- 21.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановка,
Татарстан халык депутатларына,
Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга,
Чаллы муниципаль берәмлеге җитәкчесе В.Г. Шәйхразиевка,
«Безнең гәҗит» редакторы И.Х.Фәйзрахмановка
CCCР «җимеше» булган, бүгенге Украина дәүләтендәге вакыйгалар – бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә. Үз вакытында анда салып калдырылган сәяси бомба хәзер шартлау дәрәҗәсендә, дөресрәге, ясалма рәвештә тудырылган милли вазгыять куркыныч проблемага әйләнде. Ничәмә-ничә еллар: без аерылмас туганнар, дип җырлап яшәгән халыклар бүген үзара бугазлашу дәрәҗәсендә.
Моннан чыгып шуны әйтергә була: чиновниклар, аерым сәясәтчеләр, күзләрен май баскан депутатлар милләтара низагларны, телләр кулланылышы мәсьәләләрен ничек кенә күрмәмешкә салышып, ясалма толерантлык уйнарга тырышсалар да, ул проблемалар үзлегеннән юкка чыкмый һәм чишелеш тә тапмый. Киресенчә, вакыт узган саен, алар киеренкелек чыганагына – яшерен бомбага әйләнә.
Кырымдагы, Харьковтагы, Донбасстагы хәлләр моңа ачык мисал булып тора. Ә инде Европа үзәге булган Испаниядәге Каталония, Англиядәге Шотландия, Италиядәге Венециана проблемалары милли мәсьәләләрнең бәхәсләр чыганагы икәнен дәлилли. Туган проблемаларны шартлау дәрәҗәсенә җиткермичә, үзара киңәшләшеп-килешеп яшәү мондагы халыкларның, милләтләрнең дәүләт җитәкчеләреннән тора.Бу өлкәдә төп рольне, әлбәттә, җирле хакимият чиновниклары, депутатлар уйный.
Югарыда искә алынган, дөньякүләм дәрәҗәдә халыклар төрмәсе дип танылган СССР таркалгач, бик күп халыклар «старший брат» кочагыннан котылып, ирек яуладылар, дәүләтле булдылар. Шулай итеп, деколонизация процессы башланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль Ассамблеясе 1966нчы елда кабул иткән Халыкара Пактка таянып, без дә Татарстан суверенлыгы турында референдум үткәрдек. Милли хәрәкәтнең, рәсми хакимиятнең, халкыбызның тырышлыгына күрә, без аны 1992нче елның 21нче мартында тыныч шартларда уздырып, уңай нәтиҗәгә ирештек.
Туксанынчы елларда Чаллы хакимияте каршында Милли бүлек эшли иде. Ул үз эшчәнлеге белән шәһәребездәге, республикабыздагы, гомумән, бөтендөнья күләмендәге татар багланышына зур өлеш кертте, хакимиятнең, татар милли хәрәкәтенең, бүтән милләт вәкилләренең, урыс хәрәкәте лидерларының очрашу-киңәшү штабы ролен башкарды. Кызганычка, хәзер ул Милли бүлек юк – аны киңәшми-нитми генә юкка чыгардылар. Мәскәү тарафдарлары милли сәясәтне бөтенләй кире якка бордылар. Русия сәясәтчеләренең, РФ Дәүләт Думасы депутатларының кайберләре милли республикаларны бетерү өстендә эшлиләр. Әмма аларның бу хыяллары тормышка ашмас дип уйлыйбыз. Русия Президенты үзе Украинадагы вакыйгаларга бәя биргәндә: «Международный закон «О самоопределении народов» никто еще не отменял», – дигән белдерү ясады.
Теләсә нинди вазгыятьтә дә дәүләтчелегебезне саклап калу һәм ныгыту татар халкының үзеннән тора. Бу юнәлештә башкарыласы эшнең очы-кырые күренми. Чаллы татар җәмәгатьчелеге үз вакытында уңышлы гына эшләп килгән Татарстан дәүләтчелеген торгызуга зур өлеш керткән Милли бүлекне яңадан торгызуны сорыйбыз. Кирәге чыкса, бу бүлекне торгызуны шәһәркүләм референдум аша хәл итәргә дә әзер торабыз.
Имзалар:
Дамир Галиев – хезмәт ветераны.
Айдар Хәлим – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Мөнир Ситдиков – Милли хәрәкәт һәм КамАЗ ветераны.
Фаикъ Таҗиев – хезмәт ветераны.
Адресыбыз: Чаллы шәһәре, Х. Туфан урамы, 23;
423806, а/я 16. Таҗиевка.
Милли бүлекне торгызырга кирәк,
Комментарии