Мәскәүләр тотса якаң!

Мәскәүләр тотса якаң!

Үткән атнада милләтләр учагына кабат утын өстәделәр. Дагыстанның икътисад һәм сәясәт институты ректоры Абдул-Насир Дибиров, төбәкләрнең милли исемнәрен бетереп, географик атама куярга кирәк, дип белдерде. Ягъни мәсәлән, Татарстан урынына – Казан сүзе. Бу сүзләр кемнеңдер субъектив фикере булудан бигрәк, Русиянең милләтләрне бетерүдә сәяси адымы буларак әйтелә. Хәзер ил Президенты каршында эшләүче милләтләр Советында милли сәясәт стратегиясе языла, шул ук вакытта Дәүләт Думасында милли республикаларның дәүләт телләрен мәктәпләрдә ирекле рәвештә укыту буенча яңа закон проекты эшлиләр. , шул рәвешле, Русиядә көн күрүче милләтләрне юк итмәкче. Алга таба сәяси картада Татарстан дигән җир бөтенләй булмаска да мөмкин.

КАВКАЗ АРТЫНДА МӘСКӘҮ ТОРА

Дагыстаннарга бу фикерне Мәскәү ыргытмадымы икән дип шикләнергә дә кирәкми. Мәскәү милли сәясәтне үзгәртер алдыннан, федераль акчага яшәүче республикаларны бер корал буларак куллана. Хәтерләсәгез, Президент атамасын башлыкка алмаштыру тәкъдиме дә Чечнядан чыккан иде. Шуңа да бер гади ректорның авызыннан чыккан сүз – Мәскәүнең җәмәгатьчелекне тикшереп каравы дип фаразлау кыен түгел. Кавказларда традицион кыйммәтләр көчле сакланган, алар алдында ассимиляция проблемасы юк, алар үрчи бара. Әлегә акча килеп торганда, Мәскәү сүзеннән дә чыкмыйлар. Татарлар, шул исәптән, башкортларның проблемасы да бу уңайдан арта гына. Ә Кавказ өчен бу отышлы сәясәт. Татарстан бетә икән, алар өчен Русия буйлап таралган мәчетләрен үз кулларына төшерү җае чыга. Хәер, хәзер Татарстан да милли хокукларны яклый дип әйтеп булмый. Ярославльдә мәчете чеченнар кулында, Мәскәүдәге мәчете урынында дагыстанлы Сөләйман Кәримов акчасына мәчет салына. Анда үз позициясен инде югалтты диярлек.

МӘСКӘҮНЕҢ МИЛЛӘТЛӘРНЕ БЕТЕРҮДӘ СӘЯСӘТЕ АЧЫК

Хәзер Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы тарафыннан илнең милли сәясәт стратегиясе проекты языла. Анда илнең хәзерге төзелешен юкка чыгарып, һәм төбәкләр урынына эре территориаль-сәнәгать районнарын төзү тәкъдим ителә. Проектка үзгәрешләр кертелмәсә, алга таба, әйтик, Татарстан байрагы урынына башка символ торуы бар. Хөр Русияне рәсми унитар дәүләт төзелешенә илтүче белдерүгә Татарстаннан бер Минтимер Шәймиев кына җавап бирде.

– Империячел фикерләү оппозицион фиркалардә генә түгел, әлегә без һәм башка республикалар үз тавышын биреп барган «Бердәм Русия» партиясе депутатларында да бар. Конституциядә күпмилләтле халык диелсә дә, хакимият институтлары «Русия для русских» өндәмәләрен тәнкыйтьләми һәм диннең дәүләттән аерылуын исәптә тотмый, – дип тәнкыйтьли Татарстанның беренче Президенты.

Милли стратегия белән республикаларны бетерергә телиләр икән, димәк, Конституцияне дә үзгәртәчәкләр дигән сүз. «Әгәр дә республикаларны бетерү турында язылган икән, милли сәясәт стратегиясе шул стройны үзгәртергә юнәлдерелгән булырга тиеш», – диде яңа проект хакында тарихчы Дамир Исхаков.

