ТАТАРНЫ ТАНЫТСАК ИДЕ!..

ТАТАРНЫ ТАНЫТСАК ИДЕ!..

Мәгъ­лүм булганча, 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Түрәләребез, депутатларыбыз Тукаебызга быел 125 ел туласын, ярый әле, июнь-июль җиткәч кенә исләренә төшермәгәнгә рәхмәт инде. Югыйсә, театрының 100 еллык юбилеен, 4 айдан соң – 2007 елның мартында әштер-өштер үткәреп җибәргән идек бит…

2012 елда татарның беренче язма ядкаре – Болгар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәре язылуга – 800 ел, Лейпцигта дөнья күргән татарча беренче басма чыганакка – 400, ә Россиядә беренче төрки-татар басмасы – Петр I нең 1722 елгы манифесты басылып чыгуга – 290 ел (бу җәһәттән, китап нәшрияты әле шушы көннәрдә, аерым җыентык итеп, хәзерге татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды – Т.С.) тула.

Ә инде 2013 елда республикабыз мәгариф системасындагы иң өлкән «Мәгариф» журналының чишмә башы булган «Мәктәп» журналының беренче саны дөнья күрүгә 100 ел була. Шул уңайдан, 2012 елны – Татар китабы елы, ә 2013 елны Татар матбугаты елы буларак уздырсак, быелгы Тукай елы тагын да киңрәк яңгыраш алыр, Шагыйрь рухы алдында йөзебез аграк, күңелебез пагьрак булыр иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендә үк игълан ителсә, бигрәк тә шәп буласы. Әгәр дә булмый икән, нигә әле көтеп ятарга: аерым мәктәп, район масштабында да бар изге эш-гамәлләребезне «Татар китабы елы», «Татар матбугаты елы» девизы белән үткәрергә мөмкин бит. Туган тел язмышы хәл ителгәндә, Тукаебыз язганча, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яши, кирәк икән, «юлбарыстай көчле, ә тынычта аттан артык эшли» ала торган кавем булуыбызны дәлилли алсак иде, иншалла.

Таһир САБИРҖАНОВ.

Комментарии