгалар һәм монда тагын бер кат халык өчен игълан ителә.

Тукай премиясе кандидатлары, гадәттә өлкән яшьтәгеләр булу сәбәпле, бу «тусовкаларның» эчтәгесендә дә, тыштагысында да яшьләр катнашмый диярлек. Бу вакытта аларның үз «тусовкасы» гөрли – алар «Мин татарча сөйләшәм» фестивале белән мәш килә. Татар яшьләренең «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 18нче тапкыр оештырыла икән инде. Быел ул гадәттәгечә Бауман урамында түгел, 26нчы апрельдә Камал театры каршына 16 сәгатькә җыела. Биредә альтернатив музыка яңгырый, татар яшьләре активистлары бүләкләнә, татар телен санга сукмаган оешмаларга, түрәләргә антипремия дә тапшырылачак.

Апрель Тукайны татарга бүләк иткән, әмма аны арабыздан алып киткән ай да бит әле... Дөрес, аның вафаты артык искә алынмый, ә менә туган көненә игътибар чынлап та бар. Ул республика җитәкчелеге игътибарыннан да читтә калмый. Җитәкчелек тә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга килә. Тукай туган көн үзе бәйрәм төсмерендә үтә. Ә без бәйрәм итәргә яратабыз. Бәйрәм дигән атамасы гына булсын. Әнә Татарстанның суверенитет алган көнен дә Шәһәр бәйрәменә әйләндереп куйдык, ул көнне суверенитетны телгә алмый гына бәйрәм итәбез. Ә матәм көннәрен яратмыйбыз. Дәүләтчелекне югалткан көнне – октябрьдәге Хәтер көнен милли активистлардан башка искә алучы да юк. Хәзер инде митингын да үткәрергә рөхсәт бирелми.

Әле бөек Тукаебызны искә алабыз. Аның иҗатына кабат-кабат кайтабыз. Әгәр дөньялар шулай барса, тезгеннәр тагын да кысылса, Тукайның иҗаты да тыелмасмы? Анда бит шактый кискен фикерләр бар... Менә сезгә бер шигырен тәкъдим итәм. Ул инде патша Русиясе чорында ук «нежелательно» дигән исемлектә булган.

ТОТСА МӘСКӘҮЛӘР ЯКАҢ!

Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң? 
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?

Сыймас идең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң.

«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;
«Нет, князь, постой!» – диярләр, тотса мәскәүләр якаң.

Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ муллалар 
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.

Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың»,
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.

Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!

Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать; 
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.

– Тукай – татар халкын коткарырга омтылган шагыйрь. Зәгыйфь кенә гәүдәле Тукай ажгырып упкынга бара торган халкын: «Анда бармагыз, сез дөрес юлдан бармыйсыз, анда сезне упкын көтә», – дип коткарып калган һәм үзе шул халык арасында имгәнгән кеше. Тукай ул – шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми бит. Ераккарак киткән саен яктырак. Габдулла Тукай да нәкъ шулай: без күпме генә аннан ераклашсак та, аның нуры арта бара. Без әле һаман аның җылысында яшибез, аның яктылыгында иҗат итәбез, эшлибез. Менә аның бөеклеге дә шунда.

Рабит БАТУЛЛА,

Татарстанның халык язучысы,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (2006нчы ел)

 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Файдам тисен!

Нигә бездә берни җиңел түгел,

Ник без Һаман утлы табада?

Ленар ШӘЕХ

Күкнең күзе ишле, күп күрә,

Җир күчәре буйлап йөгерә –

Көпә-көндез,

Кара төнендә

Ни кылына дөнья йөзендә?

Җиркәемнең Гамәл дәфтәрен

Кемнәр укып, ачар асылын?

Пәйгамбәрлек йөге иңдереп

Җибәрелгән чичән-акынын

Саклармы ул?

Саклый аламы?..

Явызлыгы әллә бәндәнең

Авызлыклап булмас ярамы?..

...Иңгән асылташлар күп булган.

Җылы караш күрми тиз сулган.

Су сипмәгән нәфис гөл кебек,

Хәлсезләнгән, кипкән, корыган.

Тукай?..

Әйтик, нигә тиз тузган?..

Җан сыктавы белән юл узган.

Такташтагы рәнҗү газабы –

Үлем белән беткән азагы.

Атласилар, Туйкә, Мөхлисә... –

Ниләр күреп, ниләр кичмәгән?

Ә күпмесе янган – көл күмгән,

Гаҗизлектән сынган, сүрелгән,

Бауга менгән...

Суга сикергән...

...Йә Илаһым, Раббым, бер Аллам!

Көчләр алыйм кемнән һәм кайдан?

Ашау өмет итмим мин байдан,

Суырыла җаным аң сайдан...

Юлларымда упкын, шарлама,

Күргәнемне минем барларга

Күкләрнең дә зиһене өлгермәс,

Һичбер тәртәләргә ул кермәс...

Тик еламыйм,

Көләм, елмаям,

Нәсел агачымда бар маям.

Җыр-моңнарым ташка басылган,

Булмасам да Туфан йә Хәям.

Сүз башлагач, әйтим бер җайдан,

Кодрәт сорыйм Күктән, Ходайдан.

Иҗатым бар, язсын киң мәйдан,

Кешелеккә тисен гел файдам!

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА
Казан шәһәре

 

Мәгърифәтле Тукай

Яз сулышы белән нык бәйләгән

Татарны бөек шагыйрь Тукай,

Апрель – шагыйребез туган ае,

Безнең өчен бик кадерле ай.

Язгы су чигенгәч, елга буе,

Яшеллеккә күмелә тугай,

Кыска гомеренең күп өлешен

Ятимлектә үткәргән Тукай.

Бала чактан бөек шагыйребез

Чынлап ана назы күрмәгән,

Белем алган, мәгърифәтле булган,

Гел югарылыкка үрләгән...

Туган телебезне гаять зурлап,

Язып калдырган «Туган тел»не,

«Татар телен кыскан» түрәләргә

Аз гына да оят түгелме?!

Татар халкы мәгърифәтле булсын,

Дип күп иҗтиһат кылган Тукай,

Татар телен яклый алмаганга

Безгә рәнҗеп ятадыр бугай...

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

 

 

Сакла, якла телеңне, халкым!

Зур сынау каршында халкым –
Телем бетү алдында.
Шушы хәлдә ярдәм сорап 
Инде кемгә ялынырга?

Мондый сынау килгәндә
Кирәк бит ул берләшү.
Җиңү өчен каршылыкны
Мөһим бергә көрәшү.
Милләтен, халкын сөйгәннәр
Туган тел дип җан ата.
Уйсыз, фикерсез вак җаннар
Үз туган телен сата.
Татар башын татар ашый –
Моны тануы кыен.
Инде яклап сүз әйтмәсәң, 
Каршы чыгудан тыел.
Күңел әрни, йөрәк елый
Күреп халкымның хәлен.
Үз туган ана телеңне
Бармы сатарга хакың?
Татармы син, үз телеңне
Алмаштыргач бүтәнгә?

Татар дигән исемне син 
Ялгышып та күтәрмә!
Лаек түгел бу исемгә
Сатканнар телен, халкын.
Андыйларга карата
Күңелдә ут һәм ялкын.
Туган телне кадерләми
Үткән гомер ул әрәм.
Сакла, якла телеңне, халкым, 
Көчеңнән килгән кадәр!

 Алсинә РИЗВАНОВА,

КФУ студенты

 

 

Комментарии