Чи чүпрәк

Балаларыбыз, оныкларыбыз татарча сөйләшмиләр дип зарланырга яратабыз. Хәзерге көндә очрашканда татар кешеләре дә үзара күбрәк урысча сөйләшә. Димәк, алар өйдә дә балалары белән урысча сөйләшә. Балалар кайда татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр инде? Ярый да татарча өйрәтә торган балалар бакчасына йөрсәләр, бәхетләре булып, ата-аналары каршы килмәсә, мәктәпләрдә татар классларында укысалар, үз ана телләрендә һичьюгы сөйләм телен үзләштерерләр иде.

Менә күптән түгел генә авылга кайтып килдек. Бер авылдашым, гүзәл ханым белән очрашып, хәл-әхвәл сорашкач, авыл хәлләре, балалар, оныклар турында сөйләшеп алдык. Сүз ара сүз чыгып, быел җәй аенда оныгы белән булган бер мәзәк хәл турында да сөйләп алды.

Җәйге каникулда оныгы авылга кайткач, дәү әтисе, дәү әнисе, аны әзрәк эшкә, татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышалар. Бер көнне дәү әнисе бакчага чүп үләннәре утарга чыга, оныгы да дәү әтисе янында каралты-курада булышкан булып йөри. Дәү әнисе аны күреп:

– Улым, абзар артында матигымны коймага сөяп куйган идем, шуны алып килеп бир әле, – ди.

Оныгы:

– Дәү әни, нәрсә соң ул матик? – дип сорый.

Дәү әнисе:

– Улым, урысча тяпка була, – ди.

Оныгы матикны алып килгәнче чүп үләнен йолкыштыргалап тора. Оныгын көтә, ә ул күренми дә күренми. Бик озак көтә, ниһаять, оныгы килеп җитә, кулында матик түгел, бер череп беткән чүпрәк кисәге була.

Дәү әнисе:

– Бу нәрсә, кая матик? – дип сорагач, оныгы:

– Менә, дәү әни, син сораган тряпканы көчкә тирес өеменнән табып алдым, – дигән. Ул инде «тяпка» дигән сүзне үзенчә «тряпка» дип аңлаган. Нишләсен инде, дәү әнисе белән бер көлешеп алганнар да, яңадан йөгереп барып матигын алып килеп биргән.

Дәү әнисе эшен бетереп өйгә кергәч, коймак пешерергә уйлаган. Караса, чүпрәсе юк икән. Оныгыннан үзләреннән берничә йорт аша гына урнашкан кибеттән чүпрә алып кайтуын сораган. Акча биргәндә, корысын түгел, чи чүпрә алырсың, дигән.

Оныгы кибеткә кергәч, кибетче апасына акчаны сузган да:

– Миңа дәү әни чи чүпрәк алып кайтырга кушты, – дип әйткән.

Билгеле инде сатучы апасы:

– Син дөрес әйтәсеңме, фәлән апа чүпрәк сорадымы? – дигәч, малай үз сүзендә нык торып:

– Мин дөрес әйтәм, дәү әни чи чүпрәк сорады, – дигән.

Сатучы апасы нишләсен инде, бер кечерәк кенә тукыма салфетканы суга манып, сыгып малайга биреп җибәргән.

Оныгы кибеттән йөгереп кайткан да юеш чүпрәген дәү әнисенә сузган. Дәү әнисе эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган да:

– Бар, улым, син сатучы апаңа дөрес әйтмәгәнсең, чүпрәк түгел, чи чүпрә кирәк, дип әйтерсең, – дип, аны яңадан кибеткә җибәргән. Оныгы чи чүпрә алып кайткач, өчәүләшеп тәмле коймак ашап чәй эчкәннәр.

Балаларыбызны, оныкларыбызны үз ана телебезне яратырга, дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү бары тик үзебездән, ата-анадан, әби- бабайлардан гына тора. Татар телен камил белгән кеше башка милләтләр белән дә җиңел аралаша ала, кирәк булса аларның телләрен дә җиңел үзләштерә.

Туган телебезне яратыйк, саклыйк, буыннан-буынга түкми чәчми тапшырыйк!

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии