Җырдай матур татар теле

Ничектер бервакыт автобус тукталышында ике рус хатынының сөйләшкәненә ирексездән колак салдым. «Кара әле теге ике татар хатынына. Алар сөйләшәләрме, җырлыйлармы?» – ди берсе. Икенчесе татар хатыннары сөйләшкән якка карап колак салды да: «Юк, сөйләшүләре шулай», – дип җавап бирде. Күрәсең, татарча бераз белә торган булгандыр. «Татар хатыннарының сөйләшләре чынлап та җырлаганга охшаган», – дип өстәде.

Шул чагында мәшһүр шагыйребез Наҗар Нәҗми шигырендәге юллар искә төште. «Җырдай моңлы татар теле».

Чынлап та, татар теленең әйтелеше үзенчәлекле бит аның. Бездә нечкә әйтелешле авазлар күп. «Җ», «ң», «һ» тартыкларның пары бөтенләй юк кебек. Шуңа татарчадан русчага тәрҗемә иткәндә кыенлыклар да килеп чыга. Бер туганыбыз кызына Җәмилә дип бик матур исем кушкан иде. Туу таныклыгына язганда кыенлык килеп чыкты. Ничек язарга: Джамиля дипме, Замиля дипме? Икесе дә матур түгел.

Бездә катнаш никахлар күп бит инде. Уртак балалары тугач, проблемалар килеп чыга: нинди исем кушарга. Күбрәк урыс исемен кушалар, татарча кушсалар, гауга килеп чыга. Бигрәк тә ул исемнәрдә «җ», «һ», «ә» авазлары булса. Бу авазларны дөрес итеп әйтмәгәннәрен без радио-телевидениедән дә гел ишетеп торабыз. «Хам» дип кенә җибәрәләр кайберләре «һәм»не. Бик ямьсез килеп чыга.

Татар теле иң борынгы телләрнең берсе. Яңа эра туган заманда ук барлыкка килгән булса кирәк. Ул Европада да, Лондонда да төрле милли атамаларда киң кулланылган. Урта гасырларда татар теле «Алтын Урда»ның дәүләт теле булган. Бүген без казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, Кавказдагы башка халыклар белән тәрҗемәсез аралаша алабыз дибез икән, кайчандыр бу халыклар белән телебез уртак булган дигән сүз. Татар телендәге «җ», «һ», «ң» авазлары күп кенә Европа телләрендә дә бар. Шуңа күрә аларны безгә өйрәнүе җиңелрәк.

Кызганыч, күп кенә ата-аналар, татар телен белеп, кая барасың, дигән фикердә. Моңа каршы мин күп мисаллар китерә алам. Безнең арада балачагында татар телендә белем алган галимнәр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре булганнарны атый алам. Яшьләр арасында зур уңышка ирешкәннәр байтак. Мин үзем дә сугыштан соңгы елларда татар мәктәбендә белем алдым. Әмма бу миңа университетта укырга да, илле ел чамасы рус телендә чыга торган газетада эшләргә дә комачауламады. Шуның 25 елын рус телендә чыгучы газетада редактор булдым. Мактану дип уйламагыз, бу тормыштагы факт. Мин белгән күп кенә редакторлар – заманында татар мәктәпләрен тәмамлаган кешеләр иде.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии