Французлар ана телен ничек саклый?

Французлар ана телен ничек саклый?

Сена елгасы ярында урнашкан Мазарининың зиннәтле сараенда 1994нче елда Француз академиясенең чираттагы утырышында француз телен саклап калу мәсьәләсе тикшерелә. «Егерме беренче гасыр йә күптелле булырга, йә бөтенләй булмаска тиеш», дигән фикер яңгырый анда. «Милли тел – халыкның рухи тормышының беренче шарты. Без французлар, милли рухи дөньябызга зур куркыныч яный, дип уйлыйбыз», – ди анда Француз Академиясенең башкарма директоры Ален Деко. Академиянең әгъзалары (халык телендә аларны «Үлемсезләр» дип тә атыйлар, чөнки алар гомерлеккә сайлана) француз телен бозмый саклау буенча дәүләт программасы үтәлүен даими карап-тикшереп торалар. Франциядә француз теле – халкының милли байлыгы дип, аны саклау турында закон кабул ителгән. Академиклар күзәтчелеге астында эшләүче биш иҗтимагый ассоциация рәсми рәвештә француз теленең хәлен тикшереп тора. Мәсәлән, берәр оешманың элмә тактасында француз теленә кермәгән сүз булса, шунда ук әле әйтелгән ассоциацияләрнең берсе закон бозучыны милли байлыкка зыян китергән өчен судка бирә. Алай гына да түгел, үз эшчәнлегендә француз теленә ят терминнар, гыйбарәләрне еш кулланган иҗтимагый яки фәнни оешма дәүләт субсидияләреннән колак кагарга да мөмкин.

– Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, тирә-як мохитне пычратучыларга штраф салабыз бит. Нигә соң телебезне гарипләүчеләрне… җәзасыз калдырырга кирәк? – дип, катгый куя соравын француз телен саклаучы ассоциациянең президенты, академик Жан Дютур. – Безнең телебез – урамнарыбыз, елгаларыбыз, урманнарыбыз кебек милли байлыгыбыз ләбаса.

Академиядә хупланып, махсус «Журналь оффисьель» бюллетенендә басылып чыкмаса, бернинди яңа терминның рәсми документларда кулланылырга хокукы юк.

Академиклар шәһәрләр буйлап тикшерү рейдлары үткәреп тора. Франциянең милли байлыгы булган француз телен саклау законын бозучыларга карата эшләр хөкем карарлары белән тәмамлана. Терминнар буенча төрле министрлыклар белән элемтәдә торучы комиссияләр эшләп килә. Премьер-министр каршындагы баш комиссия яңа терминнарны әзерләүче фәнни үзәкләрнең эшен тикшерә. Әлеге язма «Российские вести»дагы мәгълүматка нигезләнеп язылды.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии