Мартта кардәшлек турында сөйләгән Казан хәзер Кырымдагы хәлләргә дәшми

Мартта кардәшлек турында сөйләгән Казан хәзер Кырымдагы хәлләргә дәшми

Кырым башкаласы Акмәчеттә 18нче сентябрьдә мәхкәмә вәкилләре кырымтатар Мәҗлесен, «Кырым» хәйрия фондын, «Авдет» газетасы редакциясен биналарыннан куып чыгарды. «Кырым» фондына үз милке белән эшчәнлек алып бару да тыелды.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ярты ел тулганда, кырымтатарларга карата репрессияләр моңарчы күрелмәгән колач алды. Көн саен таң атканда, кораллы полиция, прокуратура вәкилләре килеп, аларның өйләрен астын-өскә китереп тенти. 17нче сентябрьдә, мисал өчен, Акмәчет янындагы Булганак (Кольчугино) авылына да килеп, анда дүрт өйне тентегәннәр. Тентүчеләр корал, наркотик, тыелган дини китаплар эзләүләрен әйткән. Тентүләр кырымтатар телендә укытучы мәктәпләргә, мәчетләргә дә килеп җитте. Фонтаны бистәсендәге мәчеткә тентүчеләр намаз вакытында бәреп кергән.

Репрессияләр шулай кисәк көчәеп киткән авыр көннәрдә ялгыз калган кырымтатарлар Казандагы кардәшләрен дә искә ала. Ярты ел элек, март башында Русия Кырымны аннексияләгәндә биредә Татарстан вәкилләренең сәфәрләре өзелмәде. Махсус очкычлар яллап, артистлар да китерелде. Мәҗлес белән ул чакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бик актив эшләде.

«Азатлык», ярты ел узгач, авыр хәлдә калган кардәшләргә Татарстанның хәзер ничек ярдәм итүен ачыкларга тырышып карады. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының кырымтатарлар белән бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Ринат Вәлиуллин Европа сәфәреннән соң бу көннәрдә ял итә булып чыкты. Башкарма комитетның рәисе Ринат Закиров та ул чакта кырымтатар Мәҗлесен «зур перспективаларга» өметләндергән иде. Без элемтәгә кергәндә, Закиров Русия Президенты дәүләт чикләренең тарихи яктан нигезле булуына шик белдергән икенче бер илгә – Казахстанда узучы Татарстан көннәренә сәфәргә киткән иде. Март башында Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев үзенең Кырымга килүен шагыйрьләрчә бик хисле итеп аңлаткан иде: «Татарстан бар, алар безнең белән дус, аралашабыз, дип әйтәләр, менә без шундый авыр хәлгә калган вакытта, битараф булып калдылар, килмәделәр дә дисәләр, менә монысы куркынычрак булыр иде»,– диде. Дәүләт Шурасында Разил Вәлиевнең кабул итү бүлмәсендә аның да Казахстандагы бәйрәм чараларына киткәнлеген әйттеләр. Март башында Дәүләт Шурасы депутаты Роберт Миңнуллин: «Кырымга баруыбыз безнең Кырымда яшәүче кардәшләребез – кырымтатарларның хәлен белеп кайту өчен кирәк иде», – диде. Бүген «Азатлык»ның Кырымдагы хәлләр турындагы соравына Роберт Миңнуллин: «Мин әле авылда ятам, ул турыда бернинди хәбәрем юк», – дип җавап бирде. Аннексия көннәрендә «урысларны яклау өчен» гаскәр кертүне хуплаган Рафил Ногманов депутатларның кырымтатар Мәҗлесе фикерен үзгәртү өчен нык тырышканлыгы турында сөйләде. Дәүләт Шурасына яңадан сайланган Рафил Ногманов «Азатлык» соравына: «Димәк, бу мәҗлестә кемдер Русиягә каршыдыр, алар бит хәзер Русиядә торалар. Русиядә Хизб ут-Тәхрир кебек күп кенә оешмалар тыелган. Ә Кырымда андый егетләр бар. Бәлки, шуларны тикшерәләрдер. Кырымнан еракта торып, ни булганы турында сүз алып бару мөмкин түгел. Русия кануннарына буйсынырга тиешләр. Әгәр дә аларга карата тиешсез чаралар күрелгән икән, тавыш күтәрергә кирәк», – диде.

Март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Кырымга берничә мәртәбә барды. Ул чакта әлеге сәфәрләр турында «Азатлык» хәбәрчесенең соравына Миңнеханов: «Әгәр дә без битараф калсак, әгәр дә без сезнең белән элемтәдә булмасак, әгәр дә без сезнең хәлегезне белмәсәк, нәрсә дип әйтер идегез?» – дигән сорау белән җавап бирде. Миңнеханов та Казахстанда узган Татарстан көннәрендә сәфәрдә йөрде. Ә ул кайчандыр «туганыбыз» дип атаган кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаровны Русия хакимиятләре үз ватаны – Кырымга кертми. «Азатлык» кырымтатар Мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзингә шалтыратып, эзәрлекләүләр башлангач, кырымтатарларга Казаннан нинди дә булса ярдәм тәкъдим итү, теләктәшлек белдерү булдымы, дип сорады.

Али Хәмзин:

– Юк, беркем бәйләнешкә дә чыкмады, килмәде дә. Тәлгать Таҗетдин бирегә килеп, ниндидер хәбәшиләр сектасы белән бәйләнешкә кереп, Кырым мөселманнары диния идарәсенә төрле ваһһабилар, хизбут ут-тәхрирчеләр тулган, дип, ниндидер Таврида мөфтияте оештырганнан соң, тентүләргә борчылып, бары тик Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин генә килде. Аның монда бернинди Таврида мөфтияте дә булмаячак, моны оештыручыларның ниятләре тормышка ашмаячак дип әйтүе яхшы булды. Хәзер беркем дә килми.

– Март аенда Кырымны аннексияләгәндә туганлык, ярдәм итәргә теләк турында әйтелгән сүзләр чын күңелдән булмаган дип уйларга нигез бармы?

– Алай дип әйтмәс идем. Бәлки, аларга ниндидер өметле проектлар вәгъдә иткән булганнардыр. Без бит Русия Президенты идарәсендә яки Русия Президенты Путин белән Татарстан Президенты Миңнеханов арасында конкрет нинди сөйләшүләр барганын белмибез. Ул чакта Кырымның кайнар ноктага әйләнүенә юл куймау, монда хәрби каршылык булдырмау максаты куелган иде. Үз алларына шундый максат куйган кешеләр өчен бу нормаль хәл. Әлбәттә, мин Казан татарлары чын күңелдән ярдәм итәргә тырышкан дип уйлыйм. Аларның бу процесста төп рольне уйныйбыз дип уйлавын күрдем. Күрәсең, ниндидер зур проектлар вәгъдә ителгән булгандыр. Әмма соңрак мин Кырым хакимиятләренең моңа каршы чыкканлыгын ишеттем. Янәсе, алар президент идарәсеннән Казанны ныклы итеп үз урынына утыртуны, зур өметләр уятмауны таләп иткән дип тә ишеттем. Шуңа күрә күпмедер вакыт элек безнең кырымтатар Мәҗлесе белән Казан, Миңнеханов арасындагы мөнәсәбәтләр кинәт туктап калды. Ул хәзер дә шул туктаган хәлдә.

Наиф АКМАЛ.

Русия азсанлы халыклар вәкилләрен БМО конференциясенә җибәрми

Русия хакимиятләренең җирле халыклар вәкилләрен эзәрлекләвенә бәйле җәнҗал күтәрелергә тора. БМО конференциясенә баручы вәкилләрнең паспортлары ертыла, машиналарының көпчәкләре тишелә. Берләшкән милләтләр оешмасының җирле (асаба) халыклар мәсьәләләренә багышланган конференциясендә катнашырга тиешле 28 вәкилнең сигезе, төрле сәбәпләр белән, Русиядән чыгарылмаган. Әлеге конференциядә катнашу өчен Нью-Йоркка юнәлгән Кырым җирле халыкларны өйрәнү һәм аларга ярдәм итү халыкара фонды мөдире Надир Бекировка 18нче сентябрьдә һөҗүм булган иде. Йөзләрен битлек белән каплаган билгесез кешеләр аны юлда туктатып, паспортын алып китте. Нәтиҗәдә, Бекиров әлеге конференциягә бара алмады. Русия хакимиятләре әлеге конференциягә җыенган башка халыкларның да вәкилләрен, төрле сәбәпләр белән, илдән чыгармаган.

Төньякның җирле азсанлы халыкларына ярдәм үзәге мөдире, БМО конференциясен әзерләү комитеты әгъзасы Родион Суляндзиганы 18нче сентябрьдә Мәскәүнең «Шереметьево» һава аланында туктатканнар. Суляндзига әйтүенчә, һава аланында чик сакчылары бераз көтеп торырга кушып, аның паспортын каядыр алып киткән һәм бераздан паспортта бер битнең булмавын әйтеп, дәүләт чиге тәртибен бозуда гаепләү нигезендә административ эш ачканнар. Соңгы ике елда Родион Суляндзига, Глобаль координацион комитет һәм җирле халыклар мәнфәгатьләрен яклау төркеме әгъзасы буларак, әлеге җыенны әзерләүдә актив катнашып килде. Ул шулай ук әлеге конференция кысаларында үтәчәк «Җирле халыкларның җирләре, территорияләре һәм ресурслары» исемле түгәрәк өстәл сөйләшүендә рәистәшләрнең берсе булырга тиеш иде.

19нчы сентябрьдә шул ук конференциягә юнәлгән Анна Найканчинаны да шул ук «Шереметьево»дан чыгармаганнар. Суляндзига белдерүенчә, Найканчинаның паспортында берничә битне кискәннәр.

Суляндзига Facebookта паспортларны ФСБ хезмәткәрләре алганлыгын белдерә һәм бу хәлләр төньяктагы җирле халыклар белән аларның җирләрендә нефть чыгарырга теләүче ширкәтләр арасындагы каршылыкка бәйле булырга мөмкин дип исәпли. Аның сүзләренчә, аларның юристлары аларга карата ачылган административ эшләрне җитдирәк эшләргә алыштыру тырышлыкларын күрә.

Шул ук конференциягә баручы Кола ярымутравындагы Сами халкы мәҗлесе рәисе Валентина Совкина 20нче сентябрь иртәсендә машинасының көпчәкләре тишкәләнгән булуын күргән. Соңрак юлда барганда өч мәртәбә аны юл патруле хезмәткәрләре туктаткан һәм паспортын тартып алу омтылышы булган. Соңгы тапкыр туктатканда Совкинага билгесез кеше һөҗүм итеп, аның букчасын тартып алырга маташкан. Юл патруле хезмәткәрләре берни эшләми тыныч кына карап торган, Совкинаның машина йөртүчесе чыгып ярдәм итә башлагач, патруль хезмәткәрләре тыкшынган һәм һөҗүм итүчегә качып китәргә булышкан. Совкина очкычка соңга калса да, икенче көнне Нью-Йоркка барып җитә алган.

«Агора» хокук яклау берләшмәсе рәисе Павел Чиков әйтүенчә, каршылыклар күптәннән көч структураларының аерым игътибарында булган вәкилләргә карата оештырылган. Чиков шулай ук Юстиция министрлыгының былтыр ул чакта Суляндига җитәкләгән Җирле азсанлы халыклар берләшмәсе эшен тыярга маташканлыгын да искә алды. «Хакимиятләр бу халыкларның статусы турында сөйләшүнең халыкара дәрәҗәгә чыгуына юл куймаска тырыша, чөнки Кырымдагы хәлләрдән соң бу мәсьәләләрнең әһәмияте артты», – ди Чиков.

ФСБ яки Русия Тышкы эшләр министрлыгы ягыннан бу хәлләргә әлегә бернинди аңлатма бирелми. Русия шулай ук бу конференциядә кырымтатар Мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилевне һәм хәзерге рәисе Рефат Чубаровны да катнаштырмауны сорап, БМОда конференцияне оештыручыларга мөрәҗәгать иткән. Әмма БМО Мәскәүнең бу мөрәҗәгатен кире каккан.

Наиф АКМАЛ.

Петропавел татарлары мәчет өчен көрәшә

19-20нче сентябрь көнне Астанада Татарстан көннәрендә катнашу өчен республикадан бер төркем түрә китте. Шул ук вакытта Казахстанның 10 меңнән артык татар яшәгән Кызылъяр (Петропавел) шәһәре Дин-Мөхәммәт татар-башкорт мәхәлләсе җитәкчесе Рафаил Рәҗәпов әлеге көннәр турында бөтенләй ишетмәгән.

Әлеге мәхәллә инде берничә ел дәвамында мәчетне яптырмау, дөресрәге, анда татарча вәгазьләр сөйләү өчен көрәш алып бара, чөнки Казахстан мөфтияте әлеге мәчетне үзенә алу өчен, ягъни филиал итү өчен тырыша, ә бу очракта инде татарча вәгазьләр сөйләү, татар теле курслары тукталачак һәм ул татарларның туплану урыны булып тора алмаячак. Мәхәлләнең рәисе Рафаил Рәҗәпов «Азатлык»ка әйтүенчә, мәчетне инде рәсми рәвештә япканнар, әмма әлегә татарларга йөрергә рөхсәт итәләр. Аннан куа калсалар, татарлар митингка чыгу белән яный, ди ул. Алар Татарстанның Казахстандагы вәкиллегенә дә мөрәҗәгать итеп караган, чөнки бу татарларны туплау, ана телендә сөйләшү урыны булып тора, әмма «буш» җаваплардан башка бернинди ярдәм булмаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Президентына безне яклап әйткән бер сүзе дә хәлне үзгәртә алыр иде. Миңнехановка интернетка язып карадык. Назарбаевка да хатлар яздык, әмма бер генә җавап та булмады. Монда бит без килмешәк түгел, шушында туып үскән кешеләр. Хәтта XIII гасырдагы татарларның каберлекләре сакланган. Бу тулысынча татар шәһәре булган. Ә хәзер мине казахча вәгазь сөйләми дип битәрлиләр», – ди ул.

Кызылъяр татарларының яшь буыны ана телен бик начар белә икән, шуңа имам вәгазьләрне татарча алып бара, әгәр мәчеттән куып чыгармасалар, октябрьдән татар теле курслары башланачак.

Рәҗәпов киләчәктә ярдәмне Русия Президенты Владимир Путиннан сорамакчы.

Рәҗәповның татарлардан күңеле кайта башлаган. «Безнең халыкта үҗәтлек, үз хокукың өчен көрәш кебек чалымнар юк. Чечен-ингушны, казахны, урысларны мыскыл итеп кара син, хәзер күтәрелеп чыгачак. Татарлар шул Сабан туен уздыра, бәйрәм итә, әлбәттә, болар барысы да кирәк, әмма болай барса, тел бетәчәк, ә ана теле бетсә, милләт тә юкка чыгачак. Татарстандагы татарлар гына калачак, ә башка яклардагы милләттәшләр ассимиляцияләнәчәк», – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии