Туфан агадан бәхиллек сорап

Туфан агабыз татар халкының иҗтимагый тормышы, иҗтимагый фикере үзәгендә булды. Ул КПСС обкомы әгъзасы да, ТАССР язучылар союзы берлеге рәисе дә, төрле югарылыкта депутат та булып торды. Аның СССР Югары Советы депутаты булганда, югары трибунадан милли проблемаларны күтәрүен, рәис Лукьяновның: «Товарищ поэт, остановитесь», – дип туктатырга тырышуларын, микрофонны сүндергәч тә ахырына чаклы әйтмичә трибунадан төшмәвен хәтерлим әле.

Аның бу «урыннарда» утыруын төрле яклап аңларга, аңлатырга була. Беренчедән Туфан аганың бу «урыннарны» үз файдасына кулланмавында булыр, аларны үзенең иҗтимагый эшләрендә файдалы куллану мөмкинлеге генә кызыксындыра иде кебек.

Бу «урыннарны» аңа йөкләүне хуҗаларыбызның «рәшәткә-читлекле» җәмгыятебезне бераз ялтыратыр өчен – «камерада» берәр гөл дә үстерү кебегрәк, халкыбыз алдында хакимиятнең «халыкчанлыгын» раслау өчен дип кабул итәргә кирәктер. Тик шунысын да онытмыйк, безнең «служивый» татар түрәләребез аның туры сүзеннән, трибунадан булмаса, сәхнәдән яки матбугат аша әйтелүеннән бераз шүрләгән булырлар, минемчә. Үзләренә Туфан агадан «мең елга бер пәйгамбәр килде» кебегрәк мәдхияләр ишетмәсәләр дә, туры килгәндә аңа мәдхияне аз җырламадылар… Бөтен халык, хәтта иҗади хезмәттәшләренең дә күбесе: баш шүрәлегә ияреп «Җомга көнне чәршәмбе, чәршәмбе» дип кычкырганда, Туфанның: «Юк, бүген Җомга көн», – диеп әйтә алуыннан, тик аркасына «пчтәр» үсмәвенә көнләшүчеләр аз булдымы?

Минем язмамның максаты Туфан абый белән аралашу турындагы истәлекләрне яңарту, кайбер сүзләрем өчен бәхиллеген дә сорау иде.

Аңа беренче мөрәҗәгатемнең сәбәбе – 2008нче елда милләтебезгә каршы, Аяз ага Гыйләҗевның «Балта кем кулында»гыча әйтсәк, әтрәк-әләм бай-хәерчеләргә (акчага бай, иманга хәерче) балта тоттырып, милләтебезнең изге җәүһәрләрен җимерүчеләр кылган вәхшилек, мөртәтлек булды. Тукаебыз һәм аның йөзләгән көрәштәшләре, фикердәш замандашлары йорты, 20нче гасыр башы татар Хөррияте – Күтәрелеше, Яңарылышы чишмәсе булган, милләтебезнең изге реликвиясе «Болгар номерлары»н сатып җимерделәр. Күрше «Печән базарын»да нәни Тукаебыз Апушны исән калдырыр өчен «асрамага биргән» булсалар, бу юлы аның изге оясын җимерү өчен байларга баерга саттылар. Бу вәхши гамәлнең төбендә ялгышлык түгел, ә төптән уйланган, киләчәктә «алтын гөмбәзләр» алдында югары «алтын йолдызлы» бәясен алачагын белеп эшләнүендә минем бүген шигем юк.

Без ул тирәдән ерак яшәмәдек, үткән саен «Болгар номерлары»н күреп, бер мәзәк искә төшә иде: балконда яшь, матур егет Тукай басып тора икән. Урамнан үтеп баручы мәдрәсә укучылары – шаян, матур кызлар: «Шәкерт-мәкерт, шәкерт-мәкерт», – дип шаярталар ди. «Эх кызлар, кызлар, мин бик югарыда шул, үти алмыйм», – дия торган булган шагыйребез. Бинаны җимереп ташлагач та шул мәзәк, җанны тетрәтеп, искә төшә иде. «Яңадан, нәкъ искечә итеп торгызабыз, Тукай бүлмәсен дә үз урынында, хәтта үз кирпечләре белән ясыйбыз», – дип сайрадылар, «культ-урра» түрәләре. Хәтта «җәмәгать эшлеклесе», журналист дигәне: «Болгар номерлары»ның бернинди тарихи кыйммәте дә юк иде, Тукай бүлмәсендә бер тимер карават, бер урындык һәм әбрәкәй чиләгеннән башка әйбер булмаган», – дип язып чыкты (тарихи истәлек өчен «алтын унитаз» тапмаган шул бичара). Милләтебезнең изге Хөррият чишмәсен, йөзләгән бөек татар уллары яшәгән, туктаган, үзара аралашкан, берләшкән изге йортны, изге нигезне бер «Тукай бүлмәсе»нә генә кайтарып калдырып, үзләренең кара гамәлләрен акларга тырыштылар.

