ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ

21нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Республикабыз дәрәҗәсендә рәсми чаралар уздырылмаса да, татар милләтенең киләчәге өчен борчылган кешеләр ул көнне Казанның Бауман урамындагы сәгать янына җыелды: Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге пикет формасында җыен үткәрде. Җыенда барлыгы 60лап кеше катнашты. Пикетта: «Путин! Миңнеханов! Тулы кыйммәтле татар мәгариф системасын төзүне таләп итәбез!», «Метшин, Андреева, Песошин! Татар мәгарифен бетерүне туктатыгыз!», «Министр Фәттахов! Мөстәкыйль татар мәгарифен төзүне таләп итәбез!», «Татарстанда бер дәүләт теле – татар теле булырга тиеш!», «Дәүләт Шурасы депутатлары! Татарстан Конституциясен хөрмәт итегез! Татарча белмисез икән – китегез!» һ.б. бар иде.

«Пикетның максаты – татар теленең язмышына игътибар җәлеп итү, безнең хакимиятнең татар теленә игътибар итмәвен күрсәтү. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе бар. Анда татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип язылган. Әмма ләкин безнең хакимият, Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты Татарстан Конституциясен үтәми, аңа игътибар бирми. Бу, дөресен генә әйткәндә, дәүләт алдында җинаять булып тора. 90 процент депутат дәүләт теле буларак татар телен белмиләр. Дәүләте Татарстан, ә алар татар телен белми. Мисал өчен, Франция парламентында француз телен белмәүче депутатлар булуын күз алдына китерегез. Бу мөмкин түгел. Ә Татарстанда нигәдер мөмкин. Бик сәер», – дип сөйләде җыенның максатлары турында Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев.

«Аллаһы Ризалыгы өчен чыктым. Ни өчен дигәндә, Аллаһы Тәгалә бөтен халыкларны тигез яраткан һәм һәрбер халыкка үз телен биргән: татарларга татар телен, русларга рус телен һ.б. Без Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак эшләтелүен таләп итеп чыктык. Татарстан – дәүләт, аның үз Конституциясе, үз Президенты бар. Татар телебез – Аллаһы Тәгаләнең безгә бик зур бүләге. Аны без бөтен җирдә кулланырга тиеш: дәүләт эшләрендә дә, кибеттә дә, урамда да. Бу – безнең хакыбыз!» – дип сөйләде «Азатлык» Татар яшьләре берлеге имамы Гомәр хәзрәт.

Җыенга килгән татар теле белгече Равил Һади татар теленең дөнья теле икәнен ассызыклады. Аның фикеренчә, татар теле – дөньяның иң алдынгы һәм бөек телләренең берсе. «Бу пикет бик урынлы, чөнки татар теле гади тел түгел, гасырлар буе дәүләт эшләрен алып барган тел ул: Алтын Урдада да, Русиянең Әби патшага кадәр чорында да күп кенә эшләрдә кулланылган. Анда гамәли тел – татар теле булган. XVIII гасыр азагына кадәр бөтен дипломатия татар телендә барган. Бүген татар телен кимсетү булса да, татар халкы үзенең телен саклый, дәрәҗәсен төшермичә яшәтергә тырыша. Минемчә, бүген татар теле авыр хәлдә дип уйларга кирәкми. Минемчә, телебез үлә торган тел түгел. Татар теле, дәрәҗәле, гамәлдә әле үзен күрсәтәчәк», – дип сөйләде ул.

Бәлеш мәҗлесләрендә татар милләте өчен тирән борчылуларын белдерергә күнеккән депутатларыбыз да, татар китапларын укымыйлар дип зарланырга яратучы хөрмәтле язучыларыбыз да, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә Халыкара туган тел көненә багышланган чарада күренмәде. Әмма шулай да, сүздә генә түгел, ә гамәлдә дә татар милләте өчен борчылучы ике шагыйрь килгән иде: берсе – Хәмид Вәлиди, икенчесе – Нәҗибә Сафина. Нәҗибә ханым җыенда халык депутатларының һәм язучыларының катнашмавына бик сыкранып, борчылып йөрде. «Беренчедән, Халыкара туган тел көнендә Казан «кайнап» торырга, бөтен җирдә зур тематик кичәләр үткәрелергә, урам тулы студентлар, укучылар булырга тиеш иде. Икенчедән, бүген депутатларыбызның халыктан аерылганын күреп торабыз. Алар үзләренчә, бу пикет-митинглар чоры узды дип саный. Ә туган тел, хокукларыбыз өчен икенче алымнарны тәкъдим иткәннәре, халык белән сөйләшкәннәре юк, аларны бит халык сайлап куйган. Алар – үзләренчә, ә халык тулысынча ташланган хәлдә, үзенчә яши. Татар телен бетерү турында урыс шовинистлары да, сатылган депутатлар да хыялланмасын. Татар теле бетә торган түгел. Әмма бүгенге көндәге чигенү – тарихта коточкыч хурлыклы чор булып калачак. Моның кадәр чигенү, моның кадәр милләтне бетерү – тулысынча детальләренә кадәр уйланган эш бит. Карагыз әле, татар мохитен булдырмас өчен хәтта татар мәктәпләренә дә татарча бер сүз белмәгән вахтершаларны куялар. Бу махсус эшләнгән эштер дип уйлыйм. Бүген почта хезмәте бәяләрен арттыра, татар газеталарын алдыру авырая, халыкны татар матбугатыннан өзәләр. Шуларның барысына да сүз әйтмичә, халык белән элемтәгә кермичә, бүгенге сыман пикет-митингларга чыкмыйча, без сайлап куйган депутатларыбыз, вөҗданнарына хилафлык китереп, эндәшмичә, акча алып яталар. Ә халык нәрсә? Аның өмете өзелмәгән, уйламасыннар да!» – диде ул.

Татар милли хәрәкәте оештырган пикет үтеп баручы бик күп кешеләрнең игътибарын җәлеп итте. Беренчеләре шигарьләрне укып, уйланып басып торса, икенчеләре җыелган татар активистлары белән фикер алышты. Халыкара туган тел көне уңаеннан татар телен саклау мәсьәләсендә нәрсә уйлауларын да белештем. Марсель исемле егет: «Туган телне төрле ысуллар белән һичшиксез якларга кирәк, шул исәптән мондый урам җыеннары форматында да. Мондагы шигарьләр белән тулысынча килешәм, Татарстанда татар телен бөтен яклап үстерергә тиешләр», – дип сөйләде. Пикетны озак вакыт һәм читтән генә күзәтүче Илвина дип үзен таныштырган туташ җыенда татар мәктәпләренә кагылышлы шигарьләр булмавына игътибар иткән икән: «Әлбәттә, бу җыенда язылган фикерләр белән килешәм. Әмма бүген татар мәктәпләре бик аз калды. Татар мәктәпләрен ачу шигарьләре дә кирәк», – дип белдерде ул.

Бер сәгатьтән артык дәвам иткән пикет тыныч үтсә дә, милли хәрәкәт активистлары янына килгән үтеп баручылар арасында кайнар бәхәсләр булып алды. Милләтебезнең хокукларын яклауны төрле юнәлешләрдә алып барырга кирәк, шул исәптән урам җыеннары белән дә. Чөнки алар сәяси көрәшнең бер элементы булып тора һәм нәкъ анда яңгыраган таләпләр югарыда яхшырак ишетелә.

Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии