Уңайсызлыктан дөнья моңсулана

Уңайсызлыктан дөнья моңсулана

Кулдан-кулга күчеп, күңелдә төрле фикерләр кузгаткан китапның «Хәтер төпләрендә утлы күмер» дигән исеме генә түгел, тышлыкка күз төшү үк тән күзәнәкләрен куырып ала. Ул – язучы Фәнис Яруллин (09.02.1938 – 09.12.2011) вафатыннан соң нәшер ителгән, 1981-2011нче еллардагы гомер агышын колачлаган көндәлекләр тупланмасы.

Гәрчә беренче биттә «Казан – 2013» адресы күрсәтелсә дә, мәрхүмнең гомер юлдашы Нурсөя ханым, иҗатын өйрәнүче филология фәннәре кандидаты Сәвия Хәкимова тарафыннан дөньяга чыгарылган истәлекләр Чувашия нәшрият комбинатында басылган. Билгеле, күрше республикага юл ялгаганчы, автор редакциясендә тәкъдим ителүче җыентык башта Татарстаныбыздагы басмаханә мөхәррирләренә, директорларына күрсәтелгән. Әмма алар аерым шәхесләргә ачыктан-ачык белдерелгән тәнкыйть сүзләре алдында каушап-югалып калганнар. Исем-фамилияләрне сызып, «битләр санын юкартуны, эчтәлекне җыйнакландыруны» сораганнар. Тик сүз ирегенә, фикер төрлелегенә, хәбәрдарлыкка юл ачарга теләүче дәвамчылар китап чыгаручыларның мондый гамәлләрендә уңга-сулга каранучы цензор кысуын-эзәрлекләвен күргәннәр. Мәрхүм рухын рәнҗетүдән шикләнеп, язылганны туракларга рөхсәт бирмәгәннәр. Үзсүзле авторның каршылыкларга буйсынмас уйларын могҗизалы әдәбият киңлегенә чыгарып җибәргәннәр.

БЕРНИ ДӘ УЙЛАП ЧЫГАРЫЛМАГАН

Теге яки бу язучы иҗатына, аерым шәхесләр һәм җитәкчеләр эшчәнлегенә мөнәсәбәт белдерелүче китап Фәнис Яруллин исән чакта дөнья күрсә, нәрсә булыр иде икән? Ул мондый адымга барырга әзер идеме? Әллә уйларын вафатыннан соң дөньяга тарату аның әйтелмәгән васыятеме? Монда исем-фамилияләре каһәрләнгән затлар хәзер нишләр? «Үлгән кеше белән булышмыйбыз инде», – дип, күләгәгә посарлармы? Яки милләтне әхлакый-рухи савыктыру ниятеннән, төрле төбәкләрдә китап укучылар конференцияләре күңелдә өермәләр кузгатырлык дәрәҗәдә узармы?

Гомумән, нәрсә ул көндәлек? Авыр уйлар белән шыплап тулган газиз башны кая куярга белмичә бәргәләнгән чак иҗатымы? Йөрәксенгән вакытта күңелдәге авырлыкны хатирәләр сандыгына бушатып тынычлану галәмәтеме? Хәтер калдыручыларга үпкә белдерүме? Әллә аңа башка вазифа йөкләнгәнме? Моны, мөгаен, Фәнис Яруллиның үзеннән яхшырак белүче юктыр. Әйдәгез, китабын ачып, аның кайбер гомумиләштерүләрен укып карыйк әле:

«…Көндәлек – минем өчен артык шәхси нәрсә. Анда әдәби әсәрләргә дә, мәкаләләргә дә кермәгән вак-төякләр. Шулай да бик җанга тигән кешеләр турында яки яхшылыгы белән күңелне баеткан, яшәргә көч биргән кешеләр турында язмый калып булмый. Көндәлек, тарихи әсәр кебек, бары тик чынбарлыкны гына чагылдыра. Көндәлектә кемгәдер каты сүз әйтелә икән – күңеле киң кешеләр моны кичерер. Ә инде кичерә алмаучылар – гаепне үзләреннән эзләсеннәр. Монда бары тик булган фактларны гына теркәп барам. Монда берни дә уйлап чыгарылмаган. Көндәлекләр минем бик күп. Ләкин, матбугатка биргәнче, бераз редакцияләп чыгасы бар. Юкса минем дошманнарым бик күбәячәк».

Күренгәнчә, автор көндәлекнең тулысынча, кискәләнмичә һәм ботарланмыйча чыгуына исән чакта үзе дә ышанмаган. Әмма: «Фәнис Яруллинны рәнҗетүчеләрне башкалар да белсен әле!» – дигән карашта торучы Нурсөя һәм Сәвия ханымнар, чын демократия үрнәге күрсәтеп, әдәби каһарманлык кылырга җөрьәт иткәннәр. Шуңа күрә, миһербансыз исемнәр һәм тискәре мисаллар тарих сәхифәсенә теркәлгән. Алар хәзер йөрәкне чемердәтә.

КЕМНӘРГӘДЕР… ТАБЫЛА

Әгәр исән-сау кешегә карата күрсәтелгән битарафлыкка, шәфкатьсезлеккә юлыксак, илдәге вазгыятьнең мәрхәмәтсезлеген истә тотып, моны уздырып та җибәрер идек. Әмма биредә сүз 1958нче елда хәрби хезмәттә умыртка баганасын җәрәхәтләп ятакка калган, шул килеш тә үлгәнче язучылык йөген күтәреп барган Фәнис Яруллинга күрсәтелгән тискәре мөнәсәбәт турында бара бит. Аның бер өлеше әнә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә карый. Автор болар турында өзгәләнеп яза:

«Нурсөянең тазалыгы юк. Икенче каттан мине күтәреп төшерү-менгерүләре кыенлашканнан-кыенлаша. Ябык булсам да, ир кеше бит мин. Фатирны тәки лифтлы йортка алыштырмыйлар. Бу фатир мәсьәләсен Язучылар союзыннан өч рәискә әйтәм бит инде. Ярый, минем чирне дәвалап булмасын, ди. Фатирны гына алыштырырга мөмкин ләбаса.

…Ертлачрак кешеләр Аккош күленә урнашып бетте. Язучылар союзы рәисе ничә тапкыр алышынды. Һәр яңа рәискә Аккош күленнән дачага урын сорап мөрәҗәгать иттем. Берсе дә бирмәде. Миңа урын булмаса да, үзләренә һәм үзләренең мөритләренә урын табыла торды.

…Мине спецклиникага язган исемлектән төшереп калдырганнар. Ярый әле невролог: «Нишләп Яруллин язылмаган?» – дип, исемлекне кире борган. И Алла, нишләп бу кешеләр үзенә җавап кайтара алмастай кешеләрне төрлечә изәргә тырышалар икән? Үзләренә суга алганнарга кизәнми бит алар.

…Берәрсен ярдәмгә чакырыр идең, телефон юк. Телефон мәсьәләсе буенча мин генераль секретарьларга кадәр яздым. Берәр вакыт бездә, һич югы, урын өстендә ятучы язучыга телефон кертү мөмкинлеге булырмы икән?

…Безнең лифтны 3нче катта туктамый торган иткәннәр. Гариза да язып илттек инде, һаман безнең катка туктамый әле. Көн саен шалтыратып торам. Ләкин колакларына да элмиләр.

…Тышкы баскычлардан төшәр өчен пандус ясадылар. Ләкин кешеләр моңа каршылык күрсәтеп маташты, ясатмаска теләделәр. Аскы каттагы хатын: «Барыбер сүттереп ыргыттырам мин аны, балкон төбенә үк китереп куйдыгыз», – дип шаулап йөри.

…Кичә социаль тәэминат министрлыгыннан шалтыратканнар иде. Коляска алырга. Бардык. Алдык. Ләкин ул ат арбасы хәтле. Лифтка да сыймый. Нурсөя арттан этеп тә йөртә алмый. Кире үзләренә илтеп бирдек. Шундый галәмәт нәрсәләр Уфада чыга икән.

…Һәркөн кемгә дә булса шалтыратырга туры килә. Бөтен эшләрне телефоннан хәл итәм. Ләкин зуррак түрәләргә тоташу авыр. Алар йә киңәшмәдә, йә командировкада, йә каядыр чыккан булалар. Бер уйласаң, мин язудан башка берни турында да уйламаска тиеш сыман. Ләкин чынлыкта кайвакыт язу икенче планга чыга. Әле тегендә, әле монда шалтыратырга, тормыш вак-төяген рәтләргә туры килә. Шунсыз иҗат бармый.

…Минем тормыш гел көрәштән торды: яшәү өчен көрәш, китапларымны чыгару өчен көрәш, дөньяда бер мескен бәндә булып калмас өчен көрәш һәм башкалар. Яхшы кешеләр кирәк, дип кычкырасы килә».

Менә шундый хәлләр. Моңа ышанасы да килми хәтта, әмма кырыс чынбарлыкны, дөньяны моңсуландыручы уңайсызлыкларны танымыйча да булмый. Күренгәнчә, җавапсыз җитәкчеләр, булдыксыз хезмәткәрләр ятактагы Ф.Яруллинның канына байтак тоз салганнар. Шул миһербансызлыклары белән болай да катлаулы тормышны тагын да зәгыйфьләндергәннәр. Ә нигә?! Теләгәндә, ихтыяҗ зурлыкны аңлаганда, автомобильне көттермичә бирергә мөмкин иде бит. Лифтлы йорттан фатирны чиратсыз бирү дә хәл итәрлек эш. Үзеңне аның урынына куеп караганда, Казан үзәгендә аерым утар булдырып, тәне зәгыйфьләнгән, әмма рух саулыгын җуймаган язучыны җиргә дә рәхәтләнеп төшерергә мөмкин иде. Әмма үзләренә хан сарайлары төзү белән мәшгуль чакта, мондый гади генә фикер кемнең башына керсен соң? Ни кызганыч, унбиш ел (!) телефонның да Фәнис Яруллин өчен аралашу чарасы, ярдәм сорау җайланмасы икәнлеген аңлаучы булмаган. Холыксыз күршеләр инвалид арбасы белән хәрәкәтләнү өчен авыш таучык-пандус куюны да күпсенгәннәр. Лифтка сыймаучы арба тәкъдим итеп тә башын катырганнар. Ярдәмләшергә теләмичә, әңгәмәләшүдән читләшүче түрәләр дә очраган. Әлеге тәнкыйть сүзләренә Язучылар берлеге, инвалидлар җәмгыяте, җәмәгатьчелек соңарып булса да колак салса икән. Киләчәктә мондый шәфкатьсезлеккә юл куймас өчен, зур сабак булыр иде бу.

