Туган телем – татар телем

Татар телен саклыйк, югалтмыйк дибез. Бу бары тик үзебездән генә тора. Гаиләдә аралашу үз телендә барса, татар теле берничек тә онытылмый! Мин моны үзебезнең гаиләдән чыгып әйтәм. Әйе, татар телен саклап калу, тирәнтен белү өчен – гаилә генә җитми. Мәктәптән кала, мин балалар өчен оештырылган «Сәләт» ял итү лагерьлары турында да әйтер идем. Кызганычка, «Сәләт» лагеры турында ишетмәүчеләр, белмәүчеләр дә бар шул арабызда. Мин үзем ике ел рәттән ял иттем бу лагерьларда. Узган җәйдә генә дә өч сменасында булдым! Ходай кушса, быел да барырга исәпләп торам әле. Татар теленең асылы – менә шунда! Татар телен яраткан, хөрмәт иткән бала бер генә мәртәбә булса да барсын иде бу лагерьга. Кайбер әти-әниләр, минем балам татарча бик әйбәт белми, ничек ял итәр, диеп уйлар, борчылмагыз, монда барысы да үз тәртибе белән исәпкә алынган һәм балагыз саф татар теленә өйрәнеп кайтачак! Татар теле генә түгел, башка чит телләр буенча да дәресләр үткәрелә. Аралашуыбыз, төрле кичәләр татар телендә бара, кыскасы, бик тә күңелле, үзенчәлекле ял итәбез без анда. «Сәләт»леләр арасында Җәүдәт абый Сөләймановны белмәгән кеше юктыр, татар теле өчен янып-көеп йөри торган кеше ул! Барыбызны да үз баласыдай якын күрә, бергә, бер гаилә итеп берләштерә ял итүчеләрне. Татар телебезнең асылын кат-кат төшендерә ул безгә. Шундый җитәкчеләр булганда, үз телебезнең никадәр кыйммәтле, матур икәнлегенә тагын бер кат ышанасың. «Сәләт»сез җәй – җәй түгел, ди әнием. Мин дә бу сүзләр белән бик килешәм. Татар телебезне хөрмәт итүче яшьтәшләрем белән бергә тагын җәйге ялымны уздырырмын дип хыялланам. Еллар гына тыныч, имин булсын.

Эльвира Гайнатуллина.

Алабуга шәһәре.

Комментарии