Мәгарифтә һаман дөреслек юк…

Мәгарифтә һаман дөреслек юк…

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм «» проекты комиссиясенең бу елның март аенда Чаллыда булып узган уртак күчмә утырышында шәһәр идарәсе башлыгы Рәмил Хәлимов: «Чаллыда 90нчы еллар башында татарча белем һәм тәрбия бирүче 5 балалар бакчасы, 7 мәктәбе булса, бүген инде мәктәпләр саны 11гә, бакчалар саны 26га җитте», – дип белдергән иде.

Былтыр көз көне мин Чаллының күп кенә балалар бакчаларын карап чыгып, татар балаларын татар төркемнәренә бирергә мөмкинлек булмау турында мәкалә («Бәләкәчләр татар түгелмени?» №2 , 18 гыйнвар, 2012 ел) язып, хакимият органнарына җибәргән идем. Шул вакытта Чаллыда ике генә саф татар бакчасы калганы билгеле булды: 49нчы һәм 82нче бакчалар. (Алары да шәһәр читендәге 50нче һәм 52нче комплексларда урнашкан.) Ә бит 90нчы елларда 15ләп саф татар бакчасы бар иде! Рәмил Хәлимов үз чыгышында, бәлки, бер-ике татар төркеме булган бакчаларны күздә тотадыр?

Мәкаләм «Безнең гәҗит»тә басылып чыкты. Әйтергә кирәк, шуннан соң вәзгыять кисәк кенә үзгәреп куйды. Материал туплаганда белешмә биргән балалар бакчалары җитәкчеләре, кайбер методистлар шуннан соң минем белән сөйләшмәс булды. Кайберсенең «сиздерү»енә караганда, боларны шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлегеннән бик каты «эшкәрткәннәр». Төгәлрәк әйткәндә, бүлекнең баш белгече Дилбәр Ситдыйковадан байтак эләккән. Имеш, аларның миңа белешмә бирергә хаклары булмаган… Имеш, белешмәләрне мин шәһәр мәгариф идарәсеннән генә алырга хаклы икәнмен. Бакчалар эченә кереп йөрер өчен генә дә санитар кенәгәм булырга тиеш икән… Журналистның балалар бакчасына бары тик хакимият вәкиле белән килергә хакы бар икән… Бакча җитәкчеләре бу сүзләрдән коелып төшкән.

Менә шулай җәмәгать, – язган материал буенча тиешле чаралар күрәсе, милли мәсьәләдә аз гына булса да тырышлык күрсәтәсе урында, киресенчә, – шулар турыда нибары белешмә бирүчеләрне «утлы табага» бастыралар.

Бераз вакыт узгач, йомыш төшеп, 49нчы татар бакчасына тагын бер тапкыр барып чыктым. Бу юлы инде вахтада утыручы хатын, мине танып, каршыма басып юлны бүлде: «Сезне кертмәскә куштылар!» – ди. Мин: «Бакча мөдиренә бер-ике генә соравым бар иде», – дигәч, эчкәре кереп китте дә, бераздан әйләнеп килеп тагын: «Эльза Сагиловна телефоннан сөйләшә! Сезне кертергә кушмады!» – ди.

Бакчадан кире чыгып барганда шуны искәрдем, – ишегалдында балалар уйный, ә тәрбиячеләре: «Одевайте варежки!» – дип тора. «Саф татар бакчасы» булгач, татарча әйтеп булмый микәнни ул сүзне?

Белүемчә, «саф татар» саналучы ике бакчада да балалар үзара урысча аралаша. Ни өчен икәне шушы мисалдан билгеле инде – тәрбиячеләре алар белән татар телендә сөйләшми! Ә «катнаш» бакчалардагы татар төркемнәре турында әйтәсе дә юк – аларда хәлләр тагын да яманрак.

Балалар бакчасында татар төркеме ачылу-ачылмау бакча мөдиреннән тора. Өстән, мисал өчен, мөдиргә әйтәләр, – ә мөдир, теләсә, – бер-ике татар төркеме ачып куя, теләмәсә – ачтырмый. Ул үзе татар милләтеннән булмаса, күп очракта, ачтырмый! Югыйсә бит, андый мөһим мәсьәләләр югарыда хәл ителеп түбәнге баскычларда катгый рәвештә үтәлергә тиеш! Чаллыда йөздән артык балалар бакчасы бар, шуларның һәрберсенә бер үк төрле балалар йөри, димәк, татар төркемнәре дә һәр бакчада булырга тиеш! Ә аларны «мөдир теләгән» 26 бакчада ачканнар, «теләмәгән» калганнарында – юк.

Балалар бакчаларында татар телен югары дәрәҗәдә өйрәтү дә мөдирләрнең тулы иркендә әле җитмәсә. Мәсәлән, кайбер бакчаларга татар телен өйрәтү буенча интерактив такталар кайтартылган, тик аларны мөдирләрнең күбесе үз кабинетларына бер почмакка кертеп куйганнар. Шул турыда ничектер идарәгә «сигнал» килеп, шуннан «кызыксына» башлагач кына, такталар татар теле кабинетларына бирелгән.

Милләтне, татар телен саклап калу өчен, балалар бакчалары буенча кискен чаралар күрергә кирәк иде безгә! Мисал өчен, әйтик, Чаллының күп кенә комплексларында икешәр балалар бакчасы урнашкан, ник шуларны бүлеп, берсен татар бакчасы итмәскә!? Бакча мөдирләренә аттестация уздырырга, татар теленә аяк чалучыларны эштән алырга кирәк! Мондый эшләргә татар җәмәгатьчелеген җәлеп итү мөһим! Балалар бакчалары бит мөдирләрнең шәхси милке түгел!