ЯЗУЧЫЛАР КҮБӘЯ

Нык ихтыярлы Ф.Яруллин ятакка калса да, өермәле яшәештән ерагаймаган. Мәгълүматлы булу өчен көн саен радио тыңлаган, телевизор караган. Рус һәм татар газета-журналларын укып, замандашлары иҗаты белән танышкан. Өенә хәл белешергә килүчеләр белән дә бик еш аралашкан. Сызлануларын җиңеләйтергә теләп, укучылар белән очрашуларга барган. Туган ягына – Баулы районына кайтып көч җыйган. Исән чагында илледән артык китап чыгару бәхетенә ирешкән. Әмма әлеге табыш аңа җиңел генә бирелмәгән. Зәгыйфьлегенең хәтәрлеген белә торып, күпсенүчеләр-көнләшүчеләр табылган. Аяк чалулар, каршылыклар, автор язып калдырганча, мондыйрак юнәлеш алган:

«…10нчы февральдә (1988 ел) юбилей кичәсе булды. Анда: «Нишләп Ф.Яруллинның китаплары сатуда юк?» – дип сорадылар. Беренчедән, китаплар бик әз тираж белән чыга. Кайсы 5 мең, кайсы 10 мең данә. Икенчедән, китапларны чыгарырга ашыкмыйлар. Язучылар союзында председательнекен, аның урынбасарларыныкын, нәшрият тирәсендә кайнашучыларныкын, кайдадыр түрә булып утыручыларныкын яки аларның туган-тумачаларыныкын, каты тышлы итеп, әсәрләре язылып бетүгә үк бастырып чыгаралар. Китап чыгару проблемасы берәр вакыт бетәр микән?

… «Әнә килә автомобиль» шаулап-гөрләп 3 ел рәттән барганнан соң, Г.Камал театрына минем пьесаларны кертмәскә тырышучылар табылды. Зур уңыш та кайчак, үргә әйбәт кенә менгәндә, аяк астына таш булып ята ала икән.

Минзәлә театры менә Г.Камал театрына гастрольгә минем «Мәхәббәт яңгыры»н алып килгән. Рәт араларына урындыклар куелган, алай да басып торучылар бар иде. Соңыннан бөтен тамашачы басып, 10 минутлап кул чабып торды.

Камаллылар, спектакльләргә тамашачы йөрми башлады, дип зарлана иде. Йөриләр икән бит. Гел бер автордан туйганга гына йөрмиләр. Никадәр әйбәт язмасын, әгәр театр гел бер-ике авторга гына юнәлеш тота икән, ул аның сүнә башлавына китерә. Режиссерлар, нишләптер, шуны аңламый…»

Үзе көткән игътибар күрсәтелмәгәч, ул Язучылар берлегенә карата да тәнкыйть фикерен белгертә:

«Әдәбиятта пычрак җанлы кешеләр күбәя. Алар, җитмәсә, властька үрмәләргә тырышалар, президиумда күкрәк киереп утырасылары килә. Мондый кешеләрне үзгәртеп булмыйдыр инде.

Хәзер менә язучылар съезды алдыннан әллә никадәр кеше рәис канәфие өчен көрәшүдә үзенә тарафдарлар туплый. Интригалар коралар, берсен-берсе пычраталар. Элек председательне обком билгеләп куйганда, алай кылану юк иде. Демократия күпләрнең йөзен ача. Төп көч иҗатка түгел, биек урындык өчен көрәшкә китә. Шундый атмосферада ничек әйбәт әсәрләр тусын. Начарларны үтереп мактарга гына кала.

…Гомумән, Союз үзенең аппараты таркалмасын өчен генә кайгыртып яши. Аларга түккән акчаны аерым язучыларга бирсәләр, һәр язучы күпме акча алыр иде…»

Аерым мәсьәләләргә караган фикерләрне төрле битләрдән чүпләп, бер тирәдәрәк урнаштыргач, менә шундыйрак тезмә килеп чыга. Билгеле, алар белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Әмма әлеге тәнкыйть сүзләренә, эшлекле тәкъдимнәргә битараф калып булмый. Гаделлеккә омтылучы Фәнис Яруллинның көндәлегендә уйлану өчен җирлек бар.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Уңайсызлыктан дөнья моңсулана, 2.8 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии