- 24.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Татар теле мәсьәләсе хакында сөйләп-язып арыдык, бугай. Тик мин дә языйм әле.
Олысыннан кечесенә хәтле – барыбыз да дәүләтне әрлибез! Имеш, ул Русиядә татар телен яклый алмый. Аны дөнья дәрәҗәсенә күтәрерлек, саклап калырлык эш эшләми. Кешенең гаепне үзеннән түгел, ә башкадан эзләргә тырышуын беләбез инде, әлбәттә. Тик бу мәсьәләдә, минемчә, берничек тә дәүләт кенә гаепле була алмый!
Автобуста тукталышлар ике телдә әйтелә, телевизорда дәүләт каналлары ике телдә күрсәтелә, депутатлар да ике телдә сөйләшә! Тик, нишләптер, һаман да дәүләт, мәктәп һәм башкалар гаепле.
Тәрбия, милләтеңнең гореф-гадәтләренә хөрмәт, туган телеңне өйрәнү, белү гаиләдән килә! Әгәр баланың әнисе чалт итеп русча аралашса, аның баласы нишләп татарча сөйләшсен инде?! Тик ул барыбер баласын мәктәпкә биреп, “Баламны мәктәптә татарча сөйләшергә өйрәтмәделәр”, – дип, укытучыларны гаеп итәчәк, бу һичшиксез!
Кечкенә вакыттан “улым”, “кызым” дип дәшкән әнинең баласы туган телендә сөйләячәк. Әйе, балалар бакчасына биргәч, рус балалары арасында тел барыбер бозылачак. Тик өйдә татарча сөйләшсәләр, минемчә, бала барыбер татарчасын да, русчасын да әйбәт үзләштерәчәк…
Төркемдәшләремнең берсе мондыйрак мисал китергәнен ишеткән идем: “Без татарча сөйләшәбез үзе. Тик, мәсәлән, дискотекаларга баргач, русча аралашырга туры килә, шуңа татар теле бозыла, үзеннән-үзе рус сүзләре кыстыра башлыйсың”. Әгәр син дискотекага барып, бер-ике сәгать чит телдә сөйләшкәннән соң, татар сүзләрен оныта башлыйсын икән, бу, җәмәгать, афәт! Ә телең бозылу турында борчыласың икән, алып бар үзең белән татарча сөйләшә торган дусларыңны да, аралаш шулар белән!
“Почему татар теле турында никто кайгыртмый?! Мы должны чиста телдә разговаривать! Теле беткән халыкның киләчәге юк дип әйтәләр бит. Аңлыйсызмы?” – дигән сүзләрне ишеткәч, бөтенләй дә артыма утыра яздым!!! Шулай “чиста” сөйләшкән кеше безне, төркемдәшләрен, татар теленең чисталыгын сакларга чакырса, бу, чыннан да, милләтнең киләчәге юк дигәнне аңлата! Минемчә, “чисталык”ка чакыра башлаганчы, аны үзеңдә булдырып, аннары гына “дәүләт бернәрсә эшләми”, “татарча сөйләшергә кирәк” дип әйтә башларга була.
Шулай да киләчәгебез үз кулыбызда! Телнең нинди югарылыкта булуы үзебездән генә тора!
Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,
КДУ студенты.
Комментарии