Эчкен татарлары

Күп авылларында булганым бар, әмма Эчкен кебекне күргәнем булмады. Курган өлкәсенең Шадрин районына урнашкан бу авыл 2005 елда үзенең 450 еллыгын билгеләп үтте. Анда өлкә губернаторы да, Татарстаннан зур делегация, шул исәптән, мин дә катнаштым.

Шул вакытта ук кырдагы курганнарга игътибар иттем, авыл башындагы карагай урманында борынгы шәһәрлек урынын барып карадым һәм Эчкен тарихын башка яктан өйрәнә башладым. Шул вакытта ук мин, клубта һәм Сабантуйда халык алдында чыгыш ясаганда: “Сезнең авылга кимендә 2000 ел, бу хакта борынгы курганнарыгыз, шәһәрлек урыннары шәһәдәтлек бирә, әмма моны әле өйрәнергә һәм исбатларга кирәк”, – дидем.

Аннан соң биш ел вакыт үтте. Курган шәһәре университетында тарихчылар белән очраштым, өлкәнең крайны өйрәнү музеенда Эчкеннән табылган борынгы экспонатлар белән таныштым. Курган шәһәренең тарихи һәйкәлләрне саклау буенча фәнни-практик үзәгендә булып, Эчкен авылының галәмнән төшерелгән тарихи урыннары картасын карадым. Шулай ук Шадрин шәһәре архивында Эчкен авылы белән бәйле матераилларны өйрәндем. Моннан тыш, авыл халкы, бигрәк тә зыялылар белән күп тапкыр очрашып сөйләштем, башка авторларның да Эчкен турында язган хезмәтләре белән танышып чыктым. Шулар нәтиҗәсендә “Скифлар яки искит татарлары” дигән күләмле тарихи хезмәт яздым. Ул “Алтын Урдам – Алтын җирем” дип аталган китабымда дөнья күрде.

Моннан тыш та әле Эчкен авылында берничә тапкыр булдым, соңгы баруым исә бу җәйдә иде. Узган гасырның дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлын өйрәнеп өйргәндә дә, Себердән шушы авылга килдем, чөнки аның әнисе чыгышы белән эчкен татары булган. Бу хакта “Туран Иле” дип аталган китабымда, шул исемдәге тарихи очеркта язып чыктым. Бу юлы исә Эчкенгә шушы авыл кешесе, Курган өлкәсе татарларының милли лидеры Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллин чакыруы буенча килдем. Ул күптәннән Эчкен авылы тарихын китап итеп бастырга җыена, әмма үзе генә моны башкарып чыга алмый. Ул миннән ярдәм сорады, һәм мин юлга чыктым.

Башта ук шуны әйтәсем килә: сез картадан да, рәсми мәгълүматлардан да бу авылның Эчкен дигән исемен тапмассыз, ул 1964 елдан бирде Юлдус дип атала. Авылны болай дип үзгәртү кемгә, ни өчен кирәк булгандыр – анысы билгесез. Әмма Эчкен-Ичкино атамасы янәшәдәге рус авылына ябышып калган. Исем белән бергә мең еллык тарих та юкка чыга язган. Әхмәдулла әфәнде авылга яңадан Эчкен исемен кайтаруны кат-кат күтәреп караса да, кайбер зыялылар, бигрәк тә укытучылар моңа каршы булу сәбәпле, бу эш туктап калган. Әмма мин тарихка тугры калып, бу авыл исемен Эчкен дип язармын, иншалла! Хәер, авыл халкы аны Эчкен дип түгел, җирле сөйләм телендә Эцкен дип атый бит әле! Бу атама да тамырлары белән бик ерак чорга барып тоташа, чөнки европалы галимнәр Себер скифларын – исседоннар дип, ә төрекләр искитләр дип атаган.

Кайбер галимнәр язуынча, Эчкен авылына нигезне алынганнан соң бу якларга качкан татарлар салган. Кайберәүләр исә авыл тарихын XVIII гасырда Русиянең көньяк чикләрен сакларга җибәрелгән татар казаклары белән генә бәйли. Бу фактларның икесендә дә хаклык бар, әмма бу тулы дөреслек түгел. Әйе, Урал артындагы Эчкенгә татарлар җимерелгәч тә килгән, XVII-XVIII гасырларда да бирегә килеп төпләнүчеләр булган. Әмма Эчкенгә кайчан, кем генә килсә дә, ул инде ил-авыл булып яшәп ятучы милләтәшләре янына килгән. Ягъни Эчкен авылы XVI гасырга кадәр дә булган. Ул гына да түгел, бу татар авылы Себер ханлыгы составында да, Алтын Урда, каганатлар ышыгында да яшәгән, аның борынгы тамырлары скиф-һун чорларына ук барып тоташа. Сүзем дәлилле булсын өчен, тарихи фактларга күчәм.

Кулымда Курган өлкәсендәге археологик ядкәрләр китабы, анда Эчкен авылындагы тарихи һәйкәлләр дә теркәлгән. Биредә Ичкино-Юлдус шәһәрлеге (городище), моннан тыш өч торак урыны (стоянка) барлыгы билгеләнгән, алар барысы да 1912 елда Ю.П.Аргентовский, 1958 елда К.В.Сальников, 1979 елда Н.А.Крутских һәм 1986 елда Н.Б.Виноградов тарафыннан тикшерелгән. Галимнәр язып калдыруынча, Эчкен тарихи ядкәрләре иртә тимер чорына, кайберләре неолит заманына ук карый икән, ягъни аларга, кимендә, 5-3 мең ел. Бу урыннарда хәзер карагай урманы шаулый, кайбер борынгы ядкәрләр өстендә авыл өйләре утыра. Бу урыннарда мин дә булдым.

2005 елның 15 июнендә Курган шәһәрендәге тарихи һәйкәлләрне саклау буенча фәнни-практик үзәктә компьютердан спутник элемтәсе аша Эчкен авылындагы бу борынгы шәһәрлек һәм торак урыннарын өйрәнгән идем. Шунысын да әйтергә кирәк: галәмнән төшерелгән сурәтләрдә Эчкен авылы янындагы биш борынгы курган да тасвирланган булып чыкты. Әмма, кызганыч, бу курганнарның өчесе совет заманында сөрелеп юкка чыгарыла, борынгы каберлек колхоз кырына әйләнә. Алардан чыккан затлы әйберләрне карарга бөтен авыл җыела, Курганнан галимнәр килеп җитә. 1967 елны ачылган скиф курганыннан 1973 елны колхоз кырын сөргәндә, көмеш кувшин һәм поднос табыла, алар сука калагына эләгеп, бераз биртелгән булса да, өсләренә ясалган рәсемнәре белән бар кешене таң калдыра. Бу кувшин Шадрин шәһәренең крайны өйрәнү музеена тапшырыла. Ярты гасырдан соң, Эчкен авылыннан табылган шул скиф кувшинын эзләп, мин дә Шадрин шәһәренә чыгып киттем. Әмма ул борынгы савытны тапмадым…

Ул көмеш кувшин урынына хезмәткәрләре миңа аның фоторәсемен, кувшин турында Мәскәү журналларында басылып чыккан язмаларны тоттырды. Ә скиф кувшины үзе юк! Кая киткән ул? Аны Мәскәүгә яки Петербургка биргәннәрме, югалтканнармы, бу ыгы-зыгы заманда сатып җибәргәннәрме – белүче юк. Кайберәүләр аны “Музейның запаснигында саклана”, – дип ышандырырга тырышты, әмма мондый борынгы һәм затлы табылдык түрендә торырга тиеш бит! Рәсеменнән күренгәнчә, бу көмеш кувшинда патшаның ау күренеше ясалган. Аның ат аягы астында арыслан һәм барсларны да, кабан дуңгызы һәм кыр кәҗәләрен дә күрергә була. Патшага ярдәмгә сугышчылары килгән, алар барысы да төркиләрчә киенгән, патшаның таҗында исә ярымай ялтырый…

Курган дәүләт университеты галимнәре 2003 елны Эчкен авылыннан тагын бер скиф ядкәре – акинаки таба. Ул – кыска хәнҗәр, озынлыгы 60 сантиметрлар тирәсе. Шундый ук акинаки Курганның крайны өйрәнү музеенда да тора. Бу музейның иң борынгы экспонаты – мамонт һәм мөгезборын башы. Ул да 1949 елны Эчкен елгасы буеннан табылган, аңа, кимендә, 30 миллион яшь икән… Курган өлкәсендә моннан 10 мең ел элек беренче кешеләр яшәгән Ташково (Ташлы) торлагы да Эчкеннән ерак түгел. Шулай ук биредә иң борынгы кешеләр яшәгән Аллакүл, Иләт, Сабин, Алабуга, Шикай шәһәрлек урыннары да төрки-татар атамасын йөртә. Әйткәнебезчә, Эчкен үзе дә борынгы скиф курганнары белән уратып алынган, XVIII гасыр галиме И.П.Фальк Эчкен авылы янындагы Исәт елгасы буенда 40 скиф курганы барлыгын язып калдырган. Дөрес, аларның күбесен рус казаклары актарып, җир белән тигезләгән. Алтын-көмеш әйберләрен үзләштергән, алардан калганын Петр I гә, Петербургка ташыганнар. Бүген Эрмитажда күрсәтелүче кунсткамерада, нигездә, Курган якларыннан, Тубыл-Исәт елгалары буеннан, татар авылларыннан табылган скиф хәзинәсе саклана.

Авыл халкы минем үземә дә ул вакытта скиф курганнарыннан табылган көмеш тәлинкә кисәге биреп җибәргән иде. Аны Казан галимнәренә алып кайтып күрсәттем. Әмма бу борынгы табылдыкка карашлар төрлечә булды – кемдер аны фарсылар белән бәйләде, кемдер төркилек эзләрен табарга тырышты. Бу көмеш тәлинкәдә киерелеп җәя тоткан ир-ат кулы, аерым кисәгендә ау күренеше тасвирланган. Мөгаен, ул көмеш кувшин белән бер пар булгандыр, биртелгән кисәкләре иген кырында сибелеп калгандыр… Хәзер дә авылның бәрәңге бакчаларыннан, иген кырларыннан борынгы әйберләр табылып тора, аларны эзләп, Курган галимнәре дә йөри, әмма бу табылдыкларны Эчкен белән дә, татарлар белән дә бәйләмиләр. Җир астыннан маңгаена “Татар” дип язылган баш сөяге чыкса да, аны татар белән бәйләмәячәкләр, “Бу – башка татар, аның сезнең белән бәйләнеше юк”, – диячәкләр…

Бүген дә бу якларда әле меңләгән борынгы курган бар. Аларның күбесе татар авыллары тирәсендә һәм көчләп чукындырылганнан соң руска әйләнгән авыллар янында. Эчкен күршесендәге Могильная дип аталган рус авылы да дистәләгән курган арасында утыра. Татарлар бу курганнарны “мүгәләй” яки “корган” ди, чөнки алар өчен ул курганнар – каберлек. Авыл саен шулай тау-тау курган-каберлекләр өелерлек булгач, монда халык бик борынгы заманнан һәм утрак тормышта яшәгән, дигән сүз. Курган өлкәсенең башкаласы Курган шәһәре дә элек, 1782 елга кадәр, “Царев Курган”, “Царево Городище” дип аталган һәм анда, нигездә, татарлар яшәгән. Узган гасырларда бу хакыйкатьне руслар үзләре дә таныган һәм менә нәрсә язып калдырган:

“Около 1663 года русскими, водворившимся уже прочным хозяйством в Сибири, основана была на отдаленном юге слобода Царево Городище, получившая название свое от стоявшего здесь в древности татарского Царева Городища.” Димәк, бу шәһәрдә русларга кадәр үк патшалар яшәгән, аларның монда башкаласы булган, ул патшалар биредә гаять зур курганнарда күмелгән. Бу патшалар һәм аларның халкы милләте белән кем булган соң? Әлбәттә, төркиләр – борынгы скифлар, һуннар, кыпчаклар, аларның дәвамчылары булган гаярь татарлар. Моны мин генә түгел, үткән гасырның кайбер намуслы рус галимнәре дә язып калдырган. Минем кулымда тарихчы С.И.Руденконың “Сибирская коллекция Петра I” дип аталган китабы. Ул 1962 елда Мәскәү-Ленинградта, Фәннәр Академиясе тарафыннан чыгарылган академик басма, хәзер ул сирәк китапка әйләнде. Әлбәттә, бу автор да рус-совет шаукымына бирелеп, скиф курганнарыннан чыккан бу әйберләрне ираннар белән бәйләргә тырыша. Әмма ул, галим буларак, дөреслеккә хилафлык китерә алмый һәм аларның татар каберләреннән табылганлыгын танырга мәҗбүр була:

“Из всего, что известно нам о происхождении Сибирской коллекции Петровской кунсткамеры, следует, что она в основном состояла из подношения Демидова, вещей, представленных Гагариным и присланных Черкасским. В 1726 г. все эти вещи были переданы в Кунсткамеру. Бакмейстер об этом писал, что в 1726 г. в Кунсткамеру поступило от двора “драгоценнейшее собрание из чистого золота вещей, в числе которых находилось 250 вынятых в Сибири из гробов татар, обладавших прежде сею страною. Дабы иметь точное понятие в важности сего прибытка, довольно сказать, что весу всего золота было 74 фунта.”

Әйе, Руденко Бакмейстерның сүзләрен дөрес китергән. Бүгенге Эрмитажда сакланган 250 алтын скиф табылдыгы ул – борынгы татарларның курган-каберләреннән чыккан байлык, безнең байлык. Әмма моның шулай икәнлеген хәзер исбатлау бик авыр. Тюрколог Радловның 1894 елда басылып чыккан хезмәтенә нигезләп, Руденко да Исәт елгасы буендагы борынгы курганнарның татар каберлекләре икәнлеген яза:

“Первые сведения о раскопках курганов в Сибири относятся к 1669 г : “Около Исети и в окружности оной русские люди в татарских могилах или кладбищах выкапывают золотые и серебрянные вещи и посуды.”

Руденконың бу китабында голландлы Н.К.Витзенның уникаль коллекциясеннән фоторәсемнәр бирелгән, анда Себер курганнарыннан табылган алтын-көмеш әйберләр “татарныкы” дип язылган. Витзен 1664 елда Голландия илчелеге белән Русиягә килә һәм анда тупланган материаллар буенча1692 елда “Noord-en-Oost-Tartarye” дип аталган китап бастырып чыгара. Бу китапның икенче басмасы 1785 елда Амстердамда басыла, анда татар курганнарынан табылган әйберләрнең дүрт таблицасы да бирелә. Руденко үз хезмәтендә шуларны файдаланган булырга тиеш, ул аның китабында кушымта (приложение) буларак бирелгән. Хәзер алар турында мәгълүмат:

Беренче рәсем: Җәнлек стилендә алтыннан коелган гаҗәеп серле фигуралар, мифик җәнлекләр, үрмә бизәкләр. Рәсем астына болай дип язылган: “Рис.1. Татарские золотые идолы языческие, недавно добытые, вместе с некоторыми золотыми же тельными украшениями, из древних могил Сибири (Витзен).”

Икенче рәсем: Алтыннан коелган чигә һәм колак алкалары, алтын коршаулар (гривна) һәм беләзекләр. Рәсем астына болай дип язылган: “Рис. 2. Золотые татарские головные украшения, найденные в сибирских могильных холмах (Витзен).”

Өченче рәсем: Борынгы акчалар, алтын бизәнү әйберләре, җәнлек сыннары һәм алтын савыт. Рәсем астына болай дип язылган: “Рис. 3. Монеты и золотые украшения, вырытые из древних татарских могил в Сибири (Витзен).”

Күрәсез, узган гасырлар галимнәре өчен Себер курганнарының татарныкы булуы бәхәс уятмаган, алар тарихны ничек бар, шулай язарга тырышкан. XVIII гасыр азагында Исәт буендагы курганнарны махсус өйрәнгән И.П.Фальк болай дип язып калдыра: “Многие из них разрыты и, как говорят, находили в них серебрянную посуду, но недавно прислан указ, коим повелено сии имущества прежних жителей, вероятно, кочующих татар, оставить во всей их целости.”

1826 елда Солунов дигән автор да бу яктагы курганнарны “Места пребываниятатарских князей и старшин” дип атый. Җирле тарихчы В.П.Бирюков та өлкәдәге борынгы курганнарны “татар мәдәниятенең борынгы ядкәре” дип карый: “В качестве древнего коллективного памятника татарской культуры в крае надо отметить случайно открытый нами могильник на левом берегу р. Миаса, между речками Бакланкой, выше с. Бакланского, в его покостине, – дип яза ул. – Здесь весной 1913 года нами было обнаружено свыше 30 детских могилок, причем у головы всегда стоял один или два небольших плоскодонных горшочек”.

Бүген исә татарга бөек тарихын түгел, борынгы каберлекләрен дә бирмиләр. Хәер, бу курганнарга инде без үзебез дә дәгъва кылмыйбыз кебек. Чөнки аларны бер генә татар галиме дә өйрәнми, безне инде бөтен җирдә соңгы гасырларда килгән килмешәк, диаспора икәнлегебезгә ышандырып бетерделәр. Шул тарихның өстендә утырабыз, гасырлар буе ата-бабалар яшәгән җирдә яшибез, шул телдә сөйләшәбез – әмма шул тарихка хуҗа була алмыйбыз. Хәер, эчкен татарларына карата алай ук дип әйтеп булмый, алар тарих белән кызыксына, булганны кадерләп саклый, авыл турында тарихи мәгълүматларны берәмтекләп җыя. Заманында татар дәүләтләре составында булган эчкен татарлары, руслар басып алгач, Тубыл, Оренбург губерналарына кертелә, совет заманында әле Урал, әле Чиләбе, әле Курган өлкәләренә керә, шуңа күрә архив материаллары да шушы шәһәрләр буйлап сибелгән. Әхмәдулла әфәнде Хәбибуллин хәзер аларны туплау белән мәшгуль.

Курган өлкәсендә 22 мең татар яши, шуның меңнән артыгы – Эчкендә. Октябрь революциясенә кадәр Эчкендә өч меңгә якын татар яшәгән, ул заманына күрә шәһәрне хәтерләткән. Ул вакытта ук Эчкендә мәчет-мәдрәсә, казна (министрлык) мәктәбе була. Халык игенчелек, малчылык, аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнә, сәүдә итә, гаскәри хезмәттә була. Эчкен авылы волость үзәге булып тора, сишәмбедә биредә зур базарлар уздырыла. Шунысын да әйтергә кирәк: эчкенлеләр үз авылларында гына түгел, тирә-яктагы тагын 15 авылга нигез салган, дигән мәгълүмат бар. Алар – Курган өлкәсенең Әлмән, Сафакүл, Шадрин районнарында һәм Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы зур-зур татар авыллары. Бу авылларга “эчкен сөйләше” һәм уртак милли-дини гадәтләр, йолалар, традицияләр, өс-баш, ашау-эчү хас.

Эчкен авылының гасырлар буе тирә-юньгә мәгърифәт нуры чәчеп утыруын, аннан таралган татарларның тарихта тирән эз калдыруын да әйтеп китәргә кирәк. Әйтик, үз гомерендә 250 том китап күчереп язган, 95 яшенә хәтле яшәп, Риза Фәхретдинов хезмәтләренә кергән Габделнасыйр Сабитов; XIX гасыр башында рус патшасы тарафыннан төрек солтаны янына солых төзергә җибәрелгән, соңыннан Бохара әмиренә илче булып барган Фазыл Тынкачев; аның әтисе, 1767 елда Мәскәүгә Әби патша янына “Уложенная комиссия” эшендә катнашырга чакырылган Ибраһим сотник; XIX гасыр башында күренекле тюрколог И.И.Гигановка рус-татар сүзлеген төзәргә булышкан Әмир Морат; “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет” әсәрләренең авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши – болар барысы да эчкен татарлары. Бу үзе үк авылның тирән тамырлы, бай мираслы, мәгърифәтле, нык традицияле булуын күрсәтә.

Эчкен авылы бүген дә аягында нык тора. Өлкәдә беренче булып, 2003 елда зур таш мәчет ачылды, аны үз акчасына хаҗи Әхмәдулла Хәбибуллин төзетә. Авылда шулай ук ике катлы урта мәктәп бар, анда татар теле, әдәбияты һәм тарихы укытыла. Бу изге эшләрне Тимергали әфәнде Галимов башкара. Эчкендә зур мәдәният сарае, китапханә бар, музей эшләп тора. Авылга газ кертелгән, асфальт җәелгән, бу эшләрнең күпчелеген Шадрин район советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Курган өлкәсе буенча рәис урынбасары, фермер Әхмәдулла Хәбибуллин башкарып чыккан, аңа Аллаһы рәхмәтләре булсын! Хәзер ул Эчкен турында китап чыгарырга хыялланып йөри, архивлар буенча материал туплый. Мин ышанам, ул китап, һичшиксез, дөнья күрер, үзем дә бу эчкерсез Эчкен халкына, Урал тауларының аръягында, борынгы скиф-һун-төрки-татар җирләрендә яшәүче милләттәшләремә кулымнан килгәнчә ярдәм итәчәкмен, иншалла!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Комментарии