- 22.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №16 (23 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
26нчы апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә татар яшьләре тагын бер тапкыр Бауман урамын гөрләтәчәк. Шимбә көнне 14.00 сәгатьтә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында, тугызынчы тапкыр зур гала-концерт узачак. Чарада «Татар дозор» уенына һәм быел беренче тапкыр үткәрелгән велопробегка нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләр бүләкләнәчәк, шулай ук татар телен актив кулланган ширкәтләр игълан ителәчәк. Акциядә «Тяжело с татарским» антипремиясе дә хуҗаларын табачак. Узган ел әлеге антипремиягә Казан мэриясе һәм Электрон хөкүмәт лаек булган иде.
Чара елдагыча бәйсез артистлар катнашындагы концерт белән үрелеп барачак. Исмаил, «Ачы таң», K-Ru, Ittifaq, Mauzer Sax, Azat Sound System, Илгиз Шәйхрәзиев һәм Рәдиф Кашапов кебек альтернатив музыка вәкилләре «тере тавышка» чыгыш ясаячак. Бу көнне Бауман урамында заман белән бер аяктан атлаучы татар яшьләрен көтеп калалар.

Комментарии