Керәшенем, синең милләтең – татар!

Бу язманы язарга тарихны, милләтебезнең кимсетелгән ачы язмышын белмәүче кайбер урыс динендәге милләттәшләребезнең телевизордан: «Без татар түгел!» – дигән чыгышлары этәрде. Әгәр бу наданнарның ерак бабаларын терелтеп, аларның ничек христиан динен кабул итүләрен сөйләтсәләр, хәзерге кайбер надан керәшен милләттәшләребез халкыбыз кичергән авыр кайгыны онытмаслар иде.

Империя күп гасырлар буе милләтебезне, дәүләтебезне юк итеп, халкыбызны чукындырды. Җир шарында бик күп диннәр бар. Бер генә дин дә халыкны җинаять эшләргә, кеше үтерергә, хәрам ашарга һәм башка төрле начарлыкларга өйрәтми. Әмма халыкны көчләп икенче дингә күчерү ул иң авыр җәза.

Безнең авылдан ерак түгел генә Керәшен Пакшины дигән авыл бар. Явыз Иванга хәтле, Нократ елгасы буендагы барлык авыллар да татар авыллары саналган. Нократ буендагы халыкны чукындыра башлагач, Керәшен Пакшины авылыннан Әбделманов дигән кеше качып, гаиләсе белән безнең авылда яши башлый. Әти-әнисе, туганнары чукындырыла, исем-фамилияләре дә урысныкы була. Ул абый чукындырылган энесе белән, төнлә генә, урманда очраша торган булганнар. Бу тарихны укыган христиан динендәге милләттәшләребез, тарихыбызны белми торып, бабаларыбызның авыр кайгы-кичерешләрен оныткан наданнар ни диярләр икән?! «Без татар түгел!» – диючеләргә шуны әйтәсем килә: сезнең татар булмавыгыздан без күп югалту кичермибез. Татар булмавыгызга сөенеп, Мәскәү сезгә ниндидер ярдәм күрсәтмәячәк. Сез дә Татарстан халкы булып, аның икътисади-иҗтимагый алгарышларыннан файдаланып яшәячәксез, чөнки сез – чып-чын татарлар! Әмма татар булуыгыз белән горурланып яшәгез. Мин сезне бабаларыбыз диненә күчегез дип өндәмим, милләтегезне булса да саклагыз!

Мәскәү үзенең руханиларын ничек яшәтә. Күрәсезме, алар чиркәүләрдә «җырлап», ничек кыйммәтле киенәләр, хөкүмәттән нинди эш хаклары алалар. Ә чырайлары нинди? Ә безнең дин әһелләренә хезмәт хакы түләнми бит! Әгәр урысларга түләмәсәләр, аларның берсе дә чиркәүгә килми. Керәшен атакайларына да хезмәт хакы түләнми.

Совет чорында күпме районнарыбызны башкортларга бирделәр һәм ул халык хәзер башкорт булып санала. Әйдәгез алайса, мишәрләрне дә хәзер ул татар түгел дип яздырыйк инде! Татарны татар ашар, дип юкка гына әйтмиләрдер. Милләткә каршы, аның теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә зыянлы тапшыруларны телевизордан күрсәтергә, ул хакта гәҗит-журналларда язарга ярамый, минемчә. Чукындырылган милләттәшләребез белән дус, бер-беребезгә ярдәм итеп яшик. Без бер халык һәм безнең урыска кирәгебез юк! Үзегезнең татар булмавыгызга беркайчан да ышанмагыз!

Тәфкил НУРГАЛИМОВ,

Мамадыш районы, Югары Ушмы авылы.

Комментарии