Мәгариф идарәсе татар балалары турында ялган мәгълүмат биреп ятмасын, ә киресенчә, дөрес мәгълүматны даими рәвештә Интернет сайтларында урнаштырып барырга тиеш! Хәзерге балалар бакчалары сайтларында исә асылда бернинди мәгълүмат юк, хәтта бакча мөдиренең исем-фамилиясе, телефоны да бирелмәгән! Бакчаның татарча булуы, анда татар төркемнәре булу я булмау турында да беркайда әйтелмәгән. Ә бит хәзерге ата-аналарның күпчелеге мәгълүматны Интернеттан ала.

…Татар конгрессының 2008нче елда Чаллыда узган күчмә утырышында шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рәмил Хәлимов: «Чаллыда 14 татар мәктәбе бар», – дип белдергән иде. Хәзер ул мәктәпләр 11гә генә калган. Ул әйткән татар мәктәпләре милли хәрәкәт таләбе белән 90нчы елларда ук ачылган иде инде. Без ул елларда бөтен мәктәпләрне татар һәм урыс мәктәпләренә бүлүне таләп итә идек. Кызганычка каршы, тулы нәтиҗәгә ирешә алмадык. Ул елларда шәһәр хакимияте дә һәр мәктәпкә диярлек татар сыйныфлары ачтыра иде. Татар сыйныфларында бар фәннәрне татарча укыталар иде. Ә хәзер нәрсә күрәбез? 56нчы мәктәптә, мәсәлән, 1нче сыйныфтан алып 11гә хәтле тулы 3 татар һәм 3 урыс сыйныфы бар иде. Ә хәзер – бары тик «А» сыйныфлары гына «татар» санала, алары да формаль рәвештә генә, укытулары – урысча. Тәрбия дә урыс телендә бара, чөнки «татар» сыйныфларына татар балаларын гына җыймаганнар, арада урыс балалары да укый. Балаларның үзләреннән: «Сез татар сыйныфында укыйсызмы, урыс сыйныфындамы?» – дип сорасаң: «Урыс сыйныфында!» – дип җавап бирәләр. Татар сыйныфында укыганнарын үзләре дә белмиләр!!!

Яисә 38нче мәктәпне алып карыйк. Элегрәк анда да бердән унбергә кадәр татар сыйныфлары була иде. Хәзер алар беренчедән тугызынчыга кадәр генә, арада бишенче сыйныф бөтенләй «төшеп калган».

32нче мәктәптә дә шундый хәл – беренчедән тугызынчыга кадәр берәр генә татар сыйныфы калган. Кайбер сыйныфлар яртылаш диярлек урыс балаларыннан тора.

23нче мәктәптә башлангыч сыйныфларда гына берәр татар сыйныфы калган.

76нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә татар сыйныфлары бөтенләй юк, ә элек булган.

Әйтергә кирәк, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә хәлләр шулай ук аяныч.

Мин милли мәгарифнең аяныч хәле турында күптәннән даими язып киләм. Материал язылып таратылгач, депутатлар, татар конгрессы җитәкчеләре бераз эш күрсәтеп алган була. Әйтик, депутат запрослары ясыйлар, Казаннан, конгресс исеменнән, тикшерү комиссияләре килә, бу проблеманы күтәргән чыгышлар ишетелә һ.б… Әмма, кызганычка каршы, бернәрсә дә үзгәрми, киресенчә, хәлләр начарая гына бара. Инде авыл мәктәпләрен дә (укытучыларның «тырышлыгы» белән) урыс теленә күчереп бетерделәр. Сәбәпләргә килгәндә, бер яктан Мәскәү басым ясый («халыкны яулап алырга теләсәң, аның мәгарифен бетер», дигәнне хәтерлисездер); икенче яктан, үзебезнең түрәләр бу җәһәттән эшлексез. Милли мәгариф турында кайгырасы урында, төрле юк-бар проектлар (әйтик, эшкә яраксыз «Ана теле» проекты) буенча дәүләт киңәшмәләре уздырган булып вакыт сарыф итәләр һәм күп акчалар туздыралар.

Гомумән, мәгариф министрлыгында да, шәһәр, район мәгариф идарәләрендә дә милли бүлек җитәкчеләрен инде күптән алыштырырга вакыт… Балаларны татар мәктәпләренә, татар бакчаларына туплауда ата-аналар белән эшләү берничек тә җайга салынмаган… Милли мәгариф тармагы массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылмый диярлек. Минем, әйтик, дәүләт структураларында эшләүче, милли мәсьәләдә җаваплы кешеләрнең исем-фамилияләрен газета битләрендә күргәнем дә юк. Югыйсә, мәгариф министрлыгында, шәһәр һәм район мәгариф идарәләрендә милли бүлекләр бар, һәр мәктәптә милли тәрбия буенча директор ярдәмчесе бар. Һәрберсе ике-өч айга берәр материал (мәкалә, белешмәләр, интервью) биреп барса да, хәлләр бөтенләй башкача булыр иде!

Аннары ата-аналар белән эшләү буенча яңа ысуллар кулланылмый. Әйтик, нигә татар баласы тугач та аның ата-анасына баланы туган телгә өйрәтүнең мөһимлеге турында берәр матур буклет тоттырмаска? Югыйсә, бала табу йортында ук хатын-кызларга төрле кибет рекламаларын төяп чыгаралар бит. Вакыт узып, бала бакча яшенә җиткәч, тагын шундый бер буклет тапшырырга кирәк: анда инде татар төркемнәре булган якын тирәдәге балалар бакчалары адресларын күрсәтеп. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәч – тагын шуңа охшаш бер буклет. Моңа гына акча да табарга була, сайлауларга бик табалар бит, бөтен шәһәрне чүп-чар белән тутыралар!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы шәһәре.

Комментарии