Иманыбызны сакладык, саклыйбыз!

Иманыбызны сакладык, саклыйбыз!

КИЛӘЧӘК ИМАНЛЫ БАЛАЛАРДА
Чаллы шәһәрендә менә инде 12 ел балаларны исламча тәрбияләү үзәге эшләп килә. Башта ул «ХӘЗИНӘ» ислам балалар клубы, дип аталды, ярымподвалларда көн күрде, аннан «ЗИННӘТ» гаилә үзәгенә әйләнде, хәзер исә «ТӘРБИЯ» балалар ислам үзәге, дип атала һәм Чаллыда өч урында уңышлы эшләп килә. Шунысы куанычлы, балалар ислам үзәге яшь буынга дини һәм милли тәрбия бирүне төп максат итеп куя. Үзәккә сабый балалардан башлап, үсмерләргә хәтле йөри, алар 300гә якын, утызлап кеше бу балаларга хезмәт күрсәтә. Тәрбия үзәге рәсми рәвештә теркәлгән, әмма казна хисабына яшәми, аны ата-аналар үз акчаларына тота. Чаллы үрнәгендә, балалар өчен мондый тәрбия үзәкләре Мәскәүдә, Төмәндә, Екатеринбургта һәм Татарстанның кайбер район үзәкләрендә дә ачылды. Ирем Хөсәен Аймалетдин белән без бүген Чаллыдагы шушы ислам үзәгендә булдык, аларның эшчәнлеге белән җентекләп таныштык, чөнки Нижгарда да балалар өчен шундый ислам тәрбия үзәге ачарга телибез. Милләтнең киләчәге ислам тәрбиясе алган, татар телен яхшы белгән, милли рухлы, иманлы балаларда! Һәм балалар өчен мондый ислам тәрбия үзәкләре татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә булырга тиеш.
Чаллының ислам балалар тәрбия үзәгендә милләтнең билгеле шәхесләре белән дә очрашулар була, бүген исә аларның кадерле кунагы мин идем. Тема алдан ук билгеләнде – «Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы тарихы». Тарихчы һәм язучы буларак, шушы ике ел вакыт эчендә мин бу лекциям белән Русиянең 30-40 төбәгендә чыгышлар ясадым. Милләтнең дәүләтле һәм дәүләтсез калган чорында ислам динен ничек итеп саклап калуына, ничек көчләп чукындыруларга каршы торуына, бу тиңсез көрәштә нинди корбаннар бирүенә, репрессия афәтенә аеруча җентекләп тукталдым. Татар халкының дин-ислам өчен көрәш темасы минем иҗатымда да зур урын алып тора, «Баһадиршаһ», «Күчем хан». «Гөләйза», «Һиҗрәт» тарихи романнары нәкъ шул турыда, һәм бу очрашуда мин аларга да җентекләп тукталдым. Җыелган халыкта сораулар да күп булды, чөнки очрашуга минем иҗатым белән таныш мөслимәләр килгән иде. Шулай ук 57 исемдәге китапларымнан торган күргәзмә дә оештырдык, халык аннан да күп мәгълүмат алды. Очрашу азагында мөслимә кардәшләрем ирем белән миңа затлы бүләкләр бирделәр, мин исә аларга китапларымны бүләк иттем. «Тәрбия» ислам балалар үзәге җитәкчесе Ләйсән сеңлем Әхмәтшинага, аның янында тупланган булдыклы, заманча командасына, бу очрашуга килүчеләргә зур рәхмәтләремне әйтәм! Заманында Чаллыда без чәчкән мәгърифәт орлыклары, милли рух, иман нуры бүген менә шул рәвешле тормышка ашкан, киләчәккә эшли, шуңа чиксез сөендем.
ӘЛМӘТ МӨСЛИМӘЛӘРЕ ҮРНӘК
Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә мин еш очрашулар уздырам, бигрәк тә мөслимә милләттәшләрем белән очрашырга яратам. Биредә абыстайлар үзләре дә бик актив, нинди бәйге булса да, авыллардан Казанына да, Бөгелмәгә дә тиз генә җыенып чыгып китәләр, Әлмәттә дә еш очрашалар. Ә Әлмәтнең үзендә 15 мәчет, һәрберсендә өчәр мөгаллимә ярыша-ярыша бу төбәккә мәгърифәт нуры тарата. Аларны оештыручы – Чулман аръягында эшләп килгән «Ихлас» мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Рәйханә Ханнанова. Рәйханә сеңлем минем һәр яңа китабымны үзенең шәхси хәләл кафесында билгеләп үтә, халыкка тәкъдим итә, тарих буенча очрашуларга чакыра, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Бу юлы исә шундый ук зур очрашу яшь мөслимәләр белән булды, алар үзләре теләк белдергәннәр иде. Очрашуга 70-80 кеше килгән, аларны Рамия абыстайның кызлары Эльвина һәм Алина кыска вакыт эчендә шулай җыйган, берләштергән булып чыкты.
Яшьләр белән очрашсак та, теманы бик җитдине сайладык – «Татар телендә тарихи дәресләр. Идел-Уралда ислам дине ничек сакланып калган?» Һәм мин өч сәгать буе җыелган халыкка шушы теманы ачтым, Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым, Касыйм ханлыклары мисалында, халкыбызның иман өчен тиңсез көрәше турында сөйләдем. Моннан 1100 ел элек рәсми рәвештә ислам динен кабул итү – милләтебезнең иң зур казанышы, һәм бу зур бүләкне Аллаһы Тәгалә нәкъ безгә аманәт итә. Халкыбыз ул вакытта рәсми рәвештә исламны кабул итеп кенә калмый, ә тоткан юлын, кыйбласын үзгәртә. Шушы мең ел вакыт эчендә татар халкы төрле чорлар кичерә. Булган аның дәүләтле һәм гайрәтле вакытлары, ул чагында ислам динен тотарга да җайлырак булган. Әмма татарның бәйсез дәүләтләре берәм-берәм юкка чыкканнан соң, кол хәлендә калган халыкка үз динен тоту – утлы күмер тоту белән бер булган. Татар өчен соңгы биш гасыр – иманны, динне саклап калу өчен барган тиңсез көрәш еллары ул. Көчләп чукындырулар, чукынмаган өчен тереләй утларда яндырулар, сөргеннәргә сөрелүләр, атып-асып үтерүләр – татар халкы боларның барысын да үз башыннан кичергән. Иман хакына милләтебез күп корбаннар биргән, һәм татар халкы, Аллаһ ярдәме белән, бу көрәштә җиңеп чыккан, Идел-Уралда ислам динен татар үзе саклап калган.
Халык алдында сөйләгәннәремне үземнең иҗатым мисалында да аңлата бардым. Көчләп чукындыруларга каршы халыкны күтәргән һәм Шлиссельбург крепостында корбан булган Батырша хәзрәт, чукынмаган өчен Екатеринбург уртасында тереләй утта яндырылган Кисәнбикә Байрасова, көчләп чукындырганнан соң яңадан исламга кайтканы өчен хөкем ителгән, намазлык өстендә егылып үлгән Гөләйза, чукындырудан качып, Төркиягә һиҗрәт кылган себер татарлары – исламны менә алар да саклап калды, һәм болар барысы да минем иҗатымда чагылыш тапты. Казан алынганнан бирле, милләтебез язмышының Кырык сыртын кичә...
Очрашуга ирем Хөсәен белән 57 китаптан торган шәхси күргәзмәмне да алып килгән идек, ул халыкка 40 еллык иҗатымны күз алдына китерергә ярдәм итте.
Әйе, халкыбыз иң авыр елларда да ислам динен үзе саклап калган, дин тыелган вакытларда да аны күңелендә йөрткән, безгә хәтле китереп җиткергән. Ә без бүген аның кадерен беләбезме? Аллаһы Тәгаләнең безгә ышанып тапшырган изге аманәтен үтибезме? Без бер-беребезгә шушы сорауларны бирдек. Бүген дин тоту өчен мөмкинлекләр бар, халкым шул форсаттан файдаланып калсын иде, кабат капкалар ябылуын көтмәсен иде...
Соңыннан яшьләр дә, өлкәннәр дә күп сораулар бирделәр, мин үземнең шигырьләремне дә укыдым. Алга таба шундый ук очрашулар Чаллы яшьләре белән дә көтелә.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Әлмәт – Чаллы шәһәрләре

Комментарии