Бу олы гөнаһны милләтебез өстеннән азмы-күпме юу нияте белән, «Болгар номерларын» торгызып, анда бөек татарларыбызның, Тукай һәм аның замандашлары, көрәштәшләре истәлегенә, бер өлешендә «Тукай мемориаль үзәген» булдыруны тәкъдим итеп, инде хуҗасы булган Татнефть җитәкчесе Ш. Тәхаутдинов исеменә мөрәҗәгать язып, кияве аша гына тапшырдым. Үземнең балалар табиблыгымнан калган беркатлылыгым белән, «Болгар номерларының» изге реликвия булуын аңламагандыр, аны җимереп ялгышкан гынадыр, киңәшемне шатланып каршы алыр дип уйлап, олы тавыш чыгармаска теләдем мин. Бер җавап та килмәгәч, беренче президентыбыз исеменә хат әзерләп – кемгә тагын барып егыласың – Туфан абыйга бардым, чөнки бу гамәлне җаны белән кабул итәрдәй, ярдәм итәчәгенә ышанган, таныш та булган икенче шәхес – бөек татар улы Рәис Киямович Беляев юк иде инде. Хатны укыгач, байтак тын торды, җанының бу гамәлләрдән ни чаклы яралы, рәнҗүле, нәфрәтле икәнен, бераз гына башлаган җан ярасының кузгалуы күренә иде. Бу гамәлне ул бик хуплады, тик системабызның ни чаклы сазлыклылыгын эчтән белгәнгәме, бу вәхшилекнең нигезендә олыларыбыз торганын белгәнгәме, артык оптимизм багламады: «Эх туган, булырмы икән бу, барып чыкса әйбәт булыр иде дә. Әйдә, Разил белән дә киңәшик», – диде. Соңыннан президентка хатны бүген исән булган Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары исеменнән язарга, Татарстан язучылары берлегендә, түрәләргә хатны иң оста язучы булган Гәрәй Рәхим белән «политически грамотный» итеп язарга килештек. Лауреатларны эшләрендә тотып, өйләрендә табып, куллар куйдырдым. Хәтеремдә, олпат шагыйребез Шәүкәт абыйның сүзләре наказ булып истә калды. Ул инде каты авырый иде, хатны җентекләп укыгач: «Энем, миңа инде күп яшәргә калмаган, мин үлемнән курыкмыйм, тик анда баргач, «Ник минем Тукаемны хур итәргә бирдегез?» дигән сораудан гына куркам мин, бер үк туктамагыз бу гамәлдән, бәлки, изге Тукаебыз алдындагы безнең гөнаһларыбыз да юылыр иде», –диде күз яшьләре белән Шәүкәт ага. Берәүләр бик рәхмәтләр белән хуплап, берәүләр кулларын кесәләреннән дә чыгармыйча: «Әйдә, нинди язу белән йөрисең анда», – дип, кадерле имзаларын салдылар. Булышканнары өчен Равил ага Фәйзуллинга, Фәрит Бикчәнтәевка, Илфак Ибраһимовка олы рәхмәтле калдым.

Шулай, З9 Тукай премиясе лауреатлары үтенече язылган хатны Кремльдәге бер зур тартмага салдым. Нәтиҗәсе – иҗтимагый лидерларыбызны җыеп уйлашу, бер фикергә, бер карарга килү урынына – «югарылар» кемгәдер, нәрсәдер әйткән дигән чыш-пыш белән тәмамланды. Бу чарасызлык, моңарчы ихтирам белән караган, өметләр баглаган түрәләрнең халкына карата мәнсезлек кылуы, хәтта милләт олпатларын да санга санламау гамәлләре, Туфан аганың әрнүле йөрәгенә тагын бер олы яра булып калган булыр.

Бу тыпырчынуларыбызның дәвамын да бераз языйм инде. Шәүкәт аганың нәзерен дә истән чыгармыйча, торгызылган «новоделда» сатылуга куелган бинадан, арабыздан киткән Туфан аганың җан-рухы, Русия, Татарстан академиклары, Госдума депутатлары исеменнән икенче президентка да Тукай үзәгенә урын алу өчен беткәнче 50 млн. сум акча сорап хат яздык. Хыялыбыз-милләтебезне, «Бөек татар илен» бөтен дөнья халыкларына, кунакларыбыз Х. Клинтон, Эрдоган, Синзинпин кебек иң югары дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчеләренә дә күрсәтү иде. Тик, 60-70-80 бөек татарларыбыз урнашачак «Тукай мемориаль үзәге» урынына, Тукайга 2 мемориаль такта куябыз дигән җавап алдык. Шулай да, беренче катта, татарның дөньяви пәйгамбәре Тукай һәм аның бөек замандашларына, үзләренең мунча ялдысыннан да кечерәк бер почмакны әвәләп, президентыбыз, язучыларыбыз, тарихчыларыбыз алдында зурлап «бүләк» иттеләр. Бу теге Бауман урамындагы миллиардлар торучы «Дом Печати»ны сатып, татарга «китап мунчасы» бүләк итү кебек булды инде.

Тик тормыш дәвам итә, «Нәзер» көчендә кала бирә, җимереп сатучы «бай хәерчеләргә» ләгънәте дә! Инде «подписант» Илһам ага да «Иблисләргә ләгънәт укып» җырын җырлап китеп барды…

Бәлкем халкыбыз өчен игелекле эз калдырган бөек дәүләт җитәкчеләре Семен Игнатов, исән булса, милләтебезнең изге җәүһәрен сатып җимерүгә юл куймаслык бердәнбер көч Р.К. Беляев шикелле берәр кеше туар, «Болгар номерларында» Тукай үзәген торгызыр, дигән өметтә калыйк… Иншалла!

Туфан ага белән бәйләнгән икенче сәхифә ул – «Тукай – Туган тел» бәйрәмендә булды. Иртәгесен интернетта – Казанда булачак «Европада кече милләтләрнең телләрен, тарихын, мәдәниятен саклау Хартиясенең» үтәлүе турында җыелыш була дигән кыска гына хәбәрне күрдем. Кайда булганлыгы да, кем оештырганы турында да ләм-мим. Бәйрәмгә килгәч, күпләрдән сораштырдым, беркем хәбәрдар түгел иде. Дәүләт Советының милли мәсьәлә, мәдәният комиссиясе депутаты Туфан агага мөрәҗәгать иттем. Ул, юк белмим, минем иртәгә сессиягә барасым бар дип, кырыс кына җавап бирде. Мин дә бераз үпкәләп булса кирәк, «Әле кул чабып, кул күтәреп туймадыгызмы шул госсоветыгызда», – дип әйттем. Соңыннан Туфан аганың милләтебез телен, мәдәниятен, тарихын саклау, торгызу, үстерү өчен гомерен, җанын багышлаган олпатыбызның олы ярасына кагылганымны аңладым, тик вакытында гафу үтенергә җае килмәде, бүген дә аның рухыннан бәхиллеген сорыйсым килә – бу истәлек язмам да шул ният белән языла.

Сораша торгач, бу җыелышны Госдума депутаты Илдар Гыйльметдинов оештырганы ачыкланды, икенче көнне милли хәрәкәттәгеләр белән яшьләр, спорт министрлыгына бардык. Анда Европадагы Хартия Советының бер җитәкчесе – әйбәт кенә русча белә торган чех профессоры, Хартияның Мәскәүдәге җитәкчесе – урыс агае катнашты. Европа вәкиле Хартияның кече халыкларны саклау гамәлләрен, Мәскәүнеке, гадәттәгечә, Русиядә кече халыкларның милли телләр, мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен уңышлы чишелүе турында сайрады. Гыйльметдинов чакырусыз булган безнекеләргә аерым сүз бирмәде, тик сораулар биргән булып байтак фикерләрне җиткерә алдык. Чакырылган татар теле укытучылары да кыюландылар, бигрәк тә чех профессорына кыю сүзләр әйтелде. Илебездә ничә йөзләп татар мәктәпләренең ябылуы, милли мәгарифнең юкка чыга баруы, мәдәниятебезнең, милли хокукларыбызның кысыла баруын ишетеп, байтак хәйранга калды. Ул да, күрәмсең, Европа Советындагы милли мәсьәләләр комиссиясенең күптәнге әгъзасы, хәтта рәисе дә булган безнең татарыбызның, матур чыгышларына ышанган булыр. Әле 2017нче елгы милли телләргә оештырылган вәхшилек, татар конгрессының, Дәүсоветның риза-бәхиллеге алда иде…

Мин уйлап куям – бәлкем, Раббыбыз милләт намусы, татарның Иманы булган Туфан аганың бу киләчәк гамәлләрне күтәрә алмаслыгын күреп, рәнҗетелүләрдән, түбәнсетүләрдән аның җанын, рухын тагын да тилмертмичә, бу сатлыкка, байлыкка, түрәлеккә күмелгән шапшак дөньядан үз янына аласы иткән булыр…

Татарстанның атказанган табибы Зиннур ЗАКИРОВ

Комментарии