Русиянең милли сәясәт стратегиясе 2025 елга кадәр исәпләнгән. Милли республикаларны бетерергә омтылу – димәк, азмы-күпме булган милли мәгарифне тереләй күмү, ана телен укытуны факультативка калдыру, милли суверенитетны юкка чыгару дигән сүз. Монда шуны аңларга кирәк, моны Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы төзи. Чынбарлык белән әйтсәк, Владимир Путин астында. Димәк, бу Мәскәүнең ачыктан-ачык милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән сәясәте.

ПРОЕКТ: УРЫС – МИЛЛӘТ, ТАТАР – ЭТНОС

Урыс милләте турында, урыс теле турында язганда җөмләләр бик ачык, конкрет һәм максатлар да анык бәян ителә.

«Урыс милләте, аның теле булу, бу телне бөтен кешенең дә белергә тиешлеге бик ачык итеп күрсәтелә. Урыс булмаган халыкларның проблемаларына күчә башлауга ук бу документны әзерләүчеләрнең телләре шунда ук үзгәрә. Ниндидер анык булмаган җөмләләр пәйда була, демагогия сизелә башлый. Урыслар биредә милләт дип атала, ә башка милләтләр этник төркемнәр генә дип телгә алына. Документ бары бер милләт – урыс файдасына гына хезмәт итәчәк», – ди проектны өйрәнгән тарихчы Рафаил Мөхәммәтдинов.

Галим фикеренчә, алга таба урыс булмаган гражданнар балаларын милли мәктәпләрдә укытырга, тәрбия бирергә телиләр икән, бу очракта бөтен йөк иҗтимагый оешмаларга, милли-мәдәни автономияләр өстенә төшәчәге күренеп тора. Иҗтимагый оешмалар милли мәктәпләрне, мәдәният йортларын, хәтта фәнни оешмаларны да үз акчаларына тотарга тиеш булачак. Дәүләт бу мәсьәләләрне бөтенләй үз өстеннән төшерергә җыена. Бу иҗтимагый оешмаларның хәленнән килми, шуңа да мәгарифкә «әл видагъ» кына укырга кала.

Тарихчы Дамир Исхаков хәзер хакимият урыс милләтчеләренә таянырга мәҗбүр ди. Илнең үсеше булмаганда урыс милләтчеләре ягына авышулары – киләчәк өчен яхшы нәтиҗә китермәячәк.

Русиян дигән яңа ясалма милләт ясау – бу Совет чорындагы бердәм халык милләте булдыруга кайту. Һәм моның нигезендә урыс милләте генә булачак.

МӘСКӘҮ ҮЗ ОППОЗИЦИОНЕРЛАРЫН КАБАТЛЫЙ

Русия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы тарафыннан язылган милли сәясәт стратегиясе проекты оппозиционерлар фикере белән дә аваздаш. «Россия для русских» өндәмәсе белән илнең унитар төзелешен яклаган Владимир Жириновский сүзләре бүген башкалар авызыннан да ишетелә башлады. Мәсәлән, «Гражданлык платформасы» партиясенең корылтаенда эшкуар Михаил Прохоров милли республика һәм төбәкләрне бетереп, зур икътисади зоналар булдыруга чакырды. Элегрәк Жириновский, Прохоров турында «Кремль курчаклары» дип әйтелеп килгән фикер дөреслеккә якын икәнен күрсәтә. Әлеге карлыгачлар белән җәмәгатьчелекнең фикерен аңларга бу ярдәм итте. Республикалар уңай җавап бирмәде.

Изображение удалено.

Тагын бер мисалга игътибарны юнәлтәсем килә. 4 ноябрьдә Русиядә бердәмлек көне үткәндә, илнең төрле шәһәрләрендә «Рус маршы» узды. Үтә милләтчел төркем тарафдарлары Казан урамнарына да чыга. Рөхсәтсез маршта катнашкан 54 кешене полиция тоткарлый. Йөрешне урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов алып барды. Татарстанга махсус каршы эшләүче Рәис Сөләйманов бу вакыйгадан соң, республикада янә урысларның хокукы кысылды дип язып чыкты. «Рус маршы» Мәскәүдә дә, Казанда да оппозиция вәкилләре санала. Ләкин федераль үзәк өчен татар фикеренә караганда, үзләренә каршы эшләүчеләрнең фикерләре якынрак. Бу хакта соңрак.

Татарстан үз чиратында федерализм принципларыннан аерылмаска чакырып, хәзер Мәскәүгә җавап юллады. Республика фикере исәпкә алынырмы? Барысы да 1 декабрьдә Владимир Путин имзасыннан соң ачыкланачак.

МӘГАРИФ ТУРЫНДА КАНУН – ТАТАР ТЕЛЕН ТАМЫРДАН БЕТЕРҮ

Әлеге дулкын белән бергә Дәүләт Думасында яңа канун әзерлиләр. Анда ана телләрен мәктәпләрдә укытуны ирекле тәртиптә калдыру каралган. Гомумән, республикаларның милли мәгарифенә каршы сәясәт соңгы дистә ел дәвамында бара. 5 ел элек мәгариф өлкәсеннән милли компонентны юкка чыгаручы 309нчы федераль закон кабул ителде. Аннан Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә тапшырырга боердылар.

Дәүләт Думасында каралучы яңа канун проекты дәүләт телләрен өйрәнүне милли республикалар кануны белән җайга салу мөмкинлеген бирми. Ягъни Татарстанда татар теле урыс теле белән тигез шартларга куелмый. Гәрчә закон әзерләнгәндә Татарстан да үз тәкъдимнәрен юллаган булган, ләкин аның иң принципиаль өлешләре игътибарга алынмый. Думага тәкъдим ителгән мәгариф турындагы икенче канун да (анысы КПРФтан) ана телләрен укытуны чикли. Парламентның милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында катнашкан Башкортстан академигы Фәнил Фәйзуллин әйткәнчә, сөйләшүләр дә бөтенләй объектив бармаган.

– Утырышка татар һәм башкорт телен укытуга каршы чыккан кешеләр генә чакырылган иде. Татар һәм башкорт телләрен мин берүзем генә якладым, – диде Фәнил Фәйзуллин. Әлеге сөйләшүдә Татарстаннан Михаил Щеглов катнашкан. Татар теленә каршы урам җыеннары үткәрүчеләрне җыю, димәк, бу максатчан эшләнә дип авыз тутырып әйтергә җирлек бирә.

***

Мәскәү якадан тотты. Тотты гына түгел, инде асып та куймакчы. Берьюлы ике куян койрыгын эләктереп, ул республикаларны һәм аларның милли телләрен бөтенләй юк итмәкче. Ә моңа җирлекне инде әкренләп әзерлиләр. Татарстаннываһһабчы-террорчылар җыелган урын һәм урысларны икенче сортлы милләт итүче үзәк итеп күрсәтү өчен төрле технологияләрне башкаралар. Әле тиздән җирле түрәләрне булдыксызлыкта гаепләячәкләр һәм хәзерге механизмның искерүенә ишарәләячәкләр. Татарстан да артык үз фикер әйтә алмый, бигрәк тә Мәскәүгә акчалата әҗәтле вакытта. «Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?» – дип язган Тукай бүген каберендә кире әйләнеп яткандыр. Сүз уңаеннан, хәзер Татарстан татар милләт стратегиясен булдырмакчы. 5 елга планлаштырылган проект якынлашып килүче Бөтендөнья татар конгрессы Корылтаенда кабул ителәчәк. Әлеге проектка хөкүмәт турыдан-туры катнашкан һәм бу эшне дә ул башлап җибәргән. Ә вакыйгаларның барысы да декабрьдә уза, шуңа да кышның беренче ае шактый «кызу» булачак.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Мәскәүләр тотса якаң! , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии