Бөекләребез

Бөекләребез

Соңгы елларда Бөек Тукаебызның бүләге очраклы кешеләргә генә, хәтта лаек ук түгелләргә дә бирелә башлады шикелле тоела. Бер миңа гына түгел. Лаеклылар гына лаек икәнлеге билгеле бит инде. Уйлап карамасаң да.

Тукай премиясе ияләре Илдар Юзеев, аның абыйсы Нил Юзеев белән дә очрашу насыйбы тәтеде миңа. Нил күренекле галимебез. Ә аның энесе Илдар шагыйрь, драматург иде. Алар Башкортстанның Яңавыл районындагы Ямады авылыннан. Икесенең дә күзләрендә кешелеклелек нурлары балкый иде. Ә иҗади яклары әйтеп, сөйләп, аңлатып булмаслык. Әдәбият дөньясының каһарманнары. Әтнә районында Күлле Киме авылы әдәбият, сәнгатебезгә ике зур шәхес – Тукай бүләге ияләрен биргән як. Беренчесе Сибгать ага Хәким (ул РСФСРның Горький бүләге иясе дә). Икенчесе – шагыйрә Лена Шагыйрьҗан. Күлле Кимедән чыгучыларның тыгыз сафында Фердинанд Гайсин да бар әле. Исемле укытучы һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Шулай ук Күлле Кимедән Луара Шакирҗанны да күрсәтү зарури. Аның кем икәнлеген беләсегез килсә, Күлле Кимегә, шагыйрь Сибгать Хәкимнең музей бинасына кунакка рәхим итегез. Музей балалар саны елдан ел кими барган мәктәптә урнашкан.

...Китаплардан бизә торган чорда шагыйрь булу өчен бәхетсез булу кирәк